Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
домашнее задание-2.doc
Скачиваний:
20
Добавлен:
03.05.2019
Размер:
420.86 Кб
Скачать

Тема 6 Синтаксические особенности служебных документов.

  1. Стандартный порядок слов.

  2. Проблема координации главных членов предложения.

  3. Синтаксис простого и сложного предложения в текстах документов.

  4. Практикум по стилистике: составление документов

Упражнения - Күнегүләр

1)Выберите нужную форму согласования сказуемого с подлежащим. Объясните свой фыбор.

1. Минем автомобилемне кулланырга, йөртергә һәм техник рәвешен күзәтергә ышаныч белдерәм. 2. Бу шәһәр XIII гасырда салган булган. 3. Казанда елга параходчылыгы бик әйбәт алга җибәргән. 4. Баш сүз нигезендә төзелгән атамаларда аның беренче хәрефе генә алынып, юл хәрефе 1әм нокта рәвешендә язган. 5. Сүзлекне төзүчеләр терминнарны татарчадан кире русчага тәрҗемә иткән очракта башлангыч русча терминның мәгънәсен югалтмау принцибын күздә тотып эшләштеләр. 6. Техник чараларны өйрәнгәндә, тагын бер мөһим тармакны  куркынычсызлык техниканы һәм хезмәттәге иминлекне оныттырырга ярамый.

2)Поставьте сказуемое в нужной форме. Укажите возможные варианты.

1. Чистай сәгать заводы компьютер ватылу сәбәпле, 2006 ел өчен хисабын вакытында тапшырылмады. 2. Инвентарьларны булдыруда сездән ярдәм итүегезне сорыйбыз. 3. Резедә тәртипле гаиләдә үстерелгән. 4. Тикшерү йомгаклары буенча закон проекты үзенең атамасы “Татарстан Республикасының күчемсез мәдәни мирасы турында”гы атамага алмашты. 5. Сүзләр урнашуның катгый тәртибе, нигездә, әдәби телнең проза сөйләменә карала. 6. «Шүрәле» балетының музыкасы композитор Ф. Яруллин тарафыннан язган. 7. Пугачев күтәрелеше Екатерина II нче вакытында булды. 8. Моннан берничә ел элек Үзәк Европада кораллы көчләрне һәм коралларны киметү турында сөйләшүләр башланды. 9. М.Кутузов, Суворов һәм Александр Македонский тарихта шундый бөек, данлыклы полководецлар иде.

3)Прочитайте статью, законспектируйте ее.

Хәйруллин Х.Б. Татар телендәге хокук терминнарында миллилек һәм халыкаралык бөтенлеге //Фән һәм тел, 2, 2000 Б. 34-36

Икътисад, сәяси хокук һәм мәгълүмат өлкәләрендәге демократизация барышы иҗтимагый һәм милләт-тел мөнәсәбәтләренә дә уңай йогын­ты ясый.

Интеграция күренешләре тормышның икътисади, иҗтимагый, милләт-тел өлкәләрендә дә чагылыш таба: телләрдә уртак гомуми лексик-тер-минологик фонд барлыкка килә; төрле структурадагы, төрле системадагы, төрле кардәшлек мөнәсәбәтендәге телләрнең үсеше, бер-берсен баетуы тәэмин ителә. Әмма бу күренеш һич тә тел лексикасы, терминологиясенең милли җирлектә үсешенә киртә була алмый.

Тормышыбыздагы компьютерлаштыруның хәзерге этабында уртак, бердәм мәгълүмат киңлекләре барлыкка килүнең хәзерге чорында төрле телләрдәге уртак лексик-терминологик фондтан файдалану машина тәржемәсен җайга салуга, фәнни-техник әдәбиятны таратуга, бик күп ясалма һәм табигый чит телләрне, дөньяви телләрне тизрәк өйрәнүгә, үзләштерүгә зур булышлык итә.

