- •I. «Сүз күңелдә очкын булып көйри, Сүз арыслан итә йөрәкне...» (г. Афзал) Рузил Мингалимов, Тукай районы Күзкәй урта мәктәбе
- •Ландыш Галиева, Апас районы Кече Болгаер урта мәктәбе
- •Рамил Хаҗиев, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •Әлфия Калачова, Арча районы Яңасала урта мәктәбе
- •Дилә Идиатова, Яшел Үзән районы Бишнә урта мәктәбе
- •Элиза Гафурова, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Рөстәм Сәмигуллин Кукмара районы Мәмәшир урта мәктәбе
- •Радик Марданов, Актаныш районы, Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Сүз − күңелемнең көзгесе
- •Римма Салахова, Актаныш районы Актаныш 1 нче урта мәктәбе
- •Илвера Хәйруллина, Буа районы Адав-Толымбай урта мәктәбе
- •Айсинә Шәйдуллина, Түбән Кама районы Кама Аланы татар гимназиясе
- •Ләлә Кәбирова, Саба районы Шәмәрдән урта мәктәбе
- •Руслан Сәләхов, Казан шәһәре 73 нче урта мәктәбе
- •Надежда Маякова, Мамадыш районы Мамадыш 2 нче урта мәктәбе
- •Ләйлә Исхакова, Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе
- •Гөлшат Таҗетдинова, Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе
- •II. Борынгы әдәбиятта матурлык темасы Рәзилә Галеева, Балтач районы Куныр урта мәктәбе
- •Эльза Гафурова Чүпрәле районы Иске Чүпрәле урта мәктәбе
- •Ләйсән Галиуллина, Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта мәктәбе
- •Гөлназ Зарипова, Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясе
- •III. Татар әдәбиятында мелодрама жанры Алмаз Нигъмәтуллин Кукмара районы Кукмара татар гимназиясе
- •Эльвира Газизова, Лениногорск шәһәре татар гимназиясе
- •Азат Гәлләмшин, Яр Чаллы шәһәре
- •IV. Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары Айгөл Батыршина, Яр Чаллы шәһәре 54 нче гимназия
- •Гөлнар Галиева, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе
- •Гөлшат Гарифуллина, Кукмара районы Кукмара 4 нче урта мәктәбе
- •Игнатий Борисов, Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
- •V. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасының куелышы Илназ Саттаров, Тәтеш районы Бакырчы урта мәктәбе
- •Лилия Хәйдәрова, Яр Чаллы шәһәре 4 нче урта мәктәбе
- •Дилузә Латыйпова, Актаныш районы Иске Сәфәр урта мәктәбе
- •Илдар Садыйков, Мамадыш районы Көек Ерыкса урта мәктәбе
- •VI. Гаяз Исхакый драмаларында милли геройлар Сабина Мөнасипова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе
- •Алмаз Шакирҗанов, Тукай районы Биклән урта мәктәбе
- •Зилә Хөснетдинова, Мөслим районы Метрәй урта мәктәбе
- •Гөлчәчәк Сибгатуллина, Кукмара районы Березняк урта мәктәбе
- •Фәнсия Баһавиева, Әтнә районы Күәм урта мәктәбе
- •VII. Яраткан язучым турында сөйләргә телим... Марс Гайнанов, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Ринат Йосыпов, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе
- •Әнисә Нәкыйпова, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Гөлия Нәбиева, Балтач районы Шеңшеңәр урта мәктәбе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы
- •Резеда Кызрачова, Сарман районы Иске Минзәләбаш урта мәктәбе
- •Ришат Мәҗитов, Баулы шәһәре татар гимназиясе
- •Яраткан язучым − үз замандашларын чагылдыру остасы.
- •Алсу Садретдинова, Нурлат районы Фома урта мәктәбе
- •Илдар Габделхаков, Алабуга районы Морт урта мәктәбе
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән. (Минем яраткан шагыйрем)
- •Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
- •Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Марат Зарипов, Балтач районы Норма урта мәктәбе
- •Нигъмәтҗанова Хәмдия Равил кызы, Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбе Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану һәм аның сәбәпләре
- •Айсылу Галимова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
- •Диләрә Яфизова, Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе
- •Лилия Садыйкова, Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбе Минем яраткан драма әсәрем
- •VIII. Күңелемә уелып калган әсәрләр Лениза Сабитова, Менделеев районы, Бәзәкә урта мәктәбе
- •«Уйларым һәм хисләрем халык белән...»
- •Марат Гарнышев, Яр Чаллы шәһәре 2 нче гимназиясе
- •Т. Гыйззәт иҗаты буенча инша. (Теманы укучы үзе уйлый). Таҗи Гыйззәт − күренекле драматург
- •Ләйсән Галимөхәммәтова, Кукмара районы Пычак урта мәктәбе
- •Күңелемә уелып калган әсәр.
