Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

tatari_tele

.doc
Скачиваний:
179
Добавлен:
14.05.2015
Размер:
317.44 Кб
Скачать

1.Суз-р сист-сы.Артик-н хэм акустик характеристика. Тат.т. аваз төзелеше 18 гас-да ук өйрәнелә башлый.С.Хәлфин 1778 Азбука тат.яз. с обстоят-м опис-м букв и складов». К Насыйри кыскача тат.грам-сы «Әнмүзәҗ».Тат.т. тартык аваз-ң санын билгеләүдә төрлелек очрый (25,26,27)4аваз бәхәсле.Сузык авазлар санына бәхәсләр 20гас.баш. тел белгечләрнең тат.грам-сы арас.барган 1нче группа-К.Насыйри,Ш.Таһиров, Нугайбәк;2нче-Г.Ибраһимов. Тат.т.(у,ый,и,у) авазлары бәхәсле.Аларны 2мөстәкыйль аваз кушылмасы И-э+й,ый-ы+й,у=о+ю, у-ө+ю.Шулай да тат.т. фонетик төзелешен тирәннән өйрәнү 20гас. 20-30 ел-да башлана. Алпаров грам-сы, Шакирова «Хәзерге тат.фонетикасына кереш» исемле хезмәтләрдә 12 сузык бар диләр (рус теленнән алынган фонема исәпкә алынмый). Фонетика буенча тулы нәтиҗәләр бу өлкәдә эксперименталь фонетика методикасын кул-ла башлагач ясала. Тат.т.сузык авазлар 9,10,12 диг.фикерләр барлый. о,е,ы үзенчәлекле.Алар аваз кушымчалары.

2)-ый га тәмамланган сүзләргә сузык аваздан башланган сүз ясала ,1гә таркала (кый+а=кыя);3) куш-р ялгану законы б\н аңлатыла. Әгәр сүз суз-ка тәмамланса, аңа тартыклардан куш-ча ялгана, әгәр сүз тартыкка тәмамланса сузыктан башланган куш-ча ялгана (ат+ы)-ый,ыйның озынлыгы башка теләсә нинди сузыктан авз түгел, рус тел-н кергән сүзләрдә генә очрый торган 3сузык аваз бар:-о,-е,-ы. Бу суз-р тат.т.аваз-да аерылып торалар, алар озынрак әйтеләләр. Бу авазлар сүз-ң мәгъ-н аера алалар (сыр-сы-ыр), димәк болар мөстәкыйль авазлар. Тат.т. 12 суз.аваз бар.Суз-ң классиф-се:1) артикуляцион яктан 3кә бүленә: 1. Артикуляцион яктан сузык ав-ң рәтенә игътибар итәргә кирәк. Рәт-телнең горизонталь хәле. Бу яктан сузык ав-ны тат.т 2гә бүләләр:-алгы рәт суз-ры (нечкә); -арткы рәт (калын). Сузык авз-ң күтәрелеше. 2. Телнең вертикаль хәрәкәт итүе. 3гр.бүләләр: югары (тар), урта, түбән (киң)3. Иреннәрнең катнашуы буенча сузык ав-ны 2гә бүләләр: иренләшкән, иренләшмәгән .

2)Татар суз-ң акустик характеристикалары.

1.Акустик яки физик яктан төр-дә 2билгесенә:1)ав-ң озынлыгы;2) тембрына игътибар итәргә кирәк. Озынлыклары буенча тат.т.суз-ң 2бүләләр: 1. чагыштырмача озын сузыклар(8); 2. чагыштырмача кыска суз-р: о,ө, ы,э(е).Тембрлары буенча. Тавыш ярылары катлаулы тирбәнешләр суммасын барл.китерә. Шушы тирб-нең кайбер.көчәеп киткән тирб-р авз-ң форманталары д.а. Форм-р берничә була,аеруча әһәмиятлесе 1нче һ. 2нче (F1и F2). Алар ав-ңартикуляциясе б\н бәйле булалар. F1 тел-ң күтәрелеш б\н бәйләнгән була. Тел югарырак күтәрелгән саен F1 түбәнрәк урнаша һәм киресенчә F2 тел-ң горизонталь хәрәкәте б\н бәйләнгән, тел алга килгән саен F2 анлыклары зуррак була. Шушы форм-ң урнашуларына карап, суз.авз-р бер-берсеннән аерылалар. Тат.т.кайбер үзенч-ре: (а) авазы. Тат.т.2 төрле (а) авазы бар, иренләшкән (а) һәм ирен-мәгән (а). Сүз баш-да иренләшкән була. (балалар).

(у), (ү), (и) суз-ры аерылалар. Бу 3 сузык аваз сүз ахыр. дифтонгоид булып ишетеләләр. (уw)-(уқуw)) (үw)-(үтүw) (и) аваз (и+й) булып ишетелә. (ий)-(әний). Рус теле б\н чагыштырганда (у) һәм (и) охшаганнар, калганнары (7) специфик)

2.Тарт-р сист-сы.Артик-н хэм акустик хар-ка. Бөтен авторлар тараф-н таныла торган 24 тартык аваз. бар. Шуннан башка 4 бәхәсле ав-р бар: [қ],[ғ]-увуляр,[сәғәт]-сәгать,[қәләм]-каләм. 1)[к][қ][г][ғ]-калын һ нечкә сүзләр янында килә алалар. Алар һәрберсе аерым-аерым тартыклар булып торалар. [бақ]-[бак], [қанат]-[канат]- ав-р б/н генә аерыла. 2)[w]белдерү өчен 3 төрле хәреф бар: в-ва, у-бау, ү-дәүләт. 3) [,]-«һәмзә». М/н: маэмай, тәэмин, Коръән, мәсьәлә. Шушы авазны белдерү өчен [э] авазы кул-ла. 6,7 билгесе дә кул-ла. Барлыгы тат.т-дә 28 тартык аваз бар. Тартык ав-ң 3се алынма сүздә генә очрый, тат.т. үз сүз-дә очрамый. Болар [в,ц,щ][у]-диалектларда очрый. Тат.т үз сүз-дә күбрәк очрый: кече тел, бугаз-йоткылык тарт-ры. [w]-вакыт (специфик аваз), [җ]авазы [ч]-тартып ав- әйтеле рус.т-ге [ч]-авазына ошамый рус.т. [тч]к/к әйтелә. Тартык ав-лар классификацияләнәләр. Тартык ав. төркем 2 аспекттан чыгып төркемлиләр: 1)артик.; 2)акустик.

1Артик-н яктан төркем дә, иң мөһиме тартык ав-ң кайда ясалуы. Тат.т. тартык ав-ры 8 гр. бүленәләр: 1)ирен-ирен тартыклары:[б],[п] һ.б; 2)ирен-теш тар-ы[в],[ф] һ.б; 3) тел алды тар-ы:[д],[т],[з],[с] һ.б; 4)тел уртасы т.[й]; 5)тел арты т. [г],[к], рус.т-н кергән[х]ав; 6)кече тел т.[ғ],[қ],[х],[ң]; 7)йоткылык т.п. [һ]-форенгаль; 8)бугаз т.[,]һәмзә Ясалу ысулы яг-н тар-ны 4гр. бүләләр:1)йомык: [б,п,д,т,]һ.б. 2)өрелмәле: [с,ш,ч,ф]һ.б. 3)ярым йомык: [м,л]һ.б. 4)калтыраулы: [р], күпмедер дәрәҗәдә [ғ] ав-н да кертергә була.3)авазлар яс. тавышның кайда б. к. карап:Аваз һ. борын тар-на бүленеш. Борын тарт-ы: [м,н,ң]. Аваз тар:25тартык.

2 Акустик яктан. Яңгырау һ. саңгырау тар-га бүленеш. Яңгырау әйткәндә тавыш катнаша, ә саңгырауны әйт-дә шау катнаша. Яңгырауга сонатлар да керә. Искәрмә: [р] саңгырау вар-н да әйтеп була. Сонат һ.шаулы тар-га бүленеш. Сонат:Рамайның аwылы. Сонат (исем), сонор (сыйфат). Рус тел-н кергән сүз-дә очрый торган [щ] авазы бердәнбер озын тартык аваз, тат.т. [ч] охшаган.

Яс.ыс.

Яс.ур.

Ирен

Тел

кече тел

йоткылык

бугаз

акустик аспект

Ир-

Ир

Ир-

теш

тел.алд.

тел урт

тел.арт.

Йомык

Саф

б

д

г

п

т

к

к,

,

Аффр

ц,щ

өрелмәле

ф

с,ч.ш

х

һ

в

з,җ,ж

г,

w

й

ярым

йомык

борын

м

н

ң

ян-як

л

калтырау

р

3.Татар орфографиясе.Топ принц-ры. Төрле телләрнең алфавит системалары гасырлар дәвамында катлаулы юл үткэннэр. Алар телнең яңгырашы ягына бәйле рәвештә камилләшә килсәләр дә, аваз системалары һәм теге яки бу телдәге әлифба белән тулы тәңгәллекне табу мөмкин түгел диярлек.

Язуда хәрефләр куллану орфография тарафыннан урнаштырылган махсус кагыйдәләргә буйсына. Орфография конкрет бер язма телнең билгеле бер үсеш этабындагы язылыш нормаларын билгели. Язу кагыйдәләре булу һәр тел өчен зарури, чөнки бу кагыйдәләр сөйләмнең эчтәлеген төгәл белдерүне, бу телдә сөйләшүчеләрнең язганнарын дөрес аңлауны тәэмин итәләр. Дөньядагы орфографик системалар хәрефләрне куллануның нигезендә нинди принцип ятуга бәйләнешле рәвештә бер-берсеннән аерылып торалар. Орфографиянең үз принциплары бар.

Сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп барырга мөмкин. Бу очракта реаль янгырашлы аерым аваз язу берәмлегенә әверелә. Фәндэ бу язылышны фонетик язылыш диләр. Язуда фонетик принцип ничек әйтәсең, ничек ишетәсең, шулай язуга кайтып кала. Татар теленең төп принцибы — фонетик принцип: кил, тор, сал, әйт, киткән, сулы. Ләкин бөтен сүзләр дә бу язылышка буйсынып бетмиләр.

Сүзләрнең мәгънәле кисәкләре — морфемаларның бөтенлеген саклап язу орфографиядә морфологик прин­цип дип атала. Татар телендә бу принципның чагылышы шактый. Сүз ишетелгәнчә түгел, ә аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап языла: унбиш (умбиш түгел), төнге (төңге түгел), борынгы (бороңгы түгел), тозсыз (тоссос түгел), урманлы (урманны түгел).

Тарихи-традицион принцип сүзләрнең элекке язылышын саклап калуда чагылыш таба. Татар телендә бу принцип меңьеллык тарихы булган гарәп язуында (иске имлада) төп урынны тоткан. Хәзер бу принцип ирен гармониясенең язуда сакланмавында күренә: [қомлоқ] дип әйтелэ, комлык языла, өзөлеш] дип әйтелә, төзелеш языла. Кайбер сүзләрне язуда да чагыла: сурәт дип язабыз, эмма һәр кеше үрәт} дип сөйли.

График принцип татар теле орфографиясендә аеруча киң таралыш алган: рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр чыганак телдәгечә язылалар: демократия, дистил­ляция, конфронтация, реставрация, одеколон, тревога, шинель.

Хәзерге татар орфографиясендә дифференциляцияләнгән язылыш та кулланыла. Ул омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кирәк. Байрак (знамя) сүзен бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсеннән аеру өчен, соңгысын баерак дип язу норма булып тора. Түбәндәге мисалларны кушып язу яки язмау аларның мәгънәләрен аера: өч аяк — өчаяк, өч почмак өчпочмак, биш бармак бишбармак, ак сакал— аксакал. (Курбатов X. Р. Күрсәтелгән хезмәт.— 12 б.)

Орфографик нормалар дөрес укылышны, дөрес язылышны тәэмин итәләр, Сөйләм культурасын үстерүдә дә аларның роле гаять зур.

4.Лексикология,тармаклары.Суз,топ билгелэре. Лексика (грекча lexikos — сүз) — сүзләр җыелмасы. Лексика дип теге яки бу телнең сүзлек составын, җирле сөйләшләрдәге сүзләр җыелмасын, теге яки бу тел остасының сүзлек байлыгын, теге яки бу кешенең сүзләр җыелмасын, әдәби әсәрнең сүзлек составын атыйлар.Лексика - телнең сүзлек составы 1) гомумкулланылыш сүзләре, әйтелмәләр 2) иҗтимагый яисә территориаль чикле сүз һәм әйтелмәләр 3) әдәби нормага туры килгән түбән стиль сүзләре һәм әйтелмәләр 4) актив лексикада кулланылмый торган сүз һәм әйтелмәләр

Бурычлары 1. сүзне, аның мәгънәсен, мәгънә үсешен-үзгәрешен тикшерү; 2. лексик һәм фразеологик берәмлекләрне, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләү; 3. сүзләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү; 4. телнең лексик составы тарихын, килеп чыгышын өйрәнү;5. сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кулланылыш дәрәҗәсен һәм даирәсен билгеләү.Лексикология фәненең төрләре һәм өйрәнү объектлары1. гомуми лексикология - төрле телләрнең сүзлек составын өйрәнә. 2. хосусый лексикология - аерым бер телнең сүзлек составын өйрәнә. 3. тарихи лексикология - телнең сүзлек составын тарихи яссылыкта өйрәнә. 4. чагыштырма лексикология - уртак һәм аермалы якларны билгеләү максатыннан, төрле телләрнең сүзлек составын чагыштырып өйрәнә.

ЛЕКСИКОЛОГИЯНЕҢ ТАРМАКЛАРЫ

1. Семасиология (гр. semasia - мәгънә, logos - өйрәнү) -сүзләрнең мәгънәләрен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә.

2. Ономасиология (гр. onyma - исем, logos - өйрәнү) -лексикологиянең әйбер, күренешләргә атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган тармагы.

3. Этимология (гр. etymon - чын, logos - өйрәнү) - сүзне тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган тармагы.

4. Фразеология (гр. phrasis - тәгъбир, logos - өйрәнү) -тотрыклы әйтелмәләрне өйрәнә торган тармак. 5. Лексикография (гр. lexsikos - сүз, grapho - язу) - тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы

6. Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сәнгате) - тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш, номинацияләү закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

СҮЗ, аның төп билгеләре.Сүзгә билгеләмә Үзенең эчтәлегендә мәгълүм төшенчә алган, реаль чынбарлыкның теге яки бу ягын чагылдырган, халык тарафыннан кабул ителгән авазлар системасы ярдәмендә мәгънә берлегенә ия булган, теге яки бу грамматик категориягә билгеле бер мөнәсәбәттә торган тел берәмлеге.Асыл сыйфатлары

1.структур яктан бөтен булу (фонетик, грамматик бөтенлек)

2.аһәң, яңгырашка ия булу

З.бүленүчәнлек - һәр сүз фонетик, семантик, грамматик билгеләре буенча башка сүзләрдән аерыла.

