Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
doga.doc
Скачиваний:
243
Добавлен:
07.11.2019
Размер:
2.21 Mб
Скачать

37. Яшен белән күк күкрәгәндә укыла торган дога:

اللَّهُمَّ لَا تَقْتُلْنَا بِغَضَبِكَ وَلَا تُهْلِكْنَا بِعَذَابِكَ وَعَافِنَا قَبْلَ ذَلِكَ

"Әллааһүммә ләә тәкътүлнәә бигадабикә вә ләә түһликнәә би газәәбикә вә гаафинәә каблә зәәлик".

Яки бу дога укыла:

سُبْحَانَ الَّذِي يُسَبِّحُ الرَّعْدُ بِحَمْدِهِ وَالْمَلَآئِكَةُ مِنْ خِيفَتِهِ

"Сүбхәәнәлләзии йүсәббихүр-рагъдү би хәмдиһии вәл-мәләә-икәтү мин хыйифәтиһ".

38. Яңгыр яуганда укыла торган дога:

اللَّهُمَّ هُوَالَيْنَا وَلَا عَلَيْنَا . اللَّهُمَّ عَلَى الْآكَامِ وَالْآحَامِ وَالظِّرَابِ

وَالْأَوْدِيَةِ وَمَنَابِةِ الشَّجَرِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ

"Әллааһүммә һүә иләйнәә вә ләә галәйнәә. Әллааһүммә галәл-әәкәәми вәл-әәхәәми вәз-зыйрааби вәл-әүдийәти вә мәнәәбәтиш-шәҗәри бирамәтикә йәә әрхәәмәр-раахимиин) ике я өч мәртәбә укысыннар".

Әгәр яңгыр күплектән зарар куркынычы туса, бу доганы укыла:

اللَّهُمَّ صَيِبًا نَافِعًا

"Әллааһүммә саибән нәәфиган".

39. Күз тиюгә каршы укыла торган дога.

Күз тиюдән "Фатиха" һәм "Аятел-Көрси" аятьләреннән соң шушы аятьләр укылыр:

وَإِنْ يَكَادُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَيُزْلِقُونَكَ بِأَبْصَارِهِمْ لَمَّا سَمِعُوا

الذِّكْرَ وَيَقُولُونَ إِنَّهُ لَمَجْنُونٌ . وَمَا هُوَ إِلَّا ذِكْرٌ لِلْعَالَمِينَ .

"Вә иййәкәәдүлләзиинә кәфәруу ләйүзликуунәкә би әбесаариһим ләммәә сәмигуз-зикра вә йәкуулүүнә иннәһүү ләмәҗнүүн. Вәмәә һүә илләә зикрул-лил-гааләмиин".

(Дөрестән дә, кяферләр сиңа булган дошманлыкларыннан Коръәнне ишеткәндә сиңа киләләр, начар карашлары белән сиңа зарар китерергә телиләр. "Ул бер мәҗнүн", — дип әйтәләр. Хәлбуки, Коръән галәмнәр өчен бер үгет-нәсыйхәттер. ("Каләм" сүрәсе, аять 51-52.)

Бу аятьләрне укыганнан соң:

أَعُوذُ بِكَلِمَاتِ اللهِ التَّآمَّةِ مِنْ كُلِّ شَيْطَانٍ وَهَامَّةٍ وَمِنْ كُلِّ عَيْنٍ لَامَّةٍ

"Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәммәтин вә мин күлли гайнин ләәммәһ..."

(Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.)

40. Көзгедә үз йөзен күргән вакытта укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي سَوَّى خَلْقِي فَعَدَلَهُ وَصَوَّرَ

صُورَةَ وَجْهِي فَأَحْسَنَهَا وَجَعَلَنِي مِنَ الْمُسْلِمِينَ

"Әлхәмдү лилләәһилләзии сәввәә халькыйи фәгадәләһүү вә саввәра сууратә вәҗһии фә әхсәнәһәә вә җәгаләнии минәл-мүслимиин".

41. Тиләвәт сәҗдәсе догасы.

Коръәни Кәримнән сәҗдә аятен укыганда, аяк өсте тәкбир әйтеп, сәҗдәгә кителер. Сәҗдәдә, башка намаз сәҗдәләрендәге кебек, өч мәртәбә: "Сүбхәәнә раббийәл-әгъләә", — дип әйтелер.

Тиләвәт сәҗдәсендә дә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) намаз сәҗдәләрендә укы­ган догаларын укырга мөмкин.

Тиләвәт сәҗдәсеннән соң:

سَمِعْنَا وَأَطَعْنَا غُفْرَانَكَ رَبَّنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ

"Сәмигънәә вә әтагънәә гуфраанәкә раббәнәә вә иләйкәл-мәсыйир."

(Ишеттек һәм буйсындык. Әй, Раббыбыз, мәгъфирәтеңне телибез. Кайтуыбыз бары тик Сиңадыр), дип әйтелә.

42. Бәланең китүе өчен укыла торган дога.

Ике рәкәгать намаз укыганнан соң "Аятел-Көрси" мөмкин кадәр кабат-кабат укылыр. Аннан соң шул дога укылыр:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ . لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ .

يَا فَتَّاحُ . افْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ . اللَّهُمَّ نَجِّنَا مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ . أَنْتَ مَوْلَانَا

فَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ . إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا . وَيَنْصُرَكَ اللهُ نَصْرًا عَزِيزًا . لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ . يَا رَحْمَنُ يَا رَحِيمُ يَا لَطِيفُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

"Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин. Йәә фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәб. Әллааһүммә нәҗҗинәә минәл-каумиз-заалимиин. Әнтә мәүләәнәә фәнсурнәә галәл-каумил-кәәфириин. Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсран газиизәә. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Йәә рахмәәнү йәә рахиимү йәә ләтыйфү йәә әрхәмәр-раахимиин."

(Аллаһының исеме белән. Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Син һәр нәрсәдән бөексең, Аллаһым! Сине тәсбих итәмен, чөнки мин за­лимнәрдән булдым. Әй, колларына бөтен ишекләрне ачучы Аллаһ! Миңа хәерле ишекләрне ач. Әй, Раббым! Мине залим кешеләрдән коткар һәм сакла. Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит. Коръәндә фәтех һәм җиңү вәгъдә итәсең. Бу аятьләр хөрмәтенә җиңү һәм ярдәм бир, йә Рабби! Аллаһыдан башка көч вә куәт иясе юктыр. Ул бөек һәм олугтыр. Әй, Рахмән, Рахим һәм Латыйф сыйфатлары булган һәм мәрхәмәтлеләрнең дә мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]