Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать
  1. Катлаулы кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Катлаулы кушма җөмләләр икедән артык компоненттан торалар.

Катлаулы кушма җөмләләр, компонентлар арасындагы бәйләнешкә карап, өч төрле булалар:

  • Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр. Икедән артык җөмлә үзара бары тик тезү юлы белән генә бәйләнә.

  • Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр. Бер баш җөмләгә ияртү юлы белән берничә җөмлә бәйләнеп килә.

  • Катнаш кушма җөмләләр. Җөмләләр үзара тезү юлы белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнәләр.

82. Хәбәрлекнең бирелешеннән чыгып, катлаулы кушма җөмләләрдәге компонентларның санын, чикләрен билгеләгез.

1) Яшьлекнең шунысы кызык — сөйләшәсең, сөйләшеп сүзләр бетми. (Л. Ихсанова). 2) Көннәр кыскара башлап, кичләр суыгая башлагач, киленнәр киндер урыннарыны чормадан төшереп кора башлагач, кызлар киергеләрене киереп, балтыр чүпрәкләр челтәрли, якалар чигә башлагач, Сөннәтче бабайларда да хәл үзгәрә, анларның өйләре дә әллә нинди зур эшкә хәзерләнә башлый иде. (Г. Исхакый). 3) Назлыгөлдән гайре беркемне дә күрмәде, ә теле белән ул идарә итми иде инде, гүя теле аныкы түгел иде. (М. Хәбибуллин). 4) Сәгать алсаң да яхшы булыр иде, ләкин акча җитеп бетмәс. (Г. Исхакый). 5) Февральнең салкын иртәсе уянып килә, күктә тоныкланып калган ай күренә, аның китек ягы кабыгы суырылган лимон телемедәй төссезләнгән. (Ф. Садриев). 6) Зөбәрҗәт, борылып-борылып, борылмага кереп күмелгәнче, нәнәсенә кул изәде, ак яулыклы нәнәсе ул борылма артына кереп югалгач кына, ике күзеннән аккан яшьләрне сөртеп алды. (Х. Мөдәррисова). 7) Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра алмый, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. (Ә. Еники). 8) Син ашыкканда — ул кабалана дигәндәй, җил көчәеп, җәяүле буран башланды. (Р. Хафизова).

9) Бала-чага олы булсын,

Бала булсын олылар,

Олыны да, кечене дә

Шулчак һәркем олылар. (И. Юзеев).

10) Кирәкләр дә, төбәкләр дә төрле,

тик бер мәсләк — шуны аңладым. (М. Әгъләмов)

83. Катлаулы кушма җөмләләр арасыннан 3, 4, 5, 6, 7 компонентлы булганнарын аерып күрсәтегез.

3 компон.

4 компон.

5 компон.

6 компон.

7 компон.

1) Иген уңудан ярлыга файда була, байга зарар була. (Г. Исхакый). 2) Иртәгә имтихан дигән көнне тулай торак Париж салонына әверелә: кызлар ду килеп күлмәк сайлыйлар, үзендә булмаганнар күршесеннән алып торалар, шау-шу, елаш, үгетләү, соклану ымлыклары төн уртасына кадәр тынмый. (М. Галиев). 3) Бу минутларда аңа кемдер бәла-каза адәм баласын һәрчак сагалап кына тора, саграк бул, дисә, Әнисә мәңге ышанмас, хәят арбам, машинам кебек үк келтер-келтер итеп җайлы гына алга тәгәри, минем фани дөньяда дошманнарым юк дип кенә җавап бирер, радиодан яңгыраган татар моңы белән ләззәтләнеп, юлын дәвам иттерер иде. (Т. Галиуллин). 4) Көймәче Шамил читтәрәк суга иялгән өянкегә атланып балык кармаклый, арырак ялкау гына койрыгын болгап чебен куа-куа Актүш черем итә, үлән арасында чикерткәләр черкелди, дымсу урында күрән-үләннәрдән әкәм-төкәмнәр югарыга үрмәли, әйтерсең лә алар күкнең үзенә җитмәкче, яр өстендәге ташта кояшта оеган җирдән кара сыртлы җитез кәлтәләр «ялт» итеп үлән арасына чума, Идел өстендә, кояшта ялтырап, көмеш балыклар сикерешә. (Х. Мөдәррисова).

5) Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. (Г. Тукай).

