Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Документ Microsoft Office Word (6).docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
17.11.2019
Размер:
74.08 Кб
Скачать

Казан шәһәре муниципаль Вахитов районы 96 гимназиясе 2 нче сыйныфларының рус төркемнәре өчен татар теле һәм уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Төзүче: Нуриева Лилия Рашат кызы.

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (рус телендә сөйләшүче балалар өчен, төзүче авторлары К.С. Фәтхуллова, Ф.Х. Җәүһәрова) нигезләнеп язылды, Казан, Мәгариф, 2010.

Дәреслек: Рус урта гомуми белем мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек. Авторлары – Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәтхуллова – Казан: Мәгариф, 2009.

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы.

3. Татарстан Республикасыны Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы. 05.07.2000.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү – программаның төп максаты.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;

4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5) өйрәнелгән фонетик, лексик- грамматик күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, 1 нче сыйныфта өйрәнелгән лексик, грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.

Уңышка ирешү өчен, татар теле дәресләрен уку дәресләре белән тыгыз алып бару отышлы. Татар теле дәресләрендә өйрәнелгән лексик берәмлекләр, аларның грамматик формалары, җөмлә калыплары уку дәресләрендә бәйләнешле сөйләмдә кулланыла. Татар халык авыз иҗатын өйрәнү дә күздә тотыла.

Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопоставительная грамматика) аңлату нәтиҗә бирә. Укучыларның белемнәренә таяну, беренчедән, ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны ассызыклау булса, икенчедән, алган белемнәрне ныгыту булып тора, өченчедән, яңа материалны аңлату өчен вакыт күбрәк кала.

Программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүен гамәли үзләштерү.

2. Юк, бар сүзләренең кулланылышын активлаштыру.

3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне (-ды, -де, -ты, -те) зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерә белү.

4. Өйрәнелгән кисәкчәләрне (-мы, -ме, түгел) сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

5. Җөмләнең коммуникатив төрләрен диалогик, монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү.

6. Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен ишетеп аңлап, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен таба белү.