Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зиннатуллина_Г.Ф._Пособие_2010 Ворд.docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
22.03.2016
Размер:
757.54 Кб
Скачать

Тема 10. Город. Деревня. Достопримечательности

Речевые образцы

Шəһəр үзəгеннəн Республика клиник хастаханəсенə кадəр нинди автобус йөри?

«Тукай мəйданы» тукталышын-нан 37 нче автобуска утырып бара аласыз.

Күчеп утырмыйча барып җитə аламмы?

Сезгə бер тапкыр күчеп уты-рырга туры килер.

Яр Чаллы шəһəренə кадəр иртəнге сəгать сигездəге рейска билетлар бармы?

Кызганычка каршы, билетлар сатылып бетте.

Казанның күренекле урыннары.

90 еллардан башлап тарихи урыннарны төзеклəндерү буен-ча эш башланды.

Соңгы елларда Казан шактый үзгəрде, матурланды.

Авыл җирендə яшəүчелəр.

Какой автобус едет из центра до РКБ?

На остановке «Площадь Тукая» можете сесть на 37 автобус.

Можно ли доехать без пере-садки?

Вам придется сделать одну пе-ресадку.

Есть ли билеты на рейс, отправ-ляющийся в восемь утра до На-бережных Челнов?

К сожалению, все билеты про-даны.

Достопримечательные места Казани.

С 90-х годов началась реконст-рукция исторических мест.

В последние годы Казань силь-но изменилась, стала краше. Жители села.

119

Авылда нинди йорт хайваннары Какие домашние животные вы

асрыйсыз? держите в деревне?

Дəү əти белəн дəү əнинең песие, У бабушки с дедушкой есть

эте, бозавы белəн сыеры, үгезе, кошка, собака, корова с телен-

колыны белəн аты, ун баш са- ком, бык, лошадь с жеребенком,

рыгы, ике күркəсе, казлары, та- десять овец, два индюка, гуси,

выклары һəм чебилəре бар. курицы и цыплята.

Междометия

Междометия выражают разные чувства и волеизъявления. Междометия делятся на:

  1. эмоциональные (выражают чувства, переживания, на-строения человека): ура, их, ай-яй, уф и др.;

  1. императивные (выражают волеизъявление, желание гово-рящего): марш, чү, тссс, алло, пес-пес (кис-кис) и др.

Звукоподражательные слова

Звукоподражательные слова в непосредственной форме пе-редают звуки, издаваемые живыми существами и различными предметами.

Карр, мияу, чут-чут (так поют птицы), мелт-мелт (образное подражание миганию) и др.

Модальные слова

Модальные слова выражают отношение речи в смысле ре-альности, возможности, необходимости к объективной действи-тельности.

Бар (есть), юк (нет), кирəк (надо), тиеш (должен), мөмкин (можно), ярар (ладно), бəлки (может быть), ичмасам (хоть, хотя), əлбəттə (конечно), мəсəлəн (например) и др.

120

Частицы

Частицы в татарском языке отличаются тем, что очень близ-ко стоят к аффиксам. Они выражают различные смысловые и мо-дальные оттенки. Частицы могут стоять и перед знаменательным словом, и после него.

Частицы по значению делятся на:

  1. вопросительные (сорау): -мы/-ме (после слова, слитно) улмы? укыдыңмы?;

  1. ограничительные (чиклəү): гына/генə, кына/кенə, ук/үк (после слова, раздельно);

  1. усилительные (көчəйткеч): иң, нəкъ, чалт, шыр, дөм, кып-, ап-, сап-, кап-, ямь-, күм- (перед словом) дөм караңгы (совсем тем-но), шыр тиле (круглый дурак), кып-кызыл, ап-ак, сап-сары, кап-кара, ямь-яшел, күм-күк (серый-серый);

  1. усилительно-сочинительные (көчəйтү-бəйлəү): да/дə, та/тə (после слова, раздельно);

