Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ShPORY_EDEBIYaT_gosy_-_kopia

.docx
Скачиваний:
444
Добавлен:
14.05.2015
Размер:
172.51 Кб
Скачать

9. ХIХ йөзнең икенче яртысы татар мәгърифәтчелек хәрәкәтендә К.Насыйриның урыны. Әдәби-тәрҗемә эшчәнлеге (“Әбүгалисина кыйссасы”, “Кырык бакча”, “Кырык вәзир кыйссасы” һ.б.)

Каюм Насыйриның эшчәнлеге, крепостной строй яшәгән вакытларда башланып, Россиядә капитализм үскән чакларга туры килә. Аның беренче әсәрләреннән “Мәҗмәгыл-әхбар” (“Хәбәрләр җыентыгы”) 1859 елда языла. Басылып чыккан беренче әсәре – “Кыскача нәхү китабы”. Бу китап, русча өйрәнүче татарларны күздә тотып, рус телендә языла, “Краткая татарская грамматика” исемендә 1860 елда басыла.

Балаларга һәм башлангыч белем алучыларга табигать күренешләре турында кыскача мәгълүмат биргән “Буш вакыт” әсәре дә шул ук елда басыла. Ул татар телендә язылган әдәби-фәнни популяр әсәрләрнең беренчесе. 1868 елда К. Насыйри “Буш вакыт”ның икенче вариантын бастыра. 1860 елгы басма 12 битле генә булса, икенчесе 87 биткә җитә.

К.Насыйри 1871 елда ярым журнал характерында, “Казан календаре” исемендә, еллык өстәл календаре чыгара башлый. Газета вазифасын өлешчә әнә шул календарьлар үти. Аның егерме дүрт ел дәвамында чыгып килгән календарьларында, ел саен кабатлана торган гадәти материалларында фәнни һәм әдәби мәкаләләр урнаштырыла. Насыйри татарлардан беренче журналист-энциклопедист та булган.

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәте “Кырык вәзир кыйссасы” исемле мәшһүр әсәрне татар телендә эшләп, 1868 елда бастырып чыгаруы белән башлана. Эчтәлеге, сәнгатьлелеге ягыннан укучыларны кызыксындырырлык бу әсәр халык арасында тиз тарала, сигез тапкыр басыла. Әсәргә кергән хикәятләрнең күпчелеге гаделлек, намуслылык, батырлык идеяләрен яклауга юнәлдерелгән.

Әсәрнең уңай образлары – тугрылыклы, хыянәтсез кешеләр. Насыйри аларның җиңеп чыгуларын күрсәтә. Ялганчы, башкаларга яла ягарга омтылучы, мәкерле кешеләр үзләре казыган базга төшеп һәлак булалар. Хикәятләр, эчтәлеге белән бер-берсеннән аерылып торса да, “Мең дә бер кичә”дәгечә бер төп идеяне үстерүгә, чишүгә хезмәт итәләр.

1874 елда Насыйри “Әбүгалисина кыйссасы”н татарчалаштыра. Халыкның бай хыялларын гәүдәләндергән, югары художество көченә ия булган, дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән бу әсәр героеның прототибы – Урта Азиядә яшәгән бөек галиме – философ, юрист һәм врач Ибне-Сина (980-1037) була. Легендар сюжетларны К.Насыйри очраклы тәрҗемә итми. Ул аның мәгърифәтчел теләкләренә, фәнни карашларына җавап бирә. Әсәрнең баш герое Әбүгалисинаның патшалардан акыллы, белемле булуы аркасында аларны җиңүче итеп бирелүе укучыларның игътибарын тарткан. Әсәр фантастик планда язылган, нечкә иронияле, кыска диалоглар, үткен сүзләр, аерым персонажларның үзенчәлекле сөйләмнәре, хатлары әсәрнең художество көчен үстерәләр, идея эчтәлеген отышлы ачалар.

1879 елда К.Насыйри аеруча зур күләмле “Фәвакиһел-җөләса фил-әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”) исемле хезмәтен яза башлый. Аның кыскартылган вариантын, “Кырык бакча” исеме белән, 1880 елда бастыра.

Бу әсәрдә өйрәнелергә һәм сакланырга тиешле гадәтләр турында сөйләнелә, гыйбрәтле мисаллар китерелә. Аларның бер өлеше заманның социаль җитешсезлекләрен тәнкыйть итүгә, укучыларның аңын, культурасын күтәрүгә юнәлтелгән. “Кырык бакча” китабында мәңгелек афоризмнар, хикмәтле сүзләр, фикерләр байтак. Мәсәлән: “Кеше үзен-үзе таныса, камил, акыллы икәне шуннан беленер”. “Әгәр берәүгә гыйлем үгрәтергә теләсәң, әүвәл үзеңне-үзең үгрәт”.

1884 елда К.Насыйриның “Фәвәкиһел-җөләса фил-әдәбият” исемле, 609 битле әсәре Казан университеты типографиясендә басылып чыга. Тел белеме хезмәтләрендәге кебек, монда да искедән яңага омтыла, схаластик әдәбияттан арыну, халык аваз иҗатына игътибар итү кирәк дигән принципны үткәрә.

Халык әкиятләре стилендә язылган “Патша белән карт” хикәясендәге патшаны, чиновникларны әдип иң явыз кешеләр итеп сурәтли, халыкны җәберләүләрен фаш итә. Әсәрнең төп идеясе – ерткыч патшаларга һәм шул чордагы җәбер-золымнарына нәфрәт белдерү.

К.Насыйриның балалар әдәбиятына кергән “Тәрбия турында”, “Этика турында”, “Кырык бакча”, “Кабуснамә” һ.б. китаплары дидактик стильдә язылган.

“Әдәбият буенча әңгәмәдәшләргә китап” (1884), хрестоматия рәвешендә өлкәннәргә атап язылса да, аны балалар да уңышлы файдаланган. Халык шагыйре Г.Тукай да 8-9 яшьлек вакытында бу әсәрне авыл кешеләренә укуын искә төшереп язган.

