Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
домашнее задание-2.doc
Скачиваний:
20
Добавлен:
03.05.2019
Размер:
420.86 Кб
Скачать

Тема 7.

Композиционные особенности служебных документов.

  1. Структура текста и её влияние на достижение коммуникативных целей. Варианты композиции делового письма.

  2. Методы составления текста.

  3. Виды аргументов.

  4. Толкование значений терминов в текстах служебных документов.

  5. Рубрикация текстов.

Упражнения - Күнегүләр

1. Ознакомьтесь с документом, обратите внимание на композицию текста. Составьте по образцу свой документ.

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть-Азнакайбурнефть" җәмгыяте

БОЕРЫК

2000 ел, 3 май, №360

Азнакай шәһәре

"Бөек Ватан сугышында Җиңүгә

55 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә

предприятиенең һәм структур

бүлекчәләрнең эшен оештыру

турында

"Татнефть" АҖнең 1996 нчы елның 1 нче гыйнварындагы "Структур бүлекчәләрнең махсус эш режимы турында"гы 298 нчы боерыгын "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә үтәү максатында

БОЕРЫК БИРӘМ:

1. Структур бүлекчәләре җитәкчеләренә:

  1. Предприятиенең һәм җитештерү берәмлекләренең туктаусыз эшләвен тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрергә;

  2. Бораулау цехлары башлыкларына, бүлекләрнең баш белгечләренә бораулау процессын тиешле дәрәҗәдә технологик һәм геологик яктан тәэмин итүне оештырырга;

  3. Бораулау мастерларына, аларның ярдәмчеләренә эш башкару исемлеге нигезендә бораулау урыннарында эшләргә турыдан-туры җитәкчелек итүне тәэмин итәргә;

  4. Янгын чыгу куркынычы югары булган объектларда ут эшләрен башкаруны тыярга;

  5. Эш көне ахырында махсус комкесияг? барлык производство һәм эш бүлмәләрен тикшерүне оештырырга;

  6. Бораулау бригадалары вахталарының Азнакай шәһәре автовокзалыннан китүенә контроль оештыруны 1 нче, 2 нче бораулау участокларының җаваплы кизүләренә йөкләргә;

  1. Бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителгән затларга хезмәт хакын гамәлдәге законнарга туры китереп түләргә;

  2. Югарыда каралган чараларның үтәлешен тикшерүдә тотуны предприятиенең директоры урынбасары А.Г.Харисовка йөкләргә.

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть - Азнакайбурнефть"

җәмгыяте директоры Имза С.Н. Ханнанов

2. Укыгыз. Поэтик сөйләмдә төрле позициядә кабатланган сүзләрне аңлатыгыз. Аларның кулланылышы семантик һәм стилистик яктан акланамы?

1. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Т.) 2. Иснәнеп йөриләр бүреләр. Бүреләр, Ах... ләкин бүреләр Бу кадәр үк ерткыч түгелләр. (М. Җ.)Язлар чәчәкле булсалар, Көзләр җимешле була...Язлар күп эшле булсалар, Көзләр җимешле була. (М. Җ.) Калды Казан, балаларым калды, Калды иркәм, калды киң Идел. (Ф. К.) Киләләр, киләләр Кешелек сафына, Даныңны яңратып Бөтен җир шарына. (X. Т.)6. Дулкын белән, давыл белән Якалаша-якалаша Иксез-чиксез океан аша Үтте алар батырларча. (Ә. Ер.)Язлар килә, язлар китә,—мин калам, Җәйләр килә, җәйләр китә,—мин калам, Көзләр килә, көзләр китә,—мин калам, Кышлар килә, кышлар китә,—мин калам. (И. Ю.)

3. Укыгыз. Җөмләләрнең һәм аерым юлларның башында кабатланган сүзләргә анализ ясагыз. Нинди сүз төркемнәре кабатлана һәм алар сөйләмнең яңгырашына нинди йогынты ясый?

1. Салкын карга басып Алсу килә, Үзе матур, Үзе сөйкемле, Үзе усал,Үзе болай бер дә—Усал түгел кебек шикелле, (һ. Т.)Бер җирдә юк андый ак каеннар,Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары Андагыдай шаулый торганнар, (һ. Т.) Кайда ярлы, кайда зарлы, Кайда моңлы күп була, Мин шулар янында булам:

Алар белән килешеп була. (М. Г.) Май аенда шаулый урман, Утызынчы ел.. Утызынчы ел иде бу—Утызынчы ел! (Ф. К.)

  1. Ил белән бергә без, Ил белән кулга кул, Ил белән иңгә иң,

Ил белән юлга юл. (X. Т.)

4. Укыгыз. Авторның чынбарлыктагы вакыйгаларга мөнәсәбәте, персонажның эчке кичерешләре белән бәйле рәвештә кулланыла торган риторик өндәү һәм риторик сораулар нинди функция башкаралар. Шуларны табып, тикшереп чыгыгыз.

