Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
469
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина, Ф. В. Хәзрәтова

Математикага

ӨЙРӘНӘБЕЗ

(уртанчылар төркеме)

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен

методик кулланма

Казан

Татарстан китап нәшрияты 2013

«Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе

Ф-118 максатчан үсеш федераль программасы кысаларындагы «Гомуми белем бирү мәктәбе укучыларында Россия гражданлыгы бердәйлеген формалаштыру нигезе буларак күпмәдәниятле белем бирү моделе» проекты

Проект җитәкчеләре:

Т. Т. Камболов, филология фәннәре докторы, профессор; Ф. Г. Тарасова, филология фәннәре докторы

Охраняется действующим законодательством об авторских и смежных правах (Гражданский кодекс РФ, ч. 4, гл. 70). Воспроизведение всей книги или её части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.

Шәрәфетдинова, 3. Г.

Ш95 Математикага өйрәнәбез (уртанчылар төркеме): мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма / 3. Г. Шәрәфетдинова, И. Җ. Хәбибуллина, Ф. В. Хәзрәтова; [русчадан А. 3. Имамиева тәрҗ.]. - Казан : Татар. кит. нәшрм 2013. - 104 б. - («Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе).

ISBN 978-5 298-02615-4

Методик кулланмада мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларын үстерүче методик нигезләр һәм заманча технологияләр тәкъдим ителгән. Бишенче яше белән баручы балаларның яшь үзенчәлекләре тасвирланган. Дәрес конспектлары бу яшькә караган балаларның математик күзаллауларын үстерүдә кулланыла торган заман таләпләренә һәм күпмәдәниятле белем бирү системасы кысаларына туры китереп эшләнгән.

Методик кулланма мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә, урта һәм югары уку йортларында мәктәпкәчә тәрбия бирү белгечлеген үзләштерүче студентларга һәм, гомумән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә тәкъдим ителә.

УДК 372.3/.4*00 ББК 74.102 я7

ISBN 978-5-298-02615-4 © Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Шәрәфетдинова 3. Г., Хәбибуллина И. Җ.,

Хәзрәтова Ф. В., 2013 © Имамиева А. 3., тәрҗ., 2013

Эчтәлек

Аңлатма язуы………………………………………………………………………………...4

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме)

математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре……………………………………..7

Перспектив планлаштыру…………………………………………………………………...9

Эшчәнлек барышы конспектлары…………………………………………………………16

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда (уртанчылар төркеме) элементар

математик күзаллауларның үсеш дәрәҗәсен бәяләү……………………………………..88

Кулланылган әдәбият………………………………………………………………………92

Аңлатма язуы

Купмәдәниятле белем бирүнең үсеш проблемалары Россия территориясендәге барлык регионнар, шул исәптән Татарстан өчен дә актуаль. Купмәдәниятле белем бирүнең эчтәлек, технологик һәм тел ягына бәйле сыйфатлары Россия Федерациясенең гомуми үсеш тенденцияләре белән килешеп эшләнгән. Безнең ил үз структурасында Россия халыкларының мәдәни традицияләрен тарихи яктан берләштергән һәм үзара бәйләгән.

Россия цивилизациясе - полиэтник, поликультур һәм полилингваль. Халыкның полиэтник составы, төрле этник традицияләр һәм телләрнең бер-берсенә көчле тәэсире, шул ук вакытта аларның ирекле яшәве Россиянең гомуми мәдәни-цивилизацион потенциалына нык-лык, ачыклык сыйфатларын өсти.

Күпмәдәниятле белем бирүнең мөһим сыйфат критерийлары һәм конкурентлыкка сәләтле булуы аның системалы, фундаменталь һәм практик юнәлешендә ачык чагыла.

Түбәндәге принциплар заманча купмәдәниятле белем бирүнең асылын билгелиләр.

Полилингвальлек принцибы. Россия лингвосоциокультурасы нигезендә поликультур ориентлашкан шәхес формалаштыручы тел компетенциясе тора. Безнең очракта ул — рус һәм татар телләрен белүче шәхес.

Дәвамчылык принцибы. Россия гражданын дөрес тәрбияләүнең мөһим нигезләренең берсе булып бер буыннан икенчесенә милли мәдәниятне тапшырырга сәләтле, шулай ук милләтнең башка мәдәниятләр һәм заман цивилизациясе белән иркен аралашуын булдыручы белем бирү системасы тора.