84. Катлаулы кушма җөмләләр ничә компоненттан торалар?

1) Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып. (М. Җәлил).

а) 3 компонент

б) 4 компонент

в) 5 компонент

2) Китмә, Зөбәрҗәт, мин сине яратам, өйләнешик, яңа йорт салып чыгарбыз, нәнәңне дә үзебезгә алып карарбыз, син сыер саварсың, мин малчы булып эшләрмен, балалар үстерербез, мин үз кулларым белән бишек эшләрмен, малаебызга я кызыбызга. (Х. Мөдәррисова).

а) 5 компонент

б) 6 компонент

в) 7 компонент

3) Алар парлашуга, залдагылар бер нәрсәгә игътибар иттеләр: кавалер белән дама икесе дә пөхтә, матур, ак киемнән, икесе дә төз, сылу гәүдәле, икесе дә җилкенеп вальс бииләр, һәм аларның биюе залдагы башка биючеләрнекенә караганда күпкә дәртлерәк, нәфисрәк, сыгылмалырак иде. (Ә. Салах).

а) 4 компонент

б) 5 компонент

в) 6 компонент

4) Җир яшәрә тагы, җир шатлана,

Язлар җиткән икән, язлар җиткән,

Гөрләвекләр күптән агып киткән,

Кошлар шат җырларын җырлый икән,

Җирдә яңгыр исе, яңгыр исе

Кытыклана җанда сөю хисе. (Р. Мөхиярова).

а) 7 компонент

б) 8 компонент

в) 9 компонент

k Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләрнең компонентлары үзара тезүче теркәгечләр, санау һәм каршы кую интонациясе аша бәйләнәләр.

Ямчы җибәрә — килми, хат яза — җавап юк. (М. Хәбибуллин).

Сыгылдырып күл камышын җилләр исә,

Яз үтә, көзләр җитә, еллар кичә (Дәрдмәнд).

85. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1) Оча алмадым, ә менә күңелдә илаһи ашкыну — биеклеккә ашу рәхәте, хозурлыгы ымсындырып калды, мин аны татлы серем итеп күңелдә кичерәм. (Ш. Галиев). 2) Башта кыш буе буран котырды, авыл юлларын, урамнарны тирән көрт басты, аякланып йөрерлек хәл калмады. (Ф. Бәйрәмова). 3) Менә ул уйнап бетерде, музыка тынды, ә көй — ни гаҗәп! — һаман дәвам итә кебек. (Ә. Еники). 4) Алмагачлар тирә-якка хуш ис бөрки, урман өстендә ак томан тирбәлә, чәчәкләрдә шатлык яшьләредәй чык бөртекләре ялтырый. (Г. Сабитов). 5) Нишләптер йөрәге кайный, җаны кыйнала, күңеле тыныч түгел. (Т. Галиуллин). 6) Күпчелек тәрәзәләрдән сүрән ут саркый, шушы утлар урамга аз булса да җанлылык өсти, ниндидер шәүләләр күзгә чалына, эшкә, белем өстәргә, сәфәргә җыенып вокзалга, тагын кайларгадыр ашыгучы күшеккән бәндәләрне үчекләгәндәй, урамны ду китереп, җил йөгереп үтте. (Ф. Сафин). 7) Аларның кайберсе баскан урынында тик тора, кайберләре җылыныр өчен сикергәлиләр, кайсылары авыз эченнән нидер көйләп, баскан урынында марш атлый. (Г. Бәширов). 8) Әле берсе чыгып җырлый, әле берсе чыгып бии, әле берсе чыгып скрипка уйный. (М. Әмир).

9) Җир матур, җир гүзәл, тик — аны

Кадерләп, серләрен ач кына. (Р. Фәйзуллин).

10) Сез каласыз инде, без китәбез,

Без китәбез ерак илләргә. (Г. Бәширов).

86. Күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләр белән бирелгән мәкальләрне тикшерегез. Компонентларның чикләрен, бәйләүче чараларны һәм компонентлар арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләгез. Компонетларның структур-семантик бәйләнешен ныгытуга нинди лексик-грамматик чаралар ярдәм итә?

1, 6, 11, 14,17 җөмләләрнең схемасын сызыгыз.

