Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Safiullina_Tatarsky_na_kazhdy_den

.pdf
Скачиваний:
55
Добавлен:
20.03.2015
Размер:
1.65 Mб
Скачать

калын — толстый нечкə — тонкий рəссам — художник бит — страница бизəлеш — оформление эчтəлек — содержание

бҮлек — глава кисəк — часть мəкалə — статья

əсəр — произведение нəсер —стихотворение в прозе əкият — сказка

тəрҖемə — перевод

тəрҖемəче — переводчик мəкаль — пословица бəя — цена

А теперь познакомимся с глагольной конструкцией -ган + аффиксы принадлежности + бар, юк. Эта конструкция выражает процесс, когда-то имевший место в жизни кого-то.

Минем бар-ган-ым бар (юк). Синең бар-ган-ың бар (юк). Аның бар-ган-ы бар (юк).

Безнең бар-ган-ыбыз бар (юк). Сезнең бар-ган-ыгыз бар (юк). Аларның бар-ган-нары бар (юк).

Я когда-то ходил. Ты когда-то ходил. Он когда-то ходил.

Мы когда-то ходили. Вы когда-то ходили. Они когда-то ходили.

1.— Нурия, синең бу китапны укыганың бармы?

əйе, укыганым бар.

ə синең, Нəфисə, укыганың бармы?

Юк, укыганым юк.

2.— Синең бу китапны кҮргəнең бармы?

əйе, кҮргəнем бар.

ə синең, Марат, кҮргəнең бармы?

Юк, кҮргəнем юк.

3.— Сезнең бу язучыны кҮргəнегез бармы?

182

əйе, кҮргəнем бар.

ə сезнең, кызлар?

Юк, безнең кҮргəнебез юк.

Задание 1. Проспрягайте глаголы в форме сӨйлəгəнəм бар (юк) по лицам и числам:

сӨйлə-, аңла-, пеّер-, бар-, кара-, яз-, əйт-, бие-, Җырла-, кҮр-.

Задание 2. Переведите.

Минем бу язучыны кҮргəнем юк. Синең теге китапны укыганың бар. Аның бу киноны караганы юк. Безнең паркка барганыбыз бар. Сезнең бу чəйне эчкəнегез юк. Аларның бу музейга барганнары юк.

Теперь можно и поговорить.

1.— Бу китап кемнеке?

Минеке.

Кайдан алдың?

Китап кибетеннəн.

Бəясе ничə сум?

Егерме биш сум.

Тагын бармы?

Бар. Бик кҮп.

Мин дə кибеткə барам əле.

2.— Нинди матур китап!

əйе. Бу китап — бҮлəк.

Кем бирде?

Дустым Сəрия.

Бик матур бҮлəк.

3.— Бу китап зур!

əйе. Зур.

Калын да!

əйе.

Рəссамы кем?

Тавил ХаҖиəхмəтов.

Бик матур китап!

4.— Бу китапны кем язган?

183

МӨхəммəт МəҺдиев язган.

Кызыкмы?

əйе. Бик кызык.

Бу — романмы?

əйе.

Исеме ничек?

«Фронтовиклар».

Син укыдыңмы?

əйе, укыдым.

5.— Бу шигырьлəрне кем язган?

Габдулла Тукай язган.

əйе, Тукайны белмəгəн кеше юк.

Син Тукайны укыдыңмы?

Русчасын укыдым.

Тукай шигырьлəр, поэмалар, мəкалəлəр, проза əсəрлəре язган. «ШҮрəле»не белəсеңме?

əйе.

«Китмибез» шигырен белəсеңме?

əйе, белəм.

Тукай балаларга əкиятлəр дə язган. «Су анасы»н белəсеңме?

Русча ул «Водяная» дип атала, əйеме?

əйе, дӨрес. Мин сиңа бер шигырь укыйм:

əйтə иртəнге намазга бик матур, моңлы азан; И Казан! Дəртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Бу сҮзлəр кайсы əсəрдəн?

«Пар ат» шигыреннəн. Русча — «Пара гнедых». Аңладыңмы? (Понял?)

Мин «əйтə, намаз, бик матур, Казан» сҮзлəрен аңладым.

Мин сиңа Һəр (каждый) сҮзне тəрҖемə итəм (переведу): Произносит к утреннему намазу очень красивую, задушев-

ную молитву; О Казань! Страстная Казань! Песенная Казань! Светозар-

ная Казань!

— Болай матур тҮгел. Тукай матуррак язган.