К.Насыйриның “Җәвәһирел хикәят” китабы халык зирәклегенә, тапкырлыгына нигезләнгән, анда күптөрле мәсәлләр һәм хикәяләр тупланган (“Эт һәм сөяк”, “Ана һәм бала”, “Челән һәм чыпчык” һ.б.)

К.Насыйриның халыкка аңлаешлы әсәрләрен яратканнар, кулдан кулга йөртеп укыганнар. Мәдрәсәләрдә рөхсәт ителмәсә дә, шәкертләргә дә әлеге китаплар таныш булган.

12. Татар реалистик прозасы формалашу. Муса Акъегет, З.Бигиев.

19 йөзнең 2нче яртысында татар реалистик прозасы формалаша,беренче реалистик әсәрләр рус-европа әдәбияты йоынтысында языла. монда мәгърифәтчелек әдәбиятының төп сызыклары һәм сыйфатлары гәүдәләнә: Әдәбият реаль тормыштагы дөньяви мәсьәләләрне хәл итәргә омтыла. Бу жанр үзгәрүгә дә китерә, чөнки яңа заман тудырган идеяләрне сәнгатьчә яктырту өчен һәм халыкка җиткерү өчен иң үтемлесе проза әсәре була. 80-нче еллар уртасыннан мәгърифәтчелек реализмы-төп иҗат методы. Реализм романтизм элементлары белән дә аралаша. Мондый синтез әдипләрнең мәгърифәтчел идеалларын сурәтләгәндә күренә.Төп җанрлар: хикәя, повест, роман, сәяхәтнамә.Тел сурәтләү чараларының баюы,камилләшүе, юмор-сатираның киңәюе, пейзаҗ, портрет характ-рына иркен мөрәҗ.итү, психологизмның тирәнәюе күзәтелә.

М.Акъегетнең(башта татарча,аннан русча укый, франөуз телен өйрәнә, әдәб.б-н кызыксына,Европа әдипл-ң әсәрләрен укый, әдәб.б-н кызыксына.Казан, мәскәүгә укырга керергә тели, кабул ителми. Иҗаты шуннан башлана) "Хисаметдин Менла"повесте, 1нче булып, үз заманының реаль тормышын чагырдыра. М.А. 1864е. 3 дек. Пенза губернасы Чембар шәһәрендә урта дәрәҗәле чиновник гаиләсендә туа. Бабасы дворян була. Рус мәктәбендә укый, чит телләрне өйрәнә. Мәскәү һәм Казан унив-на керә алмагач, әд-т эшенә чума. "Хисаметдин Менла" әсәре 1886е. Казан типограф-дә басыла. Кырымга китә, Бакчасарайда "Тәрҗеман" газ-да эшли. "Хисаметдин Менла" татар мәгърифәтчелек реализмының беренче чәчмә әсәре. Шуңа күрә дә вакыйгаларны, әдәби образларны, күренешләрне тудырган әсәрнең идея-проблематикасын билгеләгәндә автор мәгьрифәтчелек идеяләреннән чыгып эш итә. Әсәрдә күтәрелгән төп проблема-шәхес иреге, бу ирекнең тигез хокуктан мәхәбәттә һәм гаиләдә чагылышы. Бу проблема нигездә нәкь менә мәгьрифәтчелек күзлегеннән чишелә. Әсәрнең эчтәлеге түбәннән гыйбарәт. Идел елгасыннан ерак түгел бер "Н" татар авылында йорт җирләренең пөхтәлеге б/н күзгә бәрелеп торган 1 йорт бар. Анда мәрхүм Әхмәтҗан мулланың улы Хисаметдин менла әнисе Зөлхая б/н яши. Ул яңа гына Истамбулдан укып кайткан, үз йортының бер бүлмәсендә 2-3 ел балалар укыта. Шул кыска вакыт эчендә авыл халкы яратырга өлгерә. Ә авылның мулласы Бикбулат аңа теш кайрап йөри. Көннәрдән беркөнне Хисаметдин шәһәргә китә һәм Габбас абзый мосафирханәсендә туктала. Хуҗаның гүзәл кызы Хәнифәгә гашыйк була. Мәхәббәтен белдерү юлында шактый тырыша, сагалап очраша, хат язып бакчадагы 25нче казык астындагы таш астына куя, сатучы кара венгр кыяфәтендә өенә килеп очраша. Кыз да ана гашыйк була. Бикбулат мулла беркөнне Хәнифәгә атаклы Гали бай Җәватов улы Сибгатулладан яучы булып килә. Туйга ризалашалар. Ләкин Хәнифәнең вәгьдәләшкән егетенә генә чыгасы килә (Хисаметдин менла алтын йөзек биргән була). Ләкин Хис-ң вакыты булмый. Туй көнне Сибгатулла кызны алырга килә, л-н аңа кызны качырганнар диләр. Габбас бн Гали бай сүзгә киләләр. Ә Хәнифә Гайниҗ.-га кача. Хисаметдин б/н Хәнифәнең туена Бикбулатов мулла никах укырга мәҗбүр була. Туйга дусларыннан Әбүзәр Дәүләтгильдиев килгән була. Алар татар китаплары бастыру б/н шөгыльләнә башлыйлар. Хис-н мәдрәсә салдыра. Мәгьрифәтчелек идеяләре әсәрнең һәрбер урынында чагыла: 1) образларның укымышлылыгы: Хисаметдин Истамбулда укыган, яңа метод б/н укытып 2 елдан балаларны укырга-язарга өйрәткән, шушы ук вакыт арасында Бикбулат мулла исә хәреф танырга гына өйрәткән; 2) әсәрнең 1 нче битләреннән үк образларның портретына (25 яшьлек, зәңгәр күзле, озын буйлы егет) ягымлы, сөйләменә игьтибар итәсең. Алар итагатьле, шәфкатьле, тышкы һәм эчке матурлыкларына сокланырлык; 3) милләт язмышы ө/н җан ату. Әсәр башында без Хисаметдинның китап укып утырганын һәм күзләренә яшьләр агып торган чакта күрәбез; 4) милләт ө/н халык ө/н хезмәт итү (Хисаметдин б/н Әбүзәр татарлар арасында китап тараталар); 5) хатын-кыз үзенең төп проблемасын мәгьрифәтчеләргә чишә. Хәнифә Сибгатуллага кияүгә чыгудан кача; 6) әсәр азагы бәхетле тормыш б/н бетә. "Хисаметдин менла" милли роман яки хикәя дип атала.

