Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

III. Сасы сазда бакылдашу

Казанда зур гына таш мәдрәсә йорты бар. Шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсәдәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә. Монда шәкертләр белән бергә мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, яшереп кенә тәмәке тарталар. Өч егет якын ук килеп җыелганнар да, кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен каян акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшеп торалар.

Мәдрәсә капкасы төбенә пар ат килеп туктады. Өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше ишектә күренү белән, бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Бу Ефим поп. Ефим Малов - мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер. Ул татарның дини һәм “голәмә” даирәләре белән даими багланыш тота иде. Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, алла бер генә, ди, ә шәкертләр алланың берничә булуы мөмкин дип исбат итәргә тырышалар. Коточкыч шау-шу купты. Берсе икенчесен тыңламады. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде. Бәхәснең кызып җиткән бер чагында дамелла Кәрим ахун килде. Ул моназараны бераз тыңлап торды да, миссионер белән бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып китте. Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс булды, үзе янында утырган ике шәкерткә иртәгә килергә кушты. Поп мәдрәсәдән киткәч, кайсыбер шәкертләр мактанышып алдылар, кайберәүләр попны кызгандылар. Ефим поп исә үзен бер дә мескен санамый иде. Аңа шушы шәкертләр үзләре кызганыч иде. Шуны уйлап, ул мәдрәсә капкасыннан чыкты да, үзен көтеп торган чанага утырып, өенә кайтып китте.

IV. Гөнаһны фаш итү үзе гөнаһ

Ефим поп янына ике чакырылган ике шәкерт килде. Шәкертләрнең берсе ерактагы бер татар авылы мулласының Гали исемле малае. Ул бик кызу һәм оста моназарачы. Икенчесе – Мәүла Колы авылының имамы Шәмси мулла малае, Әсма остабикәнең яраткан иркә баласы Барый мәхдүм. Алар инде Ефим поп йортына күптәннән үзләшеп беткәннәр, асрау кыз белән танышып, аның белән сөйләшеп утыралар иде. Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый. Ефим поп озак көттермәде, кунаклар белән күреште. Сүз арты сүз чыгып, төрле темага әңгәмәләр башланып китте. Бервакыт асрау кыз ишеккә килеп, Ефим попка нидер әйтте. Ефим поп шәкертләргә икенче бүлмәгә чыгарга кушты. Барысы да ишеккә таба киттеләр. Шаян асрау кыз иң арттан чыгып килгән Барыйның юлына аркылы төште. Барый узышлый аның түшен сыйпап алды. Кыз тиз генә аның ботын чеметте. Күрше бүлмәдәге өстәлгә өч кешелек итеп мул гына табын әзерләнгән иде. Шәкертләр бер үк кашык белән уылдык, маринад алдылар, төрле закускаларга үрелделәр, шул ук вакытта рюмка тотарга да онытмадылар. Сөйләшү тиешле нәтиҗә бирсен өчен, миссионер кунакларын беркадәр исертергә дә кирәклеген белә иде. Сөйләшүне миссионер бөтенләй икенче мәсьәләдән башлады. Ефим поп егетләрдән ун ел буе сасы мәдрәсәдә ни өйрәнгәннәрен, нәрсәгә ирешкәннәрен сорашты. Шәкертләр киләчәктә мулла булачак, балаларга дин укытачак, аларны кыямәт көнендә булачак газаплардан коткарырга тырышачак. Татар шәкертләрен ислам дине ялган дин, христиан дине генә чын дин дип ышандырып булмаслыгын карт миссионер бик яхшы белә иде, шуңа күрә ул бу юлы атеист кабыгына керде. Ефим поп Россиядә яшәгәнгә, императорыбыз православный булганга, христианнарга император акча өләшкәнгә генә христиан динендә йөри икән. Әгәр дә мөселманнар аны йорт, яхшы шартлар белән тәэмин итә алса, ул ислам диненә хезмәт иткән булыр иде. Шәкертләр бер-ике сүз белән генә миссионерга каршы төшеп карадылар, тик миссионер исә аларның дәлилләрен бик ансат юкка чыгарды. Миссионер егетләрне Аллага түгел, ә үз-үзләрен ышанырга өнди, чын инану дип ул үз-үзеңз ышануны атый. Миссионер шәкертләрнең тормышларын үзгәртергә тели, аларны чын белем ала торган җиргә урнаштырмакчы, тик егетләр исем-фамилияләрен һәм диннәрен алмаштырырга тиеш. Барый тиз генә торып ишеккә ташланды. Гали, туктаусыз папирос суыра-суыра, креслосында утыра бирде. Миссионер егеткә байлык, бәхет, кадер-хөрмәт, чибәр хатын вәгъдә итте. Гали тәрәзәгә карады, беренче тапкыр күргәндәй, Сөембикә манарасының нечкә очына карап торды. Егеткә кемдер шаркылдап көлеп җибәргән төсле тоелды. Көлгән тавыш тынды, кемнеңдер кызганыч тавыш белән елаганы, ыңгырашканы ишетелде. Күзе ишеккә төште. Ишектән аңа асрау кыз елмаеп карап тора иде, егеткә ягымлы бер караш белән күз сирпеде. Миссионер, авыраеп калган егетне култыклап, икенче бүлмәгә таба атлады.

* * *

Барый миссионер йортыннан тиз чыгып китте, шәһәрнең татарлар яшәгән җиренә, остазы Кәрим ахун янына йөгерде. Кәрим ахун мәчеттән кайтып, голәмә мәҗлесенә барырга җыенып тора иде. Ап-ак чалма, буйлы-буйлы бохар чапан киеп, ул шәкерт янына чыкты. Барый аның кулын үпте, еламсыраган тавыш белән попта булган бөтен нәрсәне сөйләп бирде. Кич белән Кәрим ахун мәдрәсәгә килеп, барлык хәлфәләрне чакыртты, аннары Барыйга булган хәлне яңадан сөйләргә кушты. Шуннан соң Кәрим ахун киң җилкәле таза кизүгә камчы китерергә, ә Барыйга идәнгә йөзтүбән ятып, аркасын ачарга кушты. Барыйга унбиш тапеыр камчы белән суктылар. Икенче көнне иртән Барыйны Мәүла Колыга кайтарып җибәрделәр. Кәрим ахун Шәмси мулла исеменә хат язып, хатны ямщик кулына тоттырды. Мәдрәсәдә Галинең кайтканын юкка көттеләр. Гали күренмәде. Берәүләр Галинең монах киеме киеп чиркәүгә кергәнен күрдем дип сөйләде, икенчеләр аның бер кыз белән култыклашып театрга кереп барганын күргәннәр, өченчеләр Ефим поп ул егетне үтергән дип сөйләделәр. Халык арасында, ачлык килүнең сәбәбе әнә шул шәкертнең диннән язуыннан икән, дигән сүз дә таралды; хәтта кояш тотылуын да Галинең чукынуы белән аңлаттылар. Бөтен шәкертләр дә Галины дошман күрәләр иде. Әмма тынчу мәдрәсәдән котылган егеттән көнләшүчеләр дә юк түгел иде.