1) Диңгезне ай тарткан, айны җир тарткан, җирне кояш тарткан. 2) Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар. 3) Әүвәлге байлык – бала, икенче байлык – белем, өченче байлык — мал. 4) Лачын кошка һава кадерле, чапкын атка дала кадерле, ата-анага бала кадерле. 5) Акылның кадере — әдәп белән, байлыкның кадере — юмартлык белән, куәтнең кадере — баһадирлык белән. 6) Әткәй — шикәр, әнкәй – бал, бал-шикәрдән татлы сөйгән яр. 7) Байлар бал эчәр, урта байлар сыра эчәр, ярлылар ярга ятып су эчәр. 8) Матур да күп, чибәр дә күп, җан сөйгәне бер генә. 9) Галим үләр, сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр. 10) Сакалы бар, акылы юк, абзары бар, аты юк. 11) Ат картаер – мәйдан картаймас, егет картаер – заман картаймас. 12) Ат үләр – дагасы калыр, батыр үләр – даны калыр. 13) Су китәр, таш калыр, сөрмә китәр, каш калыр. 14) Корал эшләр – ир мактаныр, кылыч кисәр – кул мактаныр. 15) Бер яманга бер яхшы, бер яхшыга бер яман, бер наданга бер галим, бер галимгә бер надан, бер яхшыга бер яхшы, бер яманга бер яман. 16) Арыш чәчтем — уңмады, бодай чәчтем — булмады, һич кешегә үпкәләмим, үз бәхетем булмады. 17) Бер угыл угыл түгел, ике угыл исәп түгел, өч угыл, исәп башы, дүрт угыл – нигез ташы, биш угыл – авыл, алты угыл – кала, җиде угыл яу ала.

k Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

¥ Теоретик материалны кабатлау

Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр үз эчендә 4 төркемгә бүлеп тикшерелә:

  • тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Шундый шәхесләр була: алар белән артык еш аралашмыйсың, ләкин һәр очрашу онытылмаслык булып күңелгә сеңеп кала. (Ф. Яруллин).

  • тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Талантың булса, бүген эшең уңмаганга курыкма. (Мәкаль).

  • бер-бер артлы (дәрәҗәле) иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә Ул әсир иткән залларда яңгыраган алкышларны бергә тупласаң, Ниагара шарлавыгына тиң кодрәтле ташкын-күкрәү хасил булыр иде. (М. Галиев).

  • берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Күпме еллар инде үтелсә дә,

Тормыш кырын синсез кичсәм дә,

Аерылганда биргән кулъяулыгың

Йөрәк янымдагы кесәмдә (Н. Касыймов).

k Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

87. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1) Мин урынны шундый итеп сайлап утырам ки, табында утырганнар миžа барысы да кœрен, берсен-берсе капламыйлар. (З. Зйнуллин). 2) Ул кая бара, кем ул — беркемнең дә анда гаме юк. (Р. Хафизова). 3) Чүлмәк чуенга бәрелсә дә, чуен чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла. (Мәкаль). 4) Үзе пешергән, үзе хәзерләгән ризыкны гына ашый. (М. Әмирханов). 5) Яңгыр шул чиккә җитеп шаулап яуды ки, олау туктады, сарыклар олау тирәсенә елышты, атлар аптырашып калгандай тын гына басып тордылар. (М. Хәбибуллин). 6) Ә исенә төште: ул бит яралы, андый чакта иреннәр кибә, су эчәсе килә (Т. Галиуллин). 7) Һәммә халык эш эшләгәндә, һәммә халык табигатьнең биргән байлыкларны күбәйтергә тырышканда, һәммә халык бөтен бәни бәшәрнең киләчәге өчен икмәк хәзерләгәндә ничек бер эш эшләми торырга кирәк? (Г. Исхакый).

8) Күңелләрем назга сусаганда,

Кара төннәр юлда очраганда,

Коенамын күзең нурында. (Ф. Яруллин).

k Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

88. Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

  1. Минме соң бу, дип аңышмый тора, гүя аның белән ниндидер югары көч идарә итә. (М. Әмирханов). 2) Дөньяга килгәннәренә егерме көн булды дигәндә, май башлары иде ул, өлкәннәр аларны ояларында ялгыз калдырып, азык эзләп чыгып киттеләр. (З. Хөснияр). 3) Эшең кире китсә, эше алга барганга киңәш ит. (Мәкаль). 4) Батый хан, ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән курку хисе тоеп, аякларын сузып җибәрде, шундук аның янына карачы карт керде, ханның итекләрен салдырды, дөя йоныннан бәйләгән оекбашларын рәтләбрәк куйды. (Н. Фәттах). 5) Күңел син яратып әйтә торган сүзне тәкрарлый: затлы идең. (М. Галиев). 6) Күрән би, яшен суккан кебек, телсез-өнсез калды: бу, чыннан да, беркайчан да булмаган, була алмастай яман бер эш иде. (Н. Фәттах).

