Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Сабитова А.М. Курслар

.docx
Скачиваний:
14
Добавлен:
17.03.2016
Размер:
15.84 Кб
Скачать

Түбән Кама муниципаль районы

Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабитова Әнисә Мәхмүт кызының

зачет эше.

5нче сыйныфларның рус төрекемнәре өчен

“Рәсим” тексты буенча дәрес планы.

Тема: Рәсим” хикәясендәге яңа лексика.

Дәрес тибы: ЛКФ

Дәрес максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты(дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-“Рәсим” хикәясендәге яңа сүзләр белән таныштыру.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-нәтиҗә ясый белү сәләтен үстерү.

Тәрбия максаты(дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

-әнигә булышуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау.

Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты(дәреснең предмет нәтиҗәсе):

-дәрес әзерләшүнең сәбәбен сорый, әйтә белү. Эш куша белү, ризалык, ризасызлык белдерә белү күнекмәләрен ныгыту;

-Рәсим турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Җиһазлау: дәреслек(53-55нче битләр); методик ярдәмлек (15нче бит); дәрескә әзерләнгән презентация;Р.З.Хәйдәрова “Татарский язык в таблицах”

Дәрес барышы

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплимент әйтүе.

Фонетик зарядка.

Прослушайте и укажите слова с мягкими гласными.

Кечкенә, мәче, уйный, әзерли, пычак, бәрәңге,өстәл, мәсьәлә, чишә, башта

II. Өй эшен тикшерү

III. Актуальләштерү.

Слайдлар аша өйдәге эшләрне искә төшерү; таблица ярдәмендә аларны боерык фигыль, инфинитив, хәзерге, үткән заман хикәя фигыль формаларында әйтү күнекмәләрен камилләштерү.

IV. Яңа сүзләр белән таныштыру.

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

кичке аш-

мәче уйный-

өй эше бирмәделәр-

онытканмын-

мәсьәлә чишәсе бар-

алдаша-

яхшы булышчы-

яхшы булышчы түгел-

1.Тактада язылган сүзләрнең мәгънәсен ачыклау(семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш(укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

-яңа сүзләрдәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

-сүзне кабатлау;

-сүзтезмә әйтү;

-яңа сүзләр кергән җөмләләр әйтү:1) Кичке аш тәмле.2) Бүген өй эше бирмәделәр. 3) Малай алдаша һ.б.

3. Яңа сүзләрнең язылышы өстендә эш:

-слайдтагы яңа сүзләр русча бирелгән, тәрҗемәсен кабатларга, тактада язарга;

-хәтер диктанты язу.

4. Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү.

Скажите другу что:

-он ужинает;

-он чистит картошку;

- он делаеет уроки;

-им задали домашнее задание;

- он забыл решить задачу.

5. спросите у друга, вырази согласие и несогласие :

-ужинает ли он;

-чистит ли картошку;

-делает ли уроки;

-задали ли им домашнее задание;

-забыл ли он решить задачу.

V. Яңа сүзләрне сөйләмдә куллануны ныгыту.

1).“Баскыч” уены.

Әни әзерли.

Әни аш әзерли.

Әни кичке аш әзерли.

Әни бүген кичке аш әзерли.

2) Яңа сүзне табарга, сүзгә сорау куярга.

3) Һәр җөмләгә сорау куярга. Парларда сөйләшәләр.

4) Теләге булган укучы такта янына чыга, аңа башка укучылар сораулар бирәләр.

5) “Рәсим” текстын уку.

6) Сорауларга җавап язу:

Рәсимнең эше бармы?

Ул дәрес әзерлиме?

Рәсимнең әнисе нәрсә эшли?

Әнисе Рәсимгә нинди эш куша?

7)Парларда сөйләшү.

8) Сорауларга җавапны теләгән укучылар такта алдында сөйлиләр.

VI. Өй эше. Яңа сүзләр белән биш җөмлә язарга.