Татарстан суверен республика, Россиянең һәм халыкара хокук субъекты булгач та, татар милли теле дәүләт теле статусы алды. Дөрес, телебезнең кулланылыш даирәсе тиз генә рус дәүләт теле һәм милләтара, халыкара аралашу теле булган рус теле дәрәҗәсенә кадәр җитә алмады, бу аңлашыла да. Әмма милли яңарышның хәзерге этабында татар дәүләт теленең кулланылышы күпмедер дәрәҗәдә киңәеп китте: татар гимназияләре, татар класслары, балалар бакчаларында татар төркемнәре ачылды, шулай ук югары уку йортларында татар телен, аерым төгәл фәннәрне татарча укыта башладылар, кайбер татарча газета-журналлар дөнья күрде (тиражлары бик зур булмаса да), татар телендә шәхси радио-телевизион станцияләр эшли башлады. Әмма ләкин бу уңай башлангыч татар дәүләт теленең функциональ үсеше өчен җитәрлек түгел. Хәл ителәсе проблемалар бихисап. Читенлекләр тулып ята. Шуларның берсе — терминология мәсьәләсе. Гомуми терминология, төрле гуманитар һәм җәмгыять фәннәре, төгәл фәннәр терминологиясе, тармак терминологиясе, шул җөмләдән хокук фәннәре атамалары да үзенең эшләнешен көтеп ята: фәнни принципларга таянып эшләнгән сүзлекләр, кулланмалар, методик әдәбият җитенкерәми. Дөрес, юридик терминнарны рус теленнән, башка телләрдән тәрҗемә итү максатыннан чыгып төзелгән К.Ф.Амировның «Русско-татарский юридический словарь» (Казань, Тат.кн.изд., 1996) дигән сүзлеге, татар теленә тәрҗемә ителгән Татарстан Конституциясе, Россия җинаять кодексы, «Хокук һәм хәят» журналы һ.б., юридик актлар, документлар бар, әмма ләкин бу гына татар дәүләт теленең хокук өлкәсендәге таләпләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндереп җиткерми. Юридик терминология эшләү зарурияте бердәм мәгълүмат киңлекләре булдыру шартларында юридик терминнарны стандартлаштыруны, махсуслаштыруны көн кадагына китереп куя һәм ул дәүләт тел сәясәте гамәлгә ашуы шартларында алып барыла. Гомумән, термин ясау эшен, аерым алганда, тармак терминнарны, шул җөмләдән юридик терминнарны ясау, рус теленнән, башка телләрдән (латин, инглиз, немец телләреннән) тәрҗемә итү, системалаштыруны гамәлгә кертү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасында терминология комиссиясе (аның составында юридик терминнар тармагы да бар) эшен башлап җибәрде. Бу комиссия Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты каршында эшли. Терминология комиссиясе 1920 елларда ук төзелгән була, аның эшендә заманыңда Г.Ибраһимов та катнашкан була, ә 1994 елның июленнән бу комиссия үзенең дистә еллар туктап торган эшен башлап җибәрде, дәвам итә.

Татар телендәге хокук атамалары эшләнү тарихына тукталып китсәк, түбәндәгеләрне хәбәр итәргә булыр иде. Патша Россиясе шартларында татарлар, мөселман динле халыклар буларак, шәригать кануннары җирлегендә, нигезендә яшәгәннәр, ислам дине аларның яшәү рәвешен тәшкил иткән. Шул жәһәттән, күпчелек гарәп теленнән үтеп кергән хокук атамалары да киң кулланыш тапкан. Бу вакытта дини төшенчәләр хокук атамалары белән тәңгәл килгән: гаеп (вина), гөнаһ (грех), дин (вера), шәригать (правосудие), җинаять (преступление), хокук, шәригать (закон), гаделлек (правосудие), җәза (наказание), хөкем (суд), хаким, казый, түрә (судья), дәлил (доказательство), васыять (завещание), мирас (наследство), варис (наследник), дәгъва (иск), зарар (вред), милек (собственность), мөлкәт (имущество), шаһит, гуаһ (свидетель) һ.б.

Иске татар телендә кулланылган әлеге хокук атамаларының күбесе хәзерге татар телендә дә уңышлы гына кулланыла: җинаять, дәлил, җәза, дәгъва, милек, мөлкәт һ.б.

