Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

I. Төп өлеш

1. Шәриф Камал һәм татар әдәбияты

1.1 Язучының тормышы һәм иҗат юлы

Ш.Камал (Шәриф Камалетдин улы Байгилдиев) 1884 елның 27 (15) февралендә элекке Пенза губернасы Инсар өязе (хәзерге Мордва республикасы Рузаевка районы) Пешлә авылында туган. Атасы Камалетдин шул авылда муллалык иткән, бик иске карашлы һәм каты күңелле кеше булган (1926 елда үлгән). Шәрифнең анасы Зөләйха абыстай исә нечкә күңеллелеге, самимилеге белән аерылып торган (1912 елда үлгән). Ш. Камал ата-анасы арасындагы әнә шундый рухи контрастны бик кечкенәдән үк сизенә башлаган һәм үскән саен авыр кичергән. Атаның фанатизмы һәм тупаслыгы, ә ананың ягымлылыгы, кешелеклелеге һәм күркәм сурәте аның күңел түрендә капма-каршы характерлар булып урын алганнар. Язучы булып киткәч, Ш. Камал үзенең әсәрләрендә әнә шундый характерларны күз алдына бастырды. Мәсәлән, «Тормыш көе» хикәясендә сурәтләнгән ата һәм ана образларында аның үз тормышына бик якын торган детальләрне очратырга мөмкин.

Шәриф башта үз авылында күрше мәхәлләдәге мәдрәсәдә укый. Унике яшендә аны, күбрәк белем алсын дип, Пешләдән бераз читтәрәк Ләбәжә мәдрәсәсенә җибәрәләр. Ләкин монда да шәкертләрне дин һәм схоластика белән түндергәннәр. Бу вакытларда инде Шәриф 14 -15 яшьләрдә була. Аңарда иске мәдрәсә тормышыннан ризасызлык уяна башлый, үзенчәрәк яшәү теләге туа. Мәдрәсәне ташламаса да, 16 яшьлек егет шул вакытларда салына башлаган Мәскәү Казан тимер юлына эшкә китә. Ул монда авыр хезмәт белән көн күргән кешеләрне беренче мәртәбә якыннан аңлый һәм шундагы тормышның авырлыгын үз җилкәсендә татый.

1900 елларда Ш. Камал шәлче байларга приказчиклыкка ялланып, алар белән төрле җирләргә сәүдәгә чыгып йөри. Бу эш тә аңа шактый гыйбрәтле тормыш сабагы бирә: ул төрле кешеләр белән очраша, чынбарлыкның яхшы-яман якларына күзе ачыла бара. Шулай йөри торгач, Рига шәһәренә барып чыга, аңарда шундый урында белем алу хыялы кузгала. Ләкин Ригада мондый хыялны тормышка ашыру һич мөмкин булмагач, 1901 елда бер иптәше белән Одессага юнәлә. Максат Төркиягә чыгып, андагы уку йортларының берсенә эләгү була. Кесәдә акча, чит илгә чыгу өчен паспорт юклык та аны юлдан туктатмый. Барлы-юклы акчасын контрабандистларга түләп, Төркиягә барып ирешә. Монда шулай ук уку йортларының берсе дә чит илдән килгән ярлы егеткә ишеген ачмый, берәү дә якты чыраен күрсәтми. Шулай да ул аптырап калмый: ачтан үлмәслек язу-сызу эшләре таба һәм укытучылар хәзерли торган «Дарелмөгаллимгә» лекцияләр тыңларга йөри.

Шулай тартып-сузып бер елны үткәргәч, Ш. Камал Истамбулдагы татар яшьләре белән Мисырга (Египетка) китәргә карар кыла. Төркиянең байтак җирләрен җәяүләп үтәләр, Каһирә шәһәренә килеп җитәләр. Ләкин изге теләкләр һаман да күктә асылынып тора. Кая барсаң да фәкыйрьлек. Шулай да яшь күңел, ул авырлыкларның колы булырга теләми: «Чыннан да, Шәриф Камал бервакыт пошынудан туктап, ныклы рәвештә укырга керешә. Гарәп газетасының редакторы Гали Йосыфның мәкаләләре белән, Йосыф Брагыйның хикәя һәм новеллалары белән кызыксына башлый. Ләкин бигрәк тә аны Мөхәммәт Габдеһе (Габду) кызыксындыра. Габду шул вакытта яшәгән гарәп публицисты һәм Англиянең колониаль политикасына каршы кискен мәкаләләр, очерклар язган журналист. Әнә шул очерклар Шәрифкә нык тәэсир итәләр» [12, 23].

