Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ТАТАР ТЕЛЕННН ДИАГНОСТИК ТЕСТ

.docx
Скачиваний:
57
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
18.7 Кб
Скачать

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ДИАГНОСТИК ТЕСТ

9НЧЫ СЫЙНЫФ

Татар теленнән диагностик тест биремнәрен башкару өчен 90 минут вакыт бирелә. Эш 18 биремне үз эченә алган ике бүлектән тора: беренче бүлек (1–11 биремнәр) 4 варианттагы җавапларның берсен, сайлап алу мөмкинлеге булган төп дәрәҗәдәге биремнәрне үз эченә ала, икенче бүлек (12-18 биремнәр) – укылган текст нигезендә башкарыла.

1-18 биремнәргә җавап сүз (сүзтезмә) яки сан белән языла, сүзләр, саннар арасында буш ара яки өстәмә символ куелмый. Ялгыш җавап язылган очракта, “Ялгыш җавапларны алмаштыру” кырын файдаланырга кирәк.

Биремнәрне үтәгәндә, караламадан файдаланырга ярый. Ләкин шуны истә тотыгыз: караламадагы язмаларыгыз эшне бәяләгәндә исәпкә алынмаячак.

Эшне башкарганда, дәреслектән, эш дәфтәреннән, грамматик белешмәләрдән, орфографик сүзлекләрдән һәм башка белешмә материаллардан файдаланырга рөхсәт ителми.

Биремнәрне бирелгән тәртиптә үтәргә киңәш ителә. Аларны үтәү барышында кыенлык туса, биремне калдырып торып, алдагысына күчегез. Вакыт калган очракта, бу биремнәргә кабат әйләнеп кайту мөмкинлеге бар.

Мөмкин кадәр күбрәк биремнәр башкарырга тырышыгыз.

Уңышлар телибез !

  1. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз

1) далада

2) Казан

3) китап

4) тимер

2. Сыйфатны табыгыз.

1) җәйге

2) аннары

3) түбән

4) эшче

3. Нечкә сузыклар гына кергән сүзне табыгыз.

1) киңлек

2) урман

3) башкорт

4) сарай

4. Бер үк хәреф төшеп калган сүзләр рәтен табыгыз.

1) корыг...н, бал...н

2) й...рт, к...к

3) үл...н, том...н

4) чист..., ...зер

5. Ө хәрефе язылырга тиеш сүзне табыгыз.

1) т...нбоек

2) төт...н

3) көн...озын

4) сөлг...

6. Я хәрефе язылырга тиешле урыннарның санын языгыз.

Ул үзенең (1)лкынлы чыгышлары белән безне у(2)тып җибәрәр иде.

7. –ДӘ/-ДА кушылып язылырга тиеш сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Ул бер килү(дә) барысы белән күреште.

2) Көз көне басулар(да) тып-тын булып кала.

3) Китап шулкадәр кызык булды ки, Алсу аны кич буе укыды (да) укыды.

4) Бер дару(да) булышмады аңа.

8. Зур хәрефләр белән бирелгән сүз кушылып язылырга тиеш җөмләне табыгыз.

1) Сиңа бу китап кирәк БУЛМЫЙ(МЫ)?

2) ТАШ(ЙОРТ) агач йортка караганда чыдамлырак.

3) ТИРӘ(ЮНЬГӘ) чәчәкләрнең хуш исе сибелгән.

4) (ҺӘР)БАЛА белә бу шигырьне.

9. Җөмләдә өтер куелырга тиеш урыннарның саннарын языгыз.

Тау буендагы бөтен кеше (1) укучылар (2) яшьләр (3) олылар (4) кичкә кадәр алмагач утырттылар.

1) 23

2) 1234

3) 123

4) 24

10. Җөмләдә өтер куелырга тиеш урыннарның саннарын языгыз.

Абый (1) мәктәптән кайткач (2) бераз гына (3) ял итеп утырды.

1) 2

2) 123

3) 12

4) 13

11. Түбәндәге җөмләдә барлык өтерләр саннар белән билгеләнгән. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган өтерләрнең саннарын языгыз.

Карчыкның кызы (1) өч кыз арасында (2) иң яшь (3) иң матур (4) иң сылу кыз иде.

1) 34

2) 12

3) 23

4) 234

Текстны укыгыз һәм 12–18 нче биремнәрне үтәгез.

(1) Дәү әти белән дәү әниләр күршесендә нәселсез гади генә туп кебек кечкенәрәк Сарбай бар. (2) Андый этне өйрәтеп тә булмый, ауга да ярамый, диләр. (3) Ләкин Сарбай акыллы этләрдән дә акыллырак, булдыклырак булып чыкты!

(4) Бөтен авыл халкы тыныч йоклап, төш күреп яткан таңда Сарбайның һаулап өргән тавышы ишетелде. (5) Маэмай бер өйдән икенчесенә чаба икән. (6) Кешеләрне махсус уятып йөргән кебек. (7) Аның тавышына хәтта бер малай да уянды һәм урамга йөгереп чыкты. (8) Малай һәм тагын берничә кеше күренүгә, Сарбай сазлыкка таба чапты.(9) Малай аңа иярде.(10) Барса, сазлыкта сыер! Баткан.

(Ә.Баяннан.)

12. Текстның төп фикере кайсы җөмләдә ачык чагыла? Җөмләнең номерын языгыз.

1) Нәселсез этләр дә бик акыллы була.

2) Сарбай авылда янгын чыкканын хәбәр итә.

3) Сарбай сазлыкка бата.

4) Дәү әти белән дәү әнидә кунакта.

Җавап: ____________.

13. Беренче абзацтан чагыштыру булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________.

14. 5-8 нче җөмләләр арасыннан «эт» сүзенә синоним булган җөмләне табып, номерын языгыз.

Җавап: ____________.

15. Текстта астына сызып бирелгән сүзтезмәләр арасыннан ияртүле бәйләнештә булганын табып, җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________.

16. 1 нче җөмләдән баш кисәкләрне (яисә кисәкне) табып языгыз.

Җавап: ____________.

17. 3-7 нче җөмләләр арасыннан тойгылы җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: ____________.

18. 8 нче җөмләдәге грамматик нигезләрнең санын цифр белән языгыз.

Җавап: ____________.