Октябрь инкыйлабыннан соң да терминология эшендә бер яктан икенче якка тайпылышлар булып ала: гарәпчеләр хокук атамаларын гарәп теленнән генә алуны, саф татарчылар барысы да татар теленеке генә булуны, русчылык тарафдарлары рус теленнән генә алынуны алга сөрәләр, әмма тормыш хаталарны төзәтә, алтын урталыкның дөреслеген дәлилләп күрсәтеп бирә.

Юридик атамаларны беренче чиратта тәрҗемә иткәндә үз телебез җирлегендә ясарга тырышырга, үз телебезнең сүз ясый алу мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә кирәк, әмма, халыкара, башка телләрдән рус теле аша яисә гарәп-фарсыдан татар теленә үтеп кергән терминнарны да (әгәр алар фәнни төшенчәне дөрес, төгәл чагылдырса) кирәгенчә кабул итәргә кирәк. Алтын урталыкның асылы да әнә шунда инде.

Әмма биредә терминнарны ясаганда, тәрҗемә иткәндә, алда әйткәнемчә, аларның милли үзенчәлегеннән, милли тел җирлегендә сүз ясый алуы мөмкинлегеннән, татар-төрки телләрнең милли-мәдәни традицияләреннән, гореф- гадәтләрдән, йолалардан, татар теле, татар халкы теле формалашу, үсү кануннарыннан чыгып эш итәргә кирәк.

Телнең үз милли җирлегендә яисә башка тел ярдәмендә яңа терминнарны иҗади ясау, иске атамаларны камилләштерү татар теле лексик системасы үсешендә зарури алшарт булып тора. Бу зарурлыкның кирәклеге бигрәк тә бүгенге бердәм мәгълүмат киңлекләре булдыру вәзгыятендә аерым ачык күзаллана.

Терминнарны ясау, тәрҗемә итү фәнни ни­гезгә корылырга, тормыш зарурияте һәм дәүләт тел сәясәте кысаларында башкарылырга тиеш.

Хокук атамаларын ясаганда, яисә башка телләрдән тәрҗемә иткәндә мәгълүм гомуми лингвистик принципларга таянырга кирәк. Менә аларның иң әһәмиятлеләре.

1) Яңа юридик сүзләрне, терминнарны мөмкин кадәр татар теле, төрки телләр үрнәгендә ясарга, тәрҗемәләргә кирәк: БДБ (Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге), илбаш (президент), Татарстан Кануннамәсе (Татарстан Конституциясе), дәүләт төзелеше (государственный строй), мәхкамә (суд) һ.б.

2) Әгәр дә телдә уңышлы сүзләр булмаса, чит ил телләреннән дә сүзләр алырга кирәк: җинаять, җинаятьле вәзгыять (криминальная ситуация), җәза (наказание), хөкем карары (решение суда), мафия, мафияче (мафиозник), рецидивист, бандитизм (итал. banda — җинаятьчел төркем), аккредитив (лат. accreditivus — ышанычлы), банкротлык (нем. Bankerott — бөлгенлеккә төшү), бартер (анг. barter — товарны товарга алыштыру) һ.б.

3) Тел тарафыннан үзләштерелгән халыкара юридик терминнарны алып атарга омтылырга һич кирәкми: «аукцион» урынына «ярышып үстерү» дип, «банкротлык» урынына «бөлгенлеккә төшү» дип.

4) Терминнарны ясаганда, тәрҗемә иткәндә татар телендәге актив сүз ясагыч кушымчалардан, синтаксик чаралардан файдаланырга кирәк: ма-фия+че+лек, җинаятъ+че+лек, ришвәт+че, риш-вәт+че+лек, хокук белгече, хокук+чы, канун+-сыз+лык, хокук+сыз+лык (бесправие), канун чыгару органы (законодательный орган), гаранти-я+ләу, гарантия бирү (гарантировать) һ.б.ш.