З.Бигиев мулла гаиләсендә туа.башта әтисеннән укый,аннан рус мәктәбендә белем ала, рус т-н һ.әдәб.өйрәнп үсә. Әтисе үлгәчаны татар мәдрәсәсенә бирәләр.гарәп,фарсы т-н өйрәнә.яштән үк матур әд-ят б-н кызыксына(рус,фр.,төрек).шулар урнэгендә үзе дә 15-16 яштә әсәрләр яза.мәдрәсәне тәмамлап,ростов-донга кайта һ. Мулла була, ш.ук күп вакытын китапханәдә укып уткәрә.Бохара, ССәмәрканд якларында була, 2,5 ай сәяхәт итә, күргәннәрен “Мавәраэннеһердә сәяхәт” очеркларын җыя.Бу сәяхәттән күп өметләре җимерелеп, төшенке тойгыларына бирелеп кайта. ."Өлүф. яки гүзәл кыз Хәдичә"(1887). Муса-Казандагы 1 бай улы. Петербургта унив. тәмамлаган. Атасы үлгәч, сәүдә һәм фабрика эшләре б/н шөгыльләнә. 25-26 яшь. Укымышлы, туры сүзле, "нечкә адәм, озын буйлы, ак йөзле". Ул байлык артыннан куу б/н авырый. Зөләйханы яратса да, 100 сум көмеш акчасы б/н Хәдичәгә өйләнүне өстенрәк күрә.Габденнасыйр-Мусага капма-каршы образ. Казандагы бай улы, университет тәмамланган, 24 яшьләрдә. Мосафирханәдә тора. Начар күңелле, астыртын, көнчел. Мусага Зөләйханы үтерде дип яла яга. Ә чынлыкта, З. үзен-үзе үтерә. Ул язган аңлату хатын Гад-сый яшерә. Ләкин Шубин барысын да ачыклый. Мондый финал б/н автор акларга тели-тәүбә итү, оят к/к хисләренең үлеп бетмәгәнең күрсәтә. Зөләйха-морза кызы. Укымышлы, гимназия тәмамлаган, белемне рус телендә алган, кыю. Муса б/н кавышу ө/н өеннән, әнисеннән качып китә. "Сәфәрем хәерле булмады" ди. Ислам динен яхшы белә. Үз-үзен атып үтерә. Хәдичә-гади сәүдәгәр кызы. Чибәр, искечә тәрбияләнгән. Кияү булачак кешене дә такта ярыгы аша гына күрә. Габденнасыйрга бирәчәкләрен белгәч, кайгыра, ата-ана теләгенә каршы бара алмый. Сөйгәне б/н кавышып бәхетле була. Казанда ул шәһәр тормышы, иске тип мәдрәсә тәртипләре белән таныша. Шул мәдрәсәләр тормышын һәм казан байлары арасындагы бозык һ.җинаятл хәлләрне сурәтләп "Зур гөнаһлар"(1890),романын яза-мәгьрифәтчелек карашлары иске тип мәдрәсәгә һәм байлар арасындагы төрле җинаятьләргә тәнкыйте активлаша. Әсәрдә катнашканнарның күбесе гөнаһлы бәндәләр. Роман янәшә барган 2 сюжет сызыгыннан гыйбарәт. 1се-автордан килгән Габделгафурның, иске мәдрәсәдә бозылып, тормыш төбенә тәгәрәве. 2се-сәүдәгәр хатыны Маһруйның иренә хыянәт итеп, бозыклык юлына басуы. Тәрбия һәм тирәлекнең шәхескә йогынтысы-икесендә дә үзәккә куела. Маһруй Агиева-"почетный гражданин" хатыны. Тәрбияле семьяда үсә, "ай йөзле". Яраткан кешесенә кияүгә чыга. Иренә хыянәт итә. Бозык бай Якуб Галиев б/н йори, аны үтерә һәм төрмәгә ябыла. Кешелек сыйфатлары да күрсәтелә. Баласын коткарып качырга тели. Үлмәкче була, әмма автор фаҗигале финатга юл куймый. 2 бертуган-тире сәүдәгәрләре: Якуб Галиев-27 яшьлек, өйләнмәгән. Намуссыз буржуа, бала тәрбиясенә акча бирүдән дә баш тарта. Ибраһим Галиев-"олуг юрист" мыскыл итеп кенә бирелә. Учителҗ Ахмерский б/н үзен эре генә тотып сөйләшә, ләкин "прогресс", "просвещение" к/к сүзләрне дә аңламый. Бөтен эшендә акчага таяна. Якубның баласын да, хезмәтче Әхмәдине дә акча ярдәмендә үтертә. Җиһангир-кешелекле, олы җанлы. Себердә эшли, әмма ул реаль шәхес түгел, ә хыялый зат. Габделгафур-романның үзәк герое. Әтисе Нәкәс мулла, әхлаксыз, кешелексез. Мәдрәсәдә тәрбия эше б/н бөтенләй алып барылмый, куып чыгарыла. Мәмәт йогынтысына эләгә, кеше үтереп, җынаятьчегә әверелә. Аның гыйлемгә омтылышы җитми. Мәмәт-шомарган җинаятьче.

