Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

Әдәбият дәресе

1. Бүгенге таләпләр

Мәктәптә укыту-тәрбия эшен оештыруның төп формасы — дәрес. Дәрес — уку-укыту эшенең кечкенә берәмлеге, һәм әлеге эш үз алдына куйган максатның бер кечкенә кисәкчәсен тормышка ашыру өчен хеҙмәт итә. «Дәрес — укытуны укы-тучының бер яшьтәге һәм әзерлектәге даими составлы укучылар төркеме белән билгеле вакыт аралыгында һәм алдан көйләнгән расписание буенча оештыру формасы» (Педагогика / Под ред. Ю.К.Бабанского.— М.: Просвещение, 1983.— С. 214). Ул шәхси яки зачет әңгәмәләре, дәрестән тыш һәм факультатив укыту белән янәшә яши.

Уку-укыту эшен оештыруның дәрестән башка да күптөрле формалары булуы мәгълүм. Элекке заманнарда мәктәп-мәдрәсәләрдә укучылар зур булмаган төркемнәргә бүленеп укыганнар. Укучы яшь аермасына карап түгел, нигездә, үзләштерү сәләте ягыннан (әлеге баскычта укып-ятлап бете-рергә тиеш китапны тәмам иткәннән соң) югарырак «сый-ныфка» күчкән, без аны «сабак бирү» д ип атый алабыҙ.

Зуррак мәдрәсәләрдә исә фәндә «белл-ланкастер систе­масы» дип исем алган эшләү рәвеше кулланыла. Аныңча укыганда, шәкертләр үзләреннән түбәнрәк сыйныфтагы уку­чылар белән шөгыльләнгәннәр, аларны укытканнар, күзәт-кәннәр, ярдәм иткәннәр.

ЗҢәдитчелек хәрәкәте татар мәктәп-мәдрәсәләренә дәрес формасын беркеткән. Расписаниеләр челтәре, дәрес өчен вакытның төгәл билгеләнеп куелуы, хәтта парталар, күр-сәткеч таяклар, кара такта... кыскасы, без күзаллый торган дәрес атрибутикасы тулысы белән урнашып ж,итә.

1917 ел революциясеннән соң мәгариф өлкәсендәге үзгә-решләр, бердәм мәктәпләр төзү укытуның лаборатор рәвешен гамәлгә кертә. Ул гасыр башында АКШта Е. Паркхерст тарафыннан тәкъдим ителгән Дальтон-планның бер тәре, агымы булып тора. Аңа нигеҙләнеп, һәр укучы шәхси, үз

мөмкинлекләреннән чыгып белем ала: бригадалар яшь ягыннан түгел, белемнәрне үзләштерү тиҙлегенә карап оешкан, аларның составы гел үҙгәреп торган.

Ләкин бу шәкел дә уку-укыту эшендә урнашып, ныгып китә алмый. ВКП(б) ҮКның 1932 ел 25 август карары белән мәктәпләргә дәрес тәртибе кайтарыла.

Дәрес белән янәшә, 30 нчы елларда сәяхәт (экскурсия) формасы киң ж,әелә: теге яки бу теманы, фәнне өйрәнү өчен кырларга, фермаларга, завод-фабрикаларга бару, хәтта тел-әдәбиятны да хеҙмәт дәвамында үзләштерү шаукымы була бу. Ләкин мондый яңалыклар үҙен акламый, укытуның сыйфаты түбәнәюгә китерә, һәм уку йортлары төп укыту формасы буларак дәрескә әйләнеп кайталар.

5Ңәмгыятьтәге 90 нчы елларда башланган үзгәрешләр бердәм мәктәп тәртибен кире кагып, яңа төр уку йортлары, альтернатив программалар һәм дәреслекләр тууга сәбәп булды. Шуның белән бергә укытуның яңа формалары барлыкка килде, онытыла башлаганнары әйләнеп кайтты. Аларның саны һаман үҫеп тора. Шулай да дәрес үҙенең беренчеллеген саклый, төп форма булып кала килә. Ә инде дәреснең эчтәлеген, структурасын яңарту максатында, аны традицион һәм инновацион (яңача, гадәти булмаган) дәрес буларак карау гамәлгә керде. Инновацион дәрес укучыларны кызыксындырырлык, танып белү һәм эзләнү эшенә тартыр-лык яңа технологиялар, алымнар, материалдар куллануны сорый. Безнең фикеребезчә, татар әдәбиятыннан нәкъ менә инновацион дәресләр уздыру — методиканың киләчәк үҫеш

юлы.

