Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ШЭРИФ КАМАЛ.doc
Скачиваний:
78
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
116.22 Кб
Скачать

Ш.Камал новеллалары һәм “Акчарлаклар”повестенда бәхет эзләүчеләр темасы. Әсәрләрнең сәнгатьчә эшләнеше.

Ш.Камал – татар әдәбияты тарихында иң башлап кыска хикәя – новеллалар остасы буларак танылган язучы. Бу жанрны ул реалистик юнәлештә үстереп җибәрде. Новеллаларының һәм “Акчарлаклар” повестеның эчтәлеген үзе яшәгән чор, заман чынбарлыгы белән сугарды. Шәриф Камал әдәбиятка үз тормыш тәҗрибәсе аркылы килгән язучы. Монда бераз биографиясенә тукталып үтик. Кыска гына вакыт эчендә (1909 – 1913) Ш.Камал шактый катлаулы һәм киеренке эзләнүләр белән тулы кечкенә хикәяләр циклын тудырды. Аларның күпчелеге бигрәк тә 1910нчы елга туры килә. Ш.Камал хикәяләренең новеллистик табигате кайсы моментларда ачык күренә соң? Кайсы моментлар аның әдәби осталыгының һәм стиленең үзенчәлеген билгели? Әдипнең иҗатына характерлы төп сыйфатлар: а) кешенең рухи динамикасына, драматик кичерешләренә игътибар итү; ә) табигать образына, пейзаж поэтикасына игътибар итү; б) 1909 – 1913нче еллар арасында язылган әсәрләре психологик конфликтка корылган. Ул конфликтны кешеләр мөнәсәбәтендәге яхшылык белән явызлык, кешелеклелек белән ерткычлык арасындагы котылгысыз бәрелеш тудыра. Шушы яссылыкта анализларга:

  • “Уяну” (1909);

  • “Сулган гөл” (1909);

  • “Буранда” (1909);

  • “Сукбай” (1910);

  • “Авыл мөгаллиме” (1910).

Аның әсәрләрендә без тормышның төрле почмакларында, төрле шартларында яшәгән төрле кешеләр язмышын күрәбез. Алар һәммәсе дә ниндидер бәхетсезлек газабына дучар ителгән. Алар кичергән күңелсез, фаҗигале язмышның сәбәбе, чыганагы – я көтелмәгән, очраклы бер хәл, я мораль-әхлакый момент, вөҗдан, намус эше белән бәйләнгән, я чынбарлыкның иҗтимагый явызлыгыннан килә. Тулаем алганда, Ш.Камал хикәяләрендәге геройларны эзәрлекләгән явызлыкның төп чыганагы – Россия чынбарлыгы, реакция атмосферасы. Гади кешеләр язмышында, аларның рухи дөньясында гәүдәләнгән драматизм яки трагизм әнә шул чынбарлыктан килә. Ш.Камал хикәяләрендә бәхет идеалы белән бәхетсезлек чынлыгы арасындагы конфликт, бәрелеш темасы үзәктә тора.

Әүвәл-әүвәл заманда” (1910);

“Кычкырыш” (1910);

“Бәхет эзләгәндә” (1911);

“Чит илдә” (1912).