13. ХХ г.б. татар поэзиясенэ кузэту. С. Рэмиев,Дэрдмэнд. XX йөз башында әдәбиятның, шул исәптән шигъриятнең үсеп китүе, әлбәттә, илдәге халык азатлыгы хәрәкәтенең уңай йогынтысы нәтиҗәсендә дә булды. Шул елларда азмы-күпме матбугат һәм иҗат иреге яулану каләм әһелләре күңелен канатландырып җибәрде. Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, Н. Думави, Ш. Бабич, С. Сүнчәләй иде. Шагыйрьләр инкыйлабның шигъри көндәлген язып баралар. Бу чор шигъриятендә хатын-кызлардан талантлы каләм әһелләренең пәйда булды. Милли азатлык, һәр милләтнең тигез хокуклары өчен көрәш дулкынында татар хатын-кызларының да шигъри аваз бирүе табигый дип саналырга тиеш. Газизә Сәмитова, мәсәлән, аларның күренеклеләреннән иде, хатын-кыз каләме шигърияткә эчке кичерешләрнең тирәнлеген, нәфислеген өсти, тормыш кырыслыгын лирик төсмерләрдә ачу юнәлешен барлыкка китерә. Маһруй Мозаффария исә хатын-кызларыбызның, гаилә диварларыннан чыгып, киңрәк мәйданда хәрәкәт итүләрен күрергә теләде.Заһидә Бурнашева да (Гыйффәт туташ) кызларның җәмгыятьтә үзләренә лаеклы урын алырга тиешлегенә нык ышана («Әниемә хат», «Сәбат»2, «Өмиткә», «Эзлим» шигырьләре). шигърияткә тормыш күренешләре һәм мәсьәләләре үзеннән-үзе килеп керә, әсәрләрдә публицистик рух (җәмгыятьтә барган вакыйгаларга аваздашлык) арта. Шагыйрьләр чынбарлык белән бәйләнешле уй-тойгыларын, кичерешләрен ачыграк итеп үткәрә башлыйлар Гражданлык белән мәгърифәтчелекнең бергә табигый үрелүе XX йөз башы татар шигъриятенең бер үзенчәлеге булды. Инкыйлаб күренешләрен образлы гәүдәләндерү өчен яңа символик сурәтләр файдаланылды. Аны дулкынланган океан, диңгез белән тиңләштерү шигъриятьтә дә урын алды.Боларның һәммәсе шигърияттә азатлык хисләре белән илһамланган романтик герой тууга китерде. Бу геройның күңел дөньясы, җәмгыятьтә бара торган вакыйгаларга карап, үзгәреп торды. 1905 — 1906 елларда, ягъни инкыйлаб үзенең иң югары дәрәҗәсенә җиткәндә, ул — алга омтылышлы, үзүзенә, халкына ышаныч белән караучы. Инде, инкыйлаб җиңелә барып, кара көчләр өскә калка башлагач, әлеге кешеләрнең күңелендә төшенкелек авазлары сызланды. Г. Тукайның лирик герое: «Минем гомерем караңгы төн. Кояшым һәм аем тугъмас»,— дип әрни {«Күңел йолдызы». Болар арасында Г. Тукай белән М. Гафури аеруча аерылып тордылар. «Сәрләүхәсез2», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Алтынга каршы», «Яхшы хәбәрләр», «Яратырга ярый», «Сайфия», «Көзге җилләр», «Золым» (Г. Тукай), «Татар хатыны», «Бай һәм хезмәтче», «Байлар алдында», «Кызганам», «Хәерче», «Ярлы» (М. Гафури) кебек шигырьләр чын мәгънәсендә халык гаме белән сугарылганнар. Шунысы кыйммәтле: шагыйрьләр бу әсәрләрдә кеше күңеленең түрендә яткан хис-кичерешләргә игътибар иттеләр, лирик геройларның авыр шартларны тирән кичерүләрен тасвирлауга өстенлек бирделәр. Г. Тукайның:Бу еллар шигъриятендә романтизм да үзен нык сиздерде. Моны С. Рәмиев, Дәрдемәнд кебек башка сүз сәнгате осталары иҗатында да күрергә мөмкин С. Рәмиев 1909 елда А. Пушкинның «Пәйгамбәр» әсәренә ияреп шул исемдәге шигырь иҗат итте. Бу шигырьнең әһәмияте шунда: шагыйрь татар әдәбиятына хас гыйсъянчы (баш күтәрүче) романтик образын тудырды. Бу геройга хисләрнең артык кайнарлыгы, шул сәбәпле аның һәммә нәрсәне инкарь итү юлына басуы хас иде. Аның: Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән,— диюе моны раслап тора. Ялгызак горурлык — романтик геройның төп билгесеС. Рәмиевнең лирик герое, романтик шәхес буларак, хисне ярым-йорты гына кичерә алмый. Күңеле төшенке икән, «мин үләм» диярлек хәлгә төшә. Моңа әдәбият галиме Габдрахман Сәгъди дә игътибар итә: «Шагыйрь үзендә бер-бере белән алышынып тора торган «караңгы-яктылы» ике халәт, ике төрле настроение күрсәтә. Гаять бай хыял, матурлыкка ашкынган күңел һәм үзен чолгап алган шыксыз, үтә түбән тормыш. Менә шушы ике каршылык романтик герой күңелендә өермә, хис давылы тудыра, шулар аның эш-хәрәкәтләрен билгели. Г. Тукайның «...гә (Ядкяр)» шигырендә (1908) романтик шагыйрь образы аеруча ачык итеп сурәтләнгән. Романтик шагыйрьләрне тулырак аңлау өчен, аларның халыкка мөнәсәбәтен ачыклау мөһим. Ул ялгызлык горурлыгы дигән хискә ия була. Әлбәттә, бу соңгысы үзен өстен катлаулардан бәйсез итеп күрергә теләүдән дә килә. Шулай булмаса ул бөтен дөньяга нәфрәт белән чыга алмас иде. Бу әйтелгәннәр С. Рәмиев иҗатына да хас булды. Менә аның «Бәйрәм» исемле шигыре. Ул С. Рәмиевнең 1909 елда язылган «Нәҗметдин агай бәйрәме» дигән хикәясе эчендә бирелгән. Бәйрәм көн. Ураза гаете. Халык шат. Бер-берсенең хәлен белешәләр, елмаешалар, көлешәләр. Ләкин, ди лирик герой, болар «чын түгел, битлек кенәдер». Кешеләр икейөзлеләнәләр, дип уйлый ул. Кайбер шигырьләреннән күңелдә моңсулык, ямансулык рухы кала. Әмма кешенең кан-кардәшлек, милли рух ягыннан булган бердәмлеге нинди шартларда да сакланып кала. Дәрдемәнд моны бер шагыйрьдә дә очрамаганча үзенә генә хас кыскалык һәм фикер тирәнлеге белән әйтеп бирде. Дәрдемәнд тә киләчәккә булган өметен үлгәнчегә кадәр өзмәде. Дәрдемәнд—киная остасы.Уткер фикерләрен тотып ала белергә кирәк. «Яз чәчәге» шигыре (1906 марты) беренче карашка табигать, аның матур чәчәге умырзая турында кебек. Умырзая - язның башында ук чәчәк ата да, башка үсемлекләрдән алда матурлыгын җуя. Димәк, Дәр-д- романтик шагыйрь. М. Гафуриның «Бәхет эзләү» әсәрендә дә романтик герой тудырылды. С. Сүнчәләй, Ш. Бабичларны да һәм реалист, һәм романтик шагыйрь дип атый алабыз. Шул рәвешле, XX йөз башы татар шигърияте үз заманының мәнфәгатьләрен кайгыртты, халык гаменең чагылышы булды. Дөнья әдәбияты үсеше кануннары аның өчен дә ят булмады. Иҗатта төрле юнәлешләр, алымнар эзләү, кыю тәҗрибәләр ясау күзәтелде. Татар шигърияте һәм өлгергән мәсьәләләрне яктырту, һәм сәнгатьчә камиллек ягыннан югары үсешкә иреште. Г. Тукай исеме үзәктә торган бу еллар лаеклы рәвештә сүз сәнгатенең икенче Яңарыш чоры дип аталды.

