Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
«XIXйөз татар әдәбияты» курсының .docx
Скачиваний:
23
Добавлен:
24.09.2019
Размер:
25.88 Кб
Скачать

XIX йөз татар әдәбиятын өйрәнү.

Революциягә кадәр XIX йөз татар әдәбиятын системалырак күзәтү эшен Җ.Вәлиди башлый. Аның 1912 елда аерым китап итеп басылган “Татар әдәбияты барышы” дигән хезмәте – бу өлкәдә беренче адым.

Җ.Вәлиди “Очерки истории образованности и литературы волжских татар” дигән китабы 1923 елда Мәскәүдә П.Рдимов һәм Г.Шәрәф редакциясендә рус телендә басылуы белән бигрәк тә әһәмиятле. Автор хезмәтенең күп өлешен иске тип мәктәп-мәдрәсәләрендәге схоластик укыту методын тәнкыйтьләүгә багышлый, җәдидчеләрнең кадимчеләргә каршы көрәшен яклый.

Җ.Вәлиди бу китабында татарларында иҗтимагый фикер үсеше турында шактый тулы языла, әмма матур әдәбият әсәрләренә киң урын бирелми. Татар әдәбияты тарихында беренче реалистик роман язуы М.Акъегет һәм татар драматурглары Г.Ильяси, Г.Камал, Г.Коләхметов иҗатлары читләтеп үтелә.

1925 елда Г.Гобәйдуллин белән Г.Рәхимнең “Татар әдәбияты тарихы (феодализм дәвере)” китабы басыла. Нигездә борынгы әдәбиятны өйрәнүгә багышланган бу китапта XIX йөз татар әдәбияты (беренче яртысы) турында сөйләнә. Аерым язучылар иҗаты махсус анализлана.

1926 елда Г.Сәгъдинең “Татар әдәбияты тарихы” дәреслеге дәнҗя күрә. Г.Сәгъди, татарларда демократик ибтимагый фикер үсеше турында язу белән бергә, XIX йөзнең икенче яртысы һәм XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихын системага салып тикшерү буенча беренче тәҗрибә ясый.

XIX йөз татар әдәбияты һәи иҗтимагый-культура хәрәкәте турында кыйммәтле фикерләр Г.Ибраһимовның “Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы”, “Татар әдәбияты тарихының мөндәриҗәсен билгеләү мәсьәләләре” (1922), “Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре” (1924), “Каюм бабайның 100 еллыгы” (1925), “1905 ел революциясендә татарлар” (1926) дигән хезмәтләрендә әйтелә.

Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек проблемасын башлап кузгатуда Л.Җәләйнең “Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйри” (1945) дигән мәкаләсе, М.Гайнуллинның “Каюм Насыров ипросветительское движение среди татар” (1955) исемле хезмәте әһәмиятле булды.

М.Гайнуллинның 40 нчы һәм 50 нче елларда югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә XIX йөз татар әдәбиятын укыту тәҗрибәсенә таянып әзерләнгән “Татар әдәбияты, XIX йөз” дәреслек-хрестоматиясе (1957, тулыландырылган икенче басмасы – 1968) дөньяга чыкты. Китапка XIX йөздә иҗат ителгән күп кенә әсәрләр һәа шул чор язучыларына багышланган очерклар тупланган. Шул ук авторның 1975 елда рус телендә басылган “Татарская литература XIX века” китабында бу чор әдәби процессы тагын да системалырак анализлана.

Иҗтимагый фикер турында монографияләр:

Соңгы елларда XIX йөзнең икенче яртысындагы иҗтимагый фикер, әдәби-эстетик яңалыклар турында махсус монографияләр дә басылып чыкты.

  • Р.И.Нәфиговның – “Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли” (1964),

  • Й.Г.Нигъмәтуллинаның – “Национальное своеобразие эстетического идеала” (1970),

  • И.З.Нруллинның – “Путь к зрелости” (1971),

  • А.Җ.сайгановның – “Проблема типического в татарской реалистической литературе” (1972), – “У истоков эстетики реализма: эстетика Ф.Амирхна и ее место в развитии татарской реалистической литературе” (1982),

  • С.М.Михайлованың “Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья” (1973),

  • Я.Г.Абдуллинның “Татарская просветительская мысль”(1976),

  • Ә.Г.Кәримуллиның “У истоков татарской книги” (1971), “Татарская книга пореформенной Росси” (1983),

  • М.А.Госмановның “Заветная мечта Хусаина Фаизханова” (1980),

  • М.Х.Юсуповның “Шигабутдин Марджани как историк” (1981),

  • Х.Ю.Миңнегулов һәм Ш.А.Садретдиновларның “XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре” (1982), “XIX йөз татар хрестоматияләре” (1982) кебек җитди хезмәтләр дөнья күрде.

XIX йөз татар мәгърифәтчеләре эшчәнлеген төрле аспектта өйрәнү соңгы ун елда аеруча үсте, яңадан-яңа архив документлары игълан ителде. Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри һәм Ш.Күлтәсиләрнең татар иҗтимагый фикере үсешендә тоткан урыннарын күрсәтүгә багышланган мәкаләләр басылып чыкты. Бу хезмәтләр татар мәгърифәтчеләренең дөньяга карашларын, рус һәм башка милләт галимнәре белән бәйләнешләрен ачыклауга күп кенә яңа мәгълүматлар өстәлде.

Татар әдәбиятының Октябрьгә кадәрге чорын, СССР халыклары әдәбиятларының берсе буларак, төрле яклап ачу сорала. Әдәбиятларның уртак тарихи закончалыкларын билгеләү, милли әдәбиятларның үзара бәйләнешен, патша Россиясендәге халыкларның азатлык ролен күрсәтү юнәлешендә авторлар үз өлешләрен кертергә омтылдылар.

Авторлар Мәскәү һәм Ленинград үзәк архивларында, Казан дәүләт университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә, СССР Фәннәр академиясенең Казан һәм Башкорт филиаллары архивында сакланган материаллардан киң файдаландылар.

Нәтиҗә:

Шулай да XIX гасыр татар әдәбияты тарихы мәсьәләләре тагын да көчлерәк, төплерәк өйрәнүне көтә: элегә кадәр күп кенә кулъязмалар, кайбер аноним басмалар тиешенчә тикшерелмәгән, байтак әсәрләрнең төп текстлары хәзерге алфавит һәм орфография белән басылмаган хәлдә кала килә.