Функциясе1.атау - сүз чынбарлыктагы әйбер күренешләрне атый. 2.гомумиләштерү - бер типтагы әйберләрне бер төркемгә туплап атый. 3.башка сүзләр белән мөнәсәбәттә яши.4.кеше фикерен, теләк-хисләрен белдерә

Сүз мәгънәсе1. Лексик мәгънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге. 2. Сүзьясалыш мәгънәсе - сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасындагы мөнәсәбәт. 3. Грамматик мәгънә - телдә даими кулланыла торган бер төркем сүз, сүз формаларына, синтаксик конструкцияләргә хас гомумиләштерә торган абстракт мәгьнә.

5.Омнимнар,торлэре. Омонимнар сүзнең күп мәгънәлеге б/н бәйләнгән сүзнең күчерелмә мәгънәсе.Омонимнар булганда бер үк сүз берничә мәгънә белдерә.Омонимнар-бер төрле аваз составына ия булган төрле сүзләр.Ом.күп мәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк,күп мәг.сүзләрнең мәг.бер берсе б/н бәйле була.

1.Ясалышлары буенча омонимнар:төп(яр),ясалма(урам,туган)

Күчерелмә мәгънә булганда,сүзләр арас-да бәйләнеш була.Ом-р булганда бу бәйләнеш булмый.М-н:саескан койрыгы,самолет койрыгы;төш-чикләвек төше,йоклаганда күрә торган,агачтан төш-омоним.

2.Ом-р төрле юллар б/н барлыкка килә.

1.тат.тел-ң үз сүзләре һәм алынма(сабак-уку(гарәп)-сабак-(төрки)

2.очраклы рәвештә сүзләр ясалганда(көзге,туй,яшь,май)

3.полисимия нәтиҗәсендә(ай,чишү)

4.әд.телдәге сүзл.һәм диалект.сүзл.(йорт,чүп-печән)

5.сүз 1 сүз төркеменнәникенчесенә күчкәндә(укучы,кайнар)

6.мәгънә капма-каршы үсеп китә(дан,буяу)

7.телнең тарихи үсеше барышында(олан,углан).

3.Әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләре буенча:

1.саф лексик омонимнар.Бер сүз төркеменә карыйлар,күпме генә төрләндерсәк тә алар омоним булып кала.М-н:яшь(күз),ат

2.амофоннар-язылышлары төрле,әйтелешләре бер(карт аю-картаю,оста бикә-остабикә)

3.языл.бер булып,әйтелешләре аерыла(бал,алма)

4.омоформалар-билгеле бер грам.формада гына омоним булал.(үпкәлә,тозлар)

4.Лексик семантик һәм грамматик мәгъәгә карап:

1.лексик-тамыр сүз булып,бер сүз төркеменә керәләр(бал,кабак)

2.лексик-грам.-төрле сүз төркеменә карый(таба)

3.грамматик омоним 2төрле була:а)омоморфемалар-морфология өлкәсенә карыйлар(палто+лык-дус+лык 1дә исем,2 исем ясый); б)омомоделләр-сүзн.синтаксик төзелешендә күренә(мин китап алдым(б.к.)-китап укылып бетте)

4.Фразеологик омонимнар-салам кыстыру-җайлау.

5.Белдерүче мәгънә саны буенча:

1.ике төрле мәгънә белдерүче(ат,ял,без)

2.3төрле мәг.белдерүче(ал-перед,бери,розовый;йөз-лицо,плавать,100)

3.3тән артык(чабу-бегать,косить,парить,күлмәк чабуы)

6.Синоним-р,антон-р.Торлэре,роле. Синонимнар – мәгънәләре б/н бердәй яки якын булган сәүзләр. Бердәй мәгънәле сүзләр группасын синонимик рәт яки синонимик оя д.а. Синонимик рәттәге уртак төшенчә белдерә торган һ. андагы теләсә кайсы сүзне алыштыра ала торган сүз доминанта д.а. Синонимнарның түбәндәге төрләре бар:

  1. идеографик синонимнар, иәгънә төсмере б/н аерылалар (давыл–өермә–буран)

  2. абсолют синонимнар, мәгънәләре б/н тулысынча тәңгәл киләләр (китапханә–библиотека)

  3. силистик (эмоциональ-экспрессив) синонимнар – төрле стильләрдә кул-ла торган синонимнар (таза–тулы–юан–симез)

  4. грамматик синонимнар – бертөрле мәгънә белдерүче грамматик формалар (кита пуку–китапны уку)

Синонимнарга бай кеше үз уен анык, төгәл әйтә ала, фикерен дөрес чагылдыра, сөйләме образлы, кабатлаулары аз, җөмләсе кыска, җыйнак була.

Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар д.а. Алар даими (контексттан тыш та антоним булып килүче сүзләр: ак–кара) һ. контекстуаль (билгеле бер ситуациядә генә антоним булып килүчеләр: «үзе –усал, үзе – сөйкемле…»).

1.Төзелеше ягыннан:

1)төп (ач-тук, кер-чык)

2)ясалма (алачак-бирәчәк, кайтачак-барачак)

2. Мәг. буенча:

1)предметларны капма-каршы кую (дус-дошман, җавап-сорау)

2) кешеләрне, хайваннарны яш, җеңес ягыннан карау (егет-кыз, озын-кыска)

3) сыйфат ягыннан (эре-вак, зур-кечкенә)

4) предмет. пространство, вакыт ягыннан карау (югары - түбән) 5)предм.-күләм, чама, микъдар ягыннан карау (аз–күп, озын-кыска)

6) эш яки хәрәкәтне капма-каршы кую (башлау-бетерү)

Антонимнар да сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгать лелеген көчәйтә, сөйләмдә аларны капма-каршы куеп, чагыштырып карау, контраст картиналар бирү өчен кулланалар.

Әдәбиятта антон-р төрле максатларда кулланалар:

1)күренешләрне, образларны контраст куеп тасвирлаганда. Калачыңнан - бал тамар... Кылычыңнан – кан тамар.

2)исемнәрдә еш кына кулланыла: сугыш һәм тынычлык, яшәү б/н үлем арасында (Н. Дәүли)

3)Антонимнар кулланып сурәт ясау әдәбият белемендә антитеза алымы д.а.

4)Антонимнарны үзара бәйләнешкә кертеп ясалган сүзтезмәләр оксюмороннар д.а. (сакаллы сабый, тере мәет, надан галим).

7.Генетик яктан тат лекс.алынмалар.Интерн-ль лексика. Лексика – ул сүзләр җыелмасы. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы түбәндәгечә бүленә:

гомум-төрки сүзләр һәм алынма сүзләр (башка телдән кергән сүзләр). Алынма сүзләр үзләре гарәп һәм фарсы алынмаларына, рус алынмаларына һәм көнбатыш Ауропа теленнән килеп кергән интернациональ сүзләргә бүленәләр.

Гарәп теленнән кергән сүз сингармонизм законына буйсынмый. Сүз башында [р], [җ], [з], [н] авазлары бик килүчән була. –намә;-ханә алынма кушымчасы (гарәп алынмасында).

Рус теленнән кергән сүзләрне 2 чорга бүләләр:

  1. октябрь инкыйлабына кадәрге чор;

  2. октябрь инкыйлабыннан соңгы чор.

Беренче чорда кергән сүзләрнең күпчелеге татар теленең үз фонетик законнарына буйсындырылганнар. Мәсәлән: сука (саха), өстәл (стол), келәт (арыш).

Икенче чорда кабул ителгәннәре рус телендә ничек әйтелсәләр,шулай кабул ителәләр.

Татар теленең сүзлек составын куллану дәрәҗәсенә карап актив сүзләргә һәм пассив сүзләргә бүләләр. Актив сүзләргә актив кулланылышта йөри торган сүзләр керә һәм шунда ук терминнар да керә.Махсус төшенчә белдерү ягыннан әһәмиятле сүз һәм әйтелмәләрне терминнар диләр.Терминнарга атау функциясе хас.

Пассив сүзләргә тарихи сүзләр, архаизм, неологизмнар керә. Тарихи сүзләргә предмет, әйбер, күренеш кулланылыштан төшеп кала һәм аның сүзләре дә кулланылыштан чыга торган сүзләр керә. (ясак, салым, феодал, князь, купец).

Архаизм – предметлар көнкүрештә әле яши, әмма исемнәре генә үзгәргән. (кәрханә-мастерская, җәһел-наданлык, сәма-күк, даг-тау, әл-кул, көнәм-кояш).

Неологизм- нео-яңа, логос-сүз, төшенчә.(интернет, сервер).

Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составын 1) диалекталь лексика (билгеле бер территориядә яшәүче халыкның теле-диалект була) билгели. Гомумхалык татар теле 3 диалекттан тора:

  1. урта диалект;

  2. мишәр диалекты;

  3. көнбатыш себер татарлары диалектлары.

Әдәби телдә булмаган җирле диалектларга, сөйләшләргә генә хас сүзләр диалекталь лексика дип атала.

  1. профессиональ лексика билгеле бер фән, профессия кешеләре тарафыннан кулланыла. Икенче төрле һөнәрчелек лексикасы дип йөртәләр. Профессиональ лексика- теге яисә бу профессия теленә караган сүзләр.

Грек һ. латин теленнән кергән алынмаларны интернациональ яки интернационализмнар д.а. Чөнки алар бик күп халыкларда кул-ла. Латин– медицина терминнары. Кайбер рус сүз-ре дә интернациональ сүз-р булып киткән (совхоз, колхоз). Төрки халыклар ө/н гарәп тел-н кергән сүз-р дә интернациональ булып санала.

8.Тат тел-н лексикографиясе. Лексикография-тел гыйлеменең сүзлекләр һ. аларны төзү мәсьәләләрен өйрәнә торган тармагы. Энциклопедик сүз-дә бу т өшенчәгә 2 төрле аңлатма бирелә: 1) телне аулату; 2) күбрәк тел-гә тәрҗемәсе. Тат. сүзлек-н төзү бик күптәннән башлана. Аларны сәүдәгәрләр башлап җибәрә. М.Кашарый «Диване..» 3 томда чыга. 1775 елда 1 нче татар сүзлеген С.Хәлфин чыгара «Рус-татар сүзлеге». И.Гиганов «Словарь рус-тат». К.Насыйри «Толклвый словарь рус-тат.яз» (1892). 1952-1655-66 сүзлекләр чыга: фонологик сүз-р, тат.т аңлатмалы сүзлеге; Мәхмүтов «Гарәп-тат. алышмалары сүзлеге»(1965). Сүзлекләр алфавит тәртибендә урнаштырыла, кул-ш активлыгы буенча да урнаш-га мөмкин. Лексикография-сүзлекләр төзү теориясен һ. практикасын өйрәнә. Лек-фия лексикология, фразеология б/н тыгыз бәйләнгән. Сүз-гә төрле аларның максатына бәйле сүзне шушы телдә аңлату, сүзне башка телгәтәрҗемә итү. Шуңа бәйле рәвештә бер телдәге сүзләр һ. тәрҗемәле сүзләр аерылып тора. Дөньядагы барлык төр сүзләрне 2 бүләләр: 1) энциклопедик күпкырлы; 2) филологик лексиконнар. Энциклопедикта төшенчәгә аңлатмалар бирелә, алар тур-да карашлар, гипотезалар чагылдырыла, ә филологик сүзлек-дә төшенчә-ул белдерә торган предмет һ. күренеш түгел, ә сүз аларның мәгънә үзенчәлеген, лексик-грам-к сыйфатларын аңлата.

9.Кушымчалау ысулы. Суфф-ия ыслулы (куш-лау) – морфологик ыс. Ясагыч нигездә сүзясагыч куш-ча ялганып барлыкка килгән барлык сүзясалыш типлары һәм модельләре суф-я ыс. б/н сүзясалышына керә. Тел-ге барлык сүзясагыч куш-ны “җанлы” һәм “үле” куш-га бүлергә мөмкин. “Җанлы” куш-ң сүзясагыч нигезен бик җиңел итеп аерып була. “Җ.” Куш-ар продуктив (авылдаш, эшче, уйла һ.б.). “Үле” куш-ң ясагыч нигезен тел-ң хәз. Хәлендә аерып карап булмый. Бары реконструкция ясап торгызып морфемика турында сөйләгәндә без куш-ны 3 төркем. бүләбез: 1) сүзясагычлар; 2)грамматик; 3)стилистик Күпчелек куш-лар сүзясагыч лар (уйла, тимерче), саф грамматик (килеш һәм тартым куш-ча), саф стилистик була. Кайбер куш-лар тат. телендә 2 функция башкара. Болар полифункциональ куш-лар –лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек. Алар яңа сүз ясый, бәйләү өчен дә хезмәт итә (тозлы аш, ярлыны атлы итү, урынсыз сүз – урынсыз калу).

Кил. чыгыш. буенча: 1) саф төрки татар, 2) алынма куш-р була, 3) гомумтөрки куш-р тел-ң үзендә барлыкка килгән, башка тел-дән алынган татар т-гә күпчелек куш-лар тел-ң үзенең куш-ры. Алынма куш-лар татар теленә башка телдән кергән (-ист танкист, -ер революционер, -ор администратор, -ник ударник).

Структур яктан: 1) гади суф-ция; 2) кушма суф-ия. Гади суф-ия 1-2 аваздаш тора, 3-4 ав-н торуы морф. Яктан береккән 2 яисә берничә суф-тан тор-ры керә (тимерчелек, игенчелек). Омонимнар һ. синоним. Куш-ры да бар. 1 төрле яңгыраштагы, л/н төрле сүзьяс. ис. мәгън-н белдерә торган һәм килеп чыгышы б/н төрле чыганакка тоташа торган к-р. Омоним куш-р була (татарча, бармакча) –чаІ –чаІІ дип билгеләнә. Бер үк нигездә төрле сүзьяс-ч куш-лар ялганып, берүк төрле мәгън-н сүз ясала, мондый кушымчалар синоним куш-р дип атала (каптырма, каптыргыч). Хәзерге татар әд. тел. Кушымчалау ысулы б/н исем ясау бик актив һәм бик продутив ис. ясагыч куш-р түбәндәгеләргә бүленә: - затны атаучы куш-р (–чы/-че тракторчы, -даш/-дәш авылдаш, -ка/-кә сөяркә, -дак/-дәк буйдак). – абстракт исем-р белдерә (-лык/-лек гүзәллек, -мө/-мә берләшмә, -чи/-че, -ки/-ке көлке, -ыч/-еч таяныч). – предмет исемен атый (-к/-ак/-әк көрәк, иләк, -гыч/-геч боргыч, -ча/-чә тармакча, -са/-сә муенса, -ынте/-енте үсенте). Исем ясагыч. стуктур яктан классификацияләү: - исем ясагыч структур яктан танып бул. мөмкин (эшче); - кушымчалы (эшченлек), кушма сүз. (юлбасарлык). Исем ясагыч куш. продуктив-гы ягыннан 2 бүленә: 1) хәзерге көндә исем ясый торган куш-р (продуктив); 2) хәзерге көндә исем ясауда катнашмый торган куш-р (продуктив булмаган). Иң продуктив куш-р: чы/лык/даш/лы/ча/чык/гыч/чылык/ыш/ак. Продуктив булмаган са/сә, канәк/ганәк тигәнәк, дык/дек, ган/гән йомгак, ын/ен, май/мәй, мыш/меш.