  1. Иңнәреңне басса сагыш,

Серләреңне чишсәң ялгыш,

Мин булырмын янәшәңдә,

Ятлар сиңа эндәшкәндә. (Ә. Зарипов).

k Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

89. Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1) Кулыңдагы, кемнәрдер бүләк иткән затлы чәчәкләр янына кыр ромашкасы белән бакчалардагы сирень чәчәкләре бүләк итсәм — ачуланма! (Г. Гыйльман). 4) Кешеләр арасында, эт тәрбиясендә эшли башлагач, аның тамырларында атасы каны суына төшеп, әнкәсеннән килгән эт каны хакимлек итәргә кереште. (З. Хөснияр). 5) Нинди тукталыш икәнен әйтеп барса, теле тотлыгыр идемени, дип ачынып куйды Сәкинә карчык автобус йөртүче турында. (Р. Хафизова). 6) Исенә төште: Маһинурлар яши торган йортның стенасына самолет сурәте төшерелгән иде. (Р. Хафизова). 7) Никадәр гаделсезлек: үзе теләгән бик күп нәрсәләргә көче җитми аның. (Р. Низамиев). 8) Аннары авыру күзен ачып, аның терелүенә шик калмагач, аларның күңелләре дә ачылып китте. (Г. Әпсәләмов). 9) Дөнья үзгәреп китеп, ил тарихына караган яшерен катламнар ачыла төшкәч, күп нәрсәләрнең асылы, җан өшеткеч сурәттә, өскә калыкты. (М. Галиев). 10) Тел сөяксез: кая бөксәң, шунда бөгелә. (Мәкаль).

11) Тормыш — тәртә,

Күпме генә чәбәләнмә —

Арасына кертә. (Ф. Яруллин).

12) Син яшәгән ярлар ерак микән, —

Шуны гына уйлыйм мин үзем. (М. Ногман).

k Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

90. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз.

1) Бу урында шуны да өстәп әйтү зарур: язмабызда бара торган истәлекнең дөньяга чыгуы ул КДУ да күп еллар дәвамында М. Госманов җитәкләгән (үзе үк нигезләгән) татар халкы тарихы кафедрасы белән Сегед университетында А. Рона-Таш оештырган алтаистика кафедрасы араларында 80 еллардан бирле дәвам итеп килә торган хезмәттәшлекнең нәтиҗәседер. (Ф. Хисамова). 2) Кәтиб Хафиз чынлап та курка калган иде, чөнки бу куркуы соңрак та китмәде, чөнки аны Сәлим хан дәшмәде, гүя кәтибе юк та иде. (М. Хәбибуллин). 3) Багышлаулар мирасына күз салсаң, татарның чал әреме — Хәсән Туфаннан башлап, бүген исеме туып кына килә торган яшь каләм ияләренә кадәр Аңа мәдхия язмаган шагыйрь, йөрәктән чыккан сүзен әйтмәгән әдип, галим-голәмә, сәнгать белгече юктыр, мөгаен. (М. Галиев). 4) Мәктәбе бетерелгән авыл яши алмый: ул – киләчәге юк авыл. (М. Мәһдиев).

5) Бәхетем ташып, күңел тулганда,

Йөземне шатлык яше юганда,

Мин киләм һаман җырлы урманга

Кәккүк моңнарын тыңларга. (Р. Закиров).

91. Күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне 4 төркемгә аерып языгыз.

тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы

кушма җөмлә

тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

1) Ир егетнең ике юлдашы бар: берсе – батырлык, икенчесе – тәвәккәллек. (Мәкаль). 2) Аныž белн янш, кœпне кœргн Ширяев эшлекле рвешт артиллерия утын кœзтеп яшь сугышчыга кашын сикертеп куя, чšнки сœз йтсž д ишетерлек тœгел. (Г. Әпслмов). 3) Өйләнү — тун кию түгел: ярамаса, сатып котылалмассың. (Мәкаль). 4) Ашыкмавының сәбәбе бар иде: Гөлсинә хакында бер-бер яңа хәбәр килеп ирешмәсме дип көтте. (А. Гыйләҗев). 5) Инде кыш башланса да, күлләр, елгалар боз белән капланса да, кар әле төшмәгән иде. (Н. Фәттах). 6) Каникуллар үтеп, Миңлегаяз мәктәпкә йөри башлагач, Азатка ямансу булып калды (Р. Мөхәммәдиев). 7) Бәхете юкның итәгенә бодай салсаң түгелер. (Мәкаль). 8) Каядыр, еракта, башы йолдызларга тигән зур таш таулар бер-берсе өстенә җимерелеп ватылгандай, каты тавышлар белән күк күкри башлады (Г. Ибраһимов). 9) Аның яңакларын учына салган кулы сугышның бар михнәтен сыйдырса да, җылылыгын, назын югалтмаган, һәр күзәнәгеннән яшәү дәрте бәреп торган гүзәл татар хатынының кулы иде. (Р. Газиз).

10) Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең

Эзсез сүнә, диеп уйлама! (М. Җәлил).

11) Сызылып таң атканда, ал шәфәкъ батканда,

Күзләрем тик сине эзлиләр. (М. Ногман).

k Катнаш кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Баш җөмләләре үзара тезүле бәйләнештә булган җөмләләр катнаш кушма җөмлә барлыкка китерәләр.

Мәсәлән, Ай үткәч, көн сана, көн үткәч, ай сана (М.).

Алар төрлечә төзелгән була:

1) берничә җөмлә үзара тезүле юл белән бәйләнеп, аларның берсенә бер яки берничә иярчен җөмлә ияреп килә;

2) аларның һәрберсендә иярчен җөмлә була;

3) барысына да берьюлы караган бер иярчен җөмлә була;

4) бер үк катнаш кушма җөмләдә әйтелгән төзелешнең берничә төре берьюлы табыла.

92. Катнаш кушма җөмләләргә анализ ясагыз. Схемаларын сызыгыз. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

1) Ашап утырганда, әйтик, апаларның берәрсе күңелемә бик хуш килмәстәй сүз ычкындырса, миңа шул җитә кала — турсаеп, артым белән борылып утырам, яисә бөтенләй табын яныннан торып читкә китәм, ягъни ач калам. (К. Миңлебаев). 2) Ә зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга яратмый шул. (Ә. Еники). 3) Ә бүген ял көне, урын-җирдә бераз иркәләнеп ятсаң да була, чөнки ял атнага ике генә көн бит ул. (Ә. Сафиуллин). 4) Әлбәттә, ул бу эшләрнең барысын да күз ачып йомган арада башкара ала, тик бүре үҗәтлеге аңа буйсынырга ирек бирми, дөньяга килүенә өч ай тулды дигәндә, ул инде, җитди эт-бүрегә әйләнгән, бала-чага уены аны һич кенә дә мавыктырмый иде. (З. Хөснияр). 5) Артист кулын күтәрдеме, барысы да шунда ук тыналар, ул ни әйтсә, шуңа берсүзсез риза булалар (Ә. Еники). 6) Заводка барып җиткәндә, инде автобус кабызылган, аның бәсәргән тәрәзәләреннән берни күренмәсә дә, эшчеләрнең утыра башлаганын абайларга була иде. (М. Әмирханов). 7) Ихтыяҗ чыкса, белешмә китабын ал да кара, ни өчен әле бердәнбер башыңны чүп-чар белән дыңгычлап тутырырга, аның мөмкинлекләре болай да чикле. (Т. Галиуллин).

93. Катнаш кушма җөмләләр белән бирелгән шигъри юлларга синтаксик анализ ясагыз.

1) Күңлем пакъ булса,

Кальбем саф булыр;

Кальбем саф булса,

Күңлем шат булыр. (Г. Кандалый).

2) Тегә белсәң, ияр тузмый ул,

Картаймасаң, яшьлек узмый ул. (Г. Рәхим).

3) Икмәк кадерен белсәң, җирең таныр;

Ил кадерен белсәң, илең таныр. (Ф. Гыйззәтуллин).

4) Язмыш — арба

Гел шуны тартып йөрисең,

Кая гына барма. (Ф. Яруллин).

