Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

2. Кешеләрне нәрсә якынайта?

Максат: 1) Ш.Камалның “Акчарлаклар”әсәрендә күтәрелеп чыккан мәсьәләләрне чишү;

2) укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү;

3) үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү;

4) һөнәр турында җитди караш формалаштыру.

Дәресне җиһазлау : китап күргәзмәсе, интерактив такта, компьютер, Ш.Камалның портреты, “Акчарлаклар” әсәренә иллюстрация

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү, уку мәсьәләсен кую.

Дәрес барышы:

I. Уңай психологик халәт тудыру.

Кадерле укучылар! Дәрес –конференциягә рәхим итегез! Тормыш, хезмәт, мәхәббәт, бәхет, һөнәр, дуслык турында сөйләшербез, икеләнсәк –киңәшербез, кирәк икән –серләшербез! Бүгенге дәрес сезне көтә. Без аны “Кешеләрне нәрсә якынайта?” дип атарбыз.

Максатыбыз – Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләрне, проблемаларны чишү, фикер йөртү, үз фикерләребезне матур итеп сөйли, дәлилли белү, әдәби әсәргә җитди караш тәрбияләү,тирәннән уйлану,әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге көндә мөһим булуларына игътибар итү. Киләчәк тормышта үз урыныгызны табуга юнәлеш бирү, дөрес һөнәр сайлау турында уйлану.

Шәриф Камалның “Акчарлаклар” повесте иң күренеклеләрдән санала. Язучыны классик әдип дип таныткан әсәр ул. Әдәби тарихыбызның чын мәгънәсендә, Тукайга ияреп әйткәндә, “һич тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”. Повестьнең дөньяга килүенә быел 95 ел була. Инде тугыз дистә ел буе ул татар канлы, милли җанлы укучыны дулкынландырып, уйландырып, сокландырып килә. Әсәре үзеннән соң да яши алган язучы – бәхетле язучы ул. Тормышта бәхет эзләүчеләрне диңгездән мәрхәмәт өмет итүче акчарлакларга тиңләгән Шәриф Камалның тууына 125 ел була. Димәк, милли әдәбият дөньясы өчен икеләтә юбилей.

II. Уку мәсьәләсе кую.

Укытучы : XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый башлады. Бу — эшчеләр сыйныфы. Капиталистик мөнәсәбәтләр киңәя, завод-фабрикалар саны арта һәм промышленность көчәя барган саен, җәмгыятьтә эшчеләр катламы үсә. Аның үз яшәү рәвеше оеша, үзенең мәнфәгатьләре, иҗтимагый идеаллары формалаша. Җәмгыять тормы- шында инде татар эшчесе дә актив катнаша, аның мәнфәгатен яклаучылар, аны кайгыртучылар барлыкка килә, сәяси әдәбият туа. Матур әдәбиятта да бу сыйныф тормышы чагыла башлый. Инкыйлабый рухлы шигърият барлыкка килә, прозада һәм драматургиядә эшчеләр образларын үзәккә куйган әсәрләр языла. Аерым әдипләр бу теманы яктыртуга ныклап керешәләр. Мондыйлар арасында Шәриф Камал күренекле урын били.

Сез “Акчарлаклар” повестен укыдыгыз. Әйдәгез әле төркемнәрдән 1әр укучы кыскача эчтәлеге белән таныштырыгыз.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәргә сорау бирелә, җаваплар тыңлана.

- Эшчеләр тормышын, аларның да вакытлы (сезонлы) эшчеләр көнкүрешен яктыртуны Ш. Камал үзенең кайсы әсәрләрендә үзәккә куя. Ни өчен дип уйлыйсыз? (“Бәхет эзләгәндә”, “Чит илдә”, “Сукбай” кебек әсәрләре. Мулла гаиләсендә туып тәрбияләнгән егет бик яшьли үз көнен үзе күрә башлый. Аның яшьлек елларындагы тормышында ике юнәлешне күрергә мөмкин. Берсе — белемгә омтылу, үзебездәге төрле мәдрәсәләрдә, Рига, Истанбул, Каһи- рә уку йортларында белем алу, укытучы булып эшләү, газета-журналларда хезмәттәшлек итү. Икенчесе — шахталарда, балык промыселларында, тимер юл төзелешләрендә эшләү, ягъни төрле һөнәр эшчесе булып көн итү. Ә болар, ягъни тормышта үзе күреп-белгәннәр, үзе кичергәннәр, Ш. Камалга зыялылар хәятыннан да, эшчеләр тормышыннан да үз әсәрлә- ренә мул азык табарга ярдәм итә)

- Ни өчен бу җыйнак повесть укучы күңеленә нык тәэсир итә, тойгылар байлыгы тудыра, хәтердә уелып кала? (чөнки үзәктә кеше образы, аның эчке дөньясы, кешеләргә һәм выкыйгаларга мөнәсәбәте төп урынны били)

- Повестьта сурәтләнгән вакыйгаларны икегә аерып карарга була. Бу – “Балык тоту тарихы” һәм “Газизә белән Гарифның саф хисләре”. Укучылар, эшчеләрнең акча эшләргә омтылышын чагылдырган сюжет сызыгын төзегез әле.