14. Г.Тукай

Татар халык шагыйре, бөек классигыбыз,әдәби тәнкыйтьче,публицист,яңа заман татар әдәбиятына нигез салучы Габдулла Тукай(Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев)1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернпсы Мәңгәр волосте(хәзеоге Татарстан Республикасының Арча районы)Кушлавыч авылында дөньяга килә.Кечкенәдән ятим калган Габдулла,кулдан-кулга йөреп,балачагын Сасна,Өчиле,Кырлай авыллырында уздыра.Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсендә ала.1895 ел башыннан булачак шагыйрь Җаек(хәзерге Уральск)шәһәрендә яшәүче туганнары гайләсендә тәрбияләнә.Биредә ул “Мотыйгия”мәдрәсәсендә укый.Татар халык иҗатын һәм язма әдәбиятын җентекләп өйрәнә.Гарәп,фарсы,төрек,рус һ.б. халыкларның әдәбиятлары белән таныша.Рус теле аркылы Көнбатыш классик әдәбияты казанышларын үзләштерә.Үзе дә беренче шигырьләрен иҗат итә.Типографиядә,газета-журнал редакцияләрендә эшли.Җаектагы әдәби-мәдәни хәрәкәт Тукай тормышында хәлиткеч роль уйный.1905 елгы революция дулкыны белән әдәбиятка килеп кергән әдип монда җәмәгатҗ эшлеклесе,журналист, тәрҗемәче һәм шагыйрь буларак формалаша.1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта.”Яшен”,”Ялт-йолт” журналларын чыгаруда катнаша.Киеренке,җанлы иҗади-рухи тормыш эчендә кайнау бөек талант һәм олы шәхес иясе булган шагыйрьгә татар халкы тормышын бөтен тулылыгында гәүдәләндерү мөмкинлеге бирә шигьрияте ХХ йөз башы татар поэзиясен моңарчы күрелмәгән тизлек һәм сәнгати камиллек белән яңе юнәлештә үстереп җибәрә.Реалистик һәм романтик рухтагы киң сулышлы шигырьләрендә Тукай шагырьнең җәмгыяттәге ролен бик югары бәяли(“И,каләм!”,1906; “Мөхәрриргә”,1907),туган телгә,туган җиргә мәдхия укый(“Шүрәле”,1907; “Пар ат”,1907;Туган тел.1909 һ.б.),хатын-кызларның хокукларын яклап чыга(“Татар кызларына”, 1907; “Хатыннар хөррияте”,1909),социаль һәм милли изелүдән азат булган җәмгыять турындагы фикерләрен белдерә(“Хөррият хакында”,1905; “Китмибез!”,1907).Дәүләт думасының 1907ел май аенда булган мәҗлестә Уфа губернасыннан сайланып килгән депутат кәлимулла хәсәнов мөселман мәктәпләренең хәле начарлыгыннан зарланып сөйли. Суллар кул чабалар, ә уңнар урыннарыннан сикереп торып, йодрык төйнәп, ораторга ташланалар:”төркиягә китегез”дип кычкыралар. “китмибез!” шигыре шул уңай белән иҗат ителгән.Шигырҗдә Россия һәм Төркиядәге диспотизм фаш ителә,азат Россия идеясе яклап чыгарыла.Татар халкының бәхетле язмышы үз туган ягына гына бәйле икәнен курсәтә.Риторик сораулар (“Без юләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?”), риторик өндәүләр: (“Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөрүһе русияһ!”).