5) Тишелеп беткән йөрәгем

Тартыла тегермәндә,

Гаҗәпләнмәгез, егылсам,

Ашыгып йөгергәндә. (Н. Әхмәдиев).

6) Син мине яраткан өчен,

Яратам мин илемне,

Мин сине яраткан өчен,

Ярата илем мине. (Ф. Кәрим).

7) Аерылсам сездән, якын дусларым,

Саргаер идем — белегез шуны. (И. Фазлуллин).

8) Сузып-сузып кына килә бер җырлыйсы тын беткәнче,

Тып-тын урамнардан килә бер йөрисе

Төн үткәнче. (Ш. Галиев).

94. Катнаш кушма җөмләләр белән бирелгән татар халык мәкальләрен тикшерегез. Компонентларның чикләрен, бәйләүче чараларны һәм компонентлар арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләрен билгеләгез. Компонетларның структур-семантик бәйләнешен ныгытуга ярдәм итүче лексик-грамматик чараларның ролен аңлатыгыз. 5 җөмләнең схемасын сызыгыз.

I. 1) Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир. 2) Улы барның урыны бар, кызы барның кадере бар. 3) Атаң барда ир таны, нәселең барда ил таны. 4) Оста барда кулың тый, шагыйрь барда телең тый. 5) Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан. 6) Тән тартмаса, җан тарта, җан тартмаса, кан тарта. 7) Акылың булса, акылга ияр, акылың булмаса, мәкальгә ияр. 8) Ата белән ул йөрәге бер булса, баскан туфрагың алтын булыр, туганнар көче бер булса, таулар җәүһәр булыр. 9) Байлыкны җыйсаң, мәшәкать, югалтсаң, үкенеч. 10) Ай батты исә, көн туа, көн батты исә, ай туа, көн артыннан көн туа.

II. 1) Сөй сине сөйгәнне, аллага сан булса да, сөймә сине сөймәгәнне, илгә солтан булса да. 2) Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар. 3) Ашы тәмле бай була, сүзе тәмле би була. 4) Теле йомшак аш ашар, теле каты камчы ашар. 5) Иле бар батыр хур булмас, батыры бар ил хур булмас. 6) Берәүнең җир күтәрмәс малы бар, берәүнең ат күтәрмәс даны бар. 7) Күл булгач, үрдәк була, үрдәк булгач, хөрмәт була. 8) Казан кайда – сүз шунда, сылу кайда – күз шунда. 9) Агачы нинди, алмасы шундый, анасы нинди, баласы шундый. 10) Улың җитсә, кызы яхшы белән авылдаш бул, кызың җитсә, улы яхшы белән авылдаш бул.

III. 1) Бик татлы булма, кабып йотарлар, бик ачы булма, төкереп ташларлар. 2) Берәү бар – аз эшли дә үз эшли, берәү бар – күп эшли дә чүп эшли. 3) Каләм бар: очыннан алтын тамар, каләм бар: очыннан дөнья янар. 4) Берәү бар – үзе яратыр, берәү бар – үзе яратканны яратыр. 5) Белен пешерсәң, белеп эшләрмен, коймак пешерсәң, коеп эшләрмен, бәрәңге пешерсәң, бәреп эшләрмен. 6) Атың яман булса, сатып котылырсың, этең яман булса, атып котылырсың, ирең яман булса, ничек котылырсың. 7) Кеше алдында мин оста, икәү калсак, ул оста. 8) Сәгать-сәгать газиз гомер үтеп бара, вакыт үтсә, бу гомергә юктыр чара. 9) Эш башында мактанма, эш беткәндә мактан. 10) Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.

IV. 1) Хәлвәнең әлбәсе бар, картлар әйткәннең мәгънәсе бар. 2) Өйләнмәгәннең өе булмас, өе булмаганның иле булмас. 3) Кемнең күңелен кем белә, кем яраткан шул белә. 4) Дөньяда кем гүзәл, кемне сөйсәң, шул гүзәл. 5) Үпкәләмә үпкәнгә, үкенерсең гомер үткәнгә. 6) Яман үзе белмәс, яхшы әйткәнгә күнмәс. 7) Алтыны барның акылы бар, акылсызга дөнья тар. 8) Өсте яман яман түгел, эш белмәгән яман. 9) Уң кашым да тарта, сул кашым да тарта, ике кашым да тиң тартса, мәхәббәтем арта. 10) Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер. 11) Бер баласы барның чыгар-чыкмас җаны бар, ике баласы барның арты бар да, алды бар, өч баласы барның Ырынбурда йорты бар, Каргалыда коты бар, Казанда казнасы бар, Мәкәрҗәдә малы бар.

