Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
рус.шк.-тат.яз..docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
19.11.2019
Размер:
32.33 Кб
Скачать
  1. Тестлар

1. Сәнгать сүзенең дөрес транскрипциясен табыгыз.

А) [сангат];

Ә) [сәнгәт];

Б) [сәнгъәт];

В) [сәнгъәть].

2. Тора-бара парлы сүзенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

А) вскоре;

Ә) вовремя;

Б) со временем;

В) совсем скоро.

3. Тапкыр сүзенең синонимын табыгыз.

А) бераз;

Ә) мәртәбә;

Б) аерым;

В) кушу.

4. Бирелгән җөмләгә туры килгән сүзне күрсәтегез.

Вәкаләтле вәкиллеккә чит ил илчеләре, сәясәтчеләр, мәдәният эшлеклеләре төрле сораулар белән … .

А) тәкъдим итәләр;

Ә) мөрәҗәгать итәләр;

Б) игътибар итәләр;

В) җәлеп итәләр.

5. Җөмләнең хәбәрен кайсы сүз белән алыштырырга мөмкин?

Без туганнар белән татар театры турында сөйләштек.

А) таныштык;

Ә) күрештек;

Б) киттек;

В) аралаштык.

6. Бирелгән җөмләнең ахырын табыгыз.

Дәресләр беткәч, ... .

А) язучыларның әсәрләре басыла.

Ә) бу язучының иҗат юлы турында белмибез.

Б) язучылар белән очрашу булды.

В) бу язучының әсәрләре миңа бик ошый.

7. Шарт фигыль булган җөмләне табыгыз.

А) Китапның авторы Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булган.

Ә) Бишле алсам, әнием шатлана.

Б) Дуслар киткәч, бик күңелсез була.

В) Яңа сүзләрне кабатлагыз.

8. Бирелгән җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

Мы хотим найти свое место в этом огромном мире.

А) Бүгенге зур дөньяда без үз урыныбызны таптык.

Ә) Шушы зур дөньяда үз урыныбызны табасыбыз килә.

Б) Шушы зур дөньяда без үз урыныбызны табачакбыз.

В) Бүгенге зур дөньяда без үз урыныбызны табачакбыз.

9. Теркәгечле тезмә кушма җөмләне күрсәтегез.

А) Җәй үтте, әмма көннәр җылы әле.

Ә) Җәй үтте, мәктәпләрдә укулар башланды.

Б) Җәй үтсә дә, көннәр кояшлы.

В) Җәйләр үтеп бара инде.

10. Ярдәмчел сүзeнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

А) справедливый;

Ә) отзывчивый;

Б) честный;

В) старательный.

II бирем. Басымны дөрес куеп, сүзләрне күчереп языгыз.

Урынбасар, әмма, бердәнбер, ныгытыгыз, туганыңдай.

__________________________________________________________________

III бирем. Нокталар урынына кирәкле килеш кушымчаларын куеп языгыз.

Рәшит энесе....... кызыклы китап укыды. 2) Шимбә һәм якшәмбе көннәре....... без авыл....... кайта идек. 3) Кошлар бакчалар....... төрле бөҗәкләр....... саклыйлар. 4) Без авырган........, өйбез....... табибә килә. 5) Әбием....... күршеләре ихтирам итәләр. 6) Без Фәридә белән балалар бакчасы.......... бергә йөрдек, аннан бергә мәктәп......... укырга килдек. 7) Дустым татар теле.......... яхшы белә, шуңа күрә олимпиадалар........ катнаша. 8) Сүзлек кирәк булса, мин дустым........ алып торам. 9) Начар эшләр......... тыелыгыз, дуслар сайлау........ ялгышмаска тырышыгыз. 10) Россия....... дә, Татарстан...... да шахмат - киң таралган уен. 11) Төрле ярмалар....... пешергән боткалар аеруча файдалы. 12) Кычыткан яралар........ төзәтә, кан состав........ яхшырта.

IV бирем. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз һәм һәр пар белән сүзтезмә төзеп языгыз. Мәсәлән: акыллы (надан) кеше.

Җайсыз, озын, катлаулы, арзан, кичәге.

V бирем. Җөмләләр төзеп языгыз.

1) Максатына, кеше, генә, ала, үз, ирешә, белемле.

2) Тарихи, ял, ярата, романнар, ул, сәгатьләрендә, укырга.

3) Сыйныф, алдылар, чаңгы, урынны, безнең, беренче, ярышларында, укучылары.

4) Була, йөзгә, ике, кушсаң, йөзне, йөз.

5) Уңышлы, укырга, авыл, мәктәпне, академиясенә, апам, тәмамлап, керде, хуҗалыгы.

VI бирем. Җөмләләрне тәрҗемә итегез.

  1. Извините, я забыл книгу дома.

  2. Я прочитала интересную книгу о литовских татарах.

  3. Мы встретимся с ним в воскресенье в пять часов.

  4. Ты видел его сегодня?

  5. Куда вы ездили в воскресенье?

  6. С кем она познакомилась вчера в клубе?

  7. Ты всех знакомых поздравил с праздником?

  8. Они сегодня придут к нам?

  9. Что вы не любите делать?

10) Она носила красивое зеленое платье.

VII бирем. Сүз ясагыч кушымчалар белән күз, дым сүзләреннән булдыра алган кадәр яңа сүзләр ясагыз.

VIII бирем. Хикәяне дәвам итеп языгыз. (12-15 җөмлә)

Мин яшәгән төбәктән дә (шәһәр, район) гүзәлрәк җир юктыр. ....

XI сыйныф