Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
яңа билет.doc
Скачиваний:
29
Добавлен:
01.05.2019
Размер:
252.42 Кб
Скачать

Билет №19

1. Сәламәтлекне саклау турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Әти бүреге.

Сания апа белән биш яшьлек улы Варис күрше авылга кунакка киттеләр. Варисның башында олы, эче йонлы матур бүрек - әтисенең бүреге. Аны әнисе: “Көн суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым туңмасын”, - дип, бик кадерләп, сандыктан алып кидерде. Варисның әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, “әтиегез кайтмый микән” дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, “кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын” дип, бик сак йоклады. Иренең кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Варис йокысыннан уянгач күзләрен ачып:

  • Әтием кайтмадымы? – дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады.

Ана һәм улы урман юлыннан нәрсәдер сөйләшеп баралар. Ярый әле чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягындагы зифа буйлы ак каеннар үзара пышылдашалар:

  • Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән?

Олы бүрек бик җылытты. Варис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән уртаклашасы итте:

  • Әни, әни бу бүрек бик җылы икән. Эх, әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! – дип, алга таба йөгерде...

Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды. Аның күзләреннән кайнар күз яшьләре акты.

Бу минутта ана белән урман да елый иде ахры.

Сүзлек

Йонлы бүрек – меховая шапка

Җәяүле буран – метель

Төпчек – последыш

Тамак ялгарга – покушать

Сак йокы – чуткий сон

Көрт басмаган – не замело

Күз яшьләре – слёзы

3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) республикасының а) 9,8,6,1,3,2,7,5,4

2) кызыл б) 6,1,3,2,7,5,9,8,4

3) гербында в) 6,1,3,2,9,8,5,7,4

4) сүрәтләнгән

5) җирлегендә

6) Татарстан

7) кояш

8) ак барс

9) канатлы

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Шәһәребездә матур _______ күп була. Һәр көз _______ өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки шәһәрдә олы яшьтәге ________ күп. Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе ________. Без быел да бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә __________ килде. Без аларны _________, мәктәбебезне күрсәттек. ________ кунакларны башта ашханәгә чакырды. Өстәлләрдә тәмле _______ һәм кайнар чәй иде.

Сүзләр : бәйрәмнәр, кешеләр, мәктәптә, көтәләр, каршы алдык, кунаклар, мәктәп директоры, ризыклар.

Билет №20

1. Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Җәйге бер көн.

Җәйнең бер матур көнендә Азатлар авылына шәһәрдән ике малай кунакка кайтты. Берсенең исеме – Рөстәм, икенчесенеке – Илдус. Азат кунаклар кайтканны бик ярата. Ул көннәр буе яңа дуслары белән уйнады.

Беркөнне Азат шәһәр малайларын балык тотарга алып барды. Елга аларның бакча башыннан ерак түгел генә ага. Гадәттә, анда балык шәп эләгә. Ләкин бу юлы су буенда озак тора алмадылар. Кырмыскалар бүген әллә нишләгәннәр, тешлиләр дә тешлиләр. Шундый авырттырып тешлиләр, һич түзәрлек түгел. Кармакларын җыеп, малайлар кайтырга җыендылар.

  • Әни, кырмыска тешли, - Азат, капкадан керә-керә.

  • Яңлыр була инде алайса, - диде әнисе.

Балыктан иртә кайтулары бик әйбәт булды. Малайлар бер кош баласын үлемнән коткардылар. Ул оясыннан егылып төшкән мескен. Ярый әле песи тотып ашамаган. Аны ничек оясына куярга? Оя биек, буй җитәрлек түгел.

Азат ярдәмгә әнисен чакырды. Ярый әле чыпчык баласы имгәнмәгән иде. Азатның кошчыкны сыйпыйсы килгән иде дә, әнисе рәхсәт итмәде. “Кеше кагылганнан соң ана кош баласын яратмый башлый”, - диде ул. Әни белеп әйтә инде ул! Азатның әнисе хайваннарның “телләрен” белә. Мәктәптә дә шул фәнне укыта. Әнисе кош баласын, яфраклар белән тотып, оясына куйды.

  • Очарга өйрәнергә теләгән ул, - дип аңлатты малайларга.

  • Кошлар очарга егыла- егыла өйрәнәләр икән, - дип уйлап куйды Азат.

Көн шундый эссе. Эх, су коенып кайтырга! Дуслары Азатның шушы сүзләрен әйткәнне көтеп кенә торганнар диярсең. Алар шатланып риза булдылар.

Сүзлек

Эләгә - клюёт

Тешлиләр – кусают

Кармак – удочка

Мескен – бедняга

Оя – гнездо

Буй җитәрлек түгел – не достать

Имгәнмәгән – непокалечился

Сыйпыйсы килгән иде – хотели погладить

Егыла-егыла - падая