Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Радлов.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
29.36 Кб
Скачать

1918 Елда в. В. Радлов Санкт-Петербургта дөнья куя. Галимнәр аны бик зурлап, соңгы юлга озаталар.

“ Люди уходят, но созданное ими остается, а то, что сделано В. В. Радловым за его долгую жизнь, так велико, что память о нем будет свято храниться”, – дип яза аның турында С. Ф. Ольденбург.

Икеләнмичә әйтергә мөмкин, В.Радлов төрки телләр белгече, Русиядә чагыштырма-тарихи тел белеменә нигез салган галим буларак, илебездә генә түгел, бөтен дөньяга мәгълүм. Галим эшчәнлегенең Казан чорын (1871-1884), беренче чиратта, Казан округына кергән татар, башкорт, кыргыз (казах)  мәктәпләренең инспекторы вазифасында башкарылган хезмәтләр билгели. 1871-1884 елларда, В.Радлов инициативасы белән, татар мәктәп-мәдрәсәләрендә урыс сыйныфлары булдырыла, дөньяви фәннәр укытылган яңа татар мәктәпләре ачыла, татар хатын-кызлары өчен беренче мәктәп оештырыла. 

Гаҗәп хәл бит – татарларга Россия университетында уку тыелган заманда, татар тарихы төрле яктан таланган һәм милләт империя тарафыннан кимсетелгән чорда, халкыбызга ярдәмгә немец галимнәре килә ( В.В. Радлов, Карл Фукс, Герард Миллер). Алар татар халкының тарихын һәм этнографиясен барлыйлар, халык авыз иҗатын туплыйлар, телен өйрәнәләр, заманында зур дәүләтләр тоткан милләтебез турында хезмәтләр язып калдыралар. Бүгенге тарихчылар һәм татар зыялылары, хәзер дә бу хезмәтләргә таяналар, аларда бөек тарихыбызны һәм аянычлы язмышыбызны күреп, тетрәнәләр, борынгы халык җәүһәрләрен укып, ләззәтләнәләр һәм рәхмәт әйтәләр.

“ Саф татар телендә төзелгән “ Белек” уку дәреслеге турында”

“ Белек” – татар әдәбиятының

бердәнбер “ энҗе бөртеге”.

В.В. Радлов, милли мәктәпләр буенча Казан округы инспекторы булганлыктан, татар мәктәпләрендә укучыларга нәрсәдән һәм нинди күләмдә белем бирелүен яхшы белә. Шулай ук ул, төрки-татар телләре белгеч-тюркологы, Казан татарларының саф татарча сөйләшү телен, аның әдәбиятын-фольклорын яхшы өйрәнгән галим. Ул татар мәктәп дәреслекләренең укучылар аңлый алмаслык ( гарәп, төрек, фарсы сүзләре кулланып) “ чуар-корама” телдә булуына һәм аларда укучыларга дөньяви-фәнни белем бирелмәвенә артык дәрәҗәдә борчыла.

Ул саф татар телен, әдәбият-фольклорын өйрәнүдә, аны татар халкы арасында киң таратуда мәктәп укучыларына таяна.

В.В. Радлов үзе немец милләтеннән булса да, Казанда яшәгәнлектән, татар халкының патриоты буларак милли телебезне үстерү, татар әдәбияты үрнәкләрен татар халкына ( шәкертләр аша) җиткерү өчен күп көч куйган галим. Ул, XIX йөзнең өченче чирегендә үк, “ Белек”не татар халкы үз тарихын, үз әдәбиятын уку аша да үзенең белем дәрәҗәсен үстерергә тиеш дигән максаттан чыгып иҗат иткән. “ Белек” дәреслегенең тарихи кыйммәте дә шуннан гыйбарәт. В. Радлов “ Белек” дәреслеген эчтәлеге (төзелеше) ягыннан алты бүлеккә (бәянга) бүлеп биргән. Ул анда 162 гыйбрәтле хикәя һәм фәнни тарихи очерклар табып урнаштырган.

“Белекнең” эчтәлеге түбәндәгечә:

Бүлек (бәян) исеме, ничә тема, ничә бит, кайсы битләр?

Бүлеккә кергән кайбер тема исемнәре.

1

2

3

4

5

6

Гыйбрәтләр бәяны турында, 38 хикәя, 48 бит, 6 – 64 битләр.

Җәнлекләр (җанлылар) бәяны, 67 хикәя, 60 бит, 66 – 116 битләр.

Үлән минераллар бәяны. 18 хикәя, 26 бит, 116 – 141 битләр.

Вакыт белән җир, Кояш, Айның тотылуы. 18 хикәя, 32 бит, 142 – 173 битләр.

Җәгърафия (география)

бәяны. 6 мәкалә, 13 бит, 174 – 187 битләр.

Урыс тарихы бәяны. 25 хикәя, 46 бит, 188 – 232 битләр.

Сукыр белән зәгыйфь. Атаның васыяте. Ата-ананың догасы. Мескен туры ат. Эшсезлек яман нәрсә. Салкын чишмә суы.

Аю белән адәм. Өйдәге җәнлекләрнең әрәпләшүләре. Сандугач белән сары чыпчык. Эт белән ат. Төлке белән бүре. Кырмыска.

Агач белән ташның аермасы. Яна торган минераллар. Үлән белән җәнлекләр аермасы. Агачның сәфәр йөрүе. Бакыр белән кара кургаш. Шикәр. Тоз. Дары.

Яктылыкның ерак җиргә җитүе. Кояшның зурлыгы. Көн озынлыгы, аның вакытлары. Кояш белән айның тотылуы.

Су тамчысының йөрүе. Чык белән кырау. Җир. Кояш. Йолдызлар. Җәйге эссенең файдасы.

Урыс империясе. Әстерхан диңгезе. Самар кырлары. Түбән Новгород.

Урысның патшалыгы башлануы. Мәскәүнең башлануы. Иван Грозный. Петр Беренченең иртәнге эшләре.