XX гасыр башында тормыш Россиядәге һәм дөньядагы гаять зур вакыйгалар йогынтысында күп үзгәрешләр кичерде. Әлеге үзгәрешләр гаҗәеп зур дәүләтнең иң ерак почмакларына да барып җитте. Казахстан читендәге кечкенә генә ярымтатар Уральск шәһәрендә яшь шагыйрь хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар чыга башлый - "Фикер", "Әл-гасрел-җәдид", "Уклар". Нәкъ менә шушы елларда язучының үткен һәм төгәл теле формалашты, нечкә шагыйрь, үткен сатирик, гадәти булмаган импровизатор уянды. Ул татарлар өчен барысы да булды — фаш итүче, алдан хәбәр бирүче, яклаучы, әйдәп баручы, өмет... Ул шушы елларда рус әдәбияты белән танышты һәм аны өйрәнде. Пушкин шигърияте аны шаккатырды, ул үз миссиясен дә интуитив рәвештә тойды.

Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;

Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен.

Күңелем «милли» дигән сүзне сөя — белмим, нидән?

Милләтем, мине «милли» ит — миңа шатлык бүләк ит.

("Милләткә", 1906)

Шагыйрь “Сарыкортларга”(1906).”Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни дияр”(1907),”Печән базары,яхуд Яңа Кисекбаш”(1908) кебек сатирик әсәрләрендә һәм публицистикасында самодержавиене,феодаль-патриархаль яшәешне,яшәештәге һәртөрле искелек калдыкларын,иске тип мәдрәсәләрне һәм кадимчеләрне, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьли;”Сайфия”(1911),”Әхлаксызлык”(1912) шигырьләрендә байлык һәм хәерчелек арасындагы социаль каршылыкларны күрсәтә. Тукай татар реалистик тәнкыйтенә нигез сала (“Тәнкыйть кирәкле шәйдер”,1907).И.Крылов мәсәлләрен, Байрон, Гете, Гейне, Шиллер, А.Пушкин, М.Лермонтов шигырьләрен ирекле тәрҗемә итә һәм назыйрәләр яза.Ул шулай УК татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе.Тукай татар һәм төрки телле халыклар әдәбиятларында Европа тибындагы реализм һәм романтизм ысулларын үзләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә.Әдип татар халкының сөекле шагыйренә әверелә.Тормышы һәм иҗаты бөтен татар әдәбияты үсешенә бүген дә үзенең шифалы йогынтысын ясап тора.Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казанда үпкә авыруыннан вафат була,Яңа бистә зиратында җирләнә.

Кушлавыч- сасна(әнисе үлә)- өчиле(Зиннәтулла бабасы)- казан(базар)- өчиле-кушлавыч(Сәгди)- уралҗский(тетясы)- казан(1907).

15. 20 йоз башы прозасы

Г.Исхакый Ул хикәя, повест.р, комедия, драма жанр. эшли. Әс-дә кеше тасвирлауның мәгър.ры фән-лек реализм принцип-на мөрәҗ-ть итә. Саф әхлаклы, тәрбияле һәм гыйлемле кеше тәрбияләү идеясен үт. Төп тема һәм мәсә-р: уку, гыйлем, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы, күпхатынлылык.Әсәрләре үзәгенә милләт язмышы б-н турыдан туры бәййләнгән, күп гасырлар буена төрле яклап мәрхәмәтсез рәвештә изелгән, шул ук вакытта үз ирегенә өзлексез омтылган татар х-кызының шул чордагы язмышы куела. Иҗаты 2 чор: 1)20 г.башы иҗ(1897-1918),(мәгрифәтчелек чоры (до 1904 Тәгалләмдә сәгадәт-Фатыйма,ире,улы Хэлим,Фэхри,Галия), Таңчылык чоры – газета “Таң йолдызы чыг.,”Зиндан”хик, Татртышу,Алдым-бирдем,Мөгаллим,Теләнче кызы (Сәгадәт, Габдулла,Мансурх-кыз мәсәләсе киңрәк идея-эстетик җирлектә карый, соөиал-психологк роман иҗ.итә.Л.Толстой белән аваздаш-кешенең кылган гамәлләре өчен җаваплы булырга, гаебенә күрә тиешле җәзасын алырга тиешлеген күрсәтү, фахишәлек),(до 1910),Милләтчелек чоры- “ИЛ” газ-да эшли, мулла бабай, остазбикә, мөгаллимә (до 1918). 2) мөһәҗирлек чоры- “МИЛЛИ ЯҢАРЫШ”газ.чыгара, Өйгә таба, көз, җан баевич.“Кәләпүшче кыз” хикэясе (1898) Феодаль бурңуаз җәм-ге әхлакый бозыклыкны мәгрифәт-чә фаш итү. Әнисе Кәримә, кызы Камәр. Әтисе үлгәннән соң, кәримә кияүгә чыгарга тели. Улын интернатка бирә. Төп мәсәлә - кем гаепле? Г.И. турыдан-туры әйтә: Кыз-ң бозыклык гамәленә кертү приказчик кыз Зөһрәне гаепли. әмма Камәр үзе дә гаепле ди. Васфикамал образы Камәр образына капма-каршы куела. Васфикамалның тормышын үрнәк итеп күрсәтә. Фәхишәлекнең героиняны ахырда фаҗигагә-һәлакәткә китерүе чагылдырыла, мондый финалны әдип К-ң балачактан ук тиешле тәрбия алмавы белән бәйләп аңлата.

