Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
bekhet-BGPU.doc айгуль.doc
Скачиваний:
123
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
402.94 Кб
Скачать

2. Шәриф Камал иҗатында бәхет темасы

2.1 «Бәхет» турында төшенчә

«Бәхет» төшенчәсе төрле халыклар мифологиясендә һәм төрле дини фәлсәфәдә төрлечә аңлатыла. Әйтик, әлеге төшенчәне антик заманнардан башлап бүгенге көнгә кадәр философик һәм психологик кимәлдә төрле галимнәр өйрәнгәннәр. Тарихи үсештә «бәхет» төшенчәсе гел трансформацияләнеп торган; иң элек ул объектив нигездә булып, кешегә хас игелек дип кабул ителгән. Мәсәлән, Борынгы Грециядә еш кына бәхет эвденомия дип йөртелгән, ягъни бәхет, уңышлы тәкъдир дигән мәгънәдә. Шулай итеп, бәхет чыганагы кешедән тыш дип инанганнар. Акрынлап «бәхет» төшенчәсе субъектив характер кабул итә – ул кешенең тормышта булган вакыйгаларга мөнәсәбәте, аның үзендә булган сыйфатларын бәяләү кебек аңланыла башлый. Борынгы грекларда мондый бәхет эвтюмия дип атала, ягъни җан тынычлыгы, күтәренке кәеф.

Бүгенге көндә бәхет ул – субъектив сиземләү һәм тормыштагы вакыйгаларның объективлыгы комбинациясе. Мәсәлән, Польша галиме В.Татаркевичның шушындый юнәлештә язылган күләмле бер хезмәтендә, бәхет, нәкъ югарыда әйтелгәнчә күзаллана.

Лингвистик концепт буларак бәхет бик күп галимнәрнең (С.Г. Воркачев, И.С. Гаврилова, И.Б. Русакова һ.б.) өйрәнү объекты булып торган. Алар бәхетне катгый структурасы булмаган, ләкин аңлатып була торган, мәгънәгә ия һәм образлы катламнардан торган лингвокультур концепт итеп аңлыйлар.

Борынгы мифологиядә «бәхет» төшенчәсен җил очыртып бара торган озын толымлы хатын-кыз рәвешендә сурәтләгәннәр. [2009: 26] Ул яныңа очып килеп җиткәндә, толымыннан эләктереп кенә аласы! Ләкин йоклап торсаң, бәхетең тиз генә очып китеп тә бара, тоту мөмкинлегең бетте дигән сүз. [ 2009: 26]

Гарәп телендә исә «бәхет» дигән сүз, очраклы хәл дигәнне аңлатып килә. Бу аңлатманың татар теле фәлсәфәсенә туры килмәвен «бәхетеннән шашкан» дигән әйтем дә белдерә. Мәсәлән, төрки-татар язмышы буенча ниндидер нәтиҗәгә ирешә икән, аның өчен шул нәтиҗә очраклы хәл түгел. Шуңа күрә «бәхет» - көтелмәгән әйбер булып кешене акылдан яздыра ала. Шулай ук урыс халкы әкиятләрендә, татарның тотемнары ат белән бүре һәм татар хатыны Вәсилә урысның язмышын билгеләп бәхеткә ия итә. [Һади 2002: 12]

Борынгы төрки телдә «шатлык» сүзе, «бәхет» төшенчәсе белән бергә, «кот», «җан» мәгънәләрен белдерә. Ягъни, кот — бәхет, шатлык, байлык белән тиңләштерелгән. Бәхет-шатлык, байлык теләү белән бәйле рәвештә борынгы төрки телдә һәм иске татар телендә Кутлуг, Котби, Котлыбәк, Котлыкай, Котлыбөкәш, Котчы һәм башка исемнәр барлыкка килгән. Шуннан Кутчин, Кутсин, Котлин, Кутлин, Кутуков, Кутыев, Котаев, Кутаев фамилияләре ясалган. [11 2009: 32]

Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә бәхет сүзенә түбәндәге бәя бирелгән: «Бәхет» - иң көчле һәм тулы канәгатьлек хисе (халәте); уңыш, уңышка очрау, уңай язмыш; көчле уңай хисләр барлыкка килү. [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 134]

Бәхет ул – ниндидер вакыйгалар яки гамәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килүче эчке гармония һәм канәгатьлек хисе, дип белдерә психологлар. Ул озакка да сузылырга, кыска гына да булырга мөмкин, ләкин бу хис һәрвакыт кешегә канәгатьлек китерә. Ә канәгатьлек – чынбарлыктагы вакыйга хыялдагы сурәт белән тәңгәл килгәндә була торган рухи халәт. Бөтен хикмәт тә шунда инде: бәхет ачкычы – һәркемнең үз эчендә. Тик бәхетне кем белән бергәләп гамәл кылганда гына татырга мөмкин. Игътибарың һәм көчең нәр­сәгә дә булса, мәсәлән, тормышка, кешеләргә таба юнәлгән булса, бәхетне күрергә һәм тоярга мөмкин. Ләкин дикъкатеңне юнәлтеп, аны эзли башласаң, ул шунда ук кача. [2012: 66, 67]

В.Франкл сүзләре бу очракта бик тә туры килә: «Бәхет күбәләк кебек. Тотам дип куган саен тоттырмый. Ләкин әгәр игътибарыгызны башка әйбергә күчерсәгез, ул әкрен генә килә дә иңбашына куна».[2012: 66, 67]

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]