  1. Сүзләрне тәрҗемә иткәндә татар теленең милли хосусыятеннән чыгып эш итәргә кирәк: главарь — атаман, башлык, закрытое заседание суда — мәхкәмәнең ябык утырышы, подкуп — сатып алу, уз ягына аудару, денежный штраф — акчалата җәза, тюрьма — төрмә, зиндан, проституция — фахишәлек, проститутка — фахишә, наркоман — әфьюнчы һ.б.

  1. Хокук атамаларын куллануда төрлелек булмасын өчен, алтын урталыкны сакларга кирәк, үз сүзләребезне, чит тел алынмаларын алганда диалектик миллилек һәм гомумилек, миллилек һәм халыкаралык мөнәсәбәте бөтенлегеннән оста файдаланырга кирәк.

Терминнарны алганда мөмкин кадәр фәнни төшенчәне төгәл чагылдыручы сүзләрдән (гадәти сүздән аермалы буларак) файдаланырга кирәк. Бу фикерне галим Ф.С.Фасеев та яклый.

Хәзерге бердәм интеграцион, бердәм икътисади, мәгълүмат киңлекләре кысаларында татар телендә хокук атамаларын ясау, тәрҗемә итү фәнни иҗади нигезгә корылырга тиеш, шул вакытта гына термин ясау, камилләштерүдә уңышларга ирешә алачакбыз. Бу җәһәттән Республика терминология комиссиясе, «Хокук һәм хәят» журналы, аерым тел һәм хокук өлкәсендә эшләүче галимнәр шактый эш алып бара (КДУ профессоры И.М.Низамов, Республика прокуроры урынбасары К.Ф.Амиров һ.б.), әмма бу игелекле эшне тагын да тизләтәсе, мәгълүм тәртипкә саласы, телче галимнәр һәм хокук белгечләренең эшен берләштереп уртак максатка юнәлтергә кирәк.

6) Найдите и исправьте ошибки, связанные с нарушением порядка слов в предложении.

1. Үтенеп сорыйм баш экономистны Шакирова Алсу Фоат кызын икътисад бүлегеннән кадрлар бүлегенә күчеререргә. 2.Кайбер сүзләрнең мәгънәләре бөтенләй кулланылыштан төшеп калалар яки сүзләр сирәк кулланылышка күчәләр. 3.Телебезнең сүзлек составын баетуда кушымчалау ысулы әһәмиятле роль уйный. 4. Бу карар катгый, аның буенча шикаять бирелә алмый, игълан ителү белән үз көченә керә, турыдан туры гамәлдә була һәм башка органнар һәм турыдан-туры гамәлдә була һәм таләп ителми башка органнар һәм урындагы затлар тарафыннан раслаунуы. 5. Мәҗбүр итүгә таянып 1әм мәҗбүр итүнең махсус аппаратыннан файдалану юлы белән генә азчылык күпчелекне эксплуатацияли ала. 6. Хаклык даулап, «Потемкин» броненосецы матрослары баш күтәрә. 7. Тарихка хосусый милеккә нигезләнгән өч иҗтимагый-политик формация булуы билгеле: колбиләүчелек, феодолизм, капитализм.

7)Объясните и исправьте ошибки, допущенные при построении сложных предложений.

1. Кабул ителгән карарлар: 1) Хезмәткә түләү күтәрү; 2) Хезмәт килешүенең гамәли вакыты 2006 елны дәвам итәргә. 2. Күк йөзе ачылып китте, сәгать көндезге унике тулганда. 3. Мин әйкәнне Алсу ишетмәде. 4. Ул һәрвакыт дөресен сөйли, мин аны шуның өчен яратам. 5. Кайчакта сүзләрнең ялгыш мәгънәдә кулланылуы аркасында телебезнең лексик-семантик нормалары да бозыла. 6. Ике телдә сөйләшүче татар кешесе үз телендә сөйләгәндә һәм язганда да күп кенә төшенчәләрне рус теленнән тәрҗемә итеп ала, татар-рус икетеллелеге практикасына шул нәрсә хас.