1. Авыр булыр, Төннәр йокламагыз, Ләкин, сынатмагыз, карагыз! (Һ. Т.) Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар Нишләдең син, җирем, нишләдең? (М. Җ.) Ана, мәрхәмәтле газиз ана, Я, әйт әле, әйтче, аларның Канлы куллар белән каерып алып, Күкрәгеңә кыскан балаңны Танк асларына ыргытуын Күрер көнгә калыйкмыни без?! (Ф. К.) 4. Өйләр тын истәлек сөйләде, Сөйләде хәтергә төшкәнен...Кар баскан талларга кагылып, Кем үтте буеннан Үшнәнең? (С. X.) 5. Сөйләгез! Бу тормышның төбендәгеләр, сездән җавап сорыйбыз! Ничә меңъеллык тәҗрибә иске юлларның хатасын ачмадымы? Без җавап көтәбез! (Г. И.) 6. Биек салкын күктә яңа гына туган нечкә ай... Тын гына, серле генә сызылып тора ул!.. Бу минем яңа, унтугызынчы елга кергәч, беренче тапкыр күргән яшь аем! Нәрсә вәгъдә итә ул миңа, ни көтә мине киләчәктә? Ел озын, ел хәвефле, туасы һәм туласы айлар күп,—ни буласын алдан белүләре бик читен шул миңа, бик читен!.. Ә син дәшмисең, серле салкын аем, дәшмисең?! (Ә. Е.) 7. Солтанның күңелендә, өермә булып, хисләре давыллана. Ул абыйсы белән сал агызырга китәчәк. Ишеттегезме, таулар? Ишеттегезме, урманнар?.. Андый сөенечне берьялгызың эчеңдә саклап торып буламыни?.. (Г. А.) 8. Диңгез!

Сине тәүге күрү бәхете

Фауст тапкан

Гүзәл мизгел кебек тиңсезгә... (Р. Г.)

5. Укыгыз. Җөмләнең ахырында һәм уртасында кулланыла торган хәл фигыльле әйләнмәләрне күзәтегез, ясалу юлларын аңлатыгыз.

1.—Сез килеп тә җиттегез?—дип, гаҗәпләнгән шикелле-рәк итеп, ул Хәсәнне үзләре белән алып китте. (Ф. Ә.) 2. Ял итә эштән арып кайткан халык,— Күрмисеңме?— Тәмле йокыга талып. (һ. Т.) 3.— Ничек дип әйтергә инде,—диде Шәмгун карт, бераз пошына төшеп уйланып.—Йорт-җирне, терлек-туарны страховой иткән инде без. (А, Ш.) 4.— Теләнче әнкәңә болай ташый башласаң: маең түгел, ындырың да җитмәс,—диде Мәликә, кычкырынуын, тузынуын дәвам итеп. (А. Ш.) 5.— Нигә кирәк ул? Безгә тиң түгел ул!—диде Мәликә, сугышырга торган әтәч шикелле, картының өстенә сикерергә хәзер булып. (А, Ш.) 6. Әйе, тимерне кызуында сугу яхшы, бер ният кылгач, хәзер үк тотынабыз. Иске-москы кием дә, алъяпкыч кисәге дә кирәк булыр,—дидем мин, аның карашына җавап итеп. (М. Ш.) 7.— Ашыйсым килә,—диде ул, әле йокысы качмаган соры күзләрен кыскалап, авызын очландырып. (А. Р.) 8. Барысы да типовой проект белән салынды,—диде секретарь, бераз гына мактана да төшеп. (Ә. Б.) 9.— Нинди йөрәк бит, алдакчымы, әллә чын йөрәкме?—диде кыз, ике төрле уйларга урын калдырып. (X. К.) 10. Толыбын кияр иде дә Сарбаен ияртеп буровоена китәр иде. «Төнге инженер» дип йөртәләр иде үзен, шаярып. (Ш. Бикч.)

6. Укыгыз. Героинын уйланулары уртак сөйләмдә ничек чагыла? Анда нинди тел-стиль чаралары катнаша?

...Яңа кабынган Җидегән йолдызны күреп, Хәлим тагын авылны сагынып куйды. Әнкәсе үзе генә бәрәңгене ничек алыр? Әле бит кырдан өйгә ташыйсы, аннары базга да тутырасы бар. Әнкәсенең берүзеңә биш эш инде анда. Анасы йомыш кушканда тыңламыйча, уенга чабулары өчен Хәлим үке­неп бетә алмый. Бу бәладән башын исән-сау алып чыга алса, икмәктер менә, әнисенең йомышларына атлыгып кына торыр иде. Кушканны көтмәс, алмагач төпләрен үзе белеп йомшартыр иде. Тик котылсын гына иде моннан.

Кайчандыр эшләгән начарлыклары өчен Хәлимнең күңеле әрни. Тавык астыннан йомырка урлап, Малик бай кибетеннән көнбагыш алып ашаган иде бит; салам тыгып, әнкәсенең, баздагы сөтен эчкән иде; җәпле таяк белән бөтереп, чыпчык оясын йолкып төшергән иде, баланын әле күзләре дә ачылмаган иде—шушылар өчен азап чигә торгандыр инде ул. (И. Г.)