  1. отрицательные (инкяр): түгел (после слова, раздельно), һич (перед словом, раздельно);

  1. утвердительные (раслау): бит, ич, ла/лə, лабаса, лəбаса (после слова, раздельно);

  1. неопределенные (икелəнү): -дыр/-дер, -тыр-тер (после слова, слитно), əллə (и перед словом, и после слова) улдыр, килгəн əллə;

  2. упрашивания (ялыну): əле, инде (после слова, раздельно), -сана/-сəнə, -чы/-че (после слова, слитно) кил инде, əйтче, укысана;

  1. указательные (күрсəтү): əнə (вон), менə (вот) (перед сло-вом) менə минем дустым, əнə тегендə.

Задания

1. Переведите глаголы. Определите их вид.

Телидер, юнəлтергə, ия булырга, тырышырбыз, ишетəсездер, кызыксынып, карап барсагыз, кабул ителə, башланганчы, белəсегез

121

килсə, артырмы, барып җитə, тотыла, кулланыла, керсəгез, кабул итмəслəр, хис итəргə.

2. Тəрҗемə итегез.

а) Мин бу тукталышта төшəм. Сөембикə манарасы Кремльдə урнашканмы? Билет унбиш сум торамы? Милли китапханəгə бара-быз. Кичə Тукай музеенда булганнар. 89 нчы автобус бу тукта-лышта туктамый.

б) Счастливого пути. Вам надо сесть на 8 автобус. Где здесь остановка? Тебе надо доехать до остановки «Молодежный центр». Где здание банка? Вижу здание банка. Мечеть Кул Шариф распо-ложена на территории Кремля. Встретились на выставке. Как дое-хать до железнодорожного вокзала?

3. Диалогны укып тəрҗемə итегез:

– Исəнмесез, дуслар. Рəхим итегез, исəн-сау килеп җиттегезме?

– Хəерле кич, бик əйбəт килдек, сезнең районга транспорт, гомумəн, əйбəт йөри. Лəйсəн ханым, туган көнегез белəн сезне! Бу чəчəклəр сезгə.

– Бик зур рəхмəт сезгə. Бигрəк матур чəчəклəр. Əйдəгез əле, түрдəн узыгыз. Мин сезне үзебезнең туганнарыбыз белəн таныш-тырам.

– Хəерле кич барыгызга да.

– Кадерле туганнар, таныш булыгыз, болар Лəйлə белəн Ил-дар. Безнең гаилəнең якын дуслары. Без Лəйлə белəн институтта бер группада укыдык, хəзер бергə эшлибез. Илдар укытучы, музы-ка мəктəбендə укыта. Кадерле дуслар, бу минем каенанам.

– Исəнмесез, Əлфия апа. Сезне күптəн ишетеп белəм.

– Бу минем каенсеңлем – Гөлнар, аның ире Марат, аларның уллары – Ленар.

– Танышуыбызга ихлас шатбыз.

– Минем апам, əнинең сеңлесе – Мəрьям апа, без аны матур апа дип йөртəбез. Матур апаның кызы – Гөлназ. Илдар белəн кол-легалар. Гөлназ педуниверситетның музыка факультетында укый,

122

соңгы курста. Болар минем бертуган сеңлем Лəйлə һəм энем Гаяз. Лəйлə гаилəсе белəн Бөгелмəдə яши, Казанда командировкада, үзе яшь булса да, аның инде ике зур кызы бар. Гаяз быел медицина университетын тəмамлый, булачак хирург. Таныштырып бетердем шикелле. Əйдəгез əле, хөрмəтле кунаклар, өстəл янына рəхим итегез.

4. Дополните диалоги.

а) – Исəнмесез. Мин күчеп утырмыйча Əлмəт шəһəренə бара аламмы?

– ...

– Автобус ничəдə кузгала? Билетлар Бармы?

– ...