8)Прочитайте статью и реферат написанный по данной статье. Проанализируйте текст реферата по следующему плану:

1) Насколько адекватно исходному тексту, передано содержание статьи? Проявилось ли при этом умение автора сообщать материал, передавать концептульную информацию.

2)Соответствует ли текст стилю научного (официально-делового) изложения и жанру реферата?

3)Использует ли автор реферата типовые конструкции (формулы –клише), необходимые для организации данного типа текста?

4)Наблюдаются ли в тексте реферата композиционные, логические и стилистические неточности? Оцените текст с точки зрения его соответствия нормам культуры речи

Статья

Татар телен яңача укыту (Алсу Юсипова)

Республикада татар һәм рус телләренең дәүләт теле дип игълан ителүе нәтиҗәсендә туган социолингвистик халәт Татарстанда яшәгән гражданнарның Һәр ике телне дә камил белүен таләп итә. Ә бу үз чиратында телләр укыту процессын, бигрәк тә рус балаларына татар теле укытуны яңача оештыру мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

Татарстан Конституциясе һәм «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законга нигезләнеп, 1992 елдан, татар теле, дәүләт теле буларак, Татарстан Республикасының гомуми белем бирүче уку йортларында атнага 3 сәгать күләмендә укытыла башлады. Һәр мәктәптә, мөмкинлектән чыгып, татар теле гомуми укыту планына кертелде. 1998 елдан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән килешенгән Татарстан Республикасы гомуми белем бирү уку йортлары өчен эшләнгән базис укыту планы буенча татар теле һәм әдәбият, рус теле һәм әдәбият фәннәре тигез күләмдә укытыла башлады.

Рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты бер фән булып — интеграцияләп укытылды. 2002 елдан татар әдәбияты сынап карау программалары нигезендә аерым фән буларак укытыла башлады. 2005 елда татар теле һәм әдәбиятыннан дәүләт стандартлары эшләнде. Алга таба аларга нигезләнеп яңа программалар һәм дәреслекләр нәшер ителәчәк.

2005 елның сентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан төрле яшьтәгеләр арасында уздырылган социологик тикшеренү түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтә. Татарстан Республикасында икетеллелекне гамәлгә кую вакытында (90 нчы еллардан башлап) формалашкан һәм мәктәптә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән, бүген 18  25 яшькә җиткән хезмәткәрләрнең 61 % ы эш даирәсендә татар телен белү кирәк дип саный.

Татар теле  халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган. хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү  дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы  рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Татар теле республика мәгариф системасында дәүләт теле буларак үзенең статусын раслады һәм ныклы урын алды. Барлык укучыларның 99,2 % ы татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Зур юллардан еракта урнашкан башлангыч рус, чуваш, мари һ.б.ш. мәктәпләрнең кайберләрендә белгечләр булмау сәбәпле, татар телен тиешле куләмдә укыту хәзергә тәэмин ителмәгән.

Республика мәктәпләрендә бүген 6667 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, шуларның 78,3 % ы югары белемле белгеч, 316 сы  урта педагогик уку йортын, башкалары махсус әзерлекле курслар тәмамлаган. Татар теле укытучыларының 54 % ы компьютер белән эшли белә. Укытучыларның өчтән бере югары һәм беренче квалификация категориясенә ия булган белгечләр (2405 кеше). Гомумән алганда, мәгариф учреждениеләре татар теле укытучылары белән тулаем тәэмин ителгән дияргә була.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары буген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп эшли. Бу программалар буенча укытучыларга төрле типтагы дәреслекләр дә тәкъдим ителде. Бер яктан караганда, укыту барышында һәр дәрескә иҗади якын килү мөмкинлеге туды кебек. Ләкин үзләштерелергә тиешле белем эчтәлеген билгеләүдә һәм нәтиҗәләрне бәяләүдә кыенлыкларда барлыкка килде. Урта белем алган рус телле укучы татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Тел буенча барлык кагыйдәләрне дә белергә һәм сөйләмдә куллана алырга тиешме яки татарча камил итеп сөйләшсә, шул җитәме?