10.Сузъясалыш ысуллары.Продуктив/не. Тат.т. сүзләр бер генә юл б-н барлыкка килми. Сүзьясалыш ысулы телдә яшәп килгән билгеле бер материаль берәмлекләр ( аваз, сүз, сүз формасы һ.б.)арасында сүзьясагыч мөнәсәбәтләр тудыру нәтиҗәсендә яңа сүзләр ясалу методы.Сүзьясалышының барлык ысуллары, чаралары бергә телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә.Хәзер сүзьясалышының 8 ысулын билгелиләр: 1)аффиксация-морфологик ысул (эшче), 2)сүзләр кушылу-синтаксик ысул (кызылканат,кура җиләге), 3)сүзтезмә-(өчпочмак,озынборын), 4)сүзясагыч кушымча ялганып , сүзтезмәнең кушма сүзгә күчү ысулы (күпмилләтле, бишьеллык), 5)конверсия ысулы (булу, булды), 6) фонетик ысул (бәр-бир, яраш-ярәш), 7) семантик ысул (юлдаш), 8) сүзләрне кыскарту ысулы (АДПИ). Бу ысул-ң бөтенесе дә бер үк дәрәҗдә продуктив түгел, продуктив икән, бу ысул б-н телдә бик күп сүзләр ясалган, яңа сүзләр дә ясалырга мөмкин. Продуктив булмаса, бу ысул б-н яңа сүзләр ясалу мөмкинлеге чикләнгән. Алга таба да яңа сүзләр ясалмаячак. Иң продуктивы-1,2. Уртача продуктив-3,4,5, бөтенләй продуктив түгел-6, 7, 8. Исем ясалышында иң продуктив-1, 2, фиг-дә- 1, 2. Сан ясалышында-2, рәвеш ясалышында-1,5. Аналитик-1, 2, 3,4; синтетик-5, 6, 7, 8.

Сүз ясалыш ысуллары һәм чаралары җентекләп хәзергәчә өйрәнелмәгән, 1нче татар грам-да (И.Хәлфин, А.Троянский, И.Гиганов, М.Иванов, Х.Фәезханов). Сүз ясалыш ыс-ң иң продуктивы-кушымчалау ысулы күзәтелә. 20нче йоз башы грам-да (Г.Ибр-в, Корбангалиев, Җ. Вәлиди) кушымчалау ысулы б-н беррәттән сүзләр кушылу ысулы тур-да да мәгълүматлар бирелә. Тагын башка сүз ясалу ысул-ры Хангильдин, Тумашева, Ф.Галиев хезм-дә бирелгән. Сүз ясалу ысулы-т-дә яшәп килгән билгеле бер материаль берәмлекләр ар-да сүз ясалыш мөн-ре тудыру нәтиҗ-дә яңа сүзләр ясалу методы. Тат.т-ге академик грам-да («Тат.гр-ка» К.-1993 1нче том). Тат.т-дә яңа сүзләр ясалуның 8 ысулы күрсәтелгән.

11.Суз ясалышы фэне.предметы, бурычлары. Сүзъясалышы гр-ң мөст-ль бер бүлеге. Ул мөст-ль фән тармагы буларак күптән түгел генә аерылып чыга. Сүзъясалышы сүз-ң морфологик төзелешен сүз-ң сүзъясалыш структураларын, сүзъяс-ң конкрет ысулларын, чараларын өйрәнә. Фәнни термин буларак сәзъясалышы 2 мәгънәдә кул-ла: 1) телдәге сүзъясалыш чаралары ярд-дә яңа сүзләр ясалу проц-ң үзен аңлата, 2) яңа сүз-р ясалу законнарын, ясалу ысулларын өйрәнә торган лингвистик фән мәгънәсендә кул-ла. Татар телен өйрәнүгә караган 1нче хезмәтләр 18 йөз ах. барлыкка килә. 19г. башларыннан алып татар теле грамматикасында сүзъясалышына караган аерым мәсьәләләр карала башлый. Ләкин болар да әле сүзъясалышы аерым бүлек итеп бирелми. Ул елда И Хәлфин «Азбука и гр-ка татарского языка» хезмәте дөнья күрә. 20г. башында дөнья күргән татар гр-да да сүзъясалышы аерым каралмый, морфология эченә кертелә. Татар сүзъясалышы формалашуы турыдан-туры Ф.Гсниев хезмәтләре б/н бәйле. Ул берничә монография һ. күпсанлы мәкаләләр авторы. 1982 елда югары уку йорт-ң татар факультеты студентлары ө/н «Хәзерге татар әдәби теленнән» программа басылды. Монда беренче тапкыр сүзъясалышының татар тел белеменең башка тармаклары (фонетика, лексикология) б/н беррәттән аерым фән булып теркәлде. Сүзъясалышы ел белеменең башка тармаклары б/н тыгыз бәйләнештә тора. Морфология б/н: икесе дә сүз-ң әһ-ле морфемалары, куш-р өйрәнелә, ләкин икесе ике аспекттан чыгып карала. Синтаксис б/н:

тат. т күп кенә кушма сүз-р, сүз-ң синтаксик бәйләнешенә нигезләнеп барлыкка килә. Фонетика б/н: һәр сүз конкрет тел-ң фонетик закончалыкларына нигезләнә, тат.т фонетк күренешләр сингармонизм, чиратлашу, иҗек ах-да аваз төшеп калу һ.б. яңа сүз-р ясалганда да катнаша. Тел тарихы б/н: сүзъясагыч чаралар тел үсешенең теге яки бу этабында барлыкка килә, кайберләре активлаша, кайберләре пассивлаша, өченчеләре - продуктив булмагач, хәтта үле сүз чараларына әйләнә. Стилистика б/н: кайбер сүзъясалыш чар-да стилистик бизәк аеруча ачык чагылыш таба. Лексика б/н: лексика телдәгк сүзләр байлыгы. Лексикология б/н: шул сүз байлыгын өйрәнә торган фән. Хәзерге әдәби телнең баюында сүзъясалышының әһәмияте бар: 1) тел-ң үзендәге сүзъясагыч чаралар ярд-дә баюы. 2) сүзъясагыч куш-ча тамырга ялганып, лексик мәгънә үзгәртә. 3) сүз үзе сүзъясагыч чара. Сүзъясалышының үзенең проблематикасы, өйрәнү бурычлары, предметы бар: сүз ясалу механизмы сүзъясагыч чараларның бердәмлеге, сүзъясалыш мәгънәсе.

12.Суз яс-н топ булеклэре. Сүз ясалышы өч бүлектән тора:

  • морфемика; - сүз ясалышы структурасы; - сүз ясалыш ысуллары.

Морфемика сүз төзелешен өйрәнә. Морфема – сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге. Сүз эчендәге бер морфема гадәттә лексик мәгънә белдерә һәм тамыр дип атала; калган морфемалар исә лексик-грамматик яки саф грамматик мәгънәләрне белдерәләр һәм кушымчалар дип аталалар.

Сүз ясалыш структурасы дигән бүлекчәдә грамматик юл белән, ягъни морфологик, синтаксик һәм морфологик-синтаксик ысуллар белән сүз ясалыш закончалыклары өйрәнелә, һәм ясалма сүзнең төзелеше һәм сүз ясалыш мәгънәсе (сүз ясагыч нигез белән яңа ясалган сүз арасында барлыкка килә торган гомумиләштергән мәгънәләр), сүз ясалыш тибы (бер үк сүз төркеменнән бер үк кушымча белән ясалган, бер үк сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган сүзләр бер сүз ясалыш тибына карыйлар), сүз ясалыш моделе, сүз ясалыш оясы (бер үк ясагыч нигездән төрле кушмчалар белән сүзләр ясалу), сүз ясалыш чылбыры (бер үк тамырга бер-бер артлы берничә ясагыч кушымча яланып сүз ясалу сүз ясалыш чылбырын барлыкка китерә) дигән төшенчәләр белән эш ителә.

Сүз ясалыш ысуллары морфологик (кушымчалау), синтаксик (сүзләр кушу: ак+кош аккош), морфологик-синтаксик (конверсия: бер сүз төркемнең нигез хәлендә яки нинди дә булса грамматик формада икенче сүз төркеменә күчүе) һәм кыскарту (аббревиация: ТР Татарстан республикасы)

13.Сузнен морф тозелеше.Морфема торлэре.

Сүзнең морфологик төзелеше – морфемика. Сүзнең морфологик төзелешендә төп өйрәнелә торган объект ул – морфема. Морфема – сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге. Аны тагын да таркатсак, мәгънәгә ия булмаган, я аваз, я иҗек барлыкка килә. Морфемалар 3 төрле мәгънә белдерәләр:

  1. реаль-лексик мәгънә

  2. лексик-грамматик мәгънә

  3. саф грамматик мәгънә

Тат.т-дә морфеманы нинди мәгънә белдерүенә карап 2гә бүләләр:

– тамыр– реаль лексик мәгънәгә ия булган, аерым гына кулланылганда нинди дә булса бер сүз төркеменә керә торган төп морфема.

– кушымча– лексик-гр-к, иясә саф гр-к мәгънә белдерә оторган аерым гына кулланылмый торган һ. тамырның яңгырашына буйсынган морфема. Сүзнең бәйләгеч кушымчаларыннан алдагы һ. үзгәрми торган өлеше аның морфологик нигезен тәшкил итә. Морфологик нигезгә тамыр, сүзъясагыч һ. модаль куш-ча керә. Нуль морфема – нуль бәйләгеч. Исемдә нуль морфема 3:

–берлек сан мәгънәсе

–баш килеш мәгънәсе

– 3 зат тартымлы т.к. мәгънәсе

Фигыльләрдә нуль морфема берлек сандагы 3 зат формасы б/н белдерелә.

14.Куш-ны функ-ре ягыннан торкемлэу. Татар телендә барлык куш-ны функцияләре буенча 2 бүләләр:

1) сүзъясагыч

2) грамматик

Әгәр куш-ча яңа лексик мәгънә тудырып, ө=яңа сүз ясауга хезмәт итсә, сүзъясагыч кушымча д.а. Нинди сүз төркеме барлыкка килүгә карап, сүзъясагыч куш-ны 4 бүләләр: 1) исем ясагыч (табышмак, язмыш), 2) сыйфат ясагыч (акыллы), 3) рәвеш ясагыч )акчалата), 4) фигыль ясагыч (уйлан, кимеде). Сүзъясагыч куш-ча ялганып бер генә сан да ясалмый, алмашлык ясагыч аерым куш-р бар (нинди, шундый, ничек). Әгәр куш-р сүзнең гр-к формасын барлыкка китерсә, ул грамматик кушымча д.а.: 1) форма ясагыч – форматив, 2) бәйләгеч – синтаксик. Тат. т. бәйләгеч куш-р аз, булганы да исем, фигыль өлкәсенә карый. Исемдә тартым һ. килеш куш-ры, өлешчә сан куш-ры, фигыльдә зат-сан куш-ры (китабым– тартым, өйнең – килеш, кошлар– сан, укыйсың – зат). Исем күплек санда тәмамланса, бәйләгеч була (кошлар оча), тәмамланмасалар бәйләгеч булмыйлар (парталарга язмагыз). Калган барлык гр-к куш-р форма ясагыч була. Бу куш-р гр-к мәгънә тудыра, бигрәк тә фигыль категор. күп: –юнәлеш куш-ры (ю+а, ю+ын+а, ю+ыл+а, ю+ыш+а, ю+дыр+а), дәрәҗә куш-ры (бар+гала, бар+ыштыр), барлык заман күрсәткечләре (бара, барган), наклонение күрсәткечләре (бар+са, бар+ыйк_, барлык затланышсыз фигыль күрсәткечләре (бар+ып, бар+ыр, бар+гач), сан төркемчәсе күрсәткечләре (ун+ынчы, ун+ар, ун+ау, ун+лап), сыйфатта дәрәҗә күрсәткечләре (кызылрак). Соңгы вакытта куш-ң 3нче төрен билгели башладылар – стилистик куш-р д.а. Алар ялганып, сүз-ң лексик формасы да, гр-к формасы да үзгәрми, сүзгә стилистик төсмер генә өстәлә, бу куш-р тат. т. бик чикле. Исемдәге иркәләү, кечерәйтү төсмере (-кай, -кәй, -чын, -чен).

15.Сузлэр кушылу ысулы.Бэйлэнеш торлэре. Сүзләр кушылып яңа сүз ясалу телдәге кызыклы һ. каршылыклы күренеш-ң берсе. Каршылыгы телдә электән үк билгеле булган ике иске сүз кушылып китеп, үзләренең беренчел мәгънәләрен югалта һ. икесе бергә янә бер бөтен мәгънә белдерә башлый. Кушма сүз ясалуда катнаша торган иске сүзне компонент д.а. Ш.и., бу иске сүз үзе сүз ясау чарасына әверелә. Кушма сүз-не аналитик сүз-р д.а.

Алар 3 төрле: саф кушма, тезмә, парлы.