– Ай-яй, ике сəгать көтеп утырырга туры килерме икəнни? Бик озак бит.

– ...

– Ярый, алайса. Ə Чаллыга кадəр билет күпме тора?

– ...

– Əйе, мин студент. Көндезге бүлектə укыйм. Менə доку-ментым.

– ...

– Бик зур рəхмəт.

б) – Гафу итегез, миңа Кремльгə барырга кирəк иде. Ничек барырга икəнен əйтмəссезме икəн?

– ...

– Тукталышны да күрсəтегез инде, зинһар.

– ...

– Кондуктор, миңа бер билет бирегез. Сез миңа «Цирк» тук-талышын əйтə алмассызмы икəн? Мин сезнең шəһəрегездə беренче тапкыр һəм шəһəрегезне бик начар белəм.

– ...

– Бик зур рəхмəт. Сез кире шушы маршрут буйлап кайта-сызмы?

– ...

123

–« Цирк» тукталышыннан «Мəскəү базары» тукталышына кадəр сезнең маршруттан башка тагын нинди дə булса автобус йөриме?

– ...

5. Переведите диалоги. а) – Где вы живете?

– В центре Казани. На улице Тукая.

– В честь кого так названа ваша улица?

– Габдулла Тукай – знаменитый татарский поэт. Хотя он

  • умер очень рано (в 27 лет) успел многое сделать для развития татарской литературы. В его честь и названа наша улица. Это одна из самых старинных улиц города.

– На вашей улице есть достопримечательности?

– Да, у нас есть музей Тукая, кинотеатр.

б) – Вы живете в центре?

– Да, а вы?

– Я тоже. В центре удобно жить. Здесь много магазинов

  • кинотеатров. И транспорт хорошо ходит.

– Да. Согласен, но очень шумно и воздух не чистый.

в) – Простите, пожалуйста. Как добраться до улицы Кирова?

– На маршрутке № 37 или на трамвае № 21.

– Там находится ЦУМ?

– Да. До ЦУМа вам удобнее будет добраться на маршрутке. г) – Если я не ошибаюсь, в вашем городе раньше не было

метро.

– Да, это так. Совсем недавно у нас начали строить метро. Но пока станций не много. Пока работают станции «Проспект По-беды», «Горки», «Аметьево», «Площадь Тукая», «Кремль». Скоро

  • эксплуатацию будет передана станция «Козья слобода».

– Я рад за вас.

124

6. Прочитайте текст.

Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның XVI гасырда төзелгəн диварлары XVII һəм XIX га-сырларда реконструкциялəнə. Сөембикə манарасы – шəһəрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.

Борынгы архитектура үрнəклəреннəн XVI гасырга караган Благовещен соборы XVIII гасырда төзелгəн Мəрҗəни һəм Апанай мəчетлəре, Петропавловск соборы, XIX гасырда төзелгəн Борнай мəчете, Əҗем мəчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дəүлəт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы ел-лардан башлап шəһəрнең тарихи урыннарын төзеклəндерү буенча эш җəелдерелде. Соңгы елларда Казан шəһəре үзенең йөзен шак-тый үзгəртте, ул тагын да матурланды.

Найдите примеры на спрягаемые личные и непрягаемые не-личные формы глагола.

Со словами төзелгəн и караган составьте по 2 предложения. В одном они должны быть причастием, в другом – глаголом в изъ-явительном наклонении.

Знаете ли вы легенды о Сююмбике? Расскажите.

7. Текстны укыгыз. Татарча эчтəлеген сөйлəгез. Эчтəлеге бу-енча 3 сорау төзегез.

1990 нчы елның 24 нче гыйнварында Республика фəнни китапханəсе ачылуга 125 ел тулды. Ул Татарстанда гына түгел, хəтта бөтен илдə иң зур, иң бай, иң борынгы китапханəлəрдəн са-нала.