Бу сорауга закон нигезендә җавап бирергә кирәк Татарстан Республикасында татар теле дәүләт гөле дип игълан ителде һәм ул уку йортларында рус теле белән тигез күләмдә укытыла. Димәк, татар телен өйрәнүгә булган таләп тә рус теленә булган таләп дәрәҗәсендә.

Яшь буынны физик һәм акыл хезмәтенә, җәмгыять һәм дәүләт тормышының барлык өлкәләрендә актив эшчәнлек алып барырлык итеп тәрбияләү бурычын хәл иткәндә, укучыларга мәктәп программасы кысаларында дәүләт телләрен һәм кимендә бер чит телне камил белү дәрәҗәсендә белем бирү  республиканың мәгариф системасы эшчәнлегеңдә төп бурычларны берсе.

Татар телен дәүләт теле буларак укытуның сыйфатын яхшырту максатында республиканың 86 мәктәбендә татар һәм чит телләрне яңа технология (концентрированное обучение) кулланып укыту буенча эксперимент башланды. V  IX сыйныф укучылары өчен программадагы гомуми сәгатьләр санын арттырмыйча. V, VI сыйныф укучыларына татар телен тирәнтен өйрәтү, VII, VIII, IX сыйныфларда рус телле балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты, сәнгате үрнәкләре белән татар телендә укытыла торган фән аша таныштыру аларга татар телен камилрәк үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Эксперимент Р.Р.Нигъмәтуллина төзегән яңа дәреслек, эш дәфтәрләре, өстәмә методик кулланмалар буенча үткәрелә. Бу тәҗрибәдә катнашучы 128 укытучының анкета җавапларыннан күренгәнчә, яңа технология балаларга бик ошый, кызыклы, матур дәреслек тел өйрәнүгә кызыксынуны бермә-бер арттыра.

Рус төркемендә укучы балаларның белем дәрәҗәсенә әга-аналар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан еш кына ризасызлык белдерелә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бер өлеше рус төркеме укучылары белән эшләүнең методикасын тиешле дәрәҗәдә белми. Шул сәбәпле, укучыларның (бигрәк тә югары сыйныфларда) татар телен өйрәнүгә кызыксынуы кими. Педагогик уку йортларында рус һзм башка милләт балаларына татар теле һәм әдәбияты укытуның методикасын камилләштерү, әлеге аудиториядә татар теле укытучыларын рус милләтеннән булган яшьләрдән җыелган төркемнәр ачып әзерләү. Чаллы шәһәре тәҗрибәсен дәвам итү татар телен укытуның сыйфатын күтәрүдә зур этәргеч булыр иде.

Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәтү өлкәсендә дә актив эш алып бару зарури: татар мәктәбендә  рус телен, рус мәктәбендә татар телен укытуда бәйләнеш булдыру укучыларның белемнәрне үзләштерүенә өстәмә ярдәм бирәчәк.

Татар телен өйрәтүдә яңа технологияләр куллану эшнең нәтиҗәсен яхшыртырга, яңа дәреслек, кулланма әсбаплар чыгару, укытуда компьютер куллануны киңәйтү укытучыга яңача эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Реферат статьи

Мин «Мәгариф» журналында Алсу Юсипованың (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп белгечеченең) «Татар телен яңача укыту» статьясын укыдым. Бу статьядан мин үземә күп яңа, кирәкле белем алдым. Монда татар теленең безнең республикабызда нинди зур урын алуы турында сүз бара. Моннан башка, шул урынына карата, аны ничек итеп мәктәпләрдә балаларга укытырга, мәсәлән, рус балаларына бигрәк тә.