Форма бик күп чыганакларда «эчтәлекнең яшәү һәм белдерелү ысулы» буларак шәрехләнә. Кайбер чыганаклар аны эчтәлекнең эчке төзелеше, структурасы рәвешендә дә аңлаталар. Фәлсәфи мәгънәдә форма — теләсә нинди педагогик күренешнең, берәмлекнең яшәү рәвеше. Укытуны оештыру формасы исә — мөстәкыйль дидактик берәмлек, ләкин ул да форманың төп билгесен — нинди дә булса эчтәлекнең эчке төзелеше булуны саклап кала. Дидактикада эчтәлек мәгъ-нәсендә күренеш яки берәмлек буларак форманың эчтәлеге түгел, бәлки укыту материалы һәм укыту ысуллары йөри. Алар үзләре дә — укыту барышының мөстәкыйль өлешләре. Форма аларны берләштерә, ж,ан өрә, бөтенлек баскычына күтәрә. Менә шундый хәрәкәттәге, үҫештәге укыту материа­лы, ысуллар белән берләшеп, укытуны оештыру формасының ;эчтәлеген тәшкил итә.

43

Укытуны оештыру формасы бул арак дәреснең вазифалары:

  1. укыту-белем бирү;

  2. тәрбия, әхлакый кыйммәтләр булдыру;

  3. оештыру һәм эш культурасы формалаштыру;

  4. психологик тәэсир итү;

  5. фикерләүне үстерү;

  6. гомуми һәм шәхси юнәлеш бирү;

  7. камилләшүгә омтылыш уяту.

Н.И. Кудряшев исә әдәбият дәресендә:

  1. укучының күҙаллау, хыял сәләтен үстерү;

  2. образлы һәм логик фикерен үстерү;

3) теоретик фикерен үстерү мөһим дип яза (Кудря­ шев Н. И. Введение//Преподавание литературы по новым программам.— М.: Просвещение, 1970.— С. 7).

Укыту барышында дәрес — бер күҙәнәк, кисәкчә, чылбыр-ның бер буыны да. Буын өзелү әлеге гомуми укыту эшенә тәэсир итә, аның бөтенлеген ж,имерә. Шунлыктан теләсә нинди дәрес билгеле бер таләпләргә ждвап бирергә тиеш. Беҙгә Ю. К. Бабанский тәкъдим иткән (Бабанский Ю.К. Оптими­зация процесса обучения.— М.: Педагогика, 1977.—С. 82) дәрескә таләпләр ж,ыелмасы отышлы тоела, шул нигездә түбәндәге таләпләрне әһәмиятле ҫаныйбыҙ:

  1. һәр дәреснең һәм гомуми уку-укыту эшенең максат-бурычлар уртаклыгы;

  2. дәреслек материалы эчтәлеген төгәлләштерә, ачыклый, балаларга «көйли» алу;

  3. укыту эшенең гомумсыйныф, төркем, шәхси төрләрен чират л аштыру;

  4. ысул һәм алымнарның уңышлы чиратлашуы;

  5. укучыларның кызыксынуын үстерерлек булу;

  6. белем бирү һәм тәрбия мәсьәләләрен бергә бәйләп хәл итүгә юнәлгән булу;

  7. фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;

8) аңлылыкны,активлыкны,мөстәкыйльлекне,ижади фикерләүне үстерү;

9) уку-укытуның тәртиплелеге һәм эзлеклелеге; 10) дәрес һәм дәрестән тыш материал ның бәйләнеше.

Әлеге таләпләрнең үтәлүенә ирешү үзе үк дәреснең нәти­жәлеләге турында сүз алып барырга мөмкинлек тудыра. Дәреснең методик концепциясен төзегәндә, югарыда санап кителгән таләпләрдән чыгып эш итү дәресне гомуми укыту-тәрбия эше эчендә карарга ярдәм итә.

Максат — дәресне жыеп торучы үҙәк, ахыр нәтижә. Шул ук вакытта максат әлеге дәресне бер темага караган дәресләр белән дә, гомумән, укыту-тәрбия эшенең максат-бурычлары белән дә бәйли ала. Чөнки мәктәптә әдәбият укытуның гомуми максатлары аерым сыйныфларда, аерым чор яки язучы ижатын өйрәнү максатларына таркатыла, бүлгәләнә, алар, үз чиратында, дәрес максатларына кискәләнә. Әдәбият дәресе үткән һәм үзеннән соң өйрәнеләчәк дәресләр белән бәйләнештә булырга тиеш, мондый бөтенлекнең нигеҙен һәр дәрес һәм дәресләр тәртибенең максатларын ачык билгеләү, иҫәпкә алу тәшкил итә. Нәр дәресне гомуми бурыч-максат яктылыгында карау, үткән дәресне үстерүче, дәвам итүче буларак күҙаллау әдәбият дәресләре өчен аеруча мөһим. Мәҫәлән, бер әдәби әҫәр мәктәптә 45 минутка сузыла торган дәрес л әргә бүлеп өйрәнелә. Ләкин сәнгать әҫәрен әлеш ләп, бүлгәләп аңлап булмый, бәлки бөтен әҫәр хакында фикер, бәя, кичереш булдыру кирәк. Еш кына бер әҫәр өйрәнеп уздырыла торган дәресләрдә уртак эмоциональ фон тудыру сорала.