Дифферинциация һәм төрлелек принцибы. Купмәдәниятле белем бирү эчтәлегендә мәдәният һәм телләрнең үзара аңлашып яшәве унификация һәм ассимиляциягә каршы куела.

Креативлык принцибы. Хәзерге җәмгыятьтә яшәешне барлыкка китерүче төп ресурс — үзаң үсешенә ия һәм һәр мәгълүматны иҗади үзгәртергә сәләтле кеше.

Мәдәни бөтенлек принцибы. Мәдәниятне белем бирүнең асылы итеп кабул итү универсаль күнекмәләр һәм компетенция сыйфатларын формалаштыру, үстерүне таләп итә. Актуаль мәдәни нормалар һәм үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренең балалар тарафыннан вакытында үзләштерелүе бик мөһим.

Дөньяның күләмле (стереоскопик) картинасы принцибы. Әйләнә-тирә дөньяны таныш җирлектән һәм көнкүрештә билгеле мәдәни чын-барлыктан өйрәнә башлау зарур. Хәрәкәт хәзерге вакыттан үткәнгә һәм киләчәккә, якын һәм туган тиешледән ерак һәм күршегә юнәлгән булырга тиеш. Шулай итеп, гаилә һәм туган нигездән илгә һәм дөньяга, федерация субъектыннан Россиягә һәм Җир шарына хәрәкәт итү бик табигый булып күзалланачак.

Вариативлык принцибы. Күпмәдәниятле белем бирүнең вариативлыгы мәктәпкәчә белем бирү структурасына куелган федераль дәүләт таләпләренең (алга таба ФДТ) эчтәлегендә региональ һәм этномәдәни өлешләр булуга да бәйле.

Этик актуальлек принцибы. Купмәдәниятле белем бирү мораль-этик потенциалга ия. Шуның нигезендә ул Россия Федерациясенең һәр гражданында милли, мәдәни һәм шәхес горурлыгына ия кеше тәрбияләү өчен универсаль шартлар тудыра.

Туган тел - социальләштерүдә мөһим корал. Образлы фикерләүнең төп шарты, милли мәдәниятне трансляцияләүдә һәм кешене бетен дөнья цивилизация процессларына якынайтуда төп канал.

Туган телне уку-укыту теле буларак куллану купмәдәниятле белем бирү системасының фундаменталь принцибы булып тора. Күпмәдәниятле белем бирүнең эш нәтиҗәлелеген күрсәтүче принциплар: - тәрбиянең милли-мәдәни нигезе;

- тәрбиянең гуманистик ачыклыгы;

- тәрбиянең шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән булуы;

- гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү;

- максатчан иҗади активлыкны тәрбияләү.

Россия Федерациясенең күпмилләтле халкына хас мәдәни мирасны, рухи-әхлакый традицияләрне, милли гореф-гадәтләрне үсеп килүче буынга аңлату тәрбиянең милли-мәдәни нигезен тәшкил итә.

Шәхесара һәм мәдәниятара элемтәләр урнаштыру һәм гуманистик

яктан аңлы булу - күпмилләтле һәм купмәдәниятле дөньяда яшәүче, эшләүче кеше өчен кирәк сыйфат. Шуңа да купмәдәниятле белем бирү барышында толерант, аралашучан, ышанычлы һәм тынычлык яратучы кеше тәрбияләүне нигез өлеш итеп кабул итәргә кирәк.

Шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия моделе балаларны социальләштөрү процессларына актив катнаштыруны, үз-үзеңне күрсәтергә омтылуның аңлаешлы психологик-педагогик формаларын үстерүне төп максаты итеп ала. Купмәдәниятле белем бирүдә төп бурычларның берсе булып рухи-әхлакый мирасны, сәламәт яшәү рәвешен, сый-фатлы белем бирүне мәдәни кыйммәтләр системасы белән янәшә кую тора.

Гражданлык җаваплылыгын тәрбияләү этномәдәни үзаң һәм балаларның бер үк ил гражданнары булуының үзара гармонияле бәйләнешенә таяна. Россия Федерациясе гражданнары, күпмилләтле илдә яшәсәләр дә, һәркайсы үз этномәдәни һәм конфессиональ берлекләренең тулы хокуклы әгъзалары булып калалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның аңында гражданлык ул хокуклар культурасы, патриотик хисләр, толерантлык сыйфатлары буларак формалаша.

Максатчан иҗади активлык. Икътисади һәм технологик яктан үсеш алган мәдәниятләр кысаларында яшәүче яңа буынның максатчан иҗади активлыгы илне модернизацияләү һәм гражданнар яшәешен тагын да яхшыртуның төп гарантиясе булып тора.