Каһирәдә бер елдан артыграк торып һәм читтән килүчеләр өчен пансионда укып йөргәннән сон,, 1903 елда Ш. Камал Россиягә кайта. Шундый «изге» җирләрне күргән егетне тагын мулла булырга үгетлиләр. Ләкин егет үз кул көче белән көн күрү, бәхет табу ниятеннән һич тә чигенми. 1903 елда Екатеринослав (хәзерге Днепропетровск) губернасындагы күмер шахталарына барып, күмер ташучы һәм забойчы булып эшли; икенче урыннарга китеп, бәхетен сыный: тимер юл төзәтү, балык тоту һ. б. шуның кебек эшләр башкара. Әмма бер җирдә дә бәхет елмаймый. Шулай бәхетсезлек белән көрәш юлында ул зур тормыш тәҗрибәсе туплый. Берничә вакыттан соң ул тәҗрибә аның әдәби иҗатын азыкландыра.

Шәриф Камал үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән совет халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучы. Ул «Нур» исемле беренче татар газетасы редакциясенә корректорлык хезмәтенә урнашкач, шушы газета битләрендә үзенең тәүге әдәби тәҗрибәләрен мәгърифәтчелек рухында язылган шигырьләрен һәм публицистик мәкаләләрен бастыра. 1906 елда яшь авторның «Сада» («Аваз») исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Ул шигырьләрдә туган халкыңның караңгылыкта яшәвенә уфтану, аны изүчеләргә нәфрәт, хатын-кызның авыр хәле турында уйланулар, революция палачларына көчле ләгънәт, мәгърифәтчелек идеяләренә каршы чыккан иске типларны фаш итү һ.б. мотив-идеяләр үзәккә алынганнар. Дөрес, бу шигырьләр, әдипнең беренче тәҗрибә үрнәкләре буларак сәнгатьлелек ягыннан да, әдәби эшләнешләре буенча да шактый кайтышлар. Шәриф Камал моны үзе дә аңлый һәм шигъриятне төп иҗат кыйбласы итеп танудан туктый.

Язучы үзенең белемен күтәрү өстендә даими эшли, рус әдәбиятын, аерым алганда, М. Горький, А. Чехов иҗатларын тырышып өйрәнә. 1909 елда ул проза жанрындагы беренче әсәрен «Уяну» исемле хикәясен яза һәм аны Оренбургта чыга торган «Шура» журналына җибәрә. Озакламый хикәя басылып та чыга. Бу классик әдип булып танылуның юл башы була.

1910 елда Шәриф Камал Оренбургка күчеп килә. Язучының Оренбург чоры зур иҗади активлык белән характерлы. Алты-җиде ел эчендә ул утыздан артык хикәя, дистәләрчә фельетон һәм мәкалә, атаклы «Акчарлаклар» (1914) повестен һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915) исемле сатирик комедиясен иҗат итә. [2004: 7]

Аның хикәяләрендә гомер буе изелеп, каһәрләнеп яшәүдән гаҗизләнгән, барыр кыйбласын тапмый гасабиланган, еш кына кешелеген югалту дәрәҗәсенә җиткән типлар үзәккә алына, шыксыз тормыш тудырган ямьсез инстинктлар алгы планга чыга. [2004: 10]

Шәриф Камал прозасына лирик һәм психологик стиль хас. Вакыйгаларны тасвирлау белән бергә ул кешенең эчке дөньясын тагын да киеренкерәк халәттә күрсәтү ниятеннән “пейзаж поэтикасы”на да бик теләп мөрәҗәгать итә. Язучы иҗатында теге яки бу табигать күренеше геройның эчке дөньясы, кичерешләренә тәңгәл булып, укучыга әсәрнең эмоциональ тәэсирен бөтен тулылыгына тоярга ярдәм итә «Уяну» (1909), «Буранда» (1909), «Козгыннар оясында» (1910)). [2004: 12]

Шәриф Камал үз иҗатында хокуксызларны яклау идеясен алгы планга куеп, берәүләр аһ органда, зар түккәндә, канлы яшь койганда, кемнәрнеңдер тар-кысан дөньяларында үзләрен әллә кемгә куеп, тук-канәгать тормыш белән гомер сөрүләрен дә фаш итү фикерендә тора. Ил ыңгырашканда мәгънәсез ыгы-зыгы, буш шапырыну белән мавыгуларны каһкаһәле көлү утына ала. Шул рәвешле Шәриф Камал хикәя-новеллаларның бер төрен сарказм белән сугарылган әдәби-идеологик коралга әверелдерә. Дөрес, бу өлкәдә аның хикәяләре сан ягыннан күп түгел, әмма татар әдәбиятының гомуми үсешендә сүз сәнгатен ирония, сатира сыйфатлары белән баетуда ул әсәрләр мәгълүм роль уйнадылар. Шунысы игътибарга лаек, әдипнең бу юнәлештәге иҗаты 10 нчы елларда, ягъни реакция котырган бер дәвердә башлана («Сәмруг кош» (1910), « Депутат» (1910), «Көзге яңгыр астында» (1915)). [2004: 13]

Гомумән алганда, Шәриф Камалның сатирик хикәяләрендәге геройлар «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915) комедиясендәге типларны тудыруда бер әзерлек булдылар, алардагы сыйфатлар тагын да калку һәм гротесклы тасвир алдылар. [2004: 14]

