Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
яңа билет.doc
Скачиваний:
29
Добавлен:
01.05.2019
Размер:
252.42 Кб
Скачать
  1. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

  1. Рәмилә а) 6,2,1,3,5,4,7,

  2. икенче б) 7,1,2,5,3,4,6

  3. күчеп в) 2,7,4,1,5,3,6,

  4. Фәрит

  5. янына

  6. утырды

  7. көнне

    1. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Без бишенче класста_____. Буген безнең алты дәрес______. Беренче дәрес-рус әдәбияты дәресе. Бу дәрестә без язучыларның әсәрләрен_____, сорауларга____.

Икенче дәрес-математика. Дәрестә мәсьәләр һәм мисаллар_____. Татар теле дәресендә без күнегүләр____, татарча_____. Рәсем дәресендә без матур рәсемнәр_____. Җыр дәресендә____һәм музыка____.

Сүзләр: ясыйбыз, җырлыйбыз, була, өйрәнәбез, укыйбыз, җавап бирәбез, чишәбез, эшлибез, сөйләшәбез, тыңлыйбыз.

Билет №7

  1. Әдәплелек турында сөйлә.

  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

  3. Биремне үтә.

    1. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Урман суы төшкәндә.

  • Улым, бер эш кушыйм әле, - диде Зифа әби оныгы Рәҗәпкә. Буген бабаңның туган көне. Бәлеш салам, аш пешерергә телим. Баздан суган белән кишер генә алып мен әле.

  • Вакытым юк, әби. Вазихлар белән тауга менәбез.

Рәҗәпнең ишекне шап итеп япкан тавышы гына ишетелеп калды. Урамда аның каршысына Вазих килә иде. Урамда көчле ташу. Бу-урман суы.

-Тауга менәбезме?-диде Рәҗәп.

-Минем әби апаларга кунакка киткән иде. Иртә белән үк. Хәзер ничек кайта инде? Башта әбиемне алып кайтыйм, Рәҗәп. Аннан соң уйнарбыз.

Вазих, ике дә уйламый, түбән очка йөгерде. Рәҗәп тә аңа иярде. Маһинур әби, чынлап та,ничек кайтырга белми, аптырап тора иде. Оныгын күргәч, сөенеп туя алмады. Менә алар өй янына кайтып җиттеләр.

-Менә,әби, кайтып та җиттек! Өйгә кер, ял ит. Без тауга менәбез. Киттек, Рәҗәп! Ләкин Рәҗәп урыныннан кузгалмады.

-Мин тауга соңрак менәм. Өйгә кайтырга кирәк. Әби бер эш кушкан иде...

Ләкин... ул өйгә кергәндә, Зифа әби кишерне чистарткан, суган әрчеп утыра иде. Рәҗәп әбисенең күзләренә карады һәм, аның керфекләрендә күз яшьләре куреп, башын читкә борды. Нигә елый аның әбисе?

Сүзлек

ташу-половодье

иярде- пошел с ним

сөенеп туя алмады- ненарадовался

кушкан-велел

керфек-ресницы

елый-плачет

    1. 1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

Мин алай дип әйтмәс идем. Киресенчә, ул сиңа бераз кечерәк.

а) бу чалбар миңа килешәме?

б) бу итәк миңа зурмы?

в) бу костюм сезгә зур түгелме?

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Марат һәм Азат______. Алар Ростов ______яшиләр. Малайның әниләре-рус, ә әтиләре_____. Өйдә алар русча сөйләшәләр, шуңа күрә__начар беләләр. Татарстанда татар теле____, шуңа күрә бөтен укучылар беләләр. Ә Ростов мәһәрендә мәктәпләрдә укучылар_____өйрәнмиләр.

Сүзләр: татарча, шәһәрендә, татар телен, татар, дәүләт теле, бертуганнар.

Билет №8

  1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.

  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

  3. Биремне үтә.

  1. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Тәрбияле бала.

Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчендә байтак кына акча, блокнот, бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар иде.

Зиннәтнең йөзе балкый, күзләре көлә, ә башында – матур хыяллар. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр. Малай, шатлана-шатлана, әнисенә шушы уйларын әйтте.

Әнисе рәсемне кулына алды. “Бу офицер фронтта һәлак булган, ахры. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Бәлки улына соңгы рәсемедер бу”,- диде.

Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. “Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек”,- диде ул.

Әнисе улыннан шушы җавапны көтә иде. Көткән сүзләрне ишеткәч, ул улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын эзләргә булдылар. Икенче көнне урамдагы баганаларга белдерү кәгазьләрен ябыштырдылар.

Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакыды. Өйгә озын мыеклы бер абый керде. Ул үзенең акча янчыгын югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген, эчендә нәрсәләр булганын аңлатты. Әнисе табылдык бумажникны алып хуҗасына бирде.

Мыеклы кеше бик шатланды, кат-кат рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Зиннәт бу абыйларда кунак булды. Саубуллашканда абый аңа бер төргәк биреп җибәрде.

Өйдә Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп конфет һәм акча салынган иде.

Сүзлек

Акча янчыгы - бумажник

Шатлыгы эченә сыймый - счастью не было предела

Хәрби - военный

Һәлак булган - погиб

Кайгыра - переживают

Уйга калды - задумался

Илтеп бирер идек - отнесли бы, вернули бы

Кочаклап алды - обнял

Шакыды - постучался

Төргән - сверток