- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
Укытучысы Д.М. Минһаҗева.
Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
План.
I. Әдәбиятта Т. Галиуллинның һичкем алыштыргысыз какшамас үз урыны бар.
II. «Тәүбә» һәм «Элмәк» − Т. Галиуллинның замандашларын чагылдыручы әсәрләре.
Төп персонажлар − мафия башлыклары.
Җәмгыятебезнең мафия дигән яман чире.
Төп герой Сәет Сакманов кем ул?
Сәетнең баш әйләндергеч үсеше башкаларның да кытыгын китерә.
Мафиянең тамырына балта чабу дәүләт өчен кыенмы?
Мафия − бөтен бер система.
Мафиядән чыгу юлы кан таләп итә.
III. Т. Галиуллинның романнары − бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәргән гыйбрәтле әсәрләр.
-
Тормыш − язылган кануннардан күпкә киңрәк. Әхлак − хыялдагы шәүлә булса, тормыш − чынбарлык ул.
М. Селимович.
Мине иптәшләрем еш кына хыялый диләр. Гомергә, фильм карыйммы, китап укыйммы, мин үземне шул геройлар арасында хис итәм. Алар яшәгән чорга кайтам, шулар белән бергә яшим, эшлим, гашыйк булам, көрәшәм, нәфрәтләнәм, һәр әсәр күңелем кылларын тибрәтә. Язучы белән бергә мин дә көләм, елыйм, баш ватам.
Иншамның темасын сайлагач та, кем турында, кайсы әсәр турында языйм дип баш ваттым. Чөнки мине дулкынланырга мәҗбүр иткән әсәрләрнең һәрберсе − минем дустым, киңәшчем. Соңгы вакытта укыган һәм үземне мин белмәгән дөньяга «алып кергән» язучыларның берсе − Тәлгат абый Галиуллин. Аның «Тәүбә» һәм «Элмәк» романнары мине тетрәндерде. Моңарчы Тәлгат абыйны тел белеме өлкәсендә эшләүче буларак кына белә идем. Хәзер мин аның бер дигән язучы булуына да инандым. Сүзем аның турында.
Татар әдәбиятында поэзия, проза, драматургия әсәрләре барып чыкмагач, әдәби тәнкыйть өлкәсенә күчүчеләр байтак. Ә менә әдәби тәнкыйтьтән, инде зур галим булып танылганнаң соң да, нәфис әдәбиятка күчүчеләр бармак белән генә санарлык. Әнә шундыйлар арасына мин Тәлгат Нәби улы Галиуллинны кертер идем. Ул Татарстан Җөмһүриятенең Кычыткан авылында туган, бүген Казан университетының татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр факультеты деканы дәрәҗәсенә ирешкән. Т. Галиуллин − фән, әдәбият өлкәләрендә абруй казанган талантлы галим һәм әдәбият тәнкыйтьчесе, мәгариф һәм педагогика өлкәләрендә зур эшләр башкарган хөрмәтле профессор, остаз-педагог һәм, әлбәттә, үз замандашларын чагылдыру остасы. Кайсы гына өлкәгә күз ташлама − эшләгән эшләре ифрат та күп. Мул сәләте аны фәндә дә, әдәбиятта да, мәгариф өлкәсендә дә бердәй уңышка китерә. Әлбәттә, аның характерына хас булган куйган ниятенә ирешүдәге ныклык, тырышлык, булдыклылык кебек сыйфатларының да талантының күпьяклы булып ачылуында әһәмиятле роль уйнавын әйтергә кирәк. Максатка омтылудагы ныклыгы, тырыш эшчәнлеге аны фән юлына алып чыга һәм чагыштырмача тиз арада фәннең югары биеклекләренә күтәрә. Утыз ике яшендә ул кандидатлык диссертациясен, кырык өч яшендә докторлык диссертациясен яклый. Ике елдан аңа профессор исемен бирәләр.
Бүгенге татар әдәбиятында язучы һәм тәнкыйтьче Т. Галиуллинның һичкем алыштыргысыз какшамас үз урыны бар.
Хәтерем ялгышмаса, Петрарка: «Язудан туктасам, мин яшәүдән дә туктаячакмын», − дигән. Бу, мөгаен, Тәлгат абыйга да кагыладыр. Югыйсә, роман артыннан роман язмас иде.
Минем кулымда әдипнең детектив романнары − «Тәүбә» һәм «Элмәк». Тышлыгындагы сюжетка хас сурәте бу әсәрләрдә нәрсә турында сүз барасы хакында әйтеп тора − романнарда мафия дөньясы тасвирлана. Заман өчен иң мөһим темаларның берсе. Бер нәрсәне ышанып әйтә алам: романнар беренче битләреннән үк, мавыктырып, үз эченә алып кереп китә һәм ахырына кадәр кызыксынып укыла.