Тормыш караңгылыгы белән иреккә, бәхеткә сусаган күңел яктылыгын каршы куйган контраст Ш.Камал иҗатында романтик пафос белән сугарыла. Тормыш караңгылыгына каршы күңел яктылыгын эзләү, чынбарлык караңгылыгы белән рухи яктылык антитезасы – Ш.Камал новеллаларының төп үзенчәлеге. Бу үзенчәлек Ш.Камал хикәяләренең лирик-эмоциональ, психологик халәтен, тонусын тудыра. Ш.Камал прозасына лирик һәм психологик стиль характерлы. Ш.Камалда туры тасвири пейзаж юк, герой кичерешләре белән пейзаж арасындагы мөнәсәбәт бәйләнешле тасвирлана һәм бу – Ш.Камалның стиль үзенчәлеген билгели. Ш.Камалда пейзаж поэтикасы геройның эчке дөньясы, настроениесе, кичерешләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләнә. Ш.Камалның нинди генә хикәясен алсак та, анда табигать сурәтенең, пейзажның шундый функция үтәвен күрәбез. Ш.Камалның табигать сурәтләрендә Дәрдемәнд поэзиясендәге мотивлар белән аваздашлык сизелә. Ул да, Дәрдемәнд шикелле, табигать күренешләрендә моң, көй, музыка ишетә. Әдип табигатьнең моңын, серен, телен, музыкасын ишетергә тели. Табигатьне кеше кебек җанландыра, кешегә охшата: “Берничә төп карт имән агачлары да җил белән бергә әллә нинди күңелсез тавышлар чыгара, ыңгыраша, шаулыйлар – һәммәсе дә бер өметсезлек вә хәсрәт көйли”. ( “Ике яхшы” (“Бер картның тәэссораты”) “Кавказның аксыл томанга бөркәнгән ак башлы таулары, югартын карап, тавышсыз гына җырлый... Бала вакытта ишеткән хикәяләрне эч өзгеч бер моң белән тәкрар итә, бала вакыт хәтирәләрен, ана иркәләүләрен бишек тирбәткән көй белән сөйли, искә төшерәләр...” (“Чит илдә”). Г.Ибраһимов 1915нче елгы бер мәкаләсендә Ш.Камал “табигатькә тел бирә, аның серләре белән адәм йөрәгенең эчке зарларын бергә куша, ” – дип, бик дөрес фикер әйткән. (8 томда, Т.5. Казан, 1978, 208 б.) Ш.Камал хикәяләренә карата “психологик этюд” дигән төшенчәне кулланырга мөмкин. Ш.Камалның “Хикәяләр төркеме” басылып чыккач та, кайбер тәнкыйтьчеләр шул моментка игътибар иткәннәр. Мәсәлән, Җ.Вәлиди 1914нче елгы бер рецензиясендә болай дигән: “Ш.Камал әсәрләренең үзенчәлеге – нинди дә булса вакыйганы ачык итеп башыннан ахырына кадәр сөйләп бирү юлы белән язылмыйча, мәгълүм бер халәте рухияны (психологический момент) эләктереп алып, шунда казыну, эзләнү юлы белән язылуларыдыр... Ш.Камал хәл, вакыйгаларның тышкы барышын, тышкы төзелешен түгел, бәлки эчке ягын, ягъни психологический ягын әсас (нигез, таяныч) итеп тотадыр.” (Вәлидов Җәмалетдин (Җәмал Вәлиди) Матбугат галәмендә. Вакыт, 1914, 2 ноябрь). Язучыны вакыйга түгел, ә шуннан туган һәм кыска гына аралыкта, хәтта бер мизгелдә булып үткән кичерешләр, рухи хәлләр кызыксындыра. Герой кичергән вакыйгаларның башы я ахыры төшереп калдырыла, аңа гомумән игътибар итмәү булырга мөмкин. Ләкин ул компенсацияләнә. Төшерелеп калган хәлләр уйланулар аркылы бирелә, искәртелә. Мәсәлән, “Сукбай” хикәясендәге Гали кыш көне үз авылына кайдандыр кайтып төшә. Моңа кадәр ул кайларда нишләп йөргән – бу хакта без геройның уйланып ятуыннан гына әсәр азагында абайлап калабыз. (Том 1, Б.100). Моннан соң геройның язмышы ничек була, үзгәрәме – бусы да билгесез. Без геройның хәзерге хәленнән чыгып кына хөкем итәбез: ул һаман да бәхетсез. Ш.Камал хикәяләрендәге психологизмның тагын бер характерлы сәнгатьчә алымы – күңел монологы. Геройның үз-үзенә уйлануы, хыяллануы, саташуы һәм төш күрүе рәвешендә бирелә. (Мәсәлән, “Буранда” – Б.53-54; “Авыл мөгаллиме” – Б.88). Ш.Камал кеше психологиясен нечкәлеге белән күрә белә, аны сәнгать телендә зур осталык белән бирә белә. Аның иҗатында бәхет эзләгән гади кешеләрнең өмет, шатлык, хәсрәт-кайгылары тулы һәм күркәм чагыла.

Акчарлаклар(1914)

Акчарлаклар

Хөснул Вәлиуллин муз.,

Рәшит Әхмәтҗанов сүз.

Кораб китте еракларга, зур юлларга,

Карыйм күздән югалганчы шул якларга.

Сез китмәгез, а-а-а-а

Чит җирләргә, каерыла пар канатлар.

Мәхәббәтне ала алмый бер упкын да,

Хыянәтне күтәрә алмый бер дулкын да.

Сау булыгыз, а-а-а-а,

Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.

Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,

Кайтыр микән тагын миңа юллар урап?!

Сау булыгыз, а-а-а-а,

Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.