1844 нче елда Казан университеты галиме Второв Н.И, Пе-тербургка күчеп киткəндə əтисенең китапханəсен губерна идарəсенə бүлəк итеп калдыра. 903 исемдəге 1908 китаптан торган бу китапханəдə рус һəм дөнья классиклары əсəрлəре, тарих һəм география буенча хезмəтлəр, төрле журналлар саклана.

125

8. Прочитайте текст. Ответьте на вопросы. Татарстан дəүлəт музее

1920 нче елларның башында Казанның мəдəни тормышында тарихка кереп калырлык истəлекле вакыйгалар шактый күп була.

Татар музеен булдыру хыялы җəмəгатьчелек күңелендə бик иртə уяна. 1912 нче елда казанлылар Леон Осипович Склярның (1858 – 1922) татар тарихына нисбəтле гаҗəеп бай коллекциясе белəн танышалар. Казан университетының география кабинетында профессор Б.Р. Адлер тарафыннан оештырылган күргəзмə бик күплəрдə кызыксыну тудыра, татар җəмəгатьчелеге исə милли тарихыбызның барлык дəверлəрен дə яктырткан музей оештырыр-га кирəклеген яклап чыга, ə Б.Р. Адлер əлеге мəсьəлəне уңай хəл итүне үтенеп шəһəр хакимиятенə мөрəҗəгать юллый. Кызганычка каршы, галимнең үтенече кире кагыла.

Əмма өмет сүнми, 1917 нче елгы вакыйгалардан соң ул яңара гына. Казанның күпмиллəтле җəмəгатьчелеге татар музее хакындагы фикернең гамəлгə ашып чынбарлыкка əверелүе өчен күп көч куя. Шəрыкь халыклары мəдəнияте күргəзмəсен оештыру – əлеге юнəлештə ясалган əһəмиятле адымнарның берсе. Күргəзмə Казан университетының география, этнография кабинетларында урнаша һəм алты бүлекне (болгар, татар, фарсы, Төркестан һəм Идел буе халыклары, Себер, Ерак Көнчыгыш бүлеклəре) үз эченə ала. Ул 1920 нче елның сентябрь аеннан алып 1921 нче елның февраленə кадəр эшли. Кыска гына вакыт эчендə аның белəн 20 меңлəп кеше таныша. Шул ук вакытта борынгы тарихи һəм этно-график истəлеклəрне, материалларны барлау һəм туплау киң үсеш ала. Эш барышында Л.О. Склярның революциядəн соң Мəскəүгə озатылган коллекциясенең бер өлеше Казанга кайтарыла. Бик күп галимнəрнең гаҗəеп бай археологик, этнографик, нумизматик җыел-малары булачак музей фондына тапшырыла. Озакламый Б.Р. Ад-лер əлеге музейның директоры итеп билгелəнə. Татар музеен оеш-тыру эшенең яңа чоры башлана.

126

Сезнең нинди музейларда булганыгыз бар? Үзегез булган бер музей турында сөйлəгез. 9. Прочитайте и переведите текст.

Дин – хəзер иске, аварга торгучы чергəн дивар, Аз гына, уйнап кына бармак белəн төртсəң – авар. Билгеле, һəрбер агачлар да корырга башлыйлар, Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

Мин бу турыда күп уйландым. Тукай табигатьнең бу серле закончалыгын каян белгəн? Башына карга оя коргач, мəсəлəн, ка-еннар үлə. Өянке чыдый – каен үлə. Менə безнең яктагы кечкенə генə бер авыл гасырлар буена каен урманы эчендə, табигать коча-гында яшəгəн. Бер урам икенче урамны күрмəгəн – авыл уртасын-да каен урманы. Менə шунда сиксəненче еллар башында каргалар килеп оя корган. Халык моңа əйбер əйтмəгəн. Əмма ике-өч ел узу-га затлы каен урманы корып кисəүгə əйлəнгəн. Хəзер ул авыл дошман оккупациясеннəн əле генə азат ителгəн бəхетсез хуторны хəтерлəтə. Корган каеннар күңел каралтып утыра. Ике җирдə тук-тап ике карчыктан сорыйм.