Фатих Әмирхан. Ул талантлы прозаик һәм драмг, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды. Ф.Әмирханның “Хәят” повесте (1911)(Хәят,Лиза,Михаил, Гали Арсланов, Салих Фатихов) – психологик кичерешләргә иң бай әсәрләрнең берсе. Чынбар-ң романтик сурәт-р белән оста итеп үрелеп баруы, ягъни реаль тормыш белән хыялый дөньяның янәшә яшәве һәм бәрелешүе – болар бар да сюжетны мавыктыргыч итеп төзергә ярдәм иткән. «Хәят» (1910) повесте күләме ягыннан гына түгел, сәнгатьчә дәрәҗәсе ягыннан да Ф. Әмир-ң х-кызлар хәленә багыш-н әсәрләре арасында аерым урын тота. Чынлап та, Хәят бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә, әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеал-ра, образга романтизм буяулары куша. Югарыда күреп үткәнебезчә, Хәятның һәр адымы, һәр гамәле һәм фикер-карашлары тирәлек белән, әхлакый-гаиләви һәм социаль-экономик мөнәсәбәтләр белән билгеләнә. Аның бик үк типик булмаган обстановкага куелуы, беркадәр идеал-уы исә барлык татар х-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә, ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә. Хәят кебек чагыш-ча хөр үскән һәм яңа тәрбия алган кызлар да ахыр чиктә кара көч корбаны бул-р икән, меңләгән бүтән татар кызлары турында әйтеп тә торасы юк. Х-кызларны чын мәгънәсендә ирекле һәм бәхетле итү өчен кара көчне юк итәргә, ягъни феодаль-буржуаз җәмгыятьне тамырыннан үзгәртергә кирәк, ди безгә әсәр. Ф. Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында «урталыкта» торучылар юк диярлек: я алар татаркадими тормышы белән изелгәннәр. «Хәят» повесте да Фатих Әмирханча күтәренке стильдә протест белән тәмамлана: Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияве Салихны хыялында европача тәрбияләнгән бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара), «мендәренә барып капланды да: — Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде. Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде». Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак. Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән. М.Гафури . 1906-1910 елларда М.Гафури проза жанрларына да шактый еш мөрәҗәгать итте. Боларда инде гади халык вәкилләренең образлары турыдан-туры, эпик чаралар белән, ягъни хикәяләп бирелә ала. Һәм бу шулай булды да. Мисалга «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» повестен (1909) күрсәтергә мөмкин. Исеменнән үк ачык күренә: әсәрдә гәүдәләнгән образлар - яшәешнең иң түбән дәрәҗәсендә гомер кичерүчеләр. Әмма гаилә башлыгы Шәриф, аның хатыны Бәдри, аеруча Җәмилә авыр тормыш шартларында көн уздыруга мәҗбүр булып та, матур кешелек сыйфатларын саклап калганнар, бер-берсен хөрмәт итәләр, ярдәмчелләр. Чын мәгънәсендә реалистик әсәр бу. Юкка гына ул гасыр башы татар классик прозасының иң яхшы үрнәкләре арасында йөртелми. Шунысы да мөһим: аның бу еллар шигырьләрендә, өч мәртәбә басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» китабында һәм прозасында татар хатын-кызы образлары үзәк урынны алды. М.Гафури, хатын-кызның авыр язмышын сурәтләү белән бергә, аның күңеле матурлыгын да күрсәтергә тырышты, үз язмышына үзе хуҗа булу омтылышы чаткыларын чагылдырырды, кыз балаларны да гыйлем эстәргә, укудан ямь табарга чакырды. Мәҗит Гафуриның 10 нчы еллар поэзиясе әдип иҗаты эволюциясендә иң югары нокта рәвешендә бәяләнергә тиешле. Әүвәлдә чагылып торган дидактика, үгет-нәсихәтчелектән котыла барып, тормышчан эчтәлекле, уй-фикер сурәтле чаралар аша гәүдәләнгән шигырьләр иҗат итте ул. Лирик герой кичерешләре катлаулана төште, әсәрләренә фәлсәфи уйлар дөньясы да килеп керде, укучыларга мәхәббәт хисләрен, табигать күренешләрен романтик рухта гәүдәләндергән матур-матур шигырьләрен тәкъдим итте.

Фатих Әмирхан. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып танылды. Ф.Әмирханның “Хәят” повесте (1911) – психологик кичерешләргә иң бай әсәрләрнең берсе. Чынбарлыкның романтик сурәтләүләр белән оста итеп үрелеп баруы, ягъни реаль тормыш белән хыялый дөньяның янәшә яшәве һәм бәрелешүе – болар бар да сюжетны мавыктыргыч итеп төзергә ярдәм иткән. «Хәят» (1910) повесте күләме ягыннан гына түгел, сәнгатьчә дәрәҗәсе ягыннан да Ф. Әмирханның хатын-кызлар хәленә багышланган әсәрләре арасында аерым урын тота. Чынлап та, Хәят бик үк типик булмаган татар кызы, һәм ул бик үк типик булмаган шартлар эчендә күрсәтелә. Өстәвенә, әдип кызны күпмедер дәрәҗәдә идеаллаштыра, образга романтизм буяулары куша. Югарыда күреп үткәнебезчә, Хәятның һәр адымы, һәр гамәле һәм фикер-карашлары тирәлек белән, әхлакый-гаиләви һәм социаль-экономик мөнәсәбәтләр белән билгеләнә. Аның бик үк типик булмаган обстановкага куелуы, беркадәр идеаллаштырылуы исә барлык татар хатын-кызлары өчен типик хәлне тагын да калкытыбрак күрсәтүгә хезмәт итә, ягъни әсәрнең реализмын тагын да баета, тирәнәйтә төшә. Хәят кебек чагыштырмача хөр үскән һәм яңа тәрбия алган кызлар да ахыр чиктә кара көч корбаны булалар икән, меңләгән бүтән татар кызлары турында әйтеп тә торасы юк. Хатын-кызларны чын мәгънәсендә ирекле һәм бәхетле итү өчен кара көчне юк итәргә, ягъни феодаль-буржуаз җәмгыятьне тамырыннан

15. үзгәртергә кирәк, ди безгә әсәр.