95. Катлаулы кушма җөмләләргә туры килгән схемаларны сайлап алыгыз.

1) Җил иссә, урман тавышы кушыла аңар, таң беленсә — кошлар сайравы, чикерткә авазы, күке тавышы, тукран тукылдавы. (Р. Мөхәммәдиев).

2) Идн буяулары кибœг, йберлрне кире олы якка кœчерделр,  мастерлар Мансур бœлмсен, кухняны Ÿм Фатихттй бœлмсен ремонтларга керештелр. (Г. Әпслмов).

3) Күк йөзе караңгылана төште, урман салкынланды, йолдызлар бер яктырып, бер тонып, ерактан-ерактан җем-җем иттеләр, елтырадылар, безнең өсткә яшькелт нурларын койдылар, матур кызларның матур күзләре шикелле, көнләшеп һәм көнләштереп, янып һәм яндырып, хирыслы көлеп, безгә карадылар. (Ф. Әмирхан).

4) Җир-суы бар җирен сөйләр, ил-йорты бар илен сөйләр, ил-йорты юк ниен сөйләр. (Мәкаль).

5) Ямьле Мишә буйлары,

Дулкынлана сулары,

Ярларында кошлар сайрый —

Сагындыра шулары. (Халык җыры).

6) Ике нәрсә кешене картайтмый: берсе изге эш, берсе изге сүз. (Мәкаль).

96. Катлаулы кушма җөмләләрне өч төркемгә аерып языгыз.

Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Катнаш кушма җөмлә

1) Капкадан кызның ата-анасы чыкты, сулкылдаудан иңнәре калтыранган кызны җитәкләп, юата-юата, ишегалдына таба алып киттеләр. (М. Хәбибуллин). 2) Түзә Пират, чөнки тамырларында эт каны да ага һәм нәкъ менә шул нәрсә нәкъ эт кебек түземле булырга көч бирә иде бугай. (З. Хөснияр). 3) Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, һәммәсеннән дә риза-канәгать, тик ул көне буе ятудан бик туя, һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә. (Ә. Еники). 4) Дөнья баскыч кебек: берәү менәр, берәү иңәр. (Мәкаль). 5) Димәк, Арсланов калган очракта миңа көн бетә дигән сүз. (М. Әмирханов). 6) Көе бернең көне бер, өе бернең сые бер. (Мәкаль). 7) Нишлисең, эш уңмагач, умач токмач булмагач. (Мәкаль).

8) Туйлар уза,

Туннар туза —

Тормыш шушы инде. (Г. Авзал).

9) Күпме күзләр күреп онытылган,

Күпме йөзләр чыккан исемнән,

Күпме сүзләр киткән хәтеремнән,

Ә син һаман, һаман исемдә. (Ш. Галиев).

97. Катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләгез.

1) Таң нурында коенып икәү үткән,

Кызыл гөлләр тора бөгелеп,

Әйтерсең лә, кайнар мәхәббәтнең

Ялкыннары калган түгелеп (Г. Сәгыйров).

а) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

в) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

г) катнаш кушма җөмлә

2) Март үзенекен итәр әле: иртәгә тагын кояш чыгар, тагын түбәләрдән тамчы тамар, тагын гөрләвекләр Иделгә таба йөгерерләр (Г. Рәхим).

а) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

в) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

г) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

3) Тамыры кайда — безгә гөл шунда;

Халкыбыз кайда — безгә ил шунда. (М. Әгъләмов).

а) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

в) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

г) катнаш кушма җөмлә

4) Гөлбикәнең кадак үкчәле түфлиләре белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. (Ә. Еники).

а) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

б) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

в) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

г) катнаш кушма җөмлә

5) Бәхет килгәндә, җеп белән тартсаң да килә, киткәндә, аркан белән бәйләсәң дә тормый. (Мәкаль).

а) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә

б) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

в) бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

г) катнаш кушма җөмлә

98. Билгеләмәгә туры килгән катлаулы кушма җөмләләрне сайлап алыгыз.