Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Табигать м кеше

.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
112.36 Кб
Скачать

Табигать һәм кеше.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә.

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы!

( Р. Вәлиева).

2013 ел – ТРда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Мин хөкүмәтебезнең әлеге мәсьәләгә шундый зур игътибар бирүенә чын күңелемнән шатландым. Чөнки соңгы елларда табигатьтә күзәтелгән күренешләр күңелне әрнетә иде. Кешеләр табигатьнең бездән көчлерәк икәнен оныта баралар. Җир йөзендә кешелек табигатьтән аерылгысыз. Ә нәрсә соң ул табигать?

Табигать - ул безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз…Суларын эчеп туймаслык чишмәләребез, җиләкле аланнарыбыз, урман – кырларыбыз, җәнлекләр, үсемлекләр, кошлар дөньясы. Без, барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәп агышы, күлләрнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, яшәү өчен безгә дәрт-дәрман бирә , көч-куәт өсти, сафландыра, илһамландыра.

Табигать – Жир-анабызга аз гына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә , уалырга гына тора. Шуңа күрә ул һәрвакыт безнең ярдәмебезгә мохтаҗ. Без аны күз карасы кебек сакларга, усаллардан якларга; киләчәк, алдагы буыннар турында кайгыртырга тиешбез. Бу элек – электән җәмгыятебездә иң актуаль һәм мөһим проблемаларның берсе булып санала..