Телдә кушма сүз ясалуның 3 ысулы билгеле:

1) сүзләр кушылу ысулы,

2) сүзтезмә лексикалашу ысулы,

3) сүзтезмәгә сүзъясагыч куш-ча ялганып кушма сүз ясалу ысулы. Компонентлар ар-да тезүле һ. ияртүле бәйләнеш була. Тезүле бәйләнеш булганда компоненлары тигез хокуклы – парлы сүз барлыкка килә. Ияртүле бәйләнеш – төп бәйләнеш, үзе берничә төрле: 1) атрибутив төре – аергычлы мөн-т, ияртүче компонент урынында исем яки исем мәгънәсендә сүз килә, 2) предикатив – хәбәрлекле мөнәсәбәт. Ия б/н хәбәр мөнәсәбәтеннән килеп чыга, 3) комплетив – ирекле мөн-т, ияртүче компонент фигыль була. Алар арасында хәл мөн-те урнаша. Атрибутив бәйләнеш нигез-дә түбәндәге кушма сүзләр ясала: 1) кушма исем (йорт куяны), 2) кушма сыйфат (дөньякүләм), 3) кушма алмашлык (һәркем), 4) кушма рәвеш (шулкадәр), 5) кушма сан (унбер), 6) кушма ярдәмлекләр (берүк). Комплетив бәйләнешкә нигезләнеп фигыль ясала 2 төрле: 1) фигыль булмаган сүзләрдән фигыль ясалышы. 1 компонент ияртүче фигыль, 2се ярд. сүз була (ит, бул, кыл, яса). Бу типтагы фигыль ясалганда ярд. фигыль сүзъясагыч куш-ча б/н алыштырып була. Синтетик фигыль рәте барлыкка килә (тасвир ит– тасвирла), 2) фигыльдән фигыль ясалышы. хәл фигыль 1(-п), 2 (-а, -ә, и) формалары янында килгәндә кайбер мөст. фигыль үзләренең беренчел мәгънәсен югалта. Аерым гына кулланылганда, тулы мәгънәсе мөст. сүз (урамга чыктым). Бу фиг-не хәл ф. мәгънәсен нык үзгәрткәнгә күрә модификатор д.а. Функциясе б/н модификаторлар рус.т. приставка б/н тәнгәл килә (язып бетерү – дописать). Бу фиг-р хәл ф. 1, 2 төрләре янында килеп, үзләренең мәгънәләрен саклап кала алмаса, кушма яки аналитик фигыль барлыкка килә (гөрләшеп тору). Ияртүле бәйләнешнең предикатив төре ия б/н хәбәр мөн-н килеп чыгып ясалган сүзләр (хәбәрлекле мөнәсәбәт) (таң ата).

16.Исем.Лекс-гр торкемчэлэре.

Лексик яктан

П

Морфологик яктанедметлыкны беллдерә

Килеш, тартым, сан, хәбәрлек, билгелелек-билгесезлек

Синтаксик яктан

Ия, тәмамлык, аергыч, хәл, хәбәр

Исемнәр төрле сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керәләр. Алар исемгә, фигыльгә, сирәгрәк сыйфат һәм рәвешкә иярәләр.М-н: шигырь язу(фигыльгә ияргән), хатлар бүлеге (исемгә ияргән).

Үзләре ияртүче сүз буларак, икенче бер исемне, сыйфатны, рәвешне һәм кайбер фигылҗ формаларын ияртәләр.М-н: әдәби кичә, татарча китап.

Предметлыкны белдерәләр дигәндә, предметның үзен (китап, өстәл), әйберне (дару, икмәк, он), кешене, тереклек иясен (әби, эт) белдерәләр, күренеш һәм вакыйгалар белдерә торган сүзләр (буран, туй, мәҗлес).

Исемнәр шулай ук эш-хәл һәм билге төшенчәләрен дә предметлаштырылган хәлдә белдерә алалар. М-н: сугыш, матурлык, яшьлек.

Исемнәрнең лексик-грамматик төркемчәләре:

  1. ялгызлык һәм уртаклык исемнәре;

  2. конкрет һәм абстракт;

  3. җыйма.

1)Уртаклык исемнәре бер төрдән булган предметларны, күренешләрне, абстракт төшенчәләрне гомумиләштереп атыйлар.

Ялгызлык исемнәре аерым бер затны атыйлар. Кушаматларны, кеше исемен, фамилиясен, псевдонимнар, шәһәрләр, авыл исемнәре, географик атамалар.

2)Бер төрле исемнәр конкрет бер предметны, кешене, яки күренешне белдерәләр: кар, кыш, яз, җил, давыл.

Абстракт төшенчәләрне гомумиләшкән эш-хәл, билге мәгънәләрен, профессия, фән исемен, дәүләт тәзелешенең атамасын белдерәләр: дуслык, мәхәббәт, бәйсезлек.

3)Җыйма мәгънәле исемнәр кайбер исемнәр санала һәм микъдар ягыннан ачыклана торган предмет һәм күренешләрне белдерәләр.М-н: буразна, урындык.

Икенче төрле, исемнәр әйбер мәгънәсен белдерәләр. Мондыйларга ашау, эчү әйберләре, дару, металл, төзү материаллары һәм төрле матдәләрне белдерә торган исемнәр керә. М-н: он, шикәр, мамык, бәрәңге, кәбестә. Бу сүзләр сан (данә) ягыннан мәгънәләренә үзгәреш кертмичә ачыклана алмыйлар, ләкин күләмнәрен үзгәртә алалар.

Өченче төрле, исемнәр предметларның җыелмасын бербөтен итеп белдерәләр. Җыйма исемнәрнең (агачлык, сазлык, наратлык) бер төрдән булган предметларның, күренешләрнең җыелмасын.

Рус теленнән аермалы буларак, род категориясе юк. Ләкин лексик чаралар белән белдерелә татар телендә. Әмма гарәп теленнән кергән сүзләрдә род категориясенең саклануы күренә: Сәлим-Сәлимә.

17.Исемдэ сан хэм тартым кат-ре. Татар телендә сан категориясенең гр-к мәгънәсе - предметның 1 ялгыз гына булуын яки билгесез күп булуын белдерү. Тат.т-дә исемнәр 2 төрле санда: берлек, күплектә була алалар. Гарәп телендә икелек саны да бар. Берлек санының тат. т-дә махсус күрсәткече юк. Ул нуль морфема б/н белдерелә, гадәттә предметның 1 булуын аңлата. Предметның гадәти күплеген яисә аның берлеген санап була ала торган исемнәр генә белдерә. Кайвакытта берлек сан формасы берлек - күплек мәгънәсенә нейтраль булган мәгънә дә белдерергә мөмкин. Берлек сан еш кына гомумиләштерелгән җыелма мәгънәдә дә кул-ла. Тат.т-дә күплек сан куш-сы -лар/-ләр, -нар/-нәр. Күплек сан гадәттә билгесез күплекләрне бердән артык булуны белдерә. Тат.т-дә гадәти кулланылыш формасы берлек санда булган 1 төркем исемнәр бар: абстракт исемнәр, кайбер тезмә исемнәр, парлы исемнәр, ялгызлык исемнәр, кешенең парлы анатомик органнары. Тат.т-дә сан б/н ачыкланган исем бары тик берлек сан формаларында гына килә ала (25 студент). Берлек санда гына кул-ла торган исемнәр кайвакытта күплек сан формасын алырга мөмкиннәр. Бу очракта гадәти күплек белдерелми, ә исемнең лексик мәгънәсенә үзгәрешләр кертелә. Әйбер, матдәне белдерә торган исемнәр (су, он) күплек санда килә икән, бу әйберләрнең төрле сортлары, төрләре, материалы, төрле урында төрле вакытта булуы ассызыклана. Абстракт исемгә күплек сан куш-сы ялганган икән, аларның мәгънәсе конкретлаша төшә. Тат.т-дә күплек сан ялгызак исемнәргә дә ялгана ала (Асияләрдә). Сан б/н ачыкланып килгән исем күплек санда килә икән, вакыт берәмлегенең якынча булуы белдерелә. Исемнең хәбәр булып килүләрен махсус куш-р ярд-дә тәгъбир итү хәбәрлек категориясен тәшкил итә.

Предметның конкрет бер затка каравын белдерә торган гр-к категория – тартым категориясе тәшкил итә (китабым)

Предмет берлектәге һ. күплектәге 3 затка да карый. Димәк, 6 формасы бар. Тат.т-дә предметның затка каравын 3 төрле юл б/н белдерергә мөмкин:

  1. синтетик юл (тиешле тартым куш-сы ярд-дә) (авылым – авылың)

  2. аналитик юл – предмет кушымчасыз, ә зат мәгънәсе беренче 2 зат куш-сы б/н белдерелә (минем китап, синең китап)

  3. аналитик-синтетик юл – 2 чара да берьюлы катнаша (зат алмашлыклары да, тартым куш-ры да) (минем китабым)

1,2 зат тартым кушымчасы предметларның кешегә 1 һ.2 караган булуын гына белдерәләр. Бары 1,2нче зат алмашлыклары б/н генә бәйләнешкә керә алалар(дәфтәрем – минем). 3 зат тартым кушымчасы предметның 3 затка караган булуын яки 2нче бер предметка караган булуын белдерәләр, алар 3нче зат алмашлыклары һ. гомумән иснемнә б/бәйләнешкә керә алалар(дәфтәре – аның, әнинең, Әнисәнең һ. б.) – лары кушымчасы ерничә төрле грамматик мәгънәне белдерә 1) предмет берлектә, зат күплектә(өйләре тау башында), 2)предмет күплектә, зат берлектә(баланың дәфтәрләре чиста).3) предмет һ. зат икесе дә күплектә(Укучыларның китаплары). –ныке,-неке кушымчалары предметка ия булган затны белдерә.

1, 2 зат тартым куш-ры юмор төсмере б/н соклану, хуплау к/к модаль мәгънәләрне белдерү ө/н дә килә ала, 1 зат тартым куш-сы эмоциональ төсмерне арттыру, тыңлаучыга йомшак тиеп эндәшү ө/н дә кулланырга мөмкин (улым). 3 зат тартым куш-сы аралашу этикетында, хөрмәт б/н бер-береңә эндәшүне белдерә (атасы). 3 зат тартым куш-сы эмоциональлек ө/н кул-ла ала. Тартым куш-сы сыйфат, сан, сыйфат фигыль һ.б. сүз төркемнәре составында да килә ала. Бу очракта әлеге саналган сүз төркемнәрен ул исемләштерә.

18.Исемдэ килеш кат-се.Тартымлы хэм тар-з ис-н килеш бн торлэнуе. Килеш ул исемнәрнең җөмләдәге башка сүзләргә төрле гр-к мөнәсәбәт белдерүче категория. Калган барлык гр-к категорияләр к/к үк килеш тә гр-к мәгънәләр һ. аларны белдерүче формалар бердәмлеген тәшкил итә. Тат.т-дә килешләр белдергән гр-к мәгънәләрнең типик очраклары түбәндәгеләр:

  1. субъект (эшне башкаручы): җил исә

  2. объект (процесс юнәлгән предмет): китапны уку

  3. иялек мөнәсәбәте: баланың күлмәге

  4. хәл мөнәсәбәте: урын, вакыт, сәбәп, максат, күләм мөнәсәбәтләре

Татар теленең традицион килеш системасы 6 килештән тора:

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

Бу 6 килеш саны безгә рус гр-н ияреп кергән. Хәзер галимнәр тат.т-дә килешләрнең саны 6 гына булмавын исбатлыйлар. Кайбер галимнәр тат.т-дә аналитик килешләр булуын таныйлар (Зәкиев, Ганиев). Бу исем +бәйлектән торган конструкцияләр (күпердән чыгу – күпер аша чыгу).

Охшату-чагыштыру килеше: таудай зур. Корал килеше: балта б/н бару. Бергәлек килеше: әти б/н бару.

Тат.т-дә сингармонизм законы көчле булу аркасында һәр килешнең кимендә 2 фонетик варианты бар. Моннан кала, тартыкларның ассимиляциясенә бәйле рәвештә 4әр, хәтта 6шар фонетик вариантлы килешләр дә бар.

Төрки телләрдә килеш б/н төрләнүнең 2 төре бар: берсе төньяк телләр ө/н хас һ. ул төньяк төрләнеш д.а., икенчесе көньяк телләр ө/н хас һ. ул көньяк төрләнеш д.а. Алар арасындагы аерма 3 гр-к килешкә генә кагыла:

  1. төньяк төрләнештә иялек, юнәлеш һ. төшем килешләре куш-ры тартык аваздан башлана: -ның/-нең, -га/-гә, -ка/-кә, -ны/-не.

  2. көньяк төрләнештә шул ук килеш куш-ры сузык аваздан башлана: иялек килеше -ын/-ен, ю.к. -а/-ә, т.к. -ы/-е.

Татар т-дә тартымсыз исемнәр төньяк вариант буенча төрләнә.

1 һ. 2 зат тартым кушымчасы алган исемнәрдә үзенчәлек ю.к. карый: -га куш-сы урынына -а куш-сы кул-ла.

3 зат тартым куш-сы алган исемнәрдә дә ю.к. куш-сы булырга тиеш. -н авазының килеш куш-на кермәвен чыгыш һ. ур-вакыт килешен күреп була. Шулай итеп, тат.т-дә тартымлы исемнәрнең төрләнешендә көньяк төрләнешнең элементлары бар.

19.Исем-фиг.Инфинитив. Исем фигыль – исем һ. фигыль билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ул -у/-ү куш-ры ярд-дә ясала. Исем фигыльнең 2 сүз төркеме б/н уртаклыгы аның лексик мәгънәсендә дә, гр-к категорияләрендә дә, башка сүзләр б/н бәйләнешкә керүләрендә дә чагыла.

  1. лексик мәгънәсе буенча исем фигыль процессны предметлаштырып, ягъни башкаручы заттан аерып белдерә (яшәү, тору).

  2. гр-к категорияләренә килгәндә исем к/к килеш, тартым, сан б/н төрләнә, фигыль к/к юклык, юнәлеш, дәрәҗә куш-ры ала.

  3. исем фигыльләр исемнәрчә дә, фигыльләрчә дә башка сүзләр б/н бәйләнешкә керәләр. Килешләр арасында иялек килеше һәрвакыт исем таләбе буенча кул-ла, шулай ук төшем килеше дә фигыль соравы буенча гына кул-ла. Исем фигыль исә иялек килешендәге исем б/н дә, төшем килешендәге исем б/н дә бәйләнешкә керә.

Инфинитив – исем фигыль к/к үк, зат-сан һ. заман б/н төрләнми торган фигыль формасы. Тат.т-дә ул -ырга/-ергә, -арга/-әргә, -рга/-ргә куш-ры ярд-дә ясала. Тарихи яктан кушымча 2 кисәктән тора (кил.зам.сыйф.ф.+ юнәлеш килеше куш-сы). Юклык формасы да шул ук юл б/н ясалган:

ма-с-ка – маска.

Исем фигыль б/н чагыштырганда инфинитив процессны динамикалырак характерла күрсәтә, ягъни процесслык төшенчәсе инфинитивта күчлерәк. Инфинитивның исем б/н бернинди уртаклыгы юк. Шуңа күрә ул килеш, тартым, сан б/н төрләнми. Аңа бары тик фигыльнең гомуми категорияләре генә хас: барлык-юклык, юнәлеш, дәрәҗә. Тат.т-дә инфинитивның -мак/-мәк куш-сы б/н ясалган искерәк формасы да очрый (күрмәк, бетермәк).