Ф. Әмирхан иҗатында шундый бер үзенчәлек бар: хатын-кыз образлары анда, ничектер, ирләр образына караганда тулы канлырак, җанлырак. Хатын-кыз образлары арасында «урталыкта» торучылар юк диярлек: я алар татар кадими тормышы белән изелгәннәр («Татар кызы», «Яшьләр»дә Хәерниса, «Рәхәт көн»дә Гайниҗамал), яки алар яңалыкка омтылганнар, русның һәм Европаның прогрессив идеяләрен үзләштергәннәр («Танымаганлыктан таныштык»та Разия, «Хәят» повестенда Хәят, «Кадерле минутлар»да Хөршит һ. б.), ләкин татар тормышы аларның бу матур омтылышларын богаулап тора. Хатын-кыз азатлыгы, богауланган мәхәббәт турындагы әсәрләренең тәмамлануы да гадәттән тыш үзенчәлекле: «Татар кызы» нәсерендәге бичара җанлы курчакны Биктимергә көчләп кияүгә биргәч, символик кара көч ихахайлап көлә: «— Ха, ха, ха! Татар кызын тереләй күмделәр бит!» Шул урында Ф. Әмирхан бөтен мөселманлык кануннарына, патриархаль тормыш нигезләренә протест белдерә. Кыямәт көнендә бу кызның җаны кубарылгач сорарлар: ни өчен тереләй күмелдең? Ә безнең җанлы курчагыбызның бер гөнаһысы да юк иде, аны җиде яшенә җиткәч үк дүрт дивар эченә бикләгәннәр иде. Шулай да аны «тереләй күмделәр». Аны Биктимернең йортына китереп дүрт дивар эченә бикләп, аның өстеннән хахылдап кара көч көлгәндә... Хәер, Ф. Әмирханны тыңлыйк: «Бу вакытта Мисырның Җамигъ әл-Әзһәрендә талибләр... Айә-суфия җамигында сухтәләр, Сәрәндиб атасында, дарчин агачлары арасында һинд мөселманнары, Курса мәдрәсәсендә суфыйлар, шәһре Болгар хәрабәләре арасында сәйях мөселманнар һәм Кәгъбәтуллада бөтен җир йөзеннән җыелган хаҗилар Коръән укыйлар, һәммәсе дә...» «Вә иза әл-мәүәөдәтө сөэиләт би әййи зәнбин катиләт» аятен тәкрарлыйлар: — Тереләй күмелгән кыз баладан ни гөнаһы өчен үтерелгәнлеген сорау көне — кыямәт көнедер,— диләр иде... Бу аятьнең шәрехен Ф. Әмирхан әсәрләренең яңа басмасында болай аңлаталар: гарәпләрдә мәҗүсилек вакытында артык кыз бала туса, аны тере килеш кайнар комга күмеп үтерү йоласы булган. Гарәпләр ислам дине кабул иткәннән соң, Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге аятьләре белән бу йоланы тыйган. Ф. Әмирхан, хикәясен язганда, шушы йоланы күздә тоткан. Моннан күренгәнчә, Ф. Әмирхан бер татар кызы язмышы турында гына сүз алып бармый, аның әсәрендә бөтен Шәрекъ хатын-кызларының фаҗигале язмышы тасвирлана. «Хәят» повесте да Фатих Әмирханча күтәренке стильдә протест белән тәмамлана: Хәят үзенең язмышына риза була һәм кияве Салихны хыялында европача тәрбияләнгән бер егет дип күз алдына китергәч (моның хыял гына икәнен Хәят белә инде, бичара), «мендәренә барып капланды да: — Илаһи, мәхәббәт бир! Илаһи, гомерлек мәхәббәт бир инде! — диенде. Бу теләк кызлык вакытының иң ахыргы вә шуның белән бергә иң куәтле теләге иде». Теләк, әлбәттә, кабул булмаячак. Хәят язмышының иң югары ноктасын язучы әнә шулай соңгы абзацка күчергән.

М.Гафури . 1906-1910 елларда М.Гафури проза жанрларына да шактый еш мөрәҗәгать итте. Боларда инде гади халык вәкилләренең образлары турыдан-туры, эпик чаралар белән, ягъни хикәяләп бирелә ала. Һәм бу шулай булды да. Мисалга «Ярлылар, яки Өйдәш хатын» повестен (1909) күрсәтергә мөмкин. Исеменнән үк ачык күренә: әсәрдә гәүдәләнгән образлар - яшәешнең иң түбән дәрәҗәсендә гомер кичерүчеләр. Әмма гаилә башлыгы Шәриф, аның хатыны Бәдри, аеруча Җәмилә авыр тормыш шартларында көн уздыруга мәҗбүр булып та, матур кешелек сыйфатларын саклап калганнар, бер-берсен хөрмәт итәләр, ярдәмчелләр. Чын мәгънәсендә реалистик әсәр бу. Юкка гына ул гасыр башы татар классик прозасының иң яхшы үрнәкләре арасында йөртелми. Шунысы да мөһим: аның бу еллар шигырьләрендә, өч мәртәбә басылган «Кызларга махсус милли шигырьләрем» китабында һәм прозасында татар хатын-кызы образлары үзәк урынны алды. М.Гафури, хатын-кызның авыр язмышын сурәтләү белән бергә, аның күңеле матурлыгын да күрсәтергә тырышты, үз язмышына үзе хуҗа булу омтылышы чаткыларын чагылдырырды, кыз балаларны да гыйлем эстәргә, укудан ямь табарга чакырды. Мәҗит Гафуриның 10 нчы еллар поэзиясе әдип иҗаты эволюциясендә иң югары нокта рәвешендә бәяләнергә тиешле. Әүвәлдә чагылып торган дидактика, үгет-нәсихәтчелектән котыла барып, тормышчан эчтәлекле, уй-фикер сурәтле чаралар аша гәүдәләнгән шигырьләр иҗат итте ул. Лирик герой кичерешләре катлаулана төште, әсәрләренә фәлсәфи уйлар дөньясы да килеп керде, укучыларга мәхәббәт хисләрен, табигать күренешләрен романтик рухта гәүдәләндергән матур-матур шигырьләрен тәкъдим итте.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]