Ижадилык ягына кил сәк, һәр әдәби әҫәр — ижат жимеше. Әдәбиятның бу үзенчәлеге укучының әҫәр белән очрашуын ижади аңлау, авторның ижат эшенә кушылып китү рәвешен-дә оештыруны таләп итә.

Дәреслек материалы эчтәлеген төгәлләштерә алу дигәндә, бу таләп — дәрестә сәнгать әсәреннән алынган шәхси хис-кичереш, тәэсир-тойгыларның, укытучы мөнәсәбәте, укучы­ларның бәясе буларак, дәреслек биргән анализ-караш белән янәшә килеп, аны тулырак, тирәнрәк, тәэсирлерәк итә дигән сүз. Нәкъ менә әҫәр үзе әдәбият дәресе өчен ысул һәм алымнар саилауда да, укучыларның мөмкинлекләрен иҫәпкә алып нинди эш төрләренә мөрәжәгать итүне ачыклауда да ярдәм итә, юл күрсәтә. Әлбәттә, бу өлкәдә, әсәрнең үз үзенчә-лекләреннән тыш, укучыларның әдәби үҫеш д әрәжәсе дә, укытучының шәхси мөмкинлекләре дә бик мөһим.

Балалар фикерләү, әдәби үҫеш дәрәжәсе, хәтта сәнгатькә, укуга, укытучыга мөнәсәбәт ягыннан да бер-берсеннән нык аерылалар. Шуңа күрә тулы сыйныф белән эшли алу гына житми, һәр балага, аерым укучылар төркеменә «сукмак» табу, дәрескә кызыксындыру уяту һәм әдәби әҫәр укуга тарту за­рур. Дәрестә бу эш сорау һәм биремнәрне сайлап алуда, шәхси һәм төркемләп эшләүдә, өй эше бирүдә, хәтта укытучының мөнәсәбәте — мактау яисә шелтәләүдә дә чагылыш таба.

Укучы — актив, тере, житез, хәрәкәтчән зат. Аны бертөр-лелек бик тиз туйдыра, кызыксыну сәләтен юкка чыгара. шуңа күрә ысул һәм алымнарның уңышлы чиратлашуы кирәк. Бары тик теләп, кызыксынып укыганда гына, укучы яхшы нәтижәләргә ирешә.

Дәрестәге һәм дәрестән тыш материалның бәйләнеше укучыны мөстәкыйль эҙләнергә, укырга күнектерә, дәрестә өйрәнелә торган белем һәм мәгълүматларның кирәклеген иҫкәртә.

Әдәбият укыту методикасы белән махсус шөгыльләнүчеләр дә әдәбият дәресенең нинди булырга тиешлеге хакында уйланалар. Т. Ф. Курдюмова фикеренчә, иң оста укытучы әдәбияттан шәхси (индивидуаль) дәрес варианты төзи, уйлап чыгара. Чөнки әдәбият — сәнгать тәре, хәтта традицион дәрес барышын саклаганда да, бер үк темага ике янәшә сыиныфта уздырылган әдәбият дәресләре төрле булырга тиеш. Әдәбият дәресенең иң мөһим ягы — ижддилык. (Курдюмова Т.Ф. Урок в системе литературного образования/ /Проблемы препо­давания литературы в средней школе.— М.: Просвещение, 1985.— С. 69—79).

В.А.Коряушкина әдәбият дәресенең аралашу һәм укучы-ның үз фикерен әйтү дәресе булырга тиешлегенә басым ясый. Шул вакытта гына укучының ижади фикерләве камилләшә ала дип белдерә. (Коряушкина В. А. Урок литературы в средней школе.— Минск: Изд-во «Университетское»,1985.— С. 48).

Танылган укытучы-новатор Е. Н. Ильин әдәбият дәресен «бер пәрдәле спектакль» дип атый. Аныңча, әдәбият дәресе башта укучыны гажәпләндерергә, шаккаттырырга, шулай итеп кызыксындырырга тиеш. Укытучы — беренче урында. Ан-нан соң китап керә. Әдәбият дәресе — китап белән эшләү дәресе.

Е. Н. Ильин өчен үҙәк, төп максат — кешеләштерү, гу-манлаштыру. Укыту ысул л ары: «әдәби әсәрне әдәби ана­лизлау һәм укучы белән рухи яктан укытучыга тигеҙ шәхес итеп аралашу». Боларның бөтенесенә «әдәбият дәресенә сәнгать күренеше итеп караганда» гына ирешергә мөмкин (Ильин Е. Герой нашего урока.— М.: Педагогика, 1991.— С. 162—175).

Шушы гыйбарә — «әдәбият дәресенең сәнгать күренешенә әверелүе» күп нәрҫәне аңлата ала. Әдәбият дәресе мәсьәләсен тикшергән һәр галим яхшы дәреснең ижади, кабатланмас, укытучы үзе уйлап тапкан алымнар белән баетылган, әдәби текстны укытучының үз ж,аны аша уздырып бирүенә корыл-ган булуын атыйлар. Димәк, әдәбият дәресе өчен «ижат итү» таләбен куялар.