-мак кушымчалы инфинитивның юнәлеш һ. урын-вакыт килеш формалары да очрый. Алар -мак формасының тарихи яктан исем б/н бәйләнеше булганлыгын раслыйлар, ләкин хәзерге телдә актив түгелләр.

20.Сыйфат.Лекс-гр торкемчэлэре.Дэрэжэлэре. Сыйфатның лексик-грам-к мәгънәсе - ул предметның билгесен белдерә. Билге күпьмәгънәле төшенчә, аңа түбәндәгеләр керә: 1) зат һ. предметның тышкы билгеләре (матур); 2) кешенең эчке сыйфаты (оялчан); 3) пространство мөнәс-те (очсыз-кырыйсыз); 4) физик билге, предметның төрле формалары (кара, төче). Конкрет нинди билге белдерүеннән чыгып, сыйфат-ң түбәндәге лексик-семантик төркемчәләрен аерырга мөмкин: төс, күләм, тәм, ис, вакыт, пространство билгесе, тышкы билге, форма һ.б. Сыйфат-ны лексик-грамм-к үзенчәлекләреннән чыгып, 2 төркемчәгә бүләләр: 1) асыл; 2) нисби. Асыл сыйфатлар предметның саф билгесен белдерә-р һ. предметны төрле яктан ачыклый-р: предметның төсен, кешенең физик сыйфатларын, предмет-ң характерын һ. эчке сыйфат-н, предметның зурлыгын, күләмен белдерә-р. Нисби сыйфатлар бер предметның икенче предметка яисә төшенчәгә булган мөнәс-ен билге итеп күрсәтәләр. Асыл сыйфат-ны нисбидән аеручы төп билге - асыл с-ны төрле дәрәҗә формасына куеп карап була (зәңгәр, зәңгәррәк, зәп-зәңгәр, зәңгәрсу). Әгәр сыйфат тат. т. үзенеке булса, тамырдан гына тора, морфемаларга таркалмый (зур, кара). Нисби сыйфат-ң күпчелеге ясалма (аклы-каралы) һ. алынма (идеаль, әдәби). Синтаксик функцияләре буенча асыл сыйф-р - аергыч, хәбәр, ә нисби сыйфат-р - аергыч кына була-р. Сыйфат-да 4 дәрәҗә таныла: төп, чагыштыру, артыклык, кимлек. Төп дәрәҗә предметтагы билгенең уртача бер чамасын белдерә һ. бу чама билгенең нормасы итеп карала. Махсус күрсәткече юк. (зур, ак, нечкә). Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең икенче предметтагы шундый ук билгедән артыграк икәнлеген күрсәтә. Бу мәгънә 2 төрле юл б/н белдерелә: 1) аналитик: синнән олы, сиңа караганда олы; 2) аналитик-синтетик: синнән олырак, сиңа караганда олырак. Гадәттә чагыштыру дәрәҗәсе синтетик юл б/н ясалган формалар да кертелә:олырак, кыскарак. Артыклык дәрәҗәсе предметтагы билгенең бер төрдәге предметлар б/н чагыштырганда барсыннан да артыграк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсендә һәрвакыт бер төрдәге предметлар чагыштырыла. Артыклык дәрәҗәсе сыйфат алдыннан иң, чем, шыр, дөм, чалт, тома һ.б. кисәкчәләр ярд-дә белдереп була ( дөм сукыр, чалт аяз, шыр тиле). Артыклык дәрәҗәсенә билгенең артыклыгын кабатлау юлы б/н белдергән формалар да кертелә: кып-кызыл, кап-кара, ямь-яшел. Артыклык дәрәҗәсе синтаксик юл б/н дә белдерелә ала: матурдан матур, матурларның матуры. Кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең төп дәрәҗәдән, нормадан кимрәк булуын белдерә һ. бик аз сандагы сыйфатлардан ясала. Кимлек дәрәҗәсенең куш-ры: -гылт, -гелт, -кылт, -келт, -гылтым, -гелтем, -ылҗым -елҗем, -су, -сыл, -сел, -ча, -чә. Сыйфат күбрәк исемне ачыклый, исемгә иярә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш д.а. Башка сүз төркемнәре дә сыйфатка күчә ала, иң таралганы - сыйфат фигыльнең төрле заман формаларына күчүе (булган кеше, кайнар су, пешмәгән ир - бу сыйфатлар фигыль билгеләрен югалткан). Рәвешләр дә сыйфатларга күчә (күп кеше, татарча китап). Исемнәр сыйфатка күчәргә мөмкин (алтын-көмеш күлмәгең). Сүз бер генә төркемгә карый ала, синтаксик функция берничә (матур кыз. Ул матур җырлый).

21.Рэвеш.Лекс-гр торкемчэлэре. Рәвеш - эш-хәлнең билгесен яки билгенең билгесен белдерә торган һ. морфологик яктан төрләнми торган сүз төркеме. Кайбер рәвешләр -рак/-рәк куш-сы ярд-дә билге күләмен үзгәртә алалар, ләкин бу кушымча башка төрле сүзләргә дә ялгана һ. рәвеш категориясе күрсәткече генә булып санала алмый. Синтаксик яктан рәвешләрнең җөмлә эчендәге төп функциясе - хәлне белдерү. Рәвешләр процесс билгесен белдергәнгә күрә, күбесенә фигыльгә иярәләр. Билгенең билгесен белдергәндә рәвешләр сыйфатка һ. рәвешкә ияреп киләләр. Сирәгрәк очракта рәвешләр, исемнәрне ачыклап аларга бәйләнеп килергә мөмкин. Фигыльгә ияреп килгән рәвешләр җөмләдә хәл булалар, исемне ачыклаганда аергыч функцияләрен үтиләр, мөст-ль кулланылганда хәбәр булалар. Белдергән мәгънәләренә карап, рәвешләр төп 2 төркемгә бүленә-р: 1) билге рәвешләре; 2) хәл рәвешләре. Эшнең сыйфатын, күләм-чамасын, үтәлү рәвешен, ягъни эшнең нинди дә булса билгесен белдерә торган рәвешләр билге рәвешләре д.а. Эшнең үтәлү вакытын, урынын, максатын, сәбәбен, ягъни эшнең нинди хәлләр эчендә үтәлүен белдерә торган рәвешләр хәл рәвешләре д.а. Билге рәвешләрен мәгънә төсмерләре буенча берничә төркемчәгә аерып була: 1) сыйфатлау рәвешләре: тиз, әкрен, кинәт, аннан-моннан; 2) микъдар рәвешләре:а) дәрәҗә рәвешләре: үтә, гаять; б) күләм-чама рәвешләре: аз, бераз, байтак; 3) охшату-чагыштыру һ. процессның үтәлү ысулын белдерә торган рәвешләр: гүлдәй, үзеңчә, ачыктан-ачык. Хәл рәвешләре процессның нинди хәлләр эчендә үтәлүен белдерәләр:–вакыт (кичен, җәен), –урын (ары, ерактан), –максат (юкка, бушка), –сәбәп (юри) рәвешләренә бүленәләр. Төзелешләре буенча: төп (тиз), ясалма (-ча, дай, -дәй), кушма (беркүн, бертуктаусыз), парлы (ара-тирә), тезмә (күз ачып йомганчы, күзгә күз)

22.Сан.Лекс-гр торк-ре. Сүз төркеме буларак сан предметның микъдарн, данә исәбен белдерә. Санның төркемчәләре предметларның саналу тәртибен, чамалап санауны һ.б.мәгънә төсмерләрен дә белдерәләр. Сан шулай ук абстракт сан мәгънәсендә дә кул-ла. Күпчелек очракта сан предметны ачыклап килә, ләкин аның процессны ачыклап килүе дә мөмкин. Санның башка сүзләргә буйсынмыйча мөст-ль кулланылышы 2 очракта мөмкин: 1) абстракт санны белдергәндә; 2) исемләшеп килгәндә. Мәгънәләре һ. морфологик билгеләре буенча сан берничә төркемчәгә бүленә: 1) микъдар саны, 2) тәртип саны, 3) бүлем саны, 4) чама саны, 5) җыю саны. Микъдар саны предметларның санын, микъдарын яки гомумән абстракт санны белдерә. Микъдар саннары предметларны сан ягыннан ачыклыйлар һ. җөмләдә аергыч булалар. Микъдар саннары арасында семантикасының киңлеге б/н 1 саны аерылып тора. Ул абстракт санны да, предметның һ. процессның санын да белдерә һ. саннан башка күптөрле функция үти( кушма рәвешләр һ. билгеләү, билгесезлек, юклык алм-ры составында еш очрый). Тәртип саны предметларның сан буенча тәртибен белдерә һ. микъдар саннарына -нчы/-нче, -ынчы/-енче куш-ры ялганып ясала (бишенче). Тәртип саны предметны ачыклый һ. аергыч ролен үти. Бүлем саны предметның тигез төркемнәргә бүленүен белдерә һ. микъдар саннарыннан -ар/-әр, -шар/-шәр куш-ры ярд-дә ясала (алтышар). Ул предметны ачыклый һ. аергыч ролендә йөри. Чама саны предметларның санын чама б/н белдерә һ. берничә юл б/н ясала: 1) микъдар саннарына -лап/-ләп кушымчасы ялгап (бишләп, унлап); 2) ике микъдар санын үзара теркәү юлы б/н ясала (бер-ике, егерме-утыз). Бүлем саны да предметны ачыклый һ. аергыч була. Җыю саны бер төрдәге предметларның аерым берәмлекләрен бер төркемгә җыю ө/н кулланыла һ. микъдар санына -ау/-әү куш-сы ялганып ясала (бишәү). Алар күпчелек очракта фигыльгә иярәләр яки мөст-ль кулланылалар. төзелеше буенча: 1) гади (биш); 2) саф кушма (унике); 3) тезмә (егерме бер).

Морфологик яктан мөст-ль кулланылганда исем шикелле төрләнә. Исемне ачыклаганда, исемләшкәндә төрләнми. Синтаксик яктан мөст-ль кулланылганда - хәбәр, тәмамлык, ия була. Исемне ачыклаганда - аергыч, фигыльне ачыклаганда - хәл була.

23.Алмашлык.Лекс-гр торк-ре.Алмашл-н сойлэмдэге роле.

Исем, сыйфат, сан, рәвеш урынына килеп, шул сүз төркемнәренең гомуми мәгънәләренә ишарә итә торган сүзләр алмашлык д.а. Төрле сүз төркемнәре б/н мөнәсәбәттәшлекләре нигезендә алмашлыклар 4 төркемчәгә аерылалар: 1) исем алм-ры гомуми рәвештә предмет мәгънәсен белдерәләр (мин, син, ул, без, һичкем); 2) сыйфат алм-ры гомуми рәвештә сыйфат мәгънәсенә ишарә итәләр (бу, ул, теге, шул); 3) сан алм-ры гомуми рәвештә сан мәгънәсен күрсәтәләр (ничә, ничаклы, ничәшәр); 4) рәвеш алм-ры гомуми төстә рәвешкә ишарә итәләр (ничек, кайчан, болай). Алмашлыклар һичбер вакыт затланышлы фиг-не алыштырмыйлар, ләкин исем фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль формаларын, исем, сыйфат, рәвеш б/н якын булганлыктан, алыштыра алалар. Алм-р бер сүзне генә түгел, бәлки сүз тезмәләрен, җөмләләрне, хәтта зур гына сөйләм кисәкләрен алмаштырып килергә мөмкин. Алм-р бер үк сүзне кирәксезгә кабатлаудан коткаралар. Мәгънәләре буенча алм-р 7 төркемчәгә бүленә-р: 1) зат алм-ры (мин, син, ул); 2) күрсәтү алм-ры (ул, бу, андый, алай, теге); 3) сорау алм-ры (кем, ни, кайдан, ничә); 4) билгеләү алм-ры (бары, барлык, бөтен, үз, һәр); 5) билгесезлек алм-ры (кемдер, ничектер, каядыр); 6) юклык алм-ры ( һичкем, беркем, берничек, беркая); 7) тартым алм-ры (минеке, аныкы, безнеке).

Морфологик яктан алм-р кайсы сүз төркемен алмаштырып килсә, шул ук сүз төркеменең грамматик билгесен кабул итә. Синтаксик яктан кайсы сүз төркемен алыштырса, шул сүз төркеме башкара торган функцияне башкара.

24.Фигыль.Тематик торк-ре.Кучемле-кучемсез фиг-р.Фиг-дэ барлык-юклык. Фигыль гомумиләшкән лексик-грамматик мәгънәсе б/н эшне, хәрәкәтне, хәл-торышны белдерә(яза, бара). Морфологик яктан: барлык-юклык, юнәлеш, дәрәҗә, наклонение, заман һ. зат-сан б/н төрләнә торган сүз төркеме. Синтаксик яктан төркемчәгә карап төрле функция башкара. Лексик берәмлек буларак фиг. күпмәгънәле. Аларның мәгънәсе контекстта нинди сүз б/н килүенә бәйле рәвештә ачыла. Фиг-не белдергән мәгънәләренә карап: 1) эш фиг.: объектны барлыкка китерү һ. юк итү,акыл эшчәнлеген белдерүче, иҗтимагый эшчәнлек б/н бәйле, сөйләм эшчәнлеген белдерүче, физиологик эшчәнлек, хәрәктә, яңгыраш, образ ияртемнәреннән ясалган фиг-ләр, 2) хәл-торыш фиг.: яшәешне белдергән фиг. сыйфатның барлыкка килүен белдерүче фиг., эмоциональ халәтне, хис-кичерешне белдерүче, физиологик халәтне белдерүче, 3) мөнәсәбәт фиг.: тәңгәл килү, килештерү, чагыштыру, каршы килү, гаепләү, яклау. Зат-сан б/н төрләнү фигыльнең төп берәмлекләреннән берсе булып санала, ләкин фигыль формалары ар-да зат-сан б/н төрләнми торган һ. исем, сыйфат, рәвеш б/н чиктәш: исем фигыль, инфинитив, сыйфат фигыль һ. хәл фигыль формалары да бар. Зат категориясенә мөнәсәбәте ягыннан барлык фигыльләр затланышлы һ. затланышсыз төрләргә бүленәләр. Затланышлы дип зат б/н төрләнә торган ягъни зат кушымчалары ала торган фигыль формалары атала. Зат мәгънәсен башка юллар б/н белдерү зат б/н төрләнү була алмый һ. андый фигыльләр затланышлыларга керми. Затланышлы фигыльләр: хикәя ф., боерык ф., шарт ф., теләк ф. Затланышсыз фигыльләр: сыйфат ф., хәл ф., исем ф., инфинитив. Фигыль категорияләре күләме, таралышы ягыннан бердәй түгел. Бер төрле категорияләр барлык фигыльләр ө/н хас. Андыйларга барлык-юклык формасы, юнәлеш, дәрәҗә керә. Икенче төрле категорияләр таррак була. М-н, эшнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен (наклонение категориясен) затланышлы фигыльләр генә белдерә, ә заман б/н төрләнү - хикәя фигыльдә генә табыла. Фиг-не тагын белдергән мәгънәләренә карап күчемле һ. күчемсез фиг-гә бүленәләр. Күчемле – процессның объектка күчүен белдерә һ. аңа нәрсәне дигән сорау куеп була. Эш-гамәлне белдергән фиг-ләр күчемле була(күрү, карау, язу). Күчемсез – эш объектка күчми һ. нәрсәне дигән сорау куеп булмый: хәрәкәт, физик, психик, эмоциональ кичереш белдереп фиг. күчемсез була. Тат. т-дә сүзнең нигезендә, лексик мәгънәсендә белдерелә, аның махсус күрсәткече юк һ. ул грамматик категория булмый.

