Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5кл.татяз и лит. тематик.docx
Скачиваний:
37
Добавлен:
13.04.2015
Размер:
126.65 Кб
Скачать

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

1)”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы”. 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

2)Дәреслек: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2011 ел.

3)ТРсының Мәгариф министрлыгының 541 номерлы боерыгы, 20.08.2009 ел һәм №5903,12.08.2009ел(О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ).

4)ТРсының Мәгариф һәм фән министрлыгының 9324/11 номерлы боерыгы, 31.08.2011ел (Об изучении татарского языка и литературы в общеобразовательных учреждениях).

1)Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2006. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән) 2)Р.З. Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися 3)Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

4) Электронное образование РТ. ЦОР.

5) Электрон сайтлар

6) Н.Г.Сазонова Татар теленнән тестлар.Казан,”Гыйлем” нәшрияты,2010 7) Ф.С.Сафиуллина,С.М.Ибраһимов,Э.Х.Вафина Татар теленнән тыныш билгеләре.Казан “Мәгариф” ,1995 8)Н.Гимадиева,Р.Галләмова Татар теле.Кагыйдәләр җыентыгы,анализ үрнәкләре.,Казан “Гыйлем”, 2012

1)Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набереңные Челны, 2004.

2)Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набе Челны, 1999.

3)Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман». 4)Ф.С.Сафиуллина Татарский язык.интенсивный курс 5) Татарча-русча сүзлекләр.

6) Татар теленнән тестлар Н.Г.Сазонова,Казан “Гыйлем” 2010

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы” психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде.

Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә, яңа лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.