- •Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага сораулар һәм биремнәр
- •IX сыйныф
- •X сыйныф
- •I. Тестлар.
- •Б) «Хөсрәү вә Ширин», «Мәхәббәтнамә», «Кыйссасел-әнбия»;
- •3. «Печән базары яхуд Яңа Кисекбаш» әсәре ул:
- •5. З.Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романының төп каһарманнары бирелгән рәтне билгеләгез.
- •IV бирем. Г.Тукайның тормыш юлына караган эпизодларны дөрес хронологик тәртиптә урнаштырыгыз.
- •XI сыйныф
- •I.Тестлар.
- •Авторы г.Исхакый булмаган әсәрне күрсәтегез.
- •2. Шигъри юлларның авторын күрсәтегез .
- •5. Шигырь юлларының бер-берсенә аваздаш, охшаш иҗекләр белән тәмамлануы ул:
- •II бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.
- •III бирем. Түбәндәге сүзләр янына үзегез белгән аңлатмаларны һәм тыныш билгеләрен куегыз.
- •IV бирем. Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрнең исемнәрен атагыз һәм авторларын күрсәтегез.
- •V бирем. Гаяз Исхакыйның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.
- •VI бирем. Баллада жанры турында белешмә бирегез, мисаллар китерегез.
- •VII бирем. “Моабит дәфтәрләре – м.Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы” дигән фикерне исбатлагыз.
XI сыйныф
I.Тестлар.
Авторы г.Исхакый булмаган әсәрне күрсәтегез.
А) “Юлсызлар”;
Б) “Көз”;
В) “Олуг Мөхәммәт”;
Г) “Габбас Галин”.
2. Шигъри юлларның авторын күрсәтегез .
«Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан,
Биткәенең нәкъ очында миң яраткан;
Саклар өчен зифа буен яман күздән,
Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!»
А) Ш.Бабич;
Ә) Дәрдмәнд;
Б) Котб;
В) С.Рәмиев.
3. “Туган тел турында җырлар” шигыренең авторы кем?
А) Роберт Миңнуллин;
Ә) Хәсән Туфан;
Б) Шәүкәт Галиев;
В) Ренат Харис.
4. Авторы М.Җәлил булмаган әсәрне атагыз.
А) “Бер үгет”;
Б) “Батырлык турында”;
В) “Бездә яздыр”;
Г) “Юллар”.
5. Шигырь юлларының бер-берсенә аваздаш, охшаш иҗекләр белән тәмамлануы ул:
А) ритм;
Ә) рифма;
Б) рәдиф;
В) рефрен.
II бирем. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.
Сиңа, дуслар, мондый, якын, әйтмәс, күрсәләр, сүзне, бәгърем, дисәләр, хәбәр, син, егылган, миннән, ышанма, ул, арып, китерсәләр.
III бирем. Түбәндәге сүзләр янына үзегез белгән аңлатмаларны һәм тыныш билгеләрен куегыз.
1. Ак кыялар турында хыял - ____________________________________;
2. Тукайдан хатлар - __________________________________________;
3. Мөхәммәт Мәһдиев - _____________________________________;
4. Өчәү чыктык ерак юлга - _____________________________________;
5. Намус - _____________________________________________________;
6. Сызгыра торган уклар - __________________________________________;
7. Гаяз Исхакый - ________________________________________________;
8. Сәйдәш - ______________________________________________________.
IV бирем. Бөек Ватан сугышы темасына язылган әсәрләрнең исемнәрен атагыз һәм авторларын күрсәтегез.
V бирем. Гаяз Исхакыйның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.
(1)1878 елның 22 февралендә Чистай өязенең Яуширмә авылында бер малай дөньга килә. (2) Гаяз башта әбисе Мәхфүзә остазбикә ярдәмендә язу танырга өйрәнә, авыл мәдрәсәсенә йөри, унике яшендә аны Чистайдагы Закир ишан мәдрәсәсенә бирәләр. (3)1890-1902 елларда, ягъни унике ел буена Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган вакытта төрек, гарәп, фарсы телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнә. (4)1913 елның 22 октябреннән ул инде Россиянең башкаласында “Ил” гәзитен чыгара башлый. (5) Аның беренче хикәясе 1905 елда языла һәм шул ук елны басылып та чыга. (6) Беренче әсәрләре “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы” романнары мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган була. (7) Исеменнән үк аңлашылганча, “Теләнче кыз” романы татар хатын-кызы язмышы мәсьәләсен көн кадагы итеп куя. (8) Ә “Татар кызы” нәсере ике яктан әһәмиятле.
____________________________________________________
VI бирем. Баллада жанры турында белешмә бирегез, мисаллар китерегез.
VII бирем. “Моабит дәфтәрләре – м.Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы” дигән фикерне исбатлагыз.