Дорогие друзья! Найдите русский перевод стихотворения «Пар ат» и прочитайте его.

184

6.— Теге китапны кҮрсəтегез əле (покажите-ка).

Рəхим итегез (пожалуйста).

Рəхмəт.

7.— Бу китап ничə сум?

Кырык Өч сум. Кассага тҮлəгез.

Хəзер.

8.— Китапта ничə бит бар?

ДҮрт йӨз кырык ике.

Китапта титул бите бармы?

əйе, бар.

9.— Бу шигырьне Сəгыйть Рəмиев язган. Белəсеңме?

Юк.

Укыйммы?

Укы.

Тыңла:

Мине утка аткан да — син, Мине суга салган да — син, Утта янсам, суга батсам, Тартып алган Аллам да — син! Аңладыңмы?

— Кайбер сҮзлəрне аңладым:

мине — меня, син — ты, суга — в воду, Аллам — Аллах мой.

— Мин сиңа тəрҖемə итəм:

Бросившая меня в огонь — ты, Бросившая меня в воду — ты, Если я горю в огне, тону в воде,

Мой Аллах, вытянувший меня — тоже ты!

Матурмы?

Бик матур. Шигырьнең исеме ничек?

«Син».

Рəхмəт сиңа, Нурия.

10.— Казанда китапханəлəр кҮпме?

Бик кҮп.

Иң зурлары нинди?

Университет китапханəсе. Анда 5 миллион китап

бар.

185

Тагын?

Татарстан Милли китапханəсе.

Ул кайда урнашкан?

Кремль урамында. Ул университетка бик якын.

11.— Миңа бу китапны бирегез əле.

Сез аны 10 кӨннəн китерегез (принесите).

Ярый. Рəхмəт.

12.— Китапханəгə язылырга мӨмкинме?

МӨмкин. Адресыгызны əйтегез.

Казань-71, Ершов урамы, Өченче йорт, илленче квартир (фатир).

Кайда эшлисез?

Компрессор заводында.

Кем булып? (Кем?)

Инженер.

Өйдə телефоныгыз бармы?

Бар. 76-13-25.

Эштə телефоныгыз бармы?

Бар.76-25-43.

Кул куегыз. (Распишитесь.)

Хəзер.

Рəхмəт. Булды (Все). Сезгə нинди китап кирəк?

Миңа Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабы кирəк.

Юк шул. Кулда (на руках). Бер атнадан килегез. Алып куярмын (приготовлю). Тагын нəрсə кирəк?

Сездə Дəрдемəнднең тəрҖемəлəре бармы?

Бик кечкенə бер китап бар.

Бирегез əле.

Хəзер. Менə.

Рəхмəт Сезгə.

Сау булыгыз. Тагын килегез.

Теперь пойдем в киоск «Союзпечати» и будем покупать газеты и журналы.

1.— «Казан утлары» журналы бармы?

Бар.

Бирегез əле.

Мəгез. 5 сум.

186

Рəхмəт.

2.— «Мирас» журналы бармы?

Бар.

Ничə сум?

5 сум.

Миңа 2 журнал бирегез əле.

Рəхим итегез.

3.— «Салават кҮпере» бармы?

Бар. Рəхим итегез.

Миңа 10 журнал кирəк.

Ник (почему?) кҮп кирəк?

Мин аны дусларымның балаларына Җибəрəм (посылаю). Рəхмəт.

4.— Сездə «Ялкын» журналы бармы?

Юк, шул. Бетте (кончился).

Гафу итегез, «Татарстан» журналы бармы сездə?

Сезгə кайсы саны (номер) кирəк?

Тугызынчы.

Рəхим итегез.

Рəхмəт.

5.— Исəнмесез!

Исəнмесез!

Миңа «Идел» Җурналы кирəк. Ул журнал русча чыгамы, татарча чыгамы?

«Идел» журналы рус телендə дə, татар телендə дə чыга. Сезгə кайсы сан кирəк?

Миңа унынчы сан кирəк.

Татарча журнал кирəкме?

Юк, русча журнал кирəк. Мин татарча начар (плохо) сӨйлəшəм.

Рəхим итегез!

Рəхмəт Сезгə!

6.— Яңа газеталар бармы?

Юк.

Кайчан була?

Бер сəгатьтəн.

Рəхмəт.

7.— «Ватаным Татарстан» газетасы юкмы?

187

Бар.

Яңамы?

əйе.