– Ни өчен бу каеннар корыды? Берсе əйтə:

– Карга каенның бөресен ашый. Бөрелəнмəгəч каен үсə алмый. Икенчесе:

– Оя ясаганда карга каенның иң очындагы иң нечкə чыбык-ларын өзə. Очы үсə алмагач, каен корый.

Шəһəргə кайткач биология фəннəре докторы булган бер профессордан сорыйм:

– Карга оялагач каен ник корый?

Профессор əйтə: «Минем бу турыда уйлап караганым юк. Каен агачы – минем өлкə түгел, минеке – чыршылар, наратлар».

Вəт сиңа мəдрəсə белемле Тукай! Тəмам зиһенне чуалтып бетерде бит шул шигыре белəн …

(М. Мə(диев)

127

10. Прочитайте сказку. Перескажите. Определите основную

идею.

Беркөнне Сыер белəн Кəҗə янына Тавык белəн Үрдəк тук-талганнар да яңа хəбəр əйткəннəр.

– Иртəгə йорт хайваннары һəм кошларының һөнəрлəренə ярыш булачак. Кем үзенең һөнəрен иң яхшы күрсəтə, шуңа бүлəк бирəчəклəр, – дигəннəр.

Иң беренче булып Кəҗə акыра башлаган:

– Мин шундый матур җырлый белəм, бөтенесе гаҗəплəнер, – дигəн.

– Ə мин йөгерергə телим, – дигəн Сыер мөгри – мөгри.

– Мин инде сəхнəдə күп җырладым, хəзер бии башлыйм, – дигəн Тавык.

– Мин белмəгəн эшемне эшлəмим. Сəхнəгə чыгам да бак-бак дип бакылдап күрсəтəм, шул җитəр, – дигəн үрдəк.

Менə икенче көнне комиссия килгəн. Аю бабай күзлеген ки-еп бик игътибар белəн карап торган, ə төлке язып барган. Кəҗə акыра да акыра икəн. Бөтенесе шаркылдап көлгəннəр.

– Бу тавышың белəн абзарда гына акырып ятарга кирəк, – дигəннəр.

Сыер йөгерə башлаган икəн, абынып егылган. Тавык та биергə телəгəн, ул да таеп егылган. Ə Үрдəк үз телендə матур итеп шигырь сөйлəгəн. Аңа барысы да гөрлəшеп кул чапканнар һəм су-лы ванна бүлəк иткəннəр.

Найдите по тексту примеры на звукоподражательные слова, частицы, послелоги и союзы.

11. Прочитайте тексты.

а) Икмəкне кешелəр тир түгеп табалар. Икмəк үстерүе – авыр эш, бик күп хезмəт, тəҗрибə, белем һəм тырышлык сорый. Мең еллар дəвамында игенчелек эшендə кеше икмəк үстерүнең зур тəҗрибəсен туплаган: орлыгын яхшырткан, яңаларын чыгарган, җирен эшкəрткəн, чəчкəн, урган. Лəкин шулай да икмəк – табигать

128

җимеше, аның уңышы хəзер дə əле елның ничек килүенə, явым-төшемгə бəйле.

б) Урманчы бабай белəн оныгы көзге урманны аеруча ярата-лар. Урманда тəмле җилəклəр, төрле-төрле гөмбəлəр өлгерə. Ур-манчы бабай оныгына агачлар һəм үсемлеклəрне күрсəтə.

в) Татар халкы борынгы заманнарда ук каз асраган. Каз ма-мыгыннан йомшак мендəр ясаганнар. Каз итеннəн тəмле аш-су əзерлəгəннəр.