- •Ләлә Салихҗанова, Сарман районы Азалак урта мәктәбе
- •«Кешенең матурлыгы эчке матурлыкта чагыла» (ә. Еники)
- •Алиса Тимофеева, Кукмара районы Кукмара 4 нче урт мәктәбе
- •Гөлсөя Фазылҗанова, Балтач районы Смәел урта мәктәбе
- •Сибгат Хәким поэзиясендә сугыш фаҗигасе
- •Айсылу Сабирҗанова, Сарман районы Карашай-Саклау урта мәктәбе
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы буенча)
- •Алия Шакирова, Түбән Кама районы Түбән Уратма урта мәктәбе
- •Миләүшә Сәмигуллина, Балтач районы Кенә урта мәктәбе
- •Гариф Ахуновның «Хәзинә» романында «Хәзинә хуҗалары»
- •Илназ Мифтахов, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбе
- •Кешенең иң олы байлыгы − җир, җирнең иң олы байлыгы − кеше
- •Ләйсән Җәләлиева, Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбе Мәрхәмәтле безнең әниләр
- •Г. Алтынбаева, Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбе Ана − бөек исем
Булат Галиев, Сарман районы Мортыштамак урта мәктәбе.
Укытучысы Р.X. Бәдертдинова.
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән... (Минем яраткан шагыйрем)
План.
Сарман төбәге − талантларга бай як.
Минем яраткан шагыйрем.
Дамир Гарифуллинның иҗаты.
Дамир Гарифуллин − шигъри дөнья тылсымчысы.
Борынгы китаплар һәм кулъязмалар җыючы.
Ак юл, озын юл синең иҗатыңа, яраткан шагыйрем!
-
Кирәк түгел миңа мактау-зурлау, Олыларлык нинди эшем бар?.. Мин бәхетле, әгәр җырларымны Җырлый-җырлый йөрсә кешеләр.
Дамир Гарифуллин.
Җырларда җырланган Сарман ягы, Сарман төбәге... Бу якның никадәр гүзәл як икәнен аңлау, ярату өчен, җәй көннәрендә аның урманнарыннан җиләк җыярга, челтерәп аккан чишмәләренең көмештәй саф, балдай татлы суыннан авыз итәргә, кыш көннәрендә киртләч тауларыннан чаңгы шуарга, көзге урманнарында йөрергә, җыр-моңнарын тыңларга кирәк. Монда һәр тау итәге, һәр агач, болындагы һәр чәчәк, кыскасы, һәрбер нәрсә иҗатка, моңга, шигърияткә рухландыра. Никадәр талантлы кешеләр үсеп чыккан Сарман төбәгеннән... Районыбызның горурлыгы булган Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдания Хәйруллиналар белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән Сөббух Рәфыйков, Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова, Хәниф Хәйруллин, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин кебек язучыларны һәм шагыйрьләрне биргән ул Сарман төбәге!.. Бу сәнгать кешеләренең һәммәсенә Сарман төбәгенең челтерәп аккан чишмәләренең суы, сандугачларының моңы, урманнары, таулары илһам биреп, олы иҗат юлына озаткан.
Дамир абый Гарифуллин − минем яраткан шагыйрьләремнең берсе. Ул сәнгать, мәдәниятебез тарихында онытылып барган күп кенә эшлеклеләрнең исемнәрен барлауда, аларның тормыш биографиясен ачыклауда, игелекле эшчәнлекләрен бүгенге укучыга җиткерүдә армый-талмый эшли.
Дамир абый Гарифуллин 1939 нчы елның 5 нче маенда Сарман районы Яхшыбай авылында туа. Балачактан ук шигъри җанлы булып үсә. Үзендә әдәбиятка талант хисләре барлыгын тоя. Менә шушы инде аны Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына китерә. Озак еллар «Сарман» газетасының мөхәррире булып эшли ул.
Дамир абыйның язган шигырьләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укыйлар. Ул соңгы елларда нәни дусларының күңеленә хуш килерлек «Тылсымлы шакмаклар», «Ишегалды», «Кикринур» һәм «Бакакак» кебек шигырь җыентыклары бүләк итте. Мин аның бу китапларын кат-кат укып чыктым, эчтәлеген классташларыма да сөйләдем. Кайбер шигырьләрен яттан да беләм. Дамир абыйның шигырьләре, үзенең канатына утыртып, я мең елга артка алып ташлый, я булмаса, йөз елга алга алып китә, я яшел чирәмдә аунап йөргән бала чагымны хәтерләтә.
Дамир абыйның шигырьләре безне серле дөньяга алып керә... Алар безгә белемле, әдәпле, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирә. Хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итә. Безне туган илне сөяргә, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы килә, укыган саен, үзеңә ачыш ясыйсың, киңәш табасың, күбрәк беләсең, уйланасың.
