Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДБИЯТЫ ТАРИХЫ.doc
Скачиваний:
62
Добавлен:
07.03.2016
Размер:
148.48 Кб
Скачать

Драматургия Кәрим Тинчурин (1887-1938)

К.Тинчурин – талантлы драматург, артист, режиссер һәм прозаик.

Иҗатының инкыйлабтан соңгы чоры үзенчәлекләре. Октябрь борылышыннан соң татар профессиональ театрын оештырудагы һәм үстерүдәге эшчәнлеге. Сатира һәм комедия остасы булып җитлегүе.

“Американ” (1923), “Җилкәнсезләр” (1926) иҗтимагый–сәяси драмаларында сатирик типлар. Әсәрләрдәге конфликтлар. Сәнгатьчә эшләнеше. “Американ”да авторның персонажларга мөнәсәбәте. Субъектив эчтәлеге.

Музыкаль драмалар иҗат итүдәге активлыгы: “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Ил”, “Кандыр буе”. К.Тинчурин белән С.Сәйдәшев арасындагы иҗади хезмәттәшлек. “Сүнгән йолдызлар” драмасында конфликтларның мәхәббәт өчпочмагында ачылуы. Эчке конфликт. Төш күрү вакыйгасы, әсәр исеменә салынган мәгънә. “Зәңгәр шәл” мелодрамасында социаль төркемнәр. Конфликтлар. Куркаклык проблемасының үзенчәлекле ачылуы. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

“Зар” (1922-1923) трагедиясендә дини-мифологик образларның фәлсәфи эчтәлеге. Гүзәллек категориясе. Романтизм юнәлеше.

”Конфликтсызлык теория”сенең К.Тинчурин иҗатына тәэсире: “Хикмәтле доклад” (1928), “Кандыр буе” (1931), “Алар өчәү иде” (1935) пьесаларында шул чорга хас проблемаларның чагылышы. Вульгар социологизм йогынтысы.

К.Тинчурин – хикәя остасы. “Хәкимҗан агай” (1916), “Искәндәр” (1917) хикәяләрендә фаҗигалелек. “Юбилей” “Ак чирбик” әсәрләрендә сатирик алымнар. “Мәрҗаннар” автобиографик әсәре, проблемалар, шәхес һәм дәвер каршылыгын күрсәтү ягыннан Сөләйман образы.

Әдәбият

Батулла Р. Аның белән янәшә… / Р.Батулла // Казан утлары. – 1997. - № 9.

Игламов Р. Выдающийся драматург / Р.Игламов. – Казан: Татар. книжн.изд-во, 1987.

Кәрим Тинчурин һәм татар сәнгате: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан, 2007. – 336 б.

Нуриев Р. “Зәңгәр шәл” мелодрамасында конфликтлар төенләнеше. // Р.Нуриев // Татар классик драматургия поэтикасы. – Казан: “Мастер Лайн”, 1999. – Б.174-179.

Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фән, 1996.

Җәләлиева М. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре / М.Җәләлиева. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б.42-47.

1930 Еллар әдәбияты

Ил күләмендә барган иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр, масштаблы төзелешләр чоры. Бу дәвернең тискәре яклары. Үзгәрешләрнең әдәби барышта чагылышы.

Әдәбиятның идеологиягә буйсындырылуы. Татарстан һәм Бөтенсоюз язучыларының I съездлары (1934), аларда кабул ителгән карарлар. Социалистик реализм иҗат методы тантанасы, аның үзенчәлекләре, әдәби иҗатка тискәре тэсире. Совет әдәбияты үсешенә административ система алымнарын кулланып ирешергә омтылу. Иҗат ирегенең чикләнүе, массакүләм репрессияләр башлану. Шәхес культы чорында татар әдипләре, язмышы.

Поэзия. Х.Туфан, Ә.Фәйзи, С.Баттал, М.Җәлил, Ш.Маннур, Н.Баян, Ф.Кәрим, Ә.Ерикәй һ.б. актив иҗат итүе. Иҗтимагый идеалны шигърияткә әверелдерү юлында эзләнүләр. Актив жанрлар.

Идеология кысаларыннан читләшү омтылышы. Шул юлда халык иҗаты казанышларын үзләштерү. Х.Туфанның “Луиза”, “Ак каен”, “Озату”, Ә.Фәйзинең “Умырзая”, “Яшьлек”, М.Җәлилнең “Сагыну”, С.Хәкимнең “Юксыну” кебек лирик шигырьләре.

30 елларда поэма һәм баллада жанрларының актвилашуы, яңа сыйфатлар белән баюы. Ә.Фәйзи “Флейталар”, “Дала һәм кеше” М.Җәлил “Хат ташучы”, Ф.Кәрим “Тавышлы таң”, “Җиденче мич”, Х.Туфан “Ант”, “Тукайның туганы”, “Тимер турында баллада”, С.Хәким “Пар ат” әсәрләрендә тема төрлелеге, жанр үзенчәлекләре.

30 еллар поэзиясендә үткән тарих: М.Җәлил “Алтынчәч”, “Илдар” либреттолары, Н.Исәнбәт “Түләк батыр”, “Спартак” әсәрләре.

Проза төренең үсеше. Әсәрләрдә заман темаларын чагылдыру үзенчәлекләре, идея һәм сәнгатьлелек принципларында вульгар социологизмның өстенлек алуы. Кабатланучы сюжет һәм конфликтлар, вакыйгаларны тасвирлауда схемачалык. Яңа кеше образын эзләү, аны партиялелек, сыйнфый көрәш ноктасыннан торып тасвирлау.

Гражданнар сугышына багышланган вакыйгаларны “яңарту”: Г.Бәширов “Сиваш”, М.Әмир “Хикмәтуллинның маневрда күргәннәре”, А.Шамов “Госпитальдә”, “Бер мәхәббәт тарихы” һ.б..

Диннең җәмгыятьтәге урынын бозып күрсәтү. Яңа әхлак нормалары, гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре. Күмәк хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләргә тырышу, хезмәт кешесен югары күтәрергә омтылу. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестеның популярлыгы, сере.

Прозада тарихи тема. М.Галәү “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” романы, К.Тинчурин “Мәрҗәннәр” циклы.

Драматургиядә конфликт ясалмалылыгы: Ш.Камал “Таулар”, Г.Кутуй “Җавап”, Т.Гыйззәт “Мактаулы заман” һ.б.

Ватанны саклау темасы: Т.Гыйззәт “Таймасовлар”, Р.Ишморат “Идегәй”. Фольклорга корылган әсәрләр: Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”, Т.Гыйззәт “Кыю кызлар”. Драматургиядә тарихи шәхесләр: Ә Фәйзи “Тукай”, Н.Исәнбәт “Спартак”, “Идегәй” һ.б. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше, идеология таләпләренә буйсынып язылулары.

Әдәбият

Галимуллин Ф. Әле без туганчы... / Ф.Галимуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001.

Галиуллин Т. Утызынчы еллар татар шигърияте / Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.91-125.

Голубков М.М. Русская литература ХХ в.: После раскола: Уч. пособие для вузов. – М.: Аспект Пресс, 2001.

Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.