Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать

1 Вариант

1) Иллә соңгы елда Казан каласы салына башлагач Бөек Кала ташчылары шунда таба агылды. (М. Хәбибуллин). 2) Сšембик кергнд инде эш сгате тšгллнгн иде. (Ф. Садриев). 3) Бер генә мизгелгә карашлары очрашты шундук бит алларына эссе ут капты. (З. Хөснияр). 4) Яшеньле күкрәү узып китү белән кешеләр сикерешеп җирдән тордылар, бер-берсен котларга, куанышып биергә, такмакларга тотындылар. (Н. Фәттах). 5) Икенче көнне таң атар-атмас борын Күрән бинең капка төбенә Утташ кам килеп җитә. (Н. Фәттах). 6) Мен ниŸаять июнь азагы килеп итеп ул Уфага юлланды. (Х. Мšдррисова).

7) Газиз башлар сау булганда

Нигә ямасуларга?... (Г. Зәйнәшева).

2 Вариант

1) Тавышлар тынып торган арада, ул яктан, тонык кына булып, күкеләр кычкырганы ишетелә. (Г. Бәширов). 2) Алары да Скин карчык кšен килеп šлгергнче юлныž икенче ягына чыктылар да китеп югалдылар. (Р. Хафизова). 3) Арыш šлгер башлау белн башак уып алып кайта. (Р. Газиз). 4) Хатын аска төшеп киткәч тә Рәшат беравык хәл алып торды. (А. Гыйләҗев). 5) Әнис Дилфрœз кулындагы шешне тартып алмакчы иде шул чакта Дилфрœз кулын яшереп šлгерде. (Г. Әпслмов). 6) ГšлшŸид эшли башлаганнан бирле дœртенче палатадан инде šч кеше терелеп šйлрен кайтып китте. (Г. Әпслмов).

7) Очкыннар нур сибеп торганда

Бәхетле йолдызлар санармын. (Р. Мөхияр).

k Иярчен урын җөмләләр

Синтетик чаралар

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

урынга, урыннан, урында, төштә, якка, яктан, якта, таба, җиргә, җирдән, җирдә

Ярый әле барысы да Сәкинә бара торган якка түгел икән (Р. Хафизова).

Аналитик чаралар

Парлы мөнәсәбәтле сүзләр

кайдан — шуннан (аннан)

кайда — шунда (анда)

кай якка — шунда (анда)

кая — шунда (анда)

кая — шуннан (аннан)

кайдан — шуннан (аннан)

кайсы якка — шул якка

кайда — шул җирдә

кайсы — шул якта

Ул җырны кайда ишетсәң,

Туган ил шунда булыр (Р. Әхмәтҗанов).

  1. Иярчен урын җөмләләргә синтаксик анализ ясагыз. Тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

  1. Кешеләр тавыш килгән якка — койма өстенә күтәрелеп карадылар. (Н. Фәттах). 2) Кайда šлешеž, шунда кšмешеž. (Мәкаль). 3) Лапас артларындагы әрем баскан җирне ни арада шау чәчәкле, мул җимешле бакчага әверелдерә. (Р. Төхфәтуллин). 4) Кортныž анасы кая кунса, кœче шунда сарылыр. (Мәкаль). 5) Кайда хезмт кылсаž, тамагыž шунда туяр. (Мәкаль). 6) Җил кайдан иссә, арты да шуннан килә. (Мәкаль). 7) Җил кайсы якка иссә, камыш шул якка борылыр. (Мәкаль).

8) Кая барсаң, шуннан туры

Актанышның юллары шул. (Х. Җыры).

9) Мәхәббәт җитми башлаган җирдә

Шигырь туа башлый булса кирәк... (Л. Шагыйрьҗан).

10) Ул ырны кайда ишетсž,

Туган ил шунда булыр. (Р. Әхмтанов).

  1. Җирдә сүзе белән килгән мәкальләргә анализ ясагыз. Аларның кайсылары — иярчен аергыч, кайсылары иярчен урын җөмләләр булып килә? Сәбәпләрен аңлатыгыз.

1) Алтын-көмеш яуган җирдән туган үскән ил артык. 2) Илнең кулы яткан җирдә ирнең башы ятыр. 3) Күңел берлеге булган җирдә кием төрлелеге күренми. 4) Җан торган җирдә иман тора. 5) Әтәч күп булган җирдә соң торалар. 6) Сукачы җылаган җирдә уракчы йөгереп йөрер. 7) Эт аунаган җирдә төк кала. 8) Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә. 9) Шулпа тимәс җирдән калҗа көтмә. 10) Үзең торасы җирне үзең себер. 11) Туган бар җирдә ярдәм бар. 12) Хикмәт бар җирдә михнәт бар. 13) Алтын-көмеш күп җирдә фетнә чыга. 14) Тавык күп җирдә чүп күп.