Моның сәбәбе, минемчә, шунда: автор бу романнарында безгә мәгълүм булган, бүгенге, күз алдыбызда булып торган вакыйгаларны, безнең арабызда яши торган кешеләрне, аларның эш-гамәлләрен, уй-фикерләрен калку итеп, вакыты белән җылы, ягымлы, вакыты белән кырыс һәм чирканыч сурәтли алган.
Әсәрләрнең төп персонажлары − бүгенге көндә җәмгыять-тормышының бөтен тармакларына, хәтта хөкүмәт органнарына да үтеп кергән, ни теләсәләр, шуны кылана торган, имансыз, шәфкатьсез, тик үз мәнфәгатьләре өчен генә яши, юлларына каршы төшүчеләрне аяусыз рәвештә ата, үтерә торган текә халык − мафия башлыклары.
«Хокукларыбыз аз, кулларыбыз бәйле», − ди романдагы бер герой − дәүләт сагында торган прокуратура вәкиле. Менә шул ике сүз мине уйга сала.
Ни өчен каләм әһелләребез үз әсәрләрендә бүгенге тормышта җинаятьчел төркемнәр оешу, аларның бер-берләре белән исәп-хисап ясап торулары, моның кан түгүгә, кеше гомере белән уйнауга китерү күренешләре турында еш яза башладылар? Бу очраклы хәл түгел, чынбарлык, тормышның үзендә мондый хәлләр бүген тулып ята.
«Тәүбә», «Элмәк» романнарындагы идея-явызлыкка каршы чыккан гаделлек. Тәлгать абый үз әсәрләрендә дәүләт сагында торучылар белән мафия дөньясы элмәгенә эләккән, күп очракта ахыр чиктә чарасыз калган язмышларга туктала. Ә мафия − акча. Акча − һәр кешенең яшәү рәвеше, тынычлыгы, яшәү сәләте, сәламәтлеге, шатлыгы, мәхәббәте һәм бәхете дә икән.
Әнә шул акчага «табынган» кешеләрне сурәтли автор. Романнарны берәүләр, бәлки, ошаткандыр, икенчеләр йөз чөергәндер.
Ләкин бар ич безнең җәмгыятьтә мафия дигән яман чир! Бар! Димәк, бу темага язучы да булырга тиеш.
Төрле-төрле җинаятьчел төркемнәр бер-берләренең юлларын кисешәләр, аркылы төшүчеләрне юк итәләр, тагын әллә ниләр эшләп бетерәләр. Әсәрдә язылганнар Америка яки Европаның берәр илендә булса, артык гаҗәпләнмәс тә идең. Кызганычка каршы, болар барысы да безнең турыда. Алай гына да түгел, мондый күренешләрне без көндәлек тормышыбызда күреп торабыз.
Романнарда Т. Галиуллин безгә үзенең төп каһарманы Сәет Сакмановның гади авыл малаеннан бик күп миллионнар белән эш итүче «Игелек» ширкәте башлыгы булып әверелүгә кадәр узган юлын күзәтү мөмкинлеге бирә.
Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, татар егете, колхоз комсомол оешмасына уңышлы җитәкчелек иткәне өчен, Симферополь хәрби-сәяси югары мәктәбенә керергә тәкъдим ителә. Бар да әйбәт кенә бара, әмма дәүләт имтиханы вакытында аның авызыннан рәсми хакимият бөтенләй көтмәгән сүзләр яңгырый: «Без белем алып яткан шәһәрдә бу илнең төп халкы − кырым татарлары яшәргә тиеш, аларны тарихи үз җирләренә кайтарырга вакыт». Шушы сүзләр аның язмышын хәл итә. Сәет хәрби хезмәткә Монголиягә озатыла. Хәрби хезмәт аңа канәгатьлек китерми. Аннан котылгач, ул милициядә эшләп карый. Бер җинаятьнең эзенә төшә баруын күреп, аны бу эштән дә азат итәләр. Кичә генә тәртип сагында торучы кеше ресторанда исерекләрне типкәләп озатучы хезмәтен башкара башлый. Тиздән шунда ук аракы сату кәсебенә керешеп китә. Акчаның тәмен белә башлый. Нәфесе артканнан-арта бара. «КамАЗ» машиналарын әвеш-түеш итеп сату кәсебенә керешкәч, аның төркеме эшчәнлеген аеруча киң җәелдерә.
Мондый баш әйләндергеч үсеш, билгеле инде, шундый ук төркемнәрнең кытыгын китерә. Боларның һәрберсенең үз мантыйгы бар − замана көчленеке, хәйләкәрнеке. Ә дөресрәге, миһербансыз булсаң, шул җитә.
