Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Аныклагыч. Шакурова М.М

..docx
Скачиваний:
54
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
36.48 Кб
Скачать

Дәреснең темасы: Аныклагыч турында гомуми төшенчә (8 сыйныф)

  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: аныклагыч һәм аныкланмыш турында төшенчә бирү, аныклагычның башка иярчен кисәкләрдән аермасын күрергә өйрәтү;

  2. коммуникатив максат: аныклагычлар кулланып, “Кышның үз матурлыгы бар” дигән темага 4- 5 җөмләдән торган хикәя төзеп язарга;

  3. тәрбияви максат: кышның матурлыгы турында сүз алып бару, әлеге матурлыкны күрергә, тоярга һәм саклый белергә өйрәтү.

  1. Бурычлары:

  1. аныклагыч һәм аныкланмыш төшенчәләрен аңлатуга игътибарны юнәлтү;

  2. аныклагычның һәрвакыт ияртүче сүздән соң килүе хакында сөйләү;

  3. бәйләүче чара турында мәгълүмат бирү.

  1. Принциплары:

  1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

  2. лингивистик принциплар: функциональ принцип, бүлекара бәйләнеш принцибы;

  3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

  4. хосусый методик принциплар: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге принцибы, чагыштырма принцип.

  1. Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү принцибы.

  2. Укыту алымнары: картиналар белән эшләү, схема төзү.

  3. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

  4. Җиһазлау: дәреслек, “Кыш” темасына картиналар, “Аныклагыч” темасына схема, “Җөмлә кисәкләре” темасына схема.

  5. Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. Юсупов Р. А. Татар теле: Рус урта гомуми белем мәкт. 8 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек / Р. А. Юсупов, Р. Ә. Асылгәрәева, М. К. Зиннуров. – Казан: Мәгариф, 1999. – 207 б.

  2. Зәкиев М. З. Татар синтаксисы: Югары уку йортлары өчен дәреслек.

  3. Татар грамматикасы. Т. III: Синтаксис. – М.: ИНСАН, Казан: ФИКЕР, 1999. – 512 б.

  4. Шәкүрова М. М. Татар телен укыту методикасы: Теория һәм практика / Уку-укыту ярдәмлеге / М. М. Шәкүрова, А. Ф. Йосыпова. – Казан: Казан дәүләт ун-ты нәшр., 2009. – 168 б.

Дәрес планы

  1. Башлам өлеше. 1 м.

  2. Актуальләштерү этабы: 12 м.

  1. Өйрәнелгән җөмлә кисәкләрен искә төшерү: “Җөмлә кисәкләре” дигән схема белән эш йөртү. 3 м.

  2. Аныклагыч кергән җөмлә белән эшләү, аны җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү. 5 м.

  3. Аныклагычны аерып күрсәтү, үзенчәлекләрен атау. 4 м.

  1. Яңа материалны аңлату: 12 м.

  1. “Аныклагыч” дигән схема белән эшләү 5 м.

  2. 194 нче күнегүне эшләү (телдән). 3 м.

  3. 115 биттәге кагыйдәне уку 3 м.

  4. Нәтиҗә ясау. 1 м.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 15 м.

  1. 195 нче күнегүне эшләү (язма). 4 м.

  2. Аныклагычлар кулланып, “Кышның үз матурлыгы бар” темасына 4 - 5 җөмләдән торган хикәя төзеп язу, аныклагычларның астына сызу. 11 м.

  1. Йомгаклау. 3 м.

  2. Өй эше: 2 м.

  1. 115 – 116 нчы битләрдәге кагыйдәне укырга, өйрәнергә;

  2. “Кышның да бар үз матурлыгы” хикәясен язып бетерергә (аныклагычлар кулланырга).

  3. Теләгән кеше “Кыш матурлыгы” темасына рәсем ясый ала.

Дәрес барышы

  1. Башлам өлеше. 1 м.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Әзерләнеп беттегезме? Дәресебезне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү этабы: 14 м.

Укытучы: Искә төшереп узыйк әле: моңа кадәр без сезнең белән нинди җөмлә кисәкләрен өйрәндек?

Укучы: Җөмләнең баш кисәкләрен һәм иярчен кисәкләрен.

Укытучы: Әйе, дөрес. Баш кисәкләргә нинди җөмлә кисәкләре керде?

Укучы: Ия һәм хәбәр.

Укытучы: Ә нинди иярчен кисәкләрне өйрәндек?

Укучы: Тәмамлык, аергыч, хәл.

Укытучы: Дөрес. Истә калдыргансыз. Хәзер дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, сыйныф эше дип язып куегыз. Теманы язарга бер юл калдырыгыз да бер җөмлә язып куябыз. Бер кеше җөмләне тактага чыгып яза. Кем тели?

Җөмләне язабыз.

Тиздән җөмһүриятебез башкаласына – Казанга – кунаклар киләчәк.