Татарстан Республикасында икетеллелек: һәм татар шулай ук рус теле белән дәүләт теле. 2005 елда үткәрелгән социологик тикшерү мондый нәрсә күрсәтте: 18-25 яшькә җиткән хезмәткәрләрнең 61%ы эш даирәсендә татар телен белү кирәк дип саный. Алсу Юсипованың сүзләре буенча, туган телебезне камилләштерү, үстерү дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар телен тиешле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Алсу Юсипова белән бу статьяда шундый сорау күтәрелә: урта белем алган рус телле укучы татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Бу сорауга закон нигезендә җавап бирелгән. Безнең республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителде һәм ул уку йортларында рус теле белән тигез күләмдә укытылырга тиеш. Шуңа карата, күп мәктәпләрдә татар һәм чит телләрне яңа технология кулланып укыту буенча эксперимент бара. Бу яңа технология балаларга бик ошый, кызыклы, матур дәреслек тел өйрәнүгә кызыксынуны бермә-бер арттыра.

Шулай итеп, татар телен өйрәтүдә яңа технологияләр куллану эшнең нәтиҗәсен яхшыртырга, яңа дәреслек, кулланма әсбаплар чыгару, укытуда компьютер куллануны киңәйтү укытучыга яңача эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Минемчә, Алсу Юсипова үз статьясында кирәкле һәм актуаль сорауларга җаваплар биргән. Аның җаваплары социологик тикшерүләргә нигезләнгән, законга нигезләнгән. Бу статья белән танышу кирәкле һәм файдалы.

9. Укыгыз. Түбәндәге җөмләләрдә сүз тәртибен тикшерегез. Гадәти уңай тәртиптәгегә караганда нинди үзгәрешләр күрәсез? Кайсы сүзләр урыннарын алмаштырганнар?

1. Җиткерәбез без аңа бик матур хәбәр: Алдагы көзгә арыш, һич шөбһәсез, булыр чибәр. (Г. Т.) Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю: Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. (М. Җ.) Палубадан кешеләрне куа, Озын мачталарны шыгырдата җил. (Ф. К.) 4. Карадым мин биек наратка, Карадым миң озын ак каенга, Алар бар да тирән кайгыда. (Ф. К.) 5. Юк, Кырлай һәм Кушлавыч мәктәпләреннән артык җире юк иде бу мәдрәсәнең. (Ә. Ф.) 6.—Кайда ул? Барыгыз, тиз генә алып килегез. Хәзер үк, хәзер үк!—дип кычкырды Әбүзәр абзый йөгереп чыгып киткән сестра артыннан. (Г. Ә.) 7.—Кем ул, ни булды, пожармы әллә?—диде карчык, куркынган тавыш белән. (Ә. Е.) 8.—Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим,—дип башлап китә торган булган үрдәк сүзен. (А. А.) 9. Нинди тәмле хуш ис! Сулыйм, сулап туя алмыйм. Йотлыгып эчәм, ширбәт эчәм мин. (И, С.) 10. Зур панельле йортлар сала башлагач, ай-һай кызуга китте төзүчеләрнең эшләре. (Л. И.)

10.Создайте из двух простых 1 сложное предложение.

1.Укучылар бүлмәдән чыгып китте. Укытучы утырды да яза башлады. 2.Имтиханнар бетте. Ул авылына кайтып китте. 3.Син яхшылап әйт. Мин эшләрмен. 4.Күкне болыт каплады. Яңгыр яумады. 5.Бүген якшәмбе. Бәйрәмгә кешеләр күп килгән. 6. Казанның бөтен истәлекле урыннары белән танышмадык. Без анда 5 кенә көн булдык. 7.Бүген вакытыбыз булыр. Без су коенырга барырбыз. 8.Иртәгә шимбә. Бүген эш бер сәгатькә алдан бетә. 9.Сезгә генә әйтәм. Сез- намуслы кеше. 10.Дәрес бетте. Укытучы саубуллашты

Контрольные вопросы:

1.Проанализируйте тексты документов на русском и татарском языках, обращая внимание на порядок слов в предложениях.

2. Устно переведите тексты деловых бумаг на татарский язык. Сопоставьте падежные окончания в русском и татарском языках.

3. Каковы синтаксические особенности официальных документов?

4. Расскажите о порядке слов в сложных предложениях

5. Расскажите о порядке слов в простых предложениях

6. Какие виды предложений чаще всего используются в служебных документах на татарском языке?

7. Назовите причину активного употребления в ОДС побудительных и повествовательных предложений?