1910 – 1914нче еллар – Яңа революцион күтәрелеш еллары. Күтәрелеш татар әдәбияты барышына һәм аерым язучылар иҗатына теге яки бу төстә йогынты ясый. Гомумән алганда, революцион күтәрелеш татар әдәбиятында оптимистик кәефләрне көчәйтеп җибәрде. Ш.Камал да бу процесстан читтә калмады. Аның иҗатында бәхет эзләгән гади кешеләрнең өмет, шатлык, хәсрәт-кайгыларын тормышчан тулылыгы һәм халыкчан күркәмлеге сурәтләнә башлады. 1914нче елда “Акчарлаклар” повестеның язылуы һич тә очраклы түгел. Бу әсәрдән иҗтимагый тормыштагы яңарыш, күтәрелеш һавасы бәрелеп торды. Язучының тормышны һәм кешене сурәтләвендә оптимизм һәм реализм, пластиклык кебек әһәмиятле сыйфатлар өскә калыкты. “Акчарлаклар”ның 1914нче елгы беренче басмасында әсәр исеме астына “Эшчеләр тормышыннан хикәя” дип куелган. Бу әсәргә кадәр татар әдәбиятында эшчеләр темасы һәм хәтта образы күпмедер күләмдә урын алган булса да, “Эшчеләр тормышыннан хикәя” дип аталырга лаек һәм бу темага сәнгатьчә бөтенлек биргән зур әсәр юк иде әле. Шунысы әһәмиятле: бу әсәрендә Ш.Камал үз тормышы, үз башыннан кичкәннәр белән бәйләнештә булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Язучы тормышының ул эпизодлары аның “Козгыннар оясында”, “Бәхет эзләгәндә”, “Чит илдә” кебек әсәрләрендә дә сурәтләнә. Ләкин боларда әле тормыш материалына һәм геройлар язмышына мөнәсәбәттә драматик настроениеләр өстенлек итә. Ә “Акчарлаклар”да хезмәт кешеләренең бәхете темасы оптимистик яктыртыла. Ш.Камал новеллаларының күпчелегендә, күргәнебезчә, геройлар ялгызлыктан газапланалар, бер-берсен аңламау җәфасын кичерәләр, ә “Акчарлаклар”да мондый ялгызлык, читләшү тойгысы юк. Монда бер-берсен аңлаган һәм ихтирам иткән эшчеләр коллективы бар. Әсәрнең беренче бүлекчәсе романтик матур метафора белән башланып китә, “Диңгез көлә!” дип атала. Шул сүзләрдән үк әсәрдә сурәтләнәчәк хәлләрнең беренче аккорды ишетелгән шикелле. Каспий буйларына җәй килә. Балык тоту сезоны ачыла. Матур өметләр белән балыкчылар, сезонлы эшчеләр җыйнала. Алар тиз арада әсәр геройлары булып китәләр, бер-бер артлы укучы алдына басалар. Вакыйгалар барысы бер ай вакыт эчендә бара. Төрле геройлар мөнәсәбәте тормышчан җанлылык һәм тыгызлык белән күз алдына килә. Кыска хикәяләр язып туплаган тәҗрибәне – лаконик, җыйнак сурәтләр белән тасвирлау тәҗрибәсен Ш.Камал “Акчарлаклар”да повесть дәрәҗәсенә күтәрә. Повесть геройлары арасында – үзләренең характеры, тормышлары белән алгы планга куеп сурәтләнгәне, әсәр үзәгендә торганнары: Шәрәфи карт, Гариф, Газизә, Николай, Солдат образлары. Шәрәфи карт портреты кыска гына итеп бирелгән. Ул – шактый тәҗрибәле, эшчән, таза гәүдәле хезмәт кешесе. Шәрәфи карт – балык промыселында солильщик – сельдь тозлаучы. Бик гади, акыллы, тыйнак табигатьле бер эшче. Ул тиз арада үзенең ихтыяр көченә һәм югары кешелек сыйфатларына ия булуын күрсәтеп өлгерә. Язучы бу героен һич тә идеаллаштырмый. Аның элекке крестьянлыгыннан килә торган һәм сезонлы эшче булуыннан килә торган йомшак якларын да, каршылыклы уй-тойгыларын да яшерми. Әмма ничек кенә булмасын, Шәрәфи карт характерында хезмәт иясенә хас таза, ягымлы сыйфатлар өстенлек итә:

  • ул хезмәт сөя,

  • үзенең иптәшләрен ихтирам итә,

  • кешелексезлекне, намуссызлыкны нәфрәтли,

  • гаиләсендә аталарча кайгыртучанлык күрсәтә,

  • тынычлык белән яши белә.

