Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле дбиятФГОС.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
465.41 Кб
Скачать

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

Урта һөнәри белем бирүче “Түбән Кама технология көллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары тарафыннан расланды ___________ Р.А.Вахитова

Укыту фәненең эш программасы

Татар әдәбияты һәм тарих

БҺБ һөнәрләре:

240102.02 – лаборант - эколог

140446.03 – электр челтәре һәм электр

җиһазларын ремонтлаучы;

240107.01 – аппаратчик - оператор

260807.01 – пешекче һәм кондитер;

БҺБ ның укыту дәрәҗәсе:

базис

Түбән Кама шәһәре

2012 ел

Татар әдәбияты һәм тарихы эш программасы дәүләт стандартының федераль компоненты һәм тулы урта белем нигезенең үрнәк программасына нигезләнеп эшләнде.

Төзүче оешма: Урта һөнәри белем бирүче “Түбән Кама технология көллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

Төзүче: Мусина Гөлфия Шәмгун кызы, укытучы.

Урта һөнәри белем бирүче “Түбән Кама технология көллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесе предметара цикл комиссиясендә каралды һәм тәкъдим ителде:

Гуманитар предметара цикл комиссиясе

Гуманитар предмет ара цикл комиссиясе рәисе_______________Г.Ш.Мусина

Гуманитар предметара цикл комиссиясе протоколы

, “ ” ____________2012 ел

Эчтәлек

  1. Уку фәненең эш программасы паспорты.

  2. Уку фәненең тематик планы.

  3. Уку фәненең эчтәлеге.

  4. Уку фәнен тормышка ашыру шартлары.

  5. Уку фәнен үзләштерүне тикшерү һәм бәяләү.

1.Уку фәненең эш программасы паспорты

Татар әдәбияты һәм тарихы

    1. Татар әдәбияты һәм тарихы эш программасы һөнәри белем бирүнең техник һәм социаль икътисад юнәлештәге 240107.01 – аппаратчик – оператор.; 140446.03 – электр челтәре һәм электр җиһазлары монтажнигы; 260807.01 – пешекче һәм кондитер; 240102.02 – лаборант-эколог һөнәрләре һөнәри белем бирүнең төп өлеше булып тора.

    2. Фән төзелеше:

Базис укыту планы белән эшләүче урта һөнәри белем бирүче “Түбән Кама технология көллияте” дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә татар әдәбияты һәм тарихын укыту программасы 3 бүлектән тора: эш программасының паспорты, төп эчтәлек, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр.

    1. Фәннең гомуми характеристикасы:

Программа Татарстан республикасындагы hөнәри көллиятендә тулы булмаган урта мәктәп белеме белән килүче татар балаларына татар әдәбияты һәм тарихы укыту өчен төзелде. Көллияттә татар әдәбиятына гуманитар предметлар рәтеннән беренчел дәрәҗәдәге әһәмият бирелә, укучыларның рухи дөньясын, әхлагын формалаштыруда әһәмиятле чара булып санала.

Матур әдәбиятның башка берни белән дә алыштыра алмаслык мөһим сыйфатлары бар. Анда халыкның күп гасырлар буена тупланып килгән күңел байлыгы, “энҗе – мәрҗәннәре” тупланган. Халкыбызның төрле йолалары, моңнары, сәнгате, тарихы, бәйрәмнәре,эш сөючәнлеге – барысы да әдәбиятта чагылыш таба. Матур әдәбият – шул зур байлыкның мөһим бер өлеше булып тора. Әдәбият - әдәпле итү, яшь буынга әдәплелек кануннарын бирү билгеләмәсен аңлата. Моның өчен ул төрле сүрәтләү чаралары һәм алымнардан файдалана.

Текстны үзләштерү дәверендә авторның образлы фикерләве балалар күңелендә кала. Автор язганны сөйләп чыгу укучының тел байлыгын үстерә, сүзлек запасын арттыра.

Татар әдәбияты тарихы фәне үзләренең клиентлары белән тизрәк уртак тел табарга ярдәм итә (чөнки алар арасында өлкән буын вәкилләре бик күп). Дөрес итеп яза белү документларны тутырганда бик кирәк.

Пешекче – кондитерларга матур һәм дөрес итеп сөйләшә белүләре аларның ризыкларын тагын да тәмлерәк итә, аларга ышанычны артыра. Милли ризыклары белән татар теленә, халкына ихтирам, кызыксыну тәрбияли.

Аппаратчик-операторларга, электр челтәре һәм җиһазларын ремонтлаучыларга да татар теле һәм әдәбиятын белү бик кирәк. Аларда бит халык белән эш итә. Шәхси эшләрен ачканда да татар теле ярдәмгә килә , 2 дәүләт телен белү мәҗбүри.