Бу хәлләрнең тамырына балта чабу дәүләт өчен кыен микәнни? Автор бу турыда да уйлый кебек. Хокук органнарында да мондый хәлгә каршы торучылар юк түгел. Әйтик, әсәрдәге полковник Җәүдәт Насыйров − шундый намуслы кешеләрнең берсе. Ул Сәеткә карата әле чагыштырмача кечерәк җинаять эшләгән чагында ук чара күрергә тели. Ләкин аңа ирек кенә бирмиләр. Ул хәзер дә Сәеткә каршы көрәш башларга омтыла. Тик хезмәт баскычында өстенрәк торучылар мафия җитәкчелегенә җил-яңгыр тидермиләр. Димәк, мафиягә каршы нәтиҗәле көрәшеп булмый. Аларның астыртын һәм гаҗәеп күптармаклы хәрәкәтләренә берничек тә чик куярга мөмкин түгел. «Тәүбә» һәм «Элмәк» романнарын укыгач, мин шундый нәтиҗәгә килдем.
Әсәрнең беренче кисәге «Тәүбә» дип аталган. Роман ахырында кемдер үз кылганнарына үкенә, башка андый кыек гамәлләр кылудан баш тарта, дип уйларга да мөмкин. Дөрес, Зөлфиясе югалгач, Сәет белән шуңа охшашрак халәт булып ала. Ләкин бу вакытлыча гына. Сөйгәненең хәле тәмам ачыклангач, аңарда ерткычларча үч алу теләге уяна. Тыелып калырга теләсә дә, ул моны булдыра алмас иде. Чөнки Сәет, башкалар шикелле үк, ялгыз гына түгел, бәлки мафия системасының бер вәкиле буларак эш итә. Аның кылачак гамәлләре дә шушы системада хәл ителә. Аерым кеше, никадәр көчле булып тоелмасын, берни эшли алмый. Сәет ишеләрнең байлык һәм бик күпләр белән кулга-кул тотынышып эш итүләре белән көчле булуы − күптән һәммәбезгә билгеле хәл. Кеше кайбер хәлләрдән соң тәүбәгә килергә мөмкин дип уйласак та, тулы бер мафия системасыннан моны көтү, йомшак итеп әйткәндә, сабыйлык булыр иде, минемчә.
Әсәрнең дәвамы булган «Элмәк» романында, ихтимал, бу мәсьәләләргә ачыклык кертелер дип өмет иткән идем. Ләкин мафиянең түбәнге баскычларында торучы өйрәтелгән бәндәләрдән алып паханның үзенә кадәр чын мәгънәсендә иреклеләр юк. Алар, бик тырышсалар да, киләчәкләрен анык кына итеп күз алдына китерә алмаучы гап-гади бәндәләр, ягъни язмыш коллары.
Вильсур Садыйков белән Сәет Сакманов − юллары һәрвакыт кисешеп торучы мафия башлыклары − әле берсе, әле икенчесе, вакытлы уңышларга ирешә-ирешә, көрәш алып баралар. Образлы итеп әйткәндә, берсе икенчесенә элмәк ташлап, аны көннән-көн тыгызрак тартырга исәпли. Алар моңа ирешәләр дә. Сәетнең могҗиза белән генә үлемнән калуы, Вильсурның кулга алынуы − шуның нәтиҗәләре. Иң яманы шунда, Салих Гаяров кебек хокук органнары җитәкчеләренең шушы калын кесәле затларга сатылуы, шуның нәтиҗәсендә аларны кылган явызлыклары өчен җәзага тартырга мөмкин булмавы.
Мондый хәлгә тарыган кеше инде шул түгәрәктән чыгып китә алмый. Аның язмышы алдан ук хәл ителгән була.
«Тәүбә», «Элмәк» романнарында автор хәзерге катлаулы, болагвыр чорыбызның, яңа байларның халык исәбенә яшәп, мафиянең чәчәк атуын, кеше гомеренең бәясе төшүен күрсәтергә омтыла. Ихлас күңелле, ярдәмчел, дөньяга үз карашы булган һәм үз көнен үзе күрергә тырышучы Сәет Сакмановны замана гарасаты суырып ала. Мафиягә керү бәясе тиенләп булса, кире юл миллионлап санала, кан таләп итә.
Шунысын да әйтмичә кала алмыйм: Т. Галиуллинның бу ике әсәре, минем уемча, ике серияле кинофильм өчен бик әйбәт материал була алыр иде.
Йомгак ясап әйткәндә, Тәлгат абыйның әсәрләре − заман әсәрләре, бүгенге көннең мөһим мәсьәләләрен күтәргән гыйбрәтле әсәрләр. Алар илебез тарихының бер этабын сурәтли. Шуннан чыгып, мин яраткан язучымның үз замандашларын чагылдыру остасы икәненә тагын бер кат инанам.