Каз өмəлəре авылның иң күңелле вакыйгасы булган. Бу көнне бер йортта каз суялар. Авыл кызлары шул йортка җыелалар һəм каз мамыгы йолкыйлар.

г) Һəр һөнəрнең үзенə генə хас сүзлəре яши. Үзлəренең авы-лындагы һөнəрлəр турында М. Мəһдиев болай яза:

Һөнəрлəр болай бүленə:

Такта яручылар, балта осталары ...; манылган йоннан əйбер бəйлəү; ... тегүчелек: ак тегүчелəр, кара тегүчелəр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп); ... базарга утын, такта; чабата, миллек, мунчала, шалкан, милəш, ылыс (урысларның пас-хасына), кипкəн җилəк, кипкəн шомырт чыгару; лесхозга гөмбə, чəчəк таҗы, дару үлəне, чыршы, нарат күркəсе, куак чиклəвеге, гөлəп җимеше җыеп тапшыру. Менə болар барысы да безнең авылда башкарыла.

Скажите, чем еще могут заниматься сельские жители? Есть ли профессии, свойственные только для сельской местности? Рас-скажите об одном.

12. Переведите тексты.

а) Каюм Насыйри һəр язны үзенең туган авылына кайтып, анда гади халык белəн бергə кырда эшлəгəн. Җəйлəрен төрле авылларда тарихи истəлекле урыннарны карап, тикшереп йөргəн. Менə шул вакытта халык белəн якыннан аралашкан, аның сөйлəм телен өйрəнгəн, авыл картларыннан фольклор материаллары җыйган. Каюм Насыйри акыл хезмəте белəн беррəттəн, кул

129

хезмəте белəн дə шөгыльлəнгəн. Ял вакытларында ул физик эш эшлəргə тырышкан, агач эшлəргə тырышкан, агач эшен бик ярат-кан, рəсем ясаган, карта сызган.

б) Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган авылына мəхəббəте чиксез зур була. Бу авылның челтерəп аккан чишмəлəре, яшел чирəмле урамнары – барысы да шагыйрь күңелендə тирəн эз кал-дырган. Шуның өчен ул аны сагынып искə ала:

Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмə бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тəмен белəм, Шуңа күрə сөям җаным, тəнем белəн, – ди. Ответьте на вопросы.

К. Насыйри һəм Г. Тукай кем ул?

Аларның туган авылларына мөнəсəбəтлəре нинди булган? Сезнең авыл җирендə булганыгыз бармы?

Ошыймы сезгə анда? Ни өчен?

Авылда үткəргəн 1-2 көнегез турында кыскача гына сөйлəп күрсəтегез.

13. Прочитайте текст.

Ике-өч айдан колыныбыз зерə дə чаяланып китте. Ул хəзер инде, элекке шикелле, тəртəгə ышкылып йөрми, эт өргəннəн дə курыкмый. Кая ул! Хəзер инде ул башын аска иеп, «салып егам!» дигəндəй, алгы аяклары белəн яный-яный, пыр туздырып, этлəрнең үзлəрен куып йөри. Капка ачылдымы, иң элек ул чыгып чаба. Колынның, сабыйлык җиңеллеге белəн, койрыгын-ялын тузгытып, сикергəлəп, уйнап йөрүен карап тору үзе бер рəхəт була. Əй бер заман муенын кəкрəйтеп, койрык чəнчеп, төп-төз тояклары белəн тып-тып басып юыртып китə, агай! Колаклар шəмəргəн, күзлəрендə ут! Бераз барган саен: «Күрдегезме мине!» – дигəн сы-ман бөтен гəүдəсен катырып, əле бер якка борылып карый, əле икенче якка. Ул да түгел, дəү айгырлар шикелле, гайрəт белəн бо-рынын киереп, пошкырып куйган була, йə борынын күккə чөеп,

130

алтын ялларын җилфердəтеп, кешнəп җибəрə. Көмеш кыңгыраулар чыңлый диярсең!