(Төркемнәрдә эш. Көтелгән җавап: промыселга җыелу – чаннарны балык тозларга хәзерләү- беренче невод салу – неводны коткару – балыкны тозлау)

Укытучы: - Нәрсә ул бәхет?

Укучылар фикере тыңланыла.

Бәхет темасы – мәңгелек тема. Ул бер генә язучы,шагыйрьдән дә читтә калмаган. Ә хәзер, шушы фикерләрдән чыгып, Ш.Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге образларга күчәбез. Алар бәхетлеме? Гомумән, аларның яшәү рәвеше нидән гыйбарәт?

Төркемнәрдән җавап көтелә. Балаларның якынча җаваплары теркәлә.

Укытучы: Әсәрдә күтәрелеп чыккан проблема да бәхет эзләү проблемасы. Төркемнәрдәге җавап белән килешми мөмкин түгел, хезмәт –бәхет чыганагы. Тормышта бәхетле булу, үз урыныңны табу өчен нык белемле булырга, хезмәт яратырга кирәк. Сүз дә юк, дөрес һөнәр сайлау шуның белән дә бәйле. Әнә бит Г.Тукай да ни ди :

Эшчән кеше булу – бик зур бәхет,

Эш ул- бу тормышның үзәге.

Укый - яза белү –шул тормышның,

Гәүһәр кебек матур бизәге.

Укытучы: интерактив тактада “коллектив” сүзенә аңлатма бирелгән, шуның белән танышып үтик әле. Коллектив – уртак максатлар һәм уртак эшчәнлек нигезендә берләшкән кешеләр төркеме (“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” 268 нче бит)

  • “Акчарлаклар” повестендә промыселга вакытлы эшкә килгән кешеләр чын мәгънәсендә коллектив булып оешамы? (юк, чөнки алар кыска вакытка очрашалар. Монда таркаулык, эчеп-исереп сугышу, үпкәләшү дә бар)

  • Шуңа да карамастан эшчеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте нинди? (вак-төяк каршылыклар, тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт, игелекле мөнәсәбәт күренеп тора. Түземлелек, башкаларның фикеренә колак салу кебек сыйфатлар ярала... )

Укытучы: димәк, хезмәткә тартылу процессы нечкә һәм оста итеп милли хисләр белән үрелеп бирелә. Сәгыйдә карчык, Газизә, Шәрәфи карт, Гариф образлары эшчәнлек, күндәмлек, инсафлык, тәртиплелек белән башка милләт кешеләренең хөрмәтен казанып булуын белдерә.

(Интерактив тактада “образ” һәм “символ” сүзләренә аңлатма бирелгән)

Укытучы: Образ — әдәби әсәрдә кешенең эчке һәм тышкы бербөтен сурәте. Табигать күренешләре, җәнлек-кошлар, иҗтимагый күренеш-вакыйгалар да образ-сурәт төсен алырга мөмкин. Аерым әсәрләрдә, бигрәк тә лирикада, кешенең кайбер кичереш-халәте дә образ була ала. Икенче сүзләр белән әйткәндә, образ төшенчәсе күбрәк кеше образы мәгънәсендә кулланылса да, шулай ук образ-кичереш, образ-күренеш, образ-предмет, образ-пейзаж һ.б. мәгънәләрдә дә кулланылышта йөри. «Акчарлаклар» повестенда, мәсәлән, Гариф образы, Газизә, Солдат, Шәрәфи карт һ. б. кешеләр образлары бар. Шул ук вакытта диңгез образы, акчарлаклар образы, давыл, көймә, барак образлары да үзенчәлекле итеп сурәтләнгән. Акчарлаклар образын кертүнең әсәрдә үз йөкләмәсе дә бар. Бу образ ярдәмендә вакытлы эшчеләрнең хәле — балык тотуга кадәрге, балык тоту вакытында, сезон тәмамлангач булган иҗтимагый хәлләре дә, эчке кичерешләре дә гомумиләштерелгән сәнгатьчә гәүдәләнеш таба. Менә шунда инде бу образ символик мәгънә ала. Нәрсә ул символ? Символ — нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге. (Ул «шартлы билге» дигән грек сүзеннән алынган) Мәсәлән, ипи-тоз кунакчыллык, чишмә сафлык символы булып әверелгән. Акчарлакларны бу әсәрдә сезонлы эшчеләрнең символик образы дип әйтергә мөмкин.

Төркемнәрдә эш алып барыла. I төркем – Газизә образына, II төркем – Гариф образына, III төркем – акчарлаклар образына характеристика әзерли.

Һәрбер төркем җавап бирә.Укытучы җавапларны хуплый. Бергәләп таблица тутырыла.

Гариф

Газизә

Акчарлаклар

Укымышлы, чибәр, көчле, батыр, кыю, тәвәккәл, нечкә күңелле, итагатьле, хисчән

Чибәр, саф күңелле, эчкерсез, кешеләргә игътибарлы, ата-анасына хөрмәтле, оялчан, тыйнак

Туктаусыз хәрәкәттәге, эзләнүче диңгез кошлары

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]