Ул эшчеләр арасында һәр очракта да үз кеше, аларның ыгы-зыгысыннан аерылмый, аларның кайгы-шатлыкларын туганнарча уртаклаша. Исаак кебекләрнең эшчеләргә төкереп каравына нәфрәтләнә. Болар һәммәсе – Шәрәфи картны халыкның чын кешелекле табигатен, аның рухи күркәмлеген гәүдәләндергән геройларның берсе итеп сурәтли. Гариф – физик һәм рухи гармониягә бай герой образы бирелә. Ул билгеле бер күләмдә идеаллаштырылган. Ул хезмәт кешесенә хас физик һәм рухи тазалык гармониясе белән аерылып тора. Аларның Газизә белән мәхәббәте, мәхәббәт һәм бәхет турындагы хыяллары – романтик ашкынулы. Әмма аларның язмышын кырыс тормыш законнары хәл итә: балык тоту сезоны бетә, көтелгән бәхет табылмый һәм алар аерылалар. Хыял һәм чынбарлык бәрелешендә чынбарлык җиңә. Матур өметләр белән ерак диңгез буйларына бәхет эзләп килгән кешеләр, буш кесәләренә кулларын тыгып, буш капчыкларын асып, төрлесе төрле якларга таралышалар. Хыял һәм чынбарлык... Диңгез, акчарлаклар һәм кешеләр... Бәхет һәм бәхетсезлек... Әсәрнең буеннан буена әнә шундый контраст поэтикасы үзен әледән-әле сиздереп бара: чынбарлыктагы иҗтимагый контраст чагылышы иде ул. Шул рәвешчә, “Акчарлаклар” повестеның үзәгендә балыкчыларның бәхетен промысел хуҗалары урлавын тормышчан итеп тасвирлаган социаль детерминизм ята. Бу момент Ш.Камал иҗатында критик реализмның иң әһәмиятле бер принцибы иде. XX йөз башы татар прозасында Ш.Камал Чеховча кыска, лаконик итеп тасвирлау белән танылды. Ул – татар прозасында тыгыз, бай эчтәлекле һәм нечкә психологизм белән сугарылган сурәтләр тудыру юлына баскан беренче әдип.

Ш.Камал тыйнак язучы булган. Моңлы язучы булган. Әгәр тыйнак, моңлы язучы булмаса, ул Газизә образын, Гариф образын тудыра алмас иде”.

Г.Ахунов

Татарның бәхетсезлеген, язмышын аңлаган. Сибелгән татар, чәчелгән. Күмер шахталарына, тимер юл төзелешләренә. Шулай таркалган, таралган татар... Соңыннан бу алымны совет системасы элеп алды. Чирәм җирләр, БАМ һ.б. “

Г.Ахунов

Җырлы кеше – көйле кеше. Ш.Камал әсәрләрендә музыканың чагылышы.

... Ш.Камалның чәчмә әсәрләренә дә музыкальлек хас. Музыкаль аһәң бигрәк тә новелла – кыска хикәяләрендә әсәрнең эчтәлеге белән бергә үрелеп, ярашып бара һәм бу аның әсәрләренә гаять дәрәҗәдә югары һәм көчле эмоциональ тон бирә. “Бәхет эзләгәндә” хикәясендә дә дагстанлы картның хаста хатын янында саз чалып утыруы, “Курай тавышы” хикәясендә ятим балага ата-анасының үлеме курай моңы булып ишетелүе хикәя ителә. “Казармага җитәргә илле адымнар калгач, җил аралаш бүленеп-бүленеп скрипка тавышы килә башлады. Ул барган җиреннән туктады. Картның скрипка уйнавын ул башка вакытта да яратып тыңлый, тыңлаган саен йөрәгендә әллә нинди күңелле бер җылылык сизә иде. Әмма бу кисәк-кисәк тетрәүле моңнар гүяки аның күкрәгеннән, йөрәгеннән ут булып ялкынланып чыгалар... ... Бары Госман карт сәкегә утырып аркасы белән стенага сөялгән килеш, скрипка уйный иде. Гүяки ул бер көй чыгарырга, гомере буе таба алмаган бер көйне табарга тырыша иде. Ләкин ул көй чыкмый, ул көй юк иде... Берзаман ул уйнаудан туктады. Смычогын ыргытып җибәреп, скрипкасын сәке читенә шул хәтле каты бәрде: скрипка бик нык чыкылдаган тавыш чыгарып, кисәкләре кайсы кайда тузылып китте... Госман карт үзе йөз өстенә капланып үкси башлады... Мәрьямнең күз алды караңгыланды, өстенә казарма ава башлаган кебек булды.” “Козгыннар оясында” әсәрендәге шушы берничә өзек тә гади эшче Госман картның скрипкада уйнавы, соңыннан тормышындагы төзәтеп булмаслык ачы фаҗигадән соң скрипкасын үзе үк бәреп ватуы мәгънәгә бик көчле драматик басым ясап, әсәрнең психологик хиссиятен тулыландыра. Һәрнәрсәнең үз тәме булган кебек, әдәби әсәрләрнең дә үз телендәге оригиналы көчлерәк, тәэсирлерәк була һәм ароматын да югалтмый. Ш.Камалның тирән эчтәлекле, саф милли телебездә язылган әсәрләре дә үзебезнең татар телендә укылырга тиеш.

Мәдәни җомга, №48, 4 декабрь 1997 ел.

Розалина Юсупова