Минем кулымда Дамир абыйның «Бакакак» исемле әсәре. Китапның исеме үк серле дә, кызыклы да. Бакакак − бака исеме икән. Анда Бакакакның сәяхәтләре, искитмәле маҗаралары турында язылган. Мин, бу китапны укыгач, бик күп яңалыклар белдем. Көннең ничек булачагын бакалардан сизеп була икән. Алар бер өзлексез бакылдаса, яңгыр киләсен көт тә тор... Бакалар кич «җырласалар», көн матурлана; тып-тын торсалар, суык була икән:
Менә шулай Бакакактан Көн торышын беләсең. Йөрми бит ул уйнап тик, Бакакак ул − синоптик.
Китапта бакаларның табигать дуслары булуы да ачык әйтелә. Алар − ярдәмчел дә. Наилә исемле кызның алкасы су төбенә төшеп китә, ул бик кайгыра. Ярдәмгә Бакакак килә. Су төбенә чумып, алканы таба һәм кызга тапшыра. Әй сөенә Наилә! Бакага зур рәхмәт әйтә. Бу китапта шулай ук «Ап-ак куян баласы», «Кырмыска ничек базарга барган», «Аю баласы ничек исән калган» дигән әкиятләр дә бар.
«Аю баласы ничек исән калган» әкиятендә аю баласының әнисен тыңламавы һәм бәлагә таруы тасвирлана. Аю баласын Куян белән Керпе коткара. Бу әкият безне әниләрнең сүзен тыңларга өйрәтә.
Ишегалды... Гади генә яңгырашлы исем. Ә укый башласаң, ишегалды гөр килә. Сабантуй, язгы чәчүләр беткәч, киң болында үткәрелә, ә Дамир абыйның сабан туе ишегалдында үтә. Анда эт баласы, кәҗә бәтие, йорт кошлары, йорт хайваннары катнаша.
Дамир Гарифуллинның шигырьләрендә киләчәкнең яңа кешеләре − нәни геройлар хәрәкәт итәләр. Моны без шагыйрьнең «Сәрия үрдәкләре», «Әтиемә булыштым», «Күмәклектә көч», «Гөлнар», «Гөлгенә», «Оч-оч, шарым», «Җыр яңгырый», «Туган көн» шигырьләрендә ачык күрәбез. Бу әсәрләрендә шагыйрь балада туган җиргә, туган авылга, туган йортка мәхәббәт, дуслык, иптәшлек, кешелеклелек хисләрен чагылдыра.
Дамир абый − бик күп җырлар авторы. Аның алтмышынчы еллар башында язылган «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән җырын кайларда гына җырламыйлар! Хәтта ул Япониядә дә татарлар арасында киң таралган. Ә менә Санкт-Петербург татарлары аны үз гимннары кебек күрәләр икән. Бу җыр һәр яңа буынның күңеленә күчеп яши.
Дамир Гарифуллин соңгы елларда робагыйларга зур игътибар бирә. «Минем уйлар сездә, робагыйлар», − дип яза ул. Аның тирән мәгънәле бу дүртьюллыклары меңнән артып китә. Үземә ошаган бер робагыен язам:
Туганнарын кая хөрмәт-кадерләү, Табынган ул фәкать малга, әйбергә. Аңламый шул кайчак дөнья баласы: Бөтен юллар илтә җирдә кабергә.
Ул − публицист та, тарихчы да. Аның татар тарихына, атаклы кешеләргә багышланган мәкаләләре республика матбугатында еш басыла. Дамир абый тагын бер шөгыльгә ия. Ул гарәп хәрефе белән басылган борынгы татар китапларын җыя. Аларны укырга да үзлегеннән өйрәнгән. Дамир абыйның китапханәсендә меңләгән борынгы китап һәм кулъязмалар саклана. Шулар арасында Гаяз Исхакый, Һади Максуди, Һади Атласов, Фатих Кәрими китаплары да бар. Мин аның матбугатта басылган мәкаләләрен һәрчак сокланып укыйм. Дамир абый күпме кулъязмаларны, искечә язулы китапларны, кыйммәтле җәүһәрләрне эзләп тапкан үз гомерендә!..
Дамир Гарифуллин − Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сарман һәм Зәй районнарының Сөббух Рәфыйков исемендәге премияләре лауреаты. Дамир Гарифуллинның иҗат дәрте ташып торган чагы гына әле. Халкыбызның сусаган җанына муафикъ хезмәтләре белән озак еллар буена безне сөендерер дигән өметтә калам мин.
Мин Дамир абыйга күңелендәге яктылыкны киләчәктә кешеләргә тагын да мулрак өләшүен телим. Ак, озын юл, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер юлдаш булсын аңа...
Батырлар күп безнең якта, Сарманнан бит Дамир да. Язучы да, тарихчы да, Коеп куйган шагыйрь дә,
дип яза аның турында районыбыз шагыйре Булат Әюпов.