7 Укыгыз. Персонаж сөйләме белән аралашып килгән уртак сөйләмнең кулланылыш үзенчәлекләренә игътибар итегез, һәр сөйләм төрен аерып күрсәтегез. Өзеккә исем кушыгыз.

1. Көндез, өйдә берьялгызы гына калганнан соң, ул Газизе турында уйланып, кулына бер эш тә тота алмыйча, тынгысызланып йөрде дә, түр яктагы зур сандыкны ачып, Газизнең киемнәрен җилләтергә булды. Болай элеп киптерүнең әллә ни кирәге дә юк иде югын. Ләкин ул ана йөрәгенә үзенә күрә бер юаныч була, бу киемнәр аңа Газизен, хәзер инде артта калып, җиңелчә томан белән өртелә барган ямьле, матур тормышларын күз алдына китерәләр...

Менә бу туры якалы яшькелт күлмәкне Газиз, эшкә кияргә дип, район кибетеннән алып кайткан иде. Менә уртадан улының өр-яңа көрәнсу костюмын алды.

Әйе, бу костюмны Газиз киңәшмәдән киеп кайткан иде. һай, күңелле дә чак иде, инде дә рәхәт заманнар иде! Кайтып чәй эчкәннән соң, акрын гына әнә шул ян тәрәзә янына барып басты. Ул үзе урамга караган төсле, әмма күңел күзе бик еракта кебек күренә, йөзендә ниндидер куаныч та балкыган шикелле. Малайга ниндидер зур уй төшкән, малайның күңеле урынында түгел. Хәдичә түти улындагы бу зур үзгәрешне бер карау белән сизсә дә, үзе башлап берни дә әйтмәде. Әнисе чыгып китәргә җыена башлагач, Газиз узе башлады:—Әни,—диде, ул ничектер бераз уңайсызлана, тавышы да әллә ничек, кыюсызрак ишетелә иде.—Белмим инде, бу турыда әти-әни белән кара-каршы сөйләшмиләр дә бугай. Шулай да син минем иң якын, иң кадерле кешем булганлыктан, ике арада илче йөртәсем килмәде...

Карчык аның тел төбеннән үк сүзнең ни турыда буласын сизеп алган иде.

Моннан бер ел чамасы элек кенә булып узган шушы хәлләрне: Нәфисәнең килен булып төшүен, үз гаиләсенең шуннан тагын да тулыланып, тормышының тагын да ямь-леләнеп китүен—һәммәсен дә, яңадан яшәп уздыргандай, дулкынланып күңеленнән кичерде, тагын тирән сагышка чумды. (Г. Б.) 2. Бар иде заманнар, Сәриянең дә әтисе бар иде. Сельпо бухгалтеры иде. Протез аягын шыгырдатып, күкрәгеңдәге медальләрен чыңлатып кайтып керер иде дә, аксыл йөзенең һәр җыерчыгын нурлы елмаю белән балкытып, балалары белән гөж килергә тотыныр иде. «һайт, минем баһадирым!» дип, бишектәге Рәшиткә тел шартлата, «Я, батыр сәяхәтче, бүген нинди җирләр гиздең?» дип, теле яңа ачылып килүче Хәмитне сөйләндереп ала. Ә олы кыз Сәрия белән әңгәмә бүтәнчәрәк. «Нинди матур җыештыргансың өйне, кызым. Уңганым шул, булганым шул син минем. Без әле кызым белән әниләре кайтуга ашарга да пешереп куярбыз, Ә Хәмит улым Рәшит энесе белән сөйләшеп утыра торыр, һи-и, мондый тырыш, мондый акыллы улларым-кызларым барында дөбердәтеп яшибез әле без, дө-бер-дә-теп!» (Р. Т.)

8. Укыгыз. Сөйләмне катлауландыра торган тел-стиль алымнарына игътибар итегез. Текстта бирелгән теземнең ясалу юлларын аңлатып бирегез, логик эзлеклелек барлыкка китерүче чараларны күрсәтегез.

Кояшлы җылы көннәрдә, көзге урманнарда йөрүнең рәхәтлеген, яшел келәм җәйгән сыман кырпу үләнле ямь-яшел үзәннәргә төшеп, зөбәрҗәт сулы күлләр, вак елгачыклар янында, ауган ике агачның ботакларын да рәтләп чапмыйча янәшә куеп ясалган «борынгы» басмалар өстендә туктап, тонык суга карап торуларны, яки егет белән кыз кебек кочаклашып үскән каен белән наратка, яки әйлән-бәйлән уйнарга җыенган кыз балалар кебек бер төптән күмәкләшеп үсеп киткән зифа каеннарга сокланып карауларны, кайчакта коры-сары җыеп, учак ягып күңелле чытырдап янган ут янында утыруларны, Мәскәү елгасының текә ярына басып, елганың матур борылышларын, аръяктагы күксел болыннарның киңлеген, су буендагы таллыкларны, суда төркем-төркем булып йөзеп йөргән ап-ак үрдәкләрне һәм чалбар балакларын кайтарып су читендә балык каптыручыларны сәгатьләр буе күзәтеп торуларның ләззәтен, җанга тынычлык бөркүен язып тормыйм. (Г. Ә.)