Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
яңа билет.doc
Скачиваний:
29
Добавлен:
01.05.2019
Размер:
252.42 Кб
Скачать

3. 1) Дөрес тәрҗемәне күрсәтегегез.

Увидев машину времени, Айрат поразился.

Айрат вакыт машинасын күреп _________ .

а) шатланды б) шалтыратты в) шаккатты

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

Рөстәмне ___________ кибеткә җибәрде. Ул ипи, колбаса, сөт, катык алды һәм кибеттән_______. _______ адым гына киткән иде,каршысына бер зур эт ________ чыкты.. Эт______ болгап, борынын суза-суза ________башлады.. Эт _____ көтә иде. Ул бик_______, аның _______ икән. Эт борыны белән _____________ пакетын иснәде.

Сүзләр: Рөстәмнең, ачыккан, әнисе, иркәләнә,биш-алты,чыкты,нәрсәдер,ашыйсы килә,килеп, койрыгын.

Билет №13

  1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Актәпи ник моңая?

Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле, тавышы бетте. Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан “чи-чи” дигән нечкә генә тавыш ишетелде. Актәпи тынып калды, Шул якка карап тора башлады. “Чи-чи” диде ярыкта кемдер. Аннары: “Син кем? Кайдан килдең?” – дип сорады.

Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. “Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?” – дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.

“И, син бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур – Чи-чи,” – диде.

Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. “Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!” – диде ул аңа.

Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрвакыт юл куя белә), тавышсыз-тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. “Нигә сөтне эчмисең? Бик тәмледер ул?” – диде.

Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.

Сүзлек

аердылар – разлучили

шыңшый-шыңшый ялынды – умоляя скулил

әнисен имәсе – материнское молоко

сузып-сузып – протяжно, жалобно

карлыкты – охрип

яларга – облизывать, лизать

ирен – губы

юл куя – уступает

бәхәсләшү – спорить

елак – плаксивый

арткы тәпи – задние лапы

ялт кына – быстро

ерткыч – хищник

ярык – щель

ошамады – не понравилось

3. 1) Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?

Бу уку елында сезнең классыгызда үзгәрешләр булдымы?

а) Әйе, безнең класска ике яңа укучы килде.

б) Әйе, безнең класста барысы да элекечә, үзгәрешләр юк.

в) Әйе, безнең классның өч укучысы башка мәктәпкә күчте.

2) Тиешле сүзләрне табып языгыз.

Кичә иптәш кызым белән “Әкият” кафесына кереп ______. Монда _______ бик тәмле әзерлиләр. Башта _______ алдык. Аннары беренчегә _______ , икенчегә итле бәрәңге ________. Чәйне _________ белән эчтек. Десертка туңдырма _______.

Сүзләр: салат, гөбәдия, ашадык, токмачлы аш, алдык, ашап чыктык, ризыкларны.