- •Беренче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосының лексикасы
- •1.1. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында жанр үзенчәлеге
- •1.2. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасының тематик төркемнәре һәм семантик үзенчәлекләре
- •1.2.1. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган исемнәрнең лексик-тематик төркемчәләре
- •1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
- •1.2.3. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган сыйфатларны тематик төркемләү
- •1.3. Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында синонимнарның роле
- •Икенче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләре
- •Өченче бүлек Муса Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында фразеологизмнар
- •Әдәбият исемлеге
- •I. Чыганаклар
- •II. Фәнни-методик әдәбият
1.2.2. М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында кулланылган фигыльләрнең лексик-семантик төркемчәләре
Фигыльләрне семантик (тематик) төркемләүгә төрки-татар тел белемендә Н.К.Дмитриев, Э.Р.Тенишев, Ф.А.Ганиев, А.А.Юлдашев һ.б. хезмәтендә зур урын бирә. Төрки телләрдә фигыльнең мәгънә төркемчәләрен башлап өйрәнүче Н.К.Дмитриев булды. Ул төрек, татар, башкорт һәм кайбер башка төрки телләрдәге сөйләү, фикерләү, эш һәм хәрәкәт фигыльләренең төп лексик берәмлекләрен тикшереп чыкты. Бу мәкаләләр күп еллардан соң аның укучылары тарафыннан тупланып «Строй тюркских языков» китабына кертелде [Дмитриев Н.К., 1962, 570—598].
1967 елда «Историческое развитие лексики тюркских языков» китабында Э.Р.Тенишев «Төрки телләрдә хәрәкәт фигыльләре», Ә.Ә.Юлдашев «Хис белән кабул итүне белдерүче фигыльләр», Н.З.Гаджиева һәм А.А.Коклянова «Сөйләм фигыльләре» турында яздылар. Хәрәкәт фигыльләрен төрек теле материалында В.Ф.Вещилова (1962), үзбәк телендә К.Халиков (1967), чуваш телендә Т.Н.Васильева (1980), татар телендә Р.Д.Лизунова (1991) өйрәнделәр; шулай ук кайбер хезмәтләрдә төрки телләрдәге хәрәкәт фигыльләре рус теленеке белән чагыштырып тикшерелде [Лизунова Р.Д., 1991]. Татар телендә фигыльләрне мәгънәләре буенча төркемнәргә аеру мәсьәләсендә беренче тәҗрибә Ф.А.Ганиев тарафыннан ясалды [Ганиев Ф.А., 1984, 76—78]. Ф.А.Ганиев “Татар телендә фигыльләрнең семантик төркемнәре” мәкаләсендә фигыльләрне 11 зур төркемгә бүлә: хәрәкәт, эш, процесс, хәл, мөнәсәбәт, үз-үзеңне тоту, яңгыраш, сөйләм, фикерләү, сиземләү һәм образ ияртемнәренә нигезләнеп ясалган фигыльләр, һәр төркемчәгә мисаллар китерелгән1.
Соңгы 15—20 ел эчендә фигыльне өйрәнү рус тел белемендә бик нык үсеш алды. Бу проблема буенча ике үзәк барлыкка килде: Екатеринбург (Э.В.Кузнецова) һәм Уфа (Л.М.Васильев, Т.А.Кильдибекова, Р.М.Гайсина). Рус һәм татар телендәге фигыльләр мәгънә күләме белән дә, чынбарлыкның кайбер мөнәсәбәтләрен фигыль белән атау, кайберләрең грамматик форма белән белдерү ягыннан шактый аерылсалар да, рус тел белемендә тупланган тәҗрибәне исәпкә алмыйча мөмкин түгел. Мәсәлән, Л.М.Васильев фигыльләрне тикшергән һәм төркемләгән вакытта аларның функциональ тәңгәлләрен — фразеологик берәмлекләрне, перифразаларны да исәпкә ала {втеретъ очки кому-либо, дать маху, набить оскомину һ.б.). Аларның һәммәсе дә сүзгә тиң, дип саный һәм алардан башка анализның тулы булмаячагын искәртә [Васильев Л.М., 1981, 37]. Безнең исә зур байлык фигыльләрне сүзлектән алып өйрәнгәндә читтә кала. Мәсәлән, кулдан килү, кулга алу, ачу килү, сүзгә килү, аңга килү, карарга килү, истән чыгу, кияүгә чыгу, йокы килү, йокыга китү, ис тию кебек фигыльләр татарча-русча сүзлекләрдә фигыльгә яки исемгә бирелгән мәкаләдә фразеология рәвешендә карала, русча-татарча сүзлекләрдә кайберсе рус сүзләрен аңлатканда китерелә: забытъ — оныту һәм истән чыгару, хәтердән чыгару. Ләкин аларның күбесе татар телендә бер фигыль белән бирелми, һәм мондый сүзләрнең шактый өлеше сүзлеккә керми кала. Уңай яктан Ф.А.Ганиев редакциясендә 1984 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Русча-татарча сүзлек» аерылып тора.