(Г. Бəширов. «Туган ягымяшел бишек»)

Сез нинди йорт хайваннарын белəсез?

14. Вместо многоточий вставьте прилагательные.

Яңа йортлар һəрвакыт минем күңелдə ниндидер ... бер куа-ныч, ... бер шатлык уята ... Йортларга мин, үзем дə сизмичə, сокла-нып карап узам. Тəрəзəлəренə ... пəрдəлəр корылган. Тəрəзə төплəрендə ... гөллəр үсеп утыра. Кайберлəре ... чəчəк аткан. Капка төплəрендə чирəмдə ... балалар уйнап йөри. Ə ишек алдында ...

өйнең хуҗасы, кулына балта тотып, ... кыяфəт белəн нəрсəдер эш-ли. Аның ... балтасы астыннан тирə-юньгə ... йомычкалар оча. Мондый ... йортларның хуҗалары миңа бик эшлекле, бик булдык-лы булып тоелалар. Бу ... кешелəрнең өйлəреннəн пакълек, чиста-лык һəм муллык аңкып торадыр кебек.

15. Составьте диалоги по данным ситуациям:

а) На улице Баумана иногородец спрашивает вас, где нахо-дится улица Карла Маркса. Объясните ему как доехать до этой улицы;

б) Вы собираетесь в командировку в город Альметьевск. По-звоните в гостиницу и забронируйте себе одноместный номер на пять дней;

в) Вы в незнакомом городе. Вам нужно узнать где располо-жен банк (магазин, ближайшая гостиница);

г) Вы гостю из другого города показываете достопримеча-тельности вашего города;

д) Вы в автовокзале чужого города. Вам надо попасть в центр. Узнайте у прохожего, на каком транспорте и до какой остановки вам надо ехать;

е) В справочной железнодорожного вокзала узнайте когда и куда прибывает поезд «Уфа – Москва». Сколько будет стоить проезд?

131

ж) Позвоните в предварительную кассу авиабилетов. Узнай-те, можно ли заказать билет по телефону. Закажите два билета на рейс «Казань – С.-Петербург». Узнайте когда и где нужно будет подойти за билетами;

з) Вы приехали в гости в деревню к своему другу (подруге). Он (она) знакомит вас с деревней.

16. Сделайте сообщение о городском транспорте, об одном достопримечательном месте вашего родного города или села, о домашних животных.

Словарь

айгыр – жеребец аңкып торырга – благоухать, пахнуть балта остасы – плотник

бистə – слобода бəйлəргə – вязать гайрəт – сила гөмбə – гриб

гөлəп җимеше – плоды шипов-ника дивар – стена

диярсең – будто, словно йомычка – стружка, щепка итек басу – валять валенки кем хөрмəтенə – в честь кого кешнəп җибəрергə – заржать койрык – хвост

орлык – семена пыр туздыру – разогнать (раз-нести) в пух и в прах суялар – режут

такта яру – распиловка таҗ – лепесток цветка тегүче – портной тир түгү – проливать пот тояк – копыто

тузгытырга – растрепать тəртə – оглобля төп-төз – очень стройный утын – дрова чабата – лапти

чаяланып китте – стал бойким куак чиклəвеге – лесной орех чирəм – трава

132

колын – жеребенок кыңгырау – колокольчик күркə – шишка (сосны, ели)

күчеп утырмыйча – без пере-садки манара – минарет

манылган йон – крашенная пряжа миллек – веник милəш – рябина

муенын кəкрəйтеп – согнув шею мунчала – мочалка мөгри – мычит нарат – сосна

чыршы – ель чыңлый – звенит шалкан – репка

шəмəргəн – в значении: встать на дыбы ылыс – хвоя

ышкылу – тереться, обтереться юыртып китə – скакать рысью ял – грива яный-яный – угрожая

җилфердəтергə – развевать җəелдерергə – развивать