25.Фиг-дэ юн-ш кат-се.Юнэл-р сист. Юнәлеш фигыльнең катлаулы һ. бәхәсле категориясе. Юнәлеш эчтәлеге һ. күләме б/н тел белгечләре тараф-н бер төрле билгеләнми. Л.Җәләй юнәлеш эшнең объектка мөнәс-ен белдер, ди. Хангилдин эшнең объектка гына түгел, субъектка да мөнәс-ен белдерә, ди. Тумашева бу категориянең эчтәлеген процессның субъектка мөнәс-ен белдерә, ди. Тат. т-дә 5 юнәлеш бар: 1) төп юнәлеш - махсус күрсәткече юк (уку, яшәү). Процессны субъект үзе башкарганын белдерә. 2) төшем юнәлеше – -л -ыл/-ел, -н/-ын/-ен – эш-хәлнең кем тарафыннандыр үтәлүен белдерә (бизәлә, салына, юыла) . Төшем юнәлеше күчемле һ. күчемсез фигыльләрдән ясала. Күчемсез фигыльдән ясалган төшем юнәлеше процессның иясен билгесез итеп күрсәтә ( йөрелде). Күчемле фиг-н ясалган төшем юнәлеше формасының бу төркеме процессның үтәлүе сферасы б/н чикләнүен, башка предметка яки затка юнәлгән булуын белдерә ала ( җиләк бердәм җыела). Кешенең физик хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә, күчемсез фигыльгә ялганып. -л куш-сы процессның үзеннән башкарылу төсмерен өсти (йотылды); 3) кайтым юнәлеше -н/-ын/-ен (бизәнү) процессның субъектка кайтуын белдерә, ягъни субъект бер үк вакытта үз эшенең объекты да була. Кайтым юнәлеше кушымчасы күчемле һ. күчемсез фигыльләргә ялгана, ләкин процессның субъектка кайту мәгънәсе күчемле фигыльләрдән генә ясала.. Күчемле фигыльләрдән ясалган кайтым юнәлеше фигыльнең бер төркеме чынбарлыктагы процессны объектка каратып бирә (үлчәнү), алар күчемсезлек төшенчәсен дә белдерә (тотыну). Кайтым юнәлеше кушымчасы: а)кешенең физик хәрәкәтен, хәлен белдергән күчемсез фигыльгә кушымча ялгана (йоклану); б) процессның кабатлануын белдерә (бүртенү); 4) уртаклык юнәлеше (-ыш/-еш/-ш) формасына түбәндәге мәгънә хас: а) процесс 2 яки берничә предмет арасында башкарыла (очрашу), б) ярышу төсмере (куышу). в) процессның бер затка яки предметка ярдәм йөзеннән башкарылуы (төзешү); 5) йөкләтү юнәлеше (-дыр/-тыр/-кыр/-гыр/--гыз/-ыр/-ыз һ.б.). Бер субъект икенче субъектка эшләтә (үткәр). Күчемсез фигыльгә ялганып, йөкләтү юнәлешенең фигыль формасы үтәүчесе билгесез булган бер төркем барлыкка китерә: а) табигать күренешләрен белдерә (салкынайтып җибәрде), б) затның хәл-торышын белдерә (сагындыра). Тел белемендә йөкләтү юнәлеше белдергән төп чаралар итеп -т, -дыр куш-н гына атыйлар. Калган куш-р күчемсез фиг-гә кушылып, аларны күчемлегә әйләндер ү өчен хезмәт итәләр (пешү - күчемсез, пешерү - күчемле).

26.Фиг-дэ дэрэжэ кат-се.Топ чаралары. Дәрәҗә категориясе фигыль б/н белдерелә, эшнең үтәлү ысулы, чарасы билгеләрен белдерә. Фигыль белдергән эшнең төрле варианты б/н бәйле һ. эшнең үтәлешендәге төрле төсмерләрне чагылдыра. Ул 2 төрле юл б/н белдерелә: –синтетик, –аналитик. Аналитик ярдәмче фигыльләр ярд-дә ясала. 3 типтагы чаралар аркылы чагылыш таба: 1) модификатор фигыль аркылы (аналитик); 2) кушымчалар ярдәмендә (синтетик); 3) кайбер фигыль формаларының кабатлану юлы б/н (аналитк).

Модификатор фигыль б/н аналитик фигыльләр ясала. Хәл фигыльнең 1, 2 төрләре янында килгән эшнең үтәлү дәрәҗәсе б/н бәйле төп мәгъ-не белдерүдән чыгып, 7 типка аералар: а) эшнең башлануы (яза башлау), б) эшнең юнәлеше (күтәреп килү), в) эшнең дәвамлылыгы (әйтеп тору), г) кинәтлелек ( сикереп кую), д) кабатлау (кисәтә килү), е) эшнең өлешчә үсүе (егыла язу), ж) эшнең нәтиҗәсе (утынны ярып кую).

Кушымчалар ярд-дә эшнең үтәлүен белдерә. -кала, -гала, - ыштыр, - штыр. - енкерә к/к куш-р ярдәмендә белдерелә ( очрашкалау, таныштырды). Бу куш-р эшнең кимлеген, тулы булмавын белдерәләр. Бик сирәк кенә фигыльгә ялгана.

Бер үк фигыль кабатланып, нигездә эшнең үтәлү дәрәҗәсен арту интенсивлыгы белдерелә. Тат. т-дә кабатлаулы фигыльнең 4 төрен билгеләргә мөмкин: 1) -а,-ә,-й формалы хәл фигыль кабатлану (бара-бара); 2) -п формалы хәл фигыль (сузып-сузып); 3) затланышлы фигыль яисә бер затланышсыз, бер затланышлы фиг-ң кабатлануы (бара да бара); 4) барлык һ. юклык фиг-ң кабатлануы (киллер-килмәс). Бу фигыль формаларының кабатлануы түбәндәге мәгънә-не белдерә: а) дәвамлы эш (җырлый-җырлый), б)кабатланган эш ( башыш чайкый-чайкый), в) даими эш (9ага да ага). Дәрәҗә белдерүдә берьюлы 2 чара да катнашырга мөмкин: анаоитик һ. синтетик (ул безгә әйткәләп тора иде).

27.Боеру накл-се.Шарт накл-е.Телэк н-се. Боеру наклонениесе эшкә кушу, боеру, өндәүне белдерә. Боеру наклонениесе фигыль эшнең үтәлүен күрсәтми, ә эшкә сөйләүченең субъектив мөнәсәбәтен белдерә (боеру, кушу). Боеру наклонениесенең күрсәткече юк. Ул нуль форма б/н тәгъбир ителә. Боерык фигыль заман б/н төрләнми, зат-сан б/н төрләнә (ал-алыгыз). Боеру наклонениесе форма-ң системасында берлек һ. күплек саннардагы 2 зат үзәк булып тора.Чөнки нәкъ шушы форма бу наклонениенең категориаль мәгънәсен эшкә кушуны, боеруны белдерә, ә 3 зат формасы тыңлаучы аркылы гына боеру, эшкә кушуны кабул итә.

Теләк наклонениесе сөйләүченең эшнең үтәлү-үтәлмәвенә теләк яки ният б/н каравын белдерә. Теләк фигыльнең күрсәткече -ый/ -и. Теләк фигыльнең берлек һ. күплек сандагы 1 зат кулланыла һ. теләк фигыльгә зат-сан кушымч-ң кыска варианты ялгана. Бу фигыль янында -әле, -чы/-че, -инде, - икән килә (йөреп килим әле). Теләк фигыль формалары категориаль мәгънәдә кулланылмаса, шарт, кире шарт тиешле мөмкинлек мәгънә-н белдерергә мөмкин. Ул хикәяләү наклонениесенең мәгънәсен белдерә ала. Тат. т-дә теләк мәгънәсен 2 форма б/н белдереп була: 1) -гай/-гәй, 2) -гыры/-гере, -кыры/-кере.

Шарт наклонениесе икенче процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып килгән эш яки хәлне белдерә. Ул 2 эш арасындагы мөнәсәбәтне шарт һ. нәтиҗә буларак белдерә. Бу наклонениенең күрсәткече -са/-сә+ зат-сан кушымчасының кыска варианты (алсам). Контекстка бәйле рәвештә шарт 3 төрле булырга мөмкин: 1) реаль, 2) фарази, 3) реаль булмаган.

Шартка бәйле теләк формасы -р иде (алыр иде).

28.Фиг-н затлан-сыз формалары.Сыйфат ф.Заман форм-ры. Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив зат-сан белән төрләнмиләр һәм затланышсыз фигыльләр дип аталалар. Сыйфат фигыльСыйфат фигыль үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә: ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була.2. Сыйфат фигыль өч заманда килә, аның алты төрле формасы бар. Алар түбәндәге кушымчалар белән ясала.Хәзерге заман сыйфат фигыль:1) -учы, -үче (укучы бала)2) -а торган, -ә торган (бара торган юл) -ый торган, -и торган (сайрый торган кош)Үткән заман сыйфат фигыль:3) -кан, -кән (килгән кунак, укыган китап)Киләчәк заман сыйфат фигыль:4) -ыр, -ер, -ар, -әр, -р (барыр юл, сөйләр сүз)5) -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк (булачак дәрес, сөйләячәк сүз, укыячак бала)6) -асы, -әсе, -ыйсы, -исе (барасы җир, күрәсе кеше, уйлыйсы мәсьәлә, эшлисе эш).Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртаклыгы1. Сыйфат фигыль сыйфат кебек җөмләдә аергыч була:

Зур походлар үткән елларда безКайда гына аяк басмадык;Тик үзебез туып-үскән җиргәТиңдәш булыр җирне тапмадык. (С. Урайский)

2. Сыйфатланмышы төшеп калганда, исемләшә һәм килеш, сан, тартым белән төрләнә:

Белгән белгәнен эшләр,Белмәгән беләген тешләр.

1. Сыйфат фигыль фигыль кебек барлыкта яки юклыкта була (мисал өчен язучыларның әсәр исемнәре китерелә):М. Мәһдиев. «Торналар төшкән җирдә» — барлыкта.Г. Кутуй. «Тапшырыл-ма-ган хатлар» — юклыкта.И. Юзеев. «Янар чәчәк» — барлыкта.Р.Ишморат. «Үл-мәс җыр» — юклыкта.

2. Юнәлеш кушымчалары ала:В. Нуруллин. «Аккан су юлын табар» — төп юнәлештә.Т. Миңнуллин. «Уйла-н-ыр чак» — кайтым юнәлешендә.И.Гази. «Оныт-ыл-мас еллар» — төшем юнәлешендә.

3. Сыйфат фигыль, башка фигыль формалары кебек, үзенә төрле килештәге исемнәр, алмашлыклар ияртә ала:А. Гыйләҗев. «Җиргә күмелгән серләр».Н. Әхмәдиев. «Кояш эзләүче малай».

Искәрмә. Сыйфат фигыль янында килгән алмашлыклар билге итеп бирелгән эш-хәлнең башкаручысын да күрсәтә алалар. Ләкин сыйфат фигыль үзе зат-сан кушымчалары алмый, чөнки ул зат-сан белән төрләнми: Мин (син, ул, без, сез, алар) укыган китап.

4. Сыйфат фигыльнең заман формалары бар:Н. Фәттах. «Сызгыра торган уклар» — хәзерге заманда.Һ. Такташ. «Югалган матурлык» — үткән заманда.Т. Миңнуллин. «Китәр юлың еракмы?» — киләчәк заманда.

32. Сыйфат фигыльнең заман формалары. Хәзерге заман сыйфат фигыль

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ике формасы бар:1. Гади формасы фигыльнең нигезенә -учы, -үче кушымчалары ялганып ясала: ал-учы, бир-үче, таш-ла-учы, сөйлә-үче, хәл ит-үче; (машина) йөртүче егет, укучы бала, (мәсьәләне) хәл итүче кешеләр, биюче кыз.2. Тезмә формасы торган ярдәмче фигыле белән түбәндәгечәясала:

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең юклык форма лары:Үткән заман сыйфат фигыль1. Үткән заман сыйфат фигыль фигыльнең нигезенә -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ялганып ясала: җыелган су, килгән кунак, (авылга) кайткан абыем, пешкән аш.2. Сыйфатланмышы төшеп калса, сыйфат фигыль, аның урынында килеп, исемләшә һәм килеш, сан, тартым белән төрләнә: Михнәт күрмәгән рәхәт күрмәс. Сыйфат фигыльнең сыйфатланмышы — кеше сүзе төшеп калган. Бу сүз, җөмләнең иясе булып, баш килештә, берлек санда торган. Ул төшеп калгач, сыйфат фигыль баш килеш берлек сан формасын үзенә алган һәм исемләшкән.Киләчәк заман сыйфат фигыль Киләчәк заман сыйфат фигыльнең өч төре бар.1. Беренче төр фигыль нигезенә -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк кушымчалары кушылып ясала: барачак юл, (иген) чәчел-әчәк җир, (энем) укы-ячак китап, (мәктәптә) эшлә-ячәк апа.2. Икенче төр -р, -ар, -әр, -ыр, -ер кушымчалары кушылып ясала: эшлә-р чак, (поезд) кит-әр вакыт, оч-ар кош, (дәресләр) башлан-ыр көн, бар-ыр юл.

Бу сыйфат фигыльнең юклык төре -мас, -мәс кушымчасы белән ясала: бул-мас эш, сөйләш-мәс кеше.3. Өченче төр -асы, -әсе, -ыйсы, -исе кушымчалары кушылып ясала: (мин) ал-асы китап, (имтихан) бир-әсе көн, уйл(а)-ыйсы мәсьәлә, эшл(ә)-исе кешеләр.

Бу сыйфат фигыльнең юклыгы кулланылмый.

29.Хэл фиг.Торлэре.