Әдипнең кечкенә күләмле әсәрләре күп очракта геройның мәйданнан, аренадан китеп баруы белән тәмамлана. Бу китү аерым өметләрнең, тормыш исәпләренең герой үзе көтмәгәнчәрәк тәмамлануы рәвешендә бирелә. Шәриф Камал мондый ситуация ярдәмендә, өмет-хыялларның кайберләре җимерелсә, югалса да, алар урынына яңалары килүе, күңелләрдә яңа өметләр кабынуы, тормыш җепләре, йомгаклары никадәр чәбәләнгән булса да, аның очын һәр­вакыт эзләргә, табарга кирәклеге һәм шул өмет чаткыларының кеше өчен, аерым алганда, «кечкенә кеше» өчен, вакытлыча булса да, яшәү чыганагы икәнлеге хакында сөйли. Бу хакыйкать аның чын реалист язучы икәнлеген тагын бер кат раслый.

XX йөз башларыннан алып Ш.Камалның «Сулган гөл» (1909), «Шәкерт» (1910), « Козгыннар оясында» (1910), «Сәмруг кош» (1910), «Депутат» (1910), «Бәхет эзләгәндә» (1911), « Күңелсез эш» (1910), «Көзге яңгыр астында» (1913) кебек хикәяләре, «Акчарлаклар» (1914) повесте, «Таң атканда” (1927), «Матур туганда» (1937) романнары һәм «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915), «Таулар» (1931), «Томан арты» («Габбас Галин») (1934) пьесалары иҗат ителә. Язучының шушы әсәрләре аңа иҗатка юл ача.

Әдипнең каләмдәшләре, тәнкыйтьчеләр аның иҗатын бай һәм күпкырлы дип атыйлар.

Р.Сверигин әдипнең язу осталыгын бәяләп, болай ди: «Шәриф Камалның әдәби сурәтләр, бизәкләр, төсмерләр, сизелер-сизелмәс деталь штрихлар, нюанслар белән эш итү осталыгы бүген дә таң калдыра». [2006: 17]

Татар әдәбиятында Шәриф Камалның иҗаты югары бәяләнүен рус язучысы К.Федин да билгеләп үтә: «Бу исемнең танылуы язучының татар әдәбиятында тоткан урынын аклый, ә аның олы язмышы безне – иң катлаулы һәм гаҗәеп биографияләр күреп гадәтләнгән кешеләрне дә фантастик булуы белән таң калдыра»

Х. Хисмәтуллин Ш. Камалның этик һәм эстетик принципларга нигезләнеп язуы турында әйтә: «Татар буржуа әдәбиятында милләтчелек, реакцион романтизм һәм декадентлык идеяләре, «саф сәнгатьчелек» тенденцияләре тамыр җәеп килгәндә, Ш. Камал әдәбиятта этик һәм эстетик принципларның берлеге ягында, әдәбиятның« тормышны өйрәтүче дәреслек» (Н. Г. Чернышевский) булып, билгеле иҗтимагый идеалларга хезмәт итәргә тиешлеге ягында торды».

Ш. Камал белән М. Горький биографияләрендә дә ниндидер охшашлык бар: дөнья гизеп йөрү, гади хезмәт кешеләре арасында яшәп, беренче әсәрләреннән үк аларны олылап язу, төрле профессия эшенең (җир казучы, кара эшче, балык тотучы, шахтер, счетовод, укытучы һ. б.) ачысын-төчесен тату... Ш. Камал кебек бик күп җирләрне йөреп чыккан, тормышның төрле иҗтимагый катламын үз күзе белән күргән башка берәр язучы бармы икән бездә? Менә аның биографиясендәге географик чикләре: Кавказ, Кырым, Одесса, Рига, Петербург, Каспий диңгезендәге балык промыслолары, Украина шахталары, Оренбург, Казан, ә чит илдә — Мисыр һәм Төркия. Бу урыннарда ул сәяхәтче булып кына йөрмәгән, М. Горький кебек үк, «үз университетын» — тормыш мәктәбен үткән. Ә ул, әлбәттә, талантының, әсәрләренең үзенчәлегенә, тормышчанлык, дөреслек көченә дә йогынты ясамый калмый. Атаклы рус язучысы Константин Федин бервакытны үзенең соклануын белдереп, Ш. Камал турында бик хаклы рәвештә болай дип язган иде: «Бу исемнең танылуы язучының татар әдәбиятында тоткан урынын аклый, ә аның олы язмышы безне — иң катлаулы һәм гаҗәеп биографияләр күреп гадәтләнгән кешеләрне дә фантастик булуы белән таң калдыра».

Татар прозасын һәм драматургиясен классик әсәрләре белән баеткан, Октябрьга кадәрге әдәбиятта һәм совет әдәбиятында югалмаслык үзенчәлекле эз калдырган Шәриф Камалның исеме халкыбыз күңелендә нык саклана, аның әсәрләре бүген дә безне матурлыкка чакыралар, явызлыкларга каршы рәхимсез булырга өндиләр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]