Фигыльнең сүз буларак мәгънә төзелеше һәм кайбер семантик төркемчәләре өйрәнелгәннән соң, төрле телләр материалы нигезендә эшләнгән классификацияләр каралды. Алар бик күптөрле булып чыкты. Бу төрлелек фигыль төркемчәләренең үзара мөнәсәбәтен билгеләүгә карый. Мәсәлән, Ф.А.Ганиев 11 төркемчә аерып чыгара1: фикерләү фигыльләрен, сөйләм фигыльләрен эш, хәл-торыш, сиземләү һ.б. фигыльләр белән беррәттән карый, Л.М.Васильев исә фикерләү фигыльләрен, Г.К.Кулиев сөйләм фигыльләрен — психик эшчәнлекне белдерүчеләр төркеменә кертәләр. Шунысын да әйтергә кирәк: фигыльнең семантик төркемчәләре үзара кисешәләр, һәм галимнәр моңа игътибар да иткәннәр [Классы слов..., 1980].
Классификациягә якын килүдә, аны нигезләү мәсьәләсендә шулай ук күптөрле карашлар бар. Фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан иң уңай дип Э.В.Кузнецова тәкъдим иткән «баскычлап тиңләштерү алымы» («метод ступенчатой идентификации») кабул ителә. Фигыль төркемчәләренең татар телендә аз өйрәнелгән булуы төркемләү мәсьәләсен кыенлаштыра, һәм түбәндә китереләчәк классификация бу мәсьәләдә соңгы сүз булуны дәгъва итми.
Тәкъдим ителгән классификациягә куелган максат — фигыльләрне, төп мәгънәләреннән чыгып, ике зур төркемгә — эш-гамәл һәм хәл-торыш фигыльләренә аеру һәм алар эчендәге төркемчәләрне билгеләү. Өченче төркем итеп кешенең тормышында, бөтен эшчәнлегендә зур урын тоткан мөнәсәбәтләрне белдерүче фигыльләр төркеме аерылды. Бу мәсьәләдә безгә Екатеринбург галимнәренең хезмәтләре ярдәм итте [Гак Г.В., 1979; Ганиев Ф.А., 1981; Головин Б.Н., 1969].
М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосы лексикасы фигыльләрнең лексик-семантик төркемнәренең күплеге белән характерлана. Хәзер аларның һәрберсенә тукталып үтәбез.
1. Хәрәкәт фигыльләре: йөрү, йөгерү, бару, йөзү, очу, чыгу, кичү.
Бар, лачыным, бар!
Ал бабаңнан калган бу кылычны,
Күрсәт йөрәгеңдәге көчне! (Кылычны бирә.)
Улларым, туруннарым!
Барыгыз Янбулат артыннан! 171
Дусларым, дусларым!
Алтынчәч югалды!
Йөгердем, эзләдем...
2. Эшчәнлекне белдерүче фигыльләр (эш фигыльләре).
1) конкрет (анык) эшне белдерүче фигыльләр: кыйнау, вату, агызу, тезләнү, юу, тарау. Мисаллар:
Ил агасына да шәфкать юк...
Хәлдәзн тайдырганчы кыйнаганнар. 190
Син аргансың, Алтынчәч!
