Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
УЧЕБНИК ТАТ.ЯЗ. рус.группа.rtf
Скачиваний:
128
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
5.76 Mб
Скачать

1. Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?

+1. Тыңлагыз һәм укыгыз. Прослушайте и прочитайте. Listen and read.

Шимбә һәм якшәмбе – ял көннәре. Без атнага ике көн ял итәбез. Ял көннәрендә мин музыка тыңлыйм, телевизор карыйм, компьютерда уйныйм, телефоннан сөйләшәм. Ял вакытында мин саф һавада йөрим, спорт белән шөгыльләнәм. Җәен мин су коенам, урманга барам, велосипедта йөрим, сәяхәт итәм. Кышын мин чаңгыда, тимераякта шуам. Ял көннәремне күңелле һәм файдалы үткәрәм.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

ял –отдых- rest, holiday

ял итәргә –отдыхать-to have rest, relax

сәяхәтпутешествие-traveling

сәяхәт итәргә –путешествовать- to travel

уен – игра- game

үткәрергә -проводить- to hold

аралашырга–общаться-to communicate

очрашырга –встречаться- to meet

ярыш – соревнование- competition

чана –сани- sleigh

чаңгы – лыжи-skiis

тимераяк –коньки- skates

шугалак – каток-skate rink

2. Сорауларны дәвам итегез һәм җавап бирегез. Продолжите вопросы и ответьте. Complete the questions.

Син атнага ничә көн ......................................?

Җәен син кайда ..............................................?

Ял көннәрендә дустың ................................................?

Шимбә көнне кемнәр белән шугалакка ............................?

Ял вакытында ....................................................?

Ял көннәрен ничек ...............................................?

3. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Әйт әле, ял көннәрендә син .................................. ?

- Ял көннәрендә мин ................., ..................., ....................

- Син спорт белән ......................... ?

- Әйе, мин ............................

4. Җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

кая барырга

нәрсә тыңларга

Ял вакытында син нәрсә карарга яратасың?

кайда йөрергә

кем белән аралашырга

нәрсә укырга

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! MEMORIZE!

Мин барыйм әле , килим әле; без барыйк әле, килик әле – теләк фигыльләр – глаголы желательного наклонения- optative verbs.

Бармыйм (әле), килмим (әле), без бармыйк (әле ), килмик (әле) – юклык формасы – отрицательная форма -negative form.

Теләк фигыльләр I затта гына кулланыла һәм әле, инде кисәкчәләре белән килә. Глаголы желательного наклонения употребляются только в 1 лице ед. и мн. числа и сопровождаются частицами әле, инде.

Optative verbs are used only in the first person, singular with the particles әле, инде.

5. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кызлар, әйдәгез, дүшәмбе көнне концертка барыйк әле.

Бу атнада авылда ял итим әле.

Ял көнне волейбол уйнарга барыйк инде.

Якшәмбе көнне чаңгы ярышында катнашыйк әле.

Бүген дусларым белән очрашыйм әле.

Бу кызыклы яңалыкны дусларыма әйтмим әле.

Бу тапшыруны карамыйм әле.

6. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Интернеттан татар спортчылары .......................... Шимбә көнне волейбол буенча дөнья чемпионатын ...................... Татарстанның спорт командалары ........................... Әйдәгез, бу очрашуга .................... Августта Санкт-Петербургка ................. Әйдә, шимбә көнне урманга ..................

7. Татарча әйтегез. Скажите по-татарски. Say it in Tatar.

Давайте, поиграем в бадминтон. Давай, посмотрим передачу про известных спортсменов. Давайте, поговорим про летние виды спорта. Пойду-ка я завтра на спортивный праздник. Не куплю-ка я эти коньки. Поедем-ка летом отдыхать в Ялту.

8. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кая? Ял йорты...... Кайда? Спорт сарае.......... Кайчан? Якшәмбе көн.......... Кемгә? Спорт мәктәбе директоры........... Кемнән? Дусларым............. Сәгать ничәдә? Сәгать тугыз.........

+9. “Иртән иртүк” шигырен тыңлагыз һәм яттан сөйләгез. Прослушайте стихотворение “Рано утром” и расскажите наизусть. Listen to the poem “Early in the morning” and tell it by heart.