Миңа 2 газет бирегез əле.

Рəхим итегез.

Рəхмəт.

8.— «Татарстан яшьлəре» килдеме?

Юк əле.

Кайчан була?

БҮген булмый.

Кызганыч (Жаль).

9.— Сездə «Юлдаш» бармы?

Бар.

Миңа 3 газет бирегез əле.

Мəгез.

Рəхмəт.

10.— БҮгенге (сегодняшние) газеталар бармы сездə?

Сезгə нинди газета кирəк?

Миңа «ДӨнья» («Мир») газеты кирəк. Ул латин əлифбасында (алфавит) чыга.

əйе, белəм. Ул газета хəзер чыкмый.

Кызганыч.

11.— Сез газетага язылдыгызмы əле? (Подписались ли?)

Юк шул.

Вакыт бар əле.

Мин иртəгə язылам.

ə мин язылдым. Мин «ШəҺри Казан» газетасына

язылдым.

12.— Сездə район газеталары юкмы?

Юк шул. Алар матбугат йортында бар.

Рəхмəт сезгə.

Сау булыгыз.

13.— Бу газета яңамы?

Юк, иске.

Миңа бҮгенге газета кирəк.

Яңа газета юк шул.

14.— «Чаян» журналын укыдыңмы?

əйе, укыдым.

188

Аның мӨхəррире кем?

Рəшит Зəкиев.

«Чаян» русча чыгамы?

əйе, русча да татарча да чыга.

Задание 1. Продолжите диалоги.

а) — Миңа «Правда» кирəк иде.

— Юк шул...

б) — Сезгə «Идел» килдеме?

— Юк, ə сиңа?...

в) — Мин быел «Чаян» журналы алам.

— Кызыкмы?...

г) — Син «Татарстан яшьлəре» аласыңмы?

Юк, мин татарча белмим. ə син? ...

д) — Иң кызыклы журнал нинди?

Белмим. Минемчə, «Татарстан»...

БҮген без кҮп сӨйлəштек. Дəрес бетте.

Сау булыгыз!

189

Урок двадцать пятый

(Егерме бишенче дəрес)

Исəнмесез! Хəерле кӨннəр!

Продолжаем изучение глагольных времен.

Давнопрошедшее время

Это время образуется добавлением к корню и основе глагола аффиксов -ган иде/-гəн иде и -кан иде/-кəн иде. Спрягается только последняя часть — вспомогательный глагол «иде». Это время выражает действия, давно уже прошедшие или предшествовавшие другому прошедшему действию.

Мин бар-ган иде-м Син бар-ган иде-ң Ул бар-ган иде

Без бар-ган иде-к

Сез бар-ган иде-гез

Единственное число

əйт-кəн иде-м (я ходил, говорил) əйт-кəн иде-ң (ты ходил, говорил) əйт-кəн иде (он ходил, говорил)

Множественное число

 

 

əйт-кəн иде-к

(мы ходили,

 

əйт-кəн иде-гез

говорили)

 

(вы ходили,

 

 

говорили)

190

Алар бар-ган-нар иде

əйт-кəн-нəр иде

(они ходили,

 

 

говорили)

Поговорим по-татарски.

1.— Мин театрга барган идем, сине кҮрмəдем.

— Мин бармадым. Мин авылга кайткан идем.

2.— Син миңа əйткəн идең: Марат укырга кергəн.

— əйе шул.

3.— Ул язган иде, ике кӨннəн кайтам дип. (дип букв. гово-

ря, сказав)

— Кайтмады шул.

— Кайчан кайта соң? (соң — же)

— Белмим бит.

4.— Без быел авылга кайткан идек. Авылда яңа мəктəп сал-

ганнар (построили).

— əйе. Без дə кайткан идек. КҮрдек. Бик матур мəктəп.

5.— Быел безнең студентлар колхозга барганнар иде.

Кайсы авылга?

Казанбашка.

Яхшы эшлəгəннəрме соң?

Бик яхшы эшлəгəннəр.

Нинди эштə?

Бəрəңге алганнар.

6. — АйгӨл, син теге китапны алган идеңме?

əйе.

Миңа бир əле.

Мə, Сəрия апа.

Рəхмəт, АйгӨл.

А теперь переходим к заданиям. Задание 1. Продолжите диалоги.

а) — Син теге атнада авылга кайткан идеңме?

———————————————

———————————————

———————————————

———————————————

———————————————

б) — Галия апа безгə кайчан килгəн иде?

191

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]