Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Грамматика татарского языка.doc
Скачиваний:
21
Добавлен:
31.08.2019
Размер:
1.34 Mб
Скачать

Второй текст

1

Собаки не понимают, алар хәрефләрне не знают. Собаки укый и яза не знают (не могут) белмиләр. Кеше только китап яза, ә другие аны укыйлар. Собакам китап не надо, алар кеше түгел бит.

Паша – минем друг. Аның маленькая собака бар. Актырнак. Ул Пашаны ярата. Паша да аны ярата. Шуңа күрә Паша Актырнакка плохие сүзләр әйтми. Актырнак та Пашага по-своему яхшы сүзләр генә әйтә.

Паша белән Актырнак дус живут. Паша Актырнакны күрә дә: «Кил монда», – ди. Актырнак килми. Паша эткә «Аша!», – ди. Актырнак килә, однако бу сүзне ул ярата. Ә «Ашама!» сүзен Актырнак яратмый. Ул все равно ашый.

Мин Паша белән Актырнакта в гостях. Мин сөйлим, ә Актырнак слушает. Ул «Аша» белән «Ашама» сузләрне яхшы различать умеет. Ләкин Паша «Башлама», – ди. Ә Актырнак «Ашама»ны слышит. Бүген Паша «Башла!», – ди. Актырнак безгә килә.

Мин «Башлама» – дим, Актырнак мине тыңламый. Аның хозяин бар.

Бүген Актырнак не играет. Аларда гость бар. Собаки гость ярата. Шуңа күрә Актырнак та уйлый: «Миңа да вкусное что-нибудь (вещь) була бүген», – дип. Ләкин мин бер минутка гына керәм. Мин Пашага һәм Актырнакка «До свиданья», – дим дә чыгып китәм. «До свиданья, Актырнак, – дип уйлыйм, – всегда праздник булмый шул».

Икенче текст

2

Этләр аңламый, алар хәрефләрне белми. Этләр укый, яза белмиләр. Кеше генә китап яза, ә башкалар аны укыйлар. Этләргә китап кирәкми, алар кеше түгел бит.

Паша – минем дустым. Аның кечкенә эте бар. Актырнак. Ул Пашаны ярата. Паша да аны ярата. Шуңа күрә Паша Актырнакка начар сүзләр әйтми. Актырнак та Пашага үзенчә яхшы сүзләр генә әйтә.

Паша белән Актырнак дус торалар. Паша Актырнакны күрә дә: «Кил монда», – ди. Актырнак килми. Паша эткә «Аша!», – ди. Актырнак килә, чөнки бу сүзне ул ярата. Ә «Ашама!» сүзен Актырнак яратмый. Ул барыбер ашый.

Мин Паша белән Актырнакта кунакта. Мин сөйлим, ә Актырнак тыңлый. Ул «Аша» белән «Ашама» сузләрне яхшы аера белә. Ләкин Паша «Башлама», – ди. Ә Актырнак «Ашама»ны ишетә. Бүген Паша «Башла!», – ди. Актырнак безгә килә.

Мин «Башлама» – дим, Актырнак мине тыңламый. Аның хуҗасы бар.

Бүген Актырнак уйнамый. Аларда кунак бар. Этләр кунакларны ярата. Шуңа күрә Актырнак та уйлый: «Миңа да тәмле әйбер була бүген», – дип. Ләкин мин бер минутка гына керәм. Мин Пашага һәм Актырнакка «Сау булыгыз», – дим дә чыгып китәм. «Сау бул, Актырнак, – дип уйлыйм, – гел бәйрәм булмый шул».

Выполни упражнение по образцу и устно:

Образец: Син минем турында уйлыйсың. Син минем турында уйлыйсыңмы? Юк, син минем турында уйламыйсың, ә мин синең турында уйлыйм.

Ты думаешь обо мне. Думаешь ли ты обо мне? Ты обо мне не думаешь, а я о тебе думаю.

  1. Син миннән китәсең.

  2. Син миңа киләсең.

  3. Син мине яратасың.

  4. Син миңа язасың.

  5. Син миңа укыйсың.

  6. Син миңа сөйлисең.

  7. Син миңа әйтәсең.

  8. Син мине беләсең.

  9. Син мине тыңлыйсың.

  10. Син мине аңлыйсың.

Распредели приведенные слова в две колонки1:

Твердые слова Мягкие слова

өстәл, идән, тәрәзә, ишек, түшәм, карават, урындык, такта, хәреф, җөмлә, сан, бара, китә, чыга, керә, уйлый, өч, җиде, тугыз, алты, сигез.

Ответь на вопросы:

  1. Этләр сөйләшә беләме?

  2. Алар китап яза беләләрме?

  3. Паша белән Актырнак ничек торалар?

  4. Актырнак нинди сүзне ярата?

  5. Бүген Актырнак уйныймы?

  6. Актырнак хуҗасы кем?

  7. Этләр кунакларны яратамы?

  8. Алар ничек уйлыйлар?

  9. Мин Паша белән Актырнакка нәрсә әйтәм?

  10. Аннары мин Актырнак турында ничек уйлыйм?

И еще:

  1. Сезнең исемегез ничек?

  2. Сез хәзер ничә яшьтә?

  3. Сезнең туган көнегез кайчан?

  4. Сез кайда эшлисез яки укыйсыз?

  5. Сез кайда яшисез?

  6. Сезнең һөнәрегез нинди?

  7. Сезнең гаиләгездә ничә кеше бар?

  8. Әти-әниегезнең исемнәре ничек?

  9. Алар кайда эшлиләр?

  10. Сез гаиләгездә нинди телдә сөйләшәсез?

  11. Сез иртә белән ничәдә ашыйсыз? Бергә ашыйсызмы?

  12. Сез кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз?

  13. Әти-әниегез эштән ничәдә кайталар?

  14. Сезнең абыегыз, апагыз, энегез яки сеңлегез бармы?

  15. Ул (алар) кайда эшлиләр яки укыйлар?

  16. Сезнең иң якын дусларыгыз кемнәр?

  17. Сезнең бабаегыз яки әбиегез бармы? Алар хәзер нишлиләр?

  18. Сезнең якын туганнарыгызның һөнәрләре нинди?

  19. Сез киләчәктә кем булырга уйлыйсыз?

  20. Туганнарыгызның сәламәтлеге ничек?

В-ТРЕТЬИХ, ПРОШЕДШЕЕ ВРЕМЯ И СИСТЕМА ПАДЕЖЕЙ

Форм, образующих прошедшее время в татарском языке, пять. Не надо сразу хвататься за голову, так как среди них есть более употребительные и менее используемые. Кроме того, все три сложные формы прошедшего времени заканчиваются на один и тот же глагол – иде. Этот глагол и- имеет только несколько форм: например, условный – исә, прошедшее – иде. Поэтому он называется недостачтоным.

Рассмотрим для начала простые формы прошедшего времени: определенное и неопределенное.

Глаголы изъявительного наклонения имеют личные окончания. Они бывают двух типов. Первый тип представлен в настоящем времени:

мин

-м/-мын/-мен

Без

-быз/-без

син

-сың/-сең

Сез

-сыз/-сез

ул

Алар

-лар/-ләр/-нәр/-нәр

В первом лице единственного числа возможны два варианта окончаний: неполная (в настоящем времени) и полная (например, в форме неопределенного будущего времени).

Определенное (очевидное) прошедшее время

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]