Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
243
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

23. Кабер газабыннан саклауны сорап укыла торган дога:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ، وَأَعُوذُ بِكَ

مِنَ الْجُبْنِ وَالْهَرَمِ وَالْبُخْل، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ عَذَابِ الْقَبْرِ

"Әллааһүммә! Иннии әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл вә әгуузү бикә минәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухл! Вә әгуузү бикә мин газәәбил-кабр!"

(Йә Аллаһым! Мине юклыктан һәм ялкаулыктан Үзең сакла! Вакчыллык, картлык, саранлык һәм кабер газабыннан Сиңа сыенам!)

Кабер газабы ике төрле була:

  1. Туктаусыз булачагы бар. Аллаһы Тәгалә әйткән:

النَّارُ يُعْرَضُونَ عَلَيْهَا غُدُوًّا وَعَشِيًّا وَيَوْمَ تَقُومُ

السَّاعَةُ أَدْخِلُوا آلَ فِرْعَوْنَ أَشَدَّ الْعَذَابِ

"Аларга иртә дә, кич тә ут газабы күрсәтелер, әмма кыямәт көне булгач, "Фиргавен кавемен газапның иң катысына кертегез! " диелер". ("Мөэмин" сүрәсе, аять 46.)

Бәрра бине Газиб хәдисендә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән:

ثُمَّ يُفْتَحُ لَهُ بَابٌ إِلَى النَّارِ فَيَنْظُرُ إِلَى مَقْعَدِهِ فِيهَا حَتَّى تَقُومَ السَّاعَةُ

"... аннан соң аңа җәһәннәмгә ишек ачылыр һәм, кыямәт килгәнче, булачак урынын ул ишектән күреп торачак... "

2. Күпмедер булып, аннан соң бетәчәге бар. Бәләкәй җинаять иясе, гөнаһына карата билгеле бер вакыт газапланыр, аннан соң хәле җиңеләйтелер.

24. Фәкыйрьлектән котылу өчен укыла торган дога.

Фәкыйрьлек ислам диненең яратмаган, аңа каршы көрәшкән күренешедер. Шуның өчен мөселман, ризык һәм мәгыйшәтен хәләлдән табу өчен, көн-төн тырышырга тиеш. Әлбәттә, Аллаһыга дога кылып ялварырга, бу начар халәттән үзен коткаруны сорарга беркайчан да онытмаска кирәк. Фәкыйрь булган кешегә ястү намазыннан соң түбәндәге доганы самими күңел белән укырга, күңеленнән теләгәнен дә әйтергә мөмкин.

بِسْمِ اللهِ عَلَى نَفْسِى وَمَالِى وَدِينِى. اللَّهُمَّ رَضِّنِى بِقَضَائِكَ وَبَارِكْ لِى

فِيمَا قُدِّرَ لِى حَتَّى لَا أُحِبَّ تَعْجِيلَ مَا أَخَّرْتَ وَلَا تَأْخِيرَ مَا عَجَّلْتَ

"Бисмилләәһи галәә нәфсии вә мәәлии вә диинии. Әллааһүммә раддыйнии бикадаа-икә вә бәәрик лии фиимәә куддира лии хәттәә ләә үхиббә тәгъҗиилә мәә әххартә вә ләә тәэхира мәә гаҗҗәлтә".

(Үзем, малым һәм динем турында Аллаһының исеме белән сөйләрмен. Аллаһыым! Тәкъдир һәм хөкемеңә мине риза кыл, миңа тәкъдир ителгән нәрсәләрне бәрәкәтләндер. Шулай ки, соңга калдырганыңны хәзер бир, хәзер бирәчәгеңне соңга калдырма).

25. Мул ризык сорап укыла торган дога.

"Хәшер" сүрәсенең соңгы аятьләре булган "Ләү әңзәлнәә"не укыганнан соң:

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا فَتَّاحُ يَا غَنِيُّ يَا رَزَّاقُ . اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ أَنْ تَرْزُقَنِى

كُلَّمَا أُرِيدُ خَزَائِنَ قُدْرَتِكَ وَيَسِّرْ لِى مَطْلُوبِى وَحَصِّلْ مُرَادِى يَا مُجِيبَ الدَّعَوَاتِ .

يَا حَنَّانُ يَا مَنَّانُ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ يَا بَدِيعَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ

وَالْإِكْرَامِ . اللَّهُمَّ اعْطِنَا رِزْقًا وَاسِعًا وَأَنْتَ تَرْزُقُ مَنْ تَشَآءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ

"Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү, йәә фәттәәхү йәә ганиййү йәә раззәәкъ. Әллааһүммә иннии әс-әлүкә ән тәрзүкании күлләмәә үриидү хазәә-инә кудратикә вә йәссирлии мәтълүүбии вә хассыйль мүраадии йәә мүҗиибәд-дәгавәәт. Йәә хәннәәнү йәә мәннәәнү йәә хәййү йәә каййүүмү йәә бәдиигас-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам. Әллааһүммә әгътыйнәә ризкан вәәсиган вә әнтә тәрзүку мән тәшәә-у би гайри хисәәб".

(Әй, Ханнән, Мәннан, Фәттах, Гани, Раззәкъ булган Аллаһым! Синең кодрәт хәзинәңнән миңа күп иттереп ризык бирүеңне, эшләремне җиңелләштерүеңне, теләкләремне җиренә җиткерүеңне телимен. Әй, догаларны кабул итүче Аллаһ! Ханнән, Мәннан, Гани, Каюм булган Аллаһым! Әй, күкләрне һәм җирне бар итүче, бөеклек һәм юмартлык хуҗасы — Аллаһы Тәгалә! Безгә мул ризык ихсан ит, чөнки Син теләгәнеңә исәпсез-хисапсыз ризыклар бирерсең.)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]