Оешкан төстә үзлегеннән үсеш алу күпмәдәниятле тәрбия технологияләренең нигезендә ята. Кеше актив мөстәкыйль эшчәнлек нәтиҗәсендә үсеш ала. Тәрбия озак вакытка сузылган өзлексез процесс буларак, гадәттә, үзтәрбиягә күчә һәм тормышның кызыклы якларын өйрәнү, үсешкә юнәлгән иҗади эшчәнлек өлешләрен үз эченә ала.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбия һәм белем бирүнең гомуми нигезе булып татар һәм рус телләрен өйрәтү, дөнья турындагы күзаллауларны формалаштыру, милли-мәдәни һәм граждан-лык бердәмлеген тәрбияләү, мораль нормалар һәм милли кыйммәтләр берлегендә рухи-әхлакый үсешне оештыру тора.

Кпмәдәниятле белем бирүнең эчтәлеге 2009 елның 23 ноябрендә 655 нче номер белән кабул ителгән боерык нигезендә формалашкан федераль дәүләт таләпләренә туры килә.

Гомуми белем бирүнең үрнәк программасында мәҗбүри өлеш (федераль дәрәҗә) һәм белем бирү процессында катнашучылар формалаштыра торган өлш (региональ дәрәҗә) аерып чыгарыла.

Региональ дәрәҗә (вариатив өлеш) гомуми эчтәлеккә этномәдәни һәм региональ эчтәлекне өстәүне таләп итә. Ул Л. С. Выготскийның «дөрес оештырылган белем бирү үз артыннан үсеш алып килә» дигән фәнни нигезләмәсенә таяна. Тәрбия һәм психик үсеш бер-берсеннән аерымланган ике төрле процесс була алмыйлар. Шул ук вакытта «тәрбия бала үсеше өчен кирәкле һәм гомуми кабул ителгән төп форма булып тора» (В. В. Давыдов).

Педагог эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турыдан-туры аның тәҗрибәсенә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең махсуслашкан булуына, материаль-техник база мөмкинлекләренә һәм башка шартларга бәйле. Тәрбиячеләр эшчәнлек барышында кулланырлык конспектларны үз эченә алган фәнни хезмәтләр дә җитәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлеге методик кулланма белем бирүнең «Танып белү» өлкәсен үз эченә ала, аның төп максатларыннан берсе - балаларның аңында элементар математик күзаллауларны формалаштыру. «Танып белү» белем бирү эшчәнлегенең башка өлкәләре өчен база булып тора. Элементар математик күзаллауларны формалаштыра торган әлеге ме-тодик кулланма мәктәпкәчә яшьтәге балалар (уртанчылар төркеме, 4—5 яшь) белән эшләүче тәрбиячеләргә аталган.

Бу методик кулланмада тәкъдим ителгән эшчәнлек барышының эчтәлеге мәдәни кыйммәтләргә ярашу принцибына нигезләнгән. Бу принципны тормышка ашыру белем бирү барышында милли кыйммәтләр һәм традицияләрнең исәпкә алынуын тәэмин итә, рухи-әхлакый һәм эмоциональ тәрбиядәге җитешсезлекләрне тулыландыра. Белем бирү процессында баланың мәдәнияткә хас төп компонентларга (белем, мораль, сәнгать, хезмәт) ияләшүе, ал арны танып белә башлавы күзәтелергә тиеш. Без тәкъдим итә торган әлеге хезмәтнең эчтәлегендә Н. Е. Вераска, Т. С. Комарова, М. А. Васильева редакциясендә эшләнгән «Туганнан алын мәктәпкәчә» программасының таләпләре чагылыш тапты. Эшчәнлек барышының тәрбияви кыйммәте, милли

мәдәниятнең югары сәнгати дәрәҗәгә ия үрнәкләрен куллану мәктәп-кәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) төрле яклап үсеш алу мөмкинлекләрен тудыра. Нәкъ менә шушы фактор эчтәлекне төзүдә төп критерий итеп алынды.

Элементар математик күзаллауларны формалаштыручы әлеге методик кулланма «Математикага өйрәнәбез» комплектының состав өле-ше булып тора. Кулланма аңлатма язуы, перспектив планлаштыру, эшчәнлек барышы конспектлары, 4—5 яшьлек балаларның элементар математик күзаллауларын бәяләгән вакытта кулланылучы диагностик методика, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Бу комплект эш дәфтәрен дә үз эченә ала.