  1. Укучылар, игътибар итегез әле: җөмләдә сезгә таныш булмаган сүзләр очрадымы? Җөмһүриятебез – республикабыз дип тәрҗемә ителә.

  2. Җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез. (Такта янындагы укучы сөйләп эшли)

Укытучы: Балалар, ә Казанга сүзе нинди җөмлә кисәге булыр икән? Ул кайсы сүзне ачыклап килә?

Укучы: Әйе, башкаласына. Казанга сүзе башкаласына сүзенә берәр нинди мәгънә өстиме?

Укытучы: Дөрес, ул аңа төгәллек кертә. Дөресләп әйтсәк, ул аны ачыкламый, ә аныклый. Аныклау ул – өстәмә мәгънә бирү.

Димәк, укучылар, Казанга сүзе башкаласына сүзе белән бер үк грамматик формада килде (игътибар итегез: берлек сандагы, юнәлеш килешендәге исем), ул әлеге сүзне аныклады, җөмләдә аннан соң урнашты.

Укытучы: Җөмлә кисәкләре схемасына күз салсагыз, әле без өйрәнмәгән дүртенче иярчен җөмлә кисәген күрерсез. Ул нәрсә? (“Җөмлә кисәкләре” схемасы белән эшләү)

Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр Иярчен кисәкләр

Ия Хәбәр Тәмамлык Аергыч Хәл Аныклагыч

Укучы: Аныклагыч.

Укытучы: Димәк, безнең бүгенге темабыз: Аныклагыч турында гомуми төшенчә. Язып куябыз.

Укытучы: Балалар, тактада тикшергән җөмләдәге Казанга сүзе аныклагыч була икән, ә ул аныклап килгән сүз – аныкланмыш (Безнең җөмләбездә ул – башкаласына сүзе). Җөмләдә аныклагычның астына ике дулкын сызык сызабыз.

Димәк, аныклагыч турында сөйләгәндә, нинди үзенчәлекләргә игътибар итәргә кирәк?

Укучы: Аныклап килә, аныкланмыш та, аныклагыч та бер үк грамматик формада килә, аныклагыч аныкланмыштан соң килә.

  1. Яңа материалны аңлату: 10 м.

Укытучы: Ә хәзер аныклагыч турында алган төшенчәне әлеге схемада карап узыйк (Тактага “Аныклагыч” схемасы эленә).

Бер-ике укучы схемага таянып кагыйдәне чыгара.

Укытучы: Хәзер дәреслекнең 115 нче битен ачып, кагыйдәне укыйбыз. Без әйтмәгән тагын нинди үзенчәлекләре бар икән аныклагычның?

Укучы: Аныклагыч җөмләнең теләсә кайсы кисәген, шул исәптән аныклагычны да ачыклап килә.

Укучы: Аныклагыч үзе аныклап килгән сүзгә ягъни, аеруча, бигрәк тә һ.б. кебек сүзләр белән бәйләнә ала.

Укучы: Аныклагыч аныкланмышка аныклау интонациясе ярдәмендә бәйләнә.

Укытучы: Дөрес. Укучылар 194 нче күнегүдән аныклагычларны табып аңлатып барыйк. Кем укый?

Укучы: (укый)

Укытучы: Игътибар итегез: аныклагыч та, аныкланмыш та исем сүз төркеме белән бирелгән, шуңа күрә алар арасында сызык куелган.

Икенче җөмлә укыла. Аңлатыла.

Укытучы: Димәк, укучылар, аныклагыч белән аныкланмыш арасында тыныш билгеләре куелуның да үз кагыйдәләре бар икән. Аларны без алдагы дәрестә өйрәнербез.

  1. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы: 15 м.

Укытучы: Хәзер дәфтәрләрегездә 195 нче күнегүне эшләгез. Аннан соң тикшерербез.

Укытучы: Балалар, үзегез дә сизәсездер: тиздән безнең шәһәребезгә дә кыш киләчәк. Кыш ул – матурлык, сафлык, чисталык. Менә мин сезгә “Кыш” темасына берничә рәсем алып килдем. Аларның һәрберсендә кыш фасылының үз үзенчәлеге урын алган (һәр рәсем турында кыскача сөйләү). Ә хәзер шушы рәсемнәргә таянып, “Кышның да бар үз матурлыгы” темасына 4-5 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз, җөмләләрегездә аныклагычлар да кулланыгыз.

Тикшерү.

  1. Йомгаклау. 3 м.

Укытучы: Укучылар, без бүген нинди тема өйрәндек?

Укучы: Аныклагыч.

Укытучы: Кем кагыйдәне кабатлап күрсәтә.

  1. Өй эше (берсен сайлап алып эшләргә): 2 м.

  1. 115 – 116 нчы битләрдәге кагыйдәне укырга, өйрәнергә;

  2. “Кышның да бар үз матурлыгы” хикәясен язып бетерергә (аныклагычлар кулланырга);

  3. Теләгән кеше “Кыш матурлыгы” темасына рәсем ясый ала.