Хәл фигыль төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә һәм аны ачыклый. Хәл фигыль — узендә рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштерә торган затланышсыз фигыль формасы. Мәсәлән: Мин аңа ияреп йөрим. (Г. Ибраһимов) Казлар, узара сөйләшәөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар. (Г. Бәширов)

Хәл фигыльнең дүрт төре бар. Алар фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә төрле кушымчалар ялганып ясала.

Беренче төр хәл фигыль кушымчасы: -ып/-еп/-п: килеп, алып.

Икенче төр хәл фигыль кушымчасы: -а/-ә, -ый/-и: бара-бара, сөйли-сөйли.

Өченче төр хәл фигыль кушымчасы: -гач/-гәч, -кач/-кәч: килгәч, кайткач, калган, киткәч.

Дүртенче төр хәл фигыль кушымчасы: -ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче: киткәнче, барганчы, күргәнче, кайтканчы.

-ып/-еп/-п кушымчалы беренче төр хәл фигыль кабатланып та, кабатланмыйча да килә; а/-ә, -ый/-и кушымчалы хәл фи­гыль күбесенчә кабатланып килә. Хәл фигыльлэр, җөмләдә рәвеш хәле, иярчен җөмләнең хәбәре һәм ярдәмче фигыль белән бергә килеп, баш җөмләнең хәбәре булып килә алалар. Мәсәлән: Сабит сорый җентекләп, һәр нәрсәне бөртекләп.( Г. Тукай) Кышлык утынны сабан, туе җиткәнче турап,әрдәнәләп куя иде. (М. Мәһдиев) Нургали ФЗӨга чыгып киткәч, атна уздымы-юкмы, Шәяхмәт исеменә берренче һәм соңгы хат килде. (М. Мэһдиев) ...чөйдә аның пальтосы гына эленеп тора. (М. Мәһдиев)

30.Фиг-дэ наклонение хэм заман кат-се. Наклонение - эш-хәлнең чынбарлыкка мөнәс-ен махсус куш-ча б/н белдерә тоган гр-к категория. Эш-хәлнең чынбарлыкка мөн-те сөйләүче тараф-н билгеләнә.Хәзерге татар әдәби телендә формалашып җиткән дип саналган биш наклонение бар: 1) хикәяләү наклонениесе (хикәя фигыль); 2) боеру наклонениесе (боерык фигыль); 3) шарт наклонениесе (шарт фигыль); 4) теләк наклонениесе (теләк фигыль); 5) шартлы теләк наклонениесе. Эш-хәл реаль факт итеп белдерелсә, хикәяләү наклонениесе була. Шарт, боеру, теләк наклонениесе белдерелгәндә эш реаль түгел, ул сөйләүченең мөнәс-ен генә белдерә. Һәр наклонениедә дә гр-к күрсәткеч бар. Хикәяләү накл-ң махсус күрсәткече юк.Боеру накл-ң күрсәткече фигыль нигезе б/н туры килә, теләк (-ыйм), шарт (-са), шартка бәйле теләк (-р иде). Боеру наклонениесе эшкә кушу, боеру, өндәүне белдерә. Боеру наклонениесе фигыль эшнең үтәлүен күрсәтми, ә эшкә сөйләүченең субъектив мөнәсәбәтен белдерә (боеру, кушу). Боеру наклонениесенең күрсәткече юк. Ул нуль форма б/н тәгъбир ителә. Боерык фигыль заман б/н төрләнми, зат-сан б/н төрләнә (ал-алыгыз). Боеру наклонениесе форма-ң системасында берлек һ. күплек саннардагы 2 зат үзәк булып тора.Чөнки нәкъ шушы форма бу наклонениенең категориаль мәгънәсен эшкә кушуны, боеруны белдерә, ә 3 зат формасы тыңлаучы аркылы гына боеру, эшкә кушуны кабул итә. Теләк наклонениесе сөйләүченең эшнең үтәлү-үтәлмәвенә теләк яки ният б/н каравын белдерә. Теләк фигыльнең күрсәткече -ый/ -и. Теләк фигыльнең берлек һ. күплек сандагы 1 зат кулланыла һ. теләк фигыльгә зат-сан кушымч-ң кыска варианты ялгана. Бу фигыль янында -әле, -чы/-че, -инде, - икән килә (йөреп килим әле). Теләк фигыль формалары категориаль мәгънәдә кулланылмаса, шарт, кире шарт тиешле мөмкинлек мәгънә-н белдерергә мөмкин. Ул хикәяләү наклонениесенең мәгънәсен белдерә ала. Тат. т-дә теләк мәгънәсен 2 форма б/н белдереп була: 1) -гай/-гәй, 2) -гыры/-гере, -кыры/-кере.Шарт наклонениесе икенче процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып килгән эш яки хәлне белдерә. Ул 2 эш арасындагы мөнәсәбәтне шарт һ. нәтиҗә буларак белдерә. Бу наклонениенең күрсәткече -са/-сә+ зат-сан кушымчасының кыска варианты (алсам). Контекстка бәйле рәвештә шарт 3 төрле булырга мөмкин: 1) реаль, 2) фарази, 3) реаль булмаган. Шартка бәйле теләк формасы -р иде (алыр иде). Лексик чара – сөйләүченең мөнәсәбәте аерым сүз, м о д а л ь сүзләр белән белдерелә: Бәлки, ул бүген килер – эш-хәл турында икеләнү аша белдерү. Әлбәттә, ул бүген киләчәк – эш-хәлнең һичшиксез булачагын катгый раслау һ.б. Синтаксик чара – сөйләүченең мөнәсәбәте әйтелү максаты буенча җөмлә төрләре аша белдерелә: хикәя җөмлә, сорау җөмлә, тойгылы яки өндәү җөмлә һ.б.Заман категориясе эш яки хәлнең сөйләү моментына мөн-н көрсәтә, махсус куш-р б/н билгеләнә. Сөйләү моменты б/н бер үк вакытта үтәлә торган эш-хәл хәзерге заманда була. Сөйләү моментыннан алда үтәлгән эш-хәл үткән заманда була. Сөйләү моментыннан соң үтәләчәк эш-хәл киләчәк заманда була. Шушы 3 заман тат.т. заман формаларында чагылыш таба. Т.т. т-дә заманнар 2 формага бүленә: сыйфат фигыльгә һ. хикәя фигыльгә нигезләнеп ясалалар. Ясалу ысуллары буенча заманнар синтетик һ. аналитик булалар. Синтетик заманнар куш-р б/н, аналитик - иде ярдәмче фигыле катнашында ясала. Хәз.з.хик.ф.: -а/-ә,-ый/-и. Үтк.з.хик.ф.:билгеле үтк.з.хик.ф.: -ды/-де/-ты/-те, билгесез үтк.з.хик.ф.: -ган/-гән/-кан/-кән, тәмамланмаган үтк.з.хик.ф.: -а/-ә/-ый/-и+иде, күптән үтк.з.хик.ф.: -ган/-гән/-кан/-кән+иде, кабатлаулы үтк.з.хик.ф.: -а/-ә/-ый/-и+торган иде. Кил.з.хик.ф.: билгеле: -ачак/-әчәк/-ячак/-ячәк, билгесе: -ар/-әр/-ыр, киләчәк-үткән з.: -ачак/-ячәк+иде. Сыйфат фигыль 3 заманда килә, аның 6 төрле формасы бар. Алар түбәндәге куш-р б/н ясалалар: Хәзерге заман сыйф. фигыль: 1) -учы, -үче (баручы) (синтетик); 2) -а торган, -ә торган, -ый торган, - торган (сайрый торган) (аналитик). Үткән заман сыйфат фигыль: -ган, -гән, -кан, -кән (килгән). Киләчәк заман сыйфат фигыль: 1) -ыр, -ер, -ар, -әр, -р (билгесез кил.з. сыйф.фиг) (барыр); 2) -ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк (билгеле кил. з. сыйф.ф.) (барачак); 3) -асы. -әсе, -ыйсе, -исе. (барасы). Заман формалары белдерә торган мәгънә: 1) парадигматик мәгънә, 2) синтагматик мәгънә. Парадигматик мәгънә конкрет заман форма-ң төп категориаль мәгънәсе була. Синтагматик икенче төрле контекстуаль мәгънә, 2 юнәлештә була: а) форманың гомуми заман хар-н үзгәртми торган мәгънә, б) күчерелмә мәгънә. Бу форманың башка заман мәгъ-н, яисә башка наклонениеләрнең мәгънә белдерү б/н бәйле.Хәзерге татар әдәби телендә инде формалашып җиткән һәм грамматик категория таләпләренә тулысынча туры килә торган т у г ы з з а м а н ф о р м а с ы бар. Болардан тыш та телдә заман категориясенең тирә-юнен, функциональ-семантик кырын тәшкил иткән темпоральлек чаралары – һәртөрле аналитик һәм тасвирлама фигыль формалары кулланыла. Шул формаларга бәйле рәвештә татар теленең XIX йөз башыннан чыгып килгән грамматикаларында заман формалары да төрлечә санда теркәлгән. И.Гиганов, мәсәлән, - 26 (13 гади һәм 13 катлаулы) (1801), И.Хәлфин - 7 (1809), ә М.Иванов (1842) 11 заман формасын күрсәтә һ.б.

31.Сузбэйлэгеч ярдэмлеклэр. Мөстәкыйль сүзләр чынбарлыктагы предметны,билгене,хәлне-процессны аңлаталар.Алар арасында мөнәсәбәттә торалар,шушы мөнәсәбәтне телдә ярдәмлекләр чагылдыра.

Бәйлек-җөмләдәге сүзләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерү ө/н хезмәт итәләр.Бу аларның гр-к мәгънәсе.Ләкин җөмләдән тыш бернинди материаль мәгънәгә ия булмаганга,аларның лексик мәгънәләре дә шул ук була,ләкин бәйлекләрнең лексик һ.грам-к мәгънәләре бер:җөмләдәге сүзләрнң мөнәсәбәтен белдерү.Бөйлекләр предметлар,күренеш,процесслар һ. билгеләр арасында корал,чагыштыру,сәбәп,максат,вакыт,урын һ.б.мөнәсәбәтләрне чагылдыралар.Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзләрдән билгеле килештә торуын сорыйлар.Нинди килешне таләп итүләренә карап,бәйлекләр 3 зур төркемчәгә бүленәләр:1)баш(һ.иялек) килешен таләп итүче бәйлекләр(б/н,ө/н,к/к,кадәр),2)юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр( кадәр,чаклы,күрә,каршы),3)чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр(соң,башка,бирле,элек).Бәйлекләр мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканнар.Килеп чыгышы буенча бәйлекләр 3 төргә бүленәләр:1)саф бәйлекләр(б/н,ө/н,таба),2)исем,сыйфат,рәвештән килеп чыккан б.(буе,соң,элек,төсле),3)фигыльдән килеп чыккан б.(аша,буйлап,күрә).Бәйлеккә тулысынча әйләнеп бетмәгән сүзләрне бәйлек сүзләр д.а.(кара,башлап,алып).

Теркәч-ярдәмлек сүзләрнең бер төре.Алар сүз һәм җөмләләрне үзара бәйләү һ. алар арасындагы төрле мөнәс-не белдерү ө/н хезмәт итәләр.Башка ярдәмлекләр шикелле үк,теркәгечләр дә реаль мәгънәгә ия түгел.Нинди мөнәсәбәтләрне белдерүләре буенча теркәгечләр иң элек 2 зур төркемгә бүленәләр:1)тезүче,2)ияртүче.Тезүче теркәгечләр тигез хокуклы,бер-берсенә буйсынмаган җөмлә кисәкләрен һ. җөмләләрне бәйлиләр.Ияртүче теркәгечләр(чөнки,гүя,әгәр дә,гәрчә)буйсынулы бәйләнешне тәэмин итәләр.Тезүче теркәгечләр:а)җыючы(һәм,тагын,янә),б)каршы куючы(ләкин,әмма,ә),в)бүлүче(я,яки,яисә).Төзелешләре ягыннан теркәгечләрне 3 төргә бүлеп йөртәләр:1)гади терк.-бары тик 1 тамыр яки нигез сүз б/н генә бирелә,2)кушма терк.-2 тамыр сүзенең бергә килүеннән ясала,3)тезмә терк.-берничә сүзне үзенә берләштереп,бер төшенчәгә ия булалар һ.бәйләүче чара хезмәтен үтиләр.Теркәгеч сүзләр морфологиядә аерым алып тикшерелми.

Кисәкчә-ярдәмлекнең бер төре,ләкин кушымчага якынлыгы б/н бәйлек һ. теркәгечтән аерылып тора.Кисәкчәләр мөстәкыйль сүзләрдән килеп чыкканнар,ләкин башкаларга караганда аерым сүз булудан тагын да ераклашканнар.Кисәкчә-сүз б/н кушымча арасында торучы ярдәмлек.Кисәкчәләр сүз һ. җөмләләргә төрле төсмерләр өстиләр.Белдергән мәгънә төсмерләре буенча кисәкчәләр бер яктан рәвешләргә охшыйлар.Кисәкчәләр теркәгечләр б/н дә тыгыз мөнәсәбәттә торалар һ.кайчакта сүзләрне бәйләү хезмәтен үтиләр.Кисәкчәләр сүзләрнең алдында һ.азагында куелалар.Кайбер кисәкчәләрнең урыны ирекле,икенчеләренең урыны андый ирекле булмый.Кисәкчәләр төрле мәгънә белдерәләр:1)көчәйтү(иң),2)тизлекне(ук,үк),3)раслау,ныгыту(бик,ич),4)юклыкны(түгел,һич),5)чикләүне(гына),6)билгесезлек,икеләнү(мы,ме),7)сорауны(әллә,дыр),8)боерык фиг.янында килгән үтенү,теләк (санә,әле)

32.Хэл, торлэре,узенч-ре. Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һ. процесс белдерүче башка сүзләр б/н бирелгән кисәккә ияреп, процессның яки билгенең билгесен яки процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, максатын, сәбәбен, шартын, күләм дәрәҗәсен белдерә торган кисәк хәл д.а. Хәл башлыча түбәндәге сүзләр б/н бирелгән кисәкләргә иярә: 1) фигыль б/н бирелгән кисәккә ( без авылга кайтабыз), 2) сыйфат б/н (әкияттәге төсле серле), 3) рәвеш б/н (ул саф татарча сөйли), 4) хәбәрлек сүз б/н (урамда бар, кырда юк). Хәлләр мәгънәләре яг-н түбәндәге төркемнәргә бүленәләр: урын, вакыт, сәбәп, максат, рәвеш, күләм, кире, шарт.