Ял ит чишмә буенда,
Чишмә акканын кара,
Алтын чәчеңне тара! 182
2) абстракт (анык булмаган) эшне белдерүче фигыльләр: саклау, яулау, юк итү, җиңү, ябырылу.
Без атландык акбүз атларга,
Сызылып таңнар аткан чакларда,
Без китәбез явыз ханнардан
Иркәбезне, җирне сакларга! 204
Бер сугуда йөз кешене юк итә
Ханның дию пәһлуаны Кулупай. 170
3) табигать күренешләрен белдерүче фигыльләр: төшү (Идел турында), исү (җил), үсү (гөл), ату (таң), пешү (җиләк).
Зифа бөдрә тирәкләр
Безнең өчен үскәннәр,
Тәмле кура җиләкләр
Безнең өчен пешкәннәр. 179
3. Хәл-торыш фигыльләре.
1) яшәеш фигыльләре: туу, үлү, йоклау, һәлак булу, ял итү, ару.
Батырларча үлде улым…
Сөйлә тагын! 171
Ил батыры Җик-мәргән,
Юкка чыгасың ялгыз,
Һәлак итәр бит явыз. 201
Йокла, батыр, йокла,
Борчылмасын юкка
Синең йөрәгең.
Йокла, тыңлап якын
Дусларыңның матур
Бишек көйләрен. 185
2) Эмоциональ халәтне, хис-кичерешне белдерүче фигыльләр: борчылу, шомлану, кызыгу, юану, теләү, кайгыру.
Кирәкми миңа синең җәүһәрең!
Кызыкмыйм мин синең байлыгыңа! 211
Бу күңел нигә һаман шомлана?
Җанны борчыган Тугзак эргәсен
Аяк астына салып таптадым.
Ясак түләүдән баш тарткан башкорт,
Нугай илләрен барып актардым.
Ләкин барыбер җанга тынычлык,
Күңелгә шатлык һәм тәм тапмадым,
Ник тыныч түгел минем бу җаным,
Бу күңел нигә һаман шомлана? 183
Мин ил белән бергә үләрмен.
Сиңа тыныч-саулык теләрмен… 173
4. Мөнәсәбәт фигыльләре: хыянәт итү, кадерләү, сөю, якын күрү, ошау, сагыну.
Хуш, туруным, сине без көтәрбез,
Җиңеп кайтыр диеп, сагынып. 202
Алсу йөзле буйчан егет
Ошады миңа,
Сөрмә күзле уйчан егет
Ошады миңа. 181
5. Тавыш фигыльләре: тавышлану, җырлау, сайрау, иңрәү, мөгрәү.
Дөя җуйса колынын,
Иртә-көндез иңридер.
Куй югалтса кузыйсын,
Иртә-көндез мөгридер.
Мин югалттым баламны,
Җуйдым йөрәк парәмне.
Колын күзле бүз улым,
Кай илләрдә йөри икән,
Кузый күзле туруным
Кай җирләрдә иңри икән? 196
Тәмле-тәмле җиләкләр
Без җыябыз урманда,
Ярсып тибә йөрәкләр
Кошлар сайрап торганда. 179
6. Сөйләм эшчәнлеген белдерүче фигыльләр: белү, әйтү, сөйләү.
Батырларча үлде улым…
Сөйлә тагын! 171
7. Сизү, тою, ишетү, күрү органнары белән кабул итүне белдерүче фигыльләр: күрү, ишетү, карау, тыңлау, сизү, тану.
Күр, ничек якын күрәм,
Кадерлим сине!
Иң якын кәнизәгем
Булырсың минем. 209
Бигрәк асыл зат икән,
Кара да шаккат икән! 216
8. Фикерләү фигыльләр: белү.
Беләм, авылдашлар, хәлегезне!
Шул егетнең атын сорап
Белер иде ул. 182
Чын атым кем – белмәдем,
Ыругым кем – белмәдем,
Кара урманда үстем мин,
Туганнарым күрмәдем. 195
Шулай итеп, М.Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосында халыкның көнкүреш тормышы сурәтләнми диярлек, анда күпчелек яу, сугыш, көрәш картиналары алып тора.