1 Телнең иҗтимагый характеры
Тел - үз яшəешенә барлык этапларында җəмгыять белəн аерылгысыз бəйлəнештə булган. Тел — кешелəр аралашуында иң əһəмиятле чара. Тел җəмгыятькə бəйле, һəм җəмгыять үсеше өчен гаять əһəмиятле.
Баланы кайсы телдə сөйлəшə башлавы аның тəненə, чəченə, күзенə һ.б. карамый, ə аның тирəсендəге кешелəр нинди телдə аралашуга бəйле була.
Бала чакта чит телдə сөйлəшə торган гаилəгə элəккəн балаларда туган теллəрен оныту очраклары шактый еш була. Əгəр бу телдə сөйлəшүче булмаса, олы кеше дə үз телен онытырга мөмкин.
Балалар телгə, сойләшергә җәмгыят тә гена өйрəнəлəр. Ата-аналар гаилəдə ничек сөйлəшсəлəр, балалар да шулай сөйлəшə.
Тел — индивидуаль яисə биологик күренеш түгел. Телне иңтимагый асылы хайваннарның аваз сигналлары белəн чагыштырганда аеруча ачык күренə.
Кеше хайваннарны аерым авазлар əйтергə өйрəтə ала. Орангутан, шимпанзе, попугай, сыерчык, каргаларны авазлар əйтергə өйрəтү очраклары мəгълүм.
Хайваннар «тəрбиясенə» элəккəн балалар да сөйлəшə, фикерли, кеше кебек була алмыйлар. Җәмгияттән аерылган балалар сөйлəм телен дə оныталар. Кайвакыт балаларны хайваннарны өннəрендə табып алалар, əмма бу балалар сөйлəшə алмыйлар.
Телне иҗтимагый характеры турында сөйлəгəндə, тагын бер нəрсəне истə тотарга кирəк: кешене бары сөйлəр өчен генə файдаланган махсус сөйлəм органы юк.
Сөйлəр өчен кешелəр ис сизү, тəм сизү, сулыш, аш эшкəртү органнарыннан файдаланалар. Бу органнар зур үсеш процессында, күп күнегүлəр нəтиҗəсендə өстəмə функциягə ия булганнар: сөйлəм өчен дə хезмəт итə башлаганнар.
Борынгы кешелəрдə бер-берсенə нəрсəдер əйтү ихтыяҗы туа һəм шушы ихтыяҗ билгеле бер органнарны барлыкка китерə: аларны бугазы əкренлəп үзгəрə башлый һəм кеше авызы бер аваз артыннан икенчесен əйтергə өйрəнə
Кешене сөйлəм органнары бер төсле төзелгəн, лəкин сөйлəмдə алар төрлечə эшлилəр. Төрле теллəрдəге аваз төрлелеге һəм аны əйтелешендəге үзенчəлеклəр берьюлы гына барлыкка килмəгəннəр, бу — зур тарихи үсеш нəтиҗəсе. Соңыннан алар аерым кагыйдəлəрдə, тел нормаларында чагылыш тапканнар.
Сүзлəр аларны тезмəсе, алардагы авазлар һəр телне үзенчəлеген тəшкил итəлəр. Теге яки бу əйтелеш, сүзлəр бəйлəнеше конкрет бер телдə сөйлəшүчелəр өчен мəҗбүригə əйлəнə. Тел аны кулланучы бөтен халык өчен бердəм, гомум халыкныкы була.
Тел раса белəн дə бəйлəнмəгəн. Теллəрне саны расалар санына караганда күбрəк.
Иҗтимагый үсеш үзенчəлеклəре теллəрне таралышында да сизелə. Кеше аз сөйлəшə торган теллəр арта бара, бигрəк тə бу үсеп баручы иллəр өчен характерлы.
Җəмгыятьтенә тəэсире теллəр арасындагы бəйлəнешлəрдə, мөнəсəбəтлəрдə дə күренə.
4 Тел һәм фикерләү. Телнең функциялəре
Тел белемендə дə, барлык фəннəрдəге шикелле үк материалистик һəм идеалистик карашлар һши. Алар арасындагы аерма телгə билгелəмə бирүдə, аны асылын билгелəүдə чагыла.
Телнеҗ барлык фукөияләре дә 2 төргә бүленә:
1.Беренчел фукөияләр:
-
Коммуникатив фукөия (лат. Хәбәр аралашу, бәйләнеш)-аралашу функөиясе. Төп функөия.
-
Танып белү функ. – телнеҗ коммуникатив функөиясе белән тыгыз бәйләнгән. Тел – дөняны танып белү чарасы.
-
Гносеологик , аккумулятив функ. – тупланган белемнәрне чагылдыру һә0м туплау функ.
Эчке сөйләм- кеше сүзләрне сөйләгәндә генә түгел, үзалдына уйлаганда да куллана.
2.Икенчел функ.
-
Номинатив функ.- чынбарлыктагы күренешләрне атау.
-
Эмотив – эмоөияләрне, хисләрне, кичерешләрне белднрү.
-
Регулятив – кешеләр арасында мөнәсәбәтне тәртипкә салу
-
Эстетик - телнеҗ үз формасы белән дә тәэсир итү.
Бу функөияләр сөйләмдә тйрлечә чагыла һәм күберәк сөйләмгә карый.