Процессның яки билгенең булу яки юнәлү урынын белдерә торган кисәк урын хәле д.а. Исемнәр һ. исем урынында килгән сүз-р, юнәлеш, чыгыш, ур-вак. килеше формасын алып урын хәле булып килә (Киткән урманга - утынга). Бәйлекләр б/н килгән исемнәр б/н (Урманга таба китте). Буйлап, буенча сүзләре б/н килгән исемнәр урын хәле була алалар, рәвешләр б/н дә бирелә ала (Самолет бик түбән оча). Мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә (Кайда берлек, шунда көч).

Процессның үтәлү вакытын яки билгенең булу-булмавын белдерә торган кисәк вакыт хәле д.а. чыг., ур-вакыт, төшем кил. куш-н алган исемнәр б/н бирелә.(Без яшьтән үк таныш). Вакыт хәле төрле бәйлекләр һ. ярдәмлекләр янында килгән сүз-р б/н (Иртә белән көн яңгырлы иде), төрле фигыль формалары б/н (Баргач сөйләрмен), вакыт рәвешләре б/н бирелә (Быел халык бик тырыша).

Процессның ничек һ. ни рәвешле үтәлүен, нинди дә булса 1 хәлнең яки билгенең билгесен сыйфатын белдерә торган кисәк рәвеш хәле д.а. Рәвеш хәлләре кайбер төр алмашлыклар б/н (Аңа шулай тоелгандыр), кайбер төр саннар б/н (Алар бүген бишәү килделәр), төсле, к/к, сыман бәйлекләре, булып, итеп, дип ярдәмлек сүзләре б/н килгән сыйфат фиг-р б/н, хәл фиг-р яки ияртүче кисәге хәл фигыль булган сүзтезмәләр б/н, рәвешләр б/н, сыйфатлар б/н бирелә.

Процессның яки билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә торган кисәк күләм хәле д.а. Вакыт белдерүче сүзләр б/н бирелә.

Процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең булу-булмау максатын белдерә торган кисәк максат хәле д.а. Юнәлеш килешендәге исемнәр б/н, инфинитивб/н, ө/н бәйлеге б/н килгән исемнәр, алмашлыклар, кайбер фиг-р б/н, дип сүзе б/н килгән исемнәр һ. инфинитив б/н бирелә.

Процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә торган кисәк сәбәп хәле д.а. -лык/-лек куш-сы б/н ясалган абстракт исемнәр, үтк.заман. сыйф. фиг-р һ. исем фиг-р б/н, сәбәпле, аркасында, ө/н күрә кебек ярдәмлекләр янында килгән сүз-р б/н, -гач/-гәч формалы хәл фигыль б/н белдерелә.

Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның киресе булачагын белдерә торган кисәк кире хәл д.а. -п формалы хәл фигыль б/н, ур-вак. килешен алган үтк.заман сыйфат фиг-р б/н, карамастан ярдәмлеге янында килгән төрле сүз-р б/н бирелә.

Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып тора торган процессны белдерә торган кисәк шарт хәле д.а. үтәүчесе ияртүче фиг-ң үтәүчесе б/н туры килгән шарт фиг-р б/н, сорау кисәкчәсе алган хикәя фиг-р б/н, шарт хәле ияртүче кисәккә икән бәйлек сүзе б/н бирелә.

33.Жомлэдэ суз-р бэйдэнеше.Иярт хэм тезуле бэйл-ш.

Сөйләмдә сүзләр 2 тһрле бәйләнешкә керәләр сүзләр бер-берсенә буйсынган булсалар, мондый бәләнешне ияртүле бәйләнеш диләр. Сүзләр бер-берсенә буйсынмыйча үзара тигез бәйләнештә булсалар тезүле бәйләнеш диләр. Тезүле бәйләнеш үзе генә җөмлә оештыра алмый. Ул җөмләдә ияртүле бәйләнеш б/н бергә генә килә ала. 2нче төрле әйткәндә ияртүле бәйләнешсез җөмлә оеша алмый. Тезүле бәйләнеш тиңдәш кисәкләр арасында була. Тезүле бәйләнешне белдерүче чара-р: –тезүче теркәгечләр, –санау интонациясе, –каршылык интонациясе.Сөйләм оештырудагы әһәмиятенә карап, ияртүле бәйләнеш 3 төргә бүленә: 1) хәбәрлекле, 2) төгәлләүле, 3) аныклаулы. Хәбәрлекле мөнәсәбәт ия б/н хәбәр арасында гына була һәм бу вакытта иярүче сүз (хәбәр) ияртүче сүз (ия) белдергән төшенчә тур-да нинди дә булса бер яңалык хәбәр итә. Хәбәрлекле мөнәс-т нигезендә сөйләмнең төп берәмлеге (җөмлә) барлыкка килә. Шуңа күрә ул сүзләр арасындагы бәйләнеш төренең иң әһәмиятлесе булып санала һ. сөйләм оештыруда беренче дәрәҗәдәге рольне үти. Сүз-р арасында төгәлләүле мөнәсәбәт вакытында иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган әйберне, төшенчәне шуңа охшаган башка әйберләрдән аерып, төгәлләп, конкретлаштырып бирә. Аныклаулы мөнәс-т булганда иярүче сүз ияртүче сүздән соң килеп аңа өстәмә төгәллек, аныклык бирә. Аныклаулы мөнәс-т сөйләм оештыруда я хәбәрлек я төгәлләүле мөнәс-т б/н бергә катнаша. Шуңа күрә ул сөйләм оештыруда 3нче рольне үти. Һәр 3 мөнәсәбәтне белдерүче махсус бәйләүче чаралар була: 1) хәбәрлекле мөнәсәбәтне белдерүче чаралар: – хәбәрлек кушышчалары, – зат-сан кушымчалары, – сүз тәртибе, – интонация, -ныкы/-неке куш-ры, – чыгыш, юнәлеш, ур-вак. килеше куш-ры, – сәбәп-максат һ. чагыштыруны белдергән бәйлекләр, кайбер куш-р. 2) төгәлләүле мөнәсәбәтне белдерүче чаралар: – килеш куш-ры, хәл фигыль куш-ры, шарт фигыль куш-ры, инфинитив куш-сы, сыйфат фигыль куш-ры, сыйфат һ. рәвеш ясагыч куш-р, – бәйлекләр һ. бәйлек сүзләр, – сүз тәртибе, – янәшә тору, – фраза басымы, – сүз-не кабатлау, – лексик мәгънә. 3) аныклаулы мөнәс-не белдерүче чаралар: – аныклаучы теркәгечләр һ. теркәгеч сүзләр (ягъни, мәсәлән, хәтта, бигрәк тә, аеруча), – аныклау интонациясе.

34.Сузтезмэ,узенч-р. 2 яки берничә мөст-ль сүзне төгәлләүле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә ясалган һ. төгәлрәк төшенчәне белдерә торган төзелмә сүзтезмә д.а. Сүзтезмә әйберне, төшенчәне һ. процессны башка шуңа охшаган төшенчәдән һ. процесстан аерып, конкретлаштырып бирә. Аерым сүз-р исә әйберне гомумән генә атыйлар, ә сүзтезмә-р төгәлләп конкрет атыйлар (зур урам). Җөмләдән аермалы буларак, сүзтезмәгә хәбәрлек һ. модальлек белдерү хас түгел. Шуңа күрә сүзтезмә аралашу процесс-да шул килеш кенә кул-ла алмый. Ул аралашу процесс-на я хәбәр итү интон-се б/н әйтелеп җөмлә буларак килеп керә яисә җөмлә эчендә кул-ла. Сүзтезмәдәге ияртүче сүз җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала. Иярүче сүз бары иярчен кисәк кенә булып килә ала. Сүзтезмәләр 2 яки берничә мөст-ль сүздән торырга тиеш. 1 мөст-ль һ. 1 ярдәмче сүздән торса, аны сүзтезмә дип әйтә алмыйбыз, чөнки ярдәмче сүзнең лексик мәгънәсе юк һ. шуңа күрә алар мөст-ль сүз-р б/н түгәлләүле мөнәс-кә керә алмыйлар. Җөмлә составында сүзтезмә компонент-ң янәшә килүләре мәҗбүри түгел.

Мөст-ль сүз-ң санына карап, сүзтезмә-р 2 төрле була: – гади, – катлаулы.

2 генә мөст-ль сүздән торган сүзтезмә гади сүзтезмә д.а (өч алма). 2дән артык мөст-ль сүздән торып гади сүзтезмә-гә таркалмый торган катлаулы сүзтезмә д.а (ике чиләк су).

Кисәкләре арасындагы мәгънә мөн-ң югалу, югалмавыннан һ. шуның нәтиҗәсендә сүзтезмә-ң ныгып калу калмавыннан чыгып, сүзтезмә-р 2 төргә аерылалар: – ирекле, – тотрыклы.

Кирәк булганда гынп яки сөйләм процесс-да ясалган һ. кисәкләре ар-гы реаль мәгънә мөнәсәбәте югалмаган сүзтезмә-р ирекле сүзтезмә-р д.а. (кошлар к/к очу). Кисәкләре арасында реаль мәгънә мөнәс-те югалган һ. шуның нәтиҗәсендә ныгып калган сүзтезмә-р тотрыклы сүзтезмә-р д.а. (тырай тибү).

Ияртүче кисәкнең нинди сүз төркеме б/н белдерелүенә карап 7 зур төркемгә бүленә-р:

  1. фигыль сүзтезмәләр (җиләккә бару)

  2. исем сүзтезмәләр (көзге көн)

  3. сыйфат сүзтезмәләр (филдәй көчле)

  4. рәвеш сүзтезмәләр (бик югары)

  5. сан сүзтезмәләр (арттан икенче)

  6. алмашлык сүзтезмәләр (дусларымның монысы)

  7. хәбәрлек сүзле сүзтезмәләр (миндә бар)

Һәрбер сүзтезмә үз эчендә иярүче сүзнең кайсы сүз төркеме булуына карап, тагын берничә төркемгә бүленә-р. Исем сүзтезмә-р үзләре исемле исем сүзтезмә, сыйфатлы исем с., алмашлыклы исем с., рәвешле санлы, фигыльле исем с. һ.б.

35.Тэмам-к,узенч-ре. Җөмләнең процесс белдерүче теләсә нинди кисәгенә ияреп процессның яки билгенең объектын үтәүчене яки нинди дә булса бер хәл кичерүче әйберне (затны) һ.б. мәгънәләрне белдерүче кисәге тәмамлык була. Тәмамлыклар 2гә бүленә: әгәр дә тәмамлык процесс турыдан-туры кичә торган әйберне, төщенчәне белдерә, андый тәмамлык туры тәмамлык д.й. Туры тәмамлык исемнәр, алмашлык-р, исем урынындагы башка сүз-р һ. инфинитив б/н биреләләр. Башка барлык формадагы һ. мәгънәдәге тәмамлыклар кыек тәмамлыклар д.а. Туры тәмамлыклар белдерә: 1) ияртүче кисәккә төшем килеш формасы аша иярәләр (кешеләрне ярату), 2) ияртүче кисәккә янәшә тору чарасы аша бәйләнгән туры тәмамлыклар (мин рәсем ясадым): а) туры тәмамлык тыңлаучы ө/н алдан таныш булмаган объектны белдергәндә билгесез килештәге сүз б/н бирелә, б) билгесезлекне белдерүче 1 сүзе б/н килгән туры тәмамлык та билгесез килештәге сүз б/н бирелә, в) инфинитив б/н бирелгән туры тәмамлык-р да ияртүче кисәккә билгесез килеш формасы аша, ягъни бары янәшә тору юлы б/н генә бәйләнә-р ( укытучы керергә кушты, җырларга өйрәтәм, диде). Бу вакытта туры тәмамлык предметны түгел, бәлки процесс төшенчәсен бирә. 3) ияртүче кисәккә чыгыш килеше һ. кайбер бәйлекләр аша бәйләнгән туры тәмамлык-р (ул аны якасыннан эләктергән иде). Болар аз кулаанылалар. Кулланылганда да андагы чыгыш килеше формасын төшем килеше формасы б/н бик җиңел алмаштырырга мөмкин.

1. Үзенә процесс турыдан-туры төшмәгән объектны белдерә торган кыек тәмамлыклар. Алар юнәлеш, чыгыш, ур-вак. формасын алган сүз-р б/н бирелә (кешеләргә ничек соң ул, ягымлымы). Моннан тыш белән, өчен, аша, аркылы, саен, каршы, турында, хакта, башка, тыш һ.б. бәйлекләр, ярдәмлек сүз-р янындагы сүз-р б/н бирелә ала (бүген аның ө/н Петров кул куйды). 2. Үтәүчене яки нинди дә булса хәлне кичерүче затны белдерә торган кыек тәмамлык. Бу мәгънәдәге кыек тәмамлык-р юнәлеш, иялек, чыгыш килеше формасында була, я төрле бәйлек һ. бәйлек сүз-р б/н килә (миңа озак көтәргә туры килмәде).

36.Ия,билгелэре,белдерелуе. Җөмләдә баш килештәге сүз б/н бирелеп, хәбәрне үзенә ияртә торган грамматик бәйсез кисәк ия д.а. Баш килештәге теләсә ниди сүз ия була алмый. Ия булсын ө/н баш килештә тору гына җитми. Ул җөмләнең бернинди кисәгенә дә буйсынырга тиеш түгел. Киресенчә, хәбәрне үзенә буйсындырырга тиеш.

Иянең төп мәгънәләре: 1) хәбәр төп, кайтым, уртаклык юнәлешендәге фиг-р б/н бирелгәндә ия киң мәгънәдә үтәүчене (субъектны) белдерә (ул яза), 2) хәбәр йөкләтү юнәлешендәге фигыль б/н белдерелгәндә ия үтәргә кушучыны, йөкләтүчене, ирек бирүчене яки эшнең үтәлүе ө/н сәбәпчене белдерә (ул хат яздыра), 3) хәбәр төшем килешендәге фигыль б/н белдерелсә, ия эшнең объектын белдерә (өч йорт салынды), 4) хәбәр башка төрле сүз төркемнәре һ.б. формадагы сүз-р б/н бирелсә, ия нинди дә булса үзенчәлеге, сыйфаты хәбәр ителә торган әйберне, төшенчәне билге йөртүчене белдерә (көн кояшлы).

Иянең белдерелүе һ. аның төрләре. Ия исемнәр б/н бирелә. Исем мәгънәсендә килгән теләсә кайсы сүз ия була ала (төн караңгы). Төзелеше ягыннан ия 2 төрле була:

– гади

– тезмә

Әгәр ия бер генә сүз б/н бирелсә, гади ия д.а.

Әгәр ия фразеологик сүзтезмә, фразеологик берәмлек б/н бирелсә, тезмә ия була. Ул тартым кушымчасы кабул итәргә мөмкин (бүген һичкенә дә вакытым юк),Күплек кушымчасы (урманнар шаулы), билгесезлекне белдеръче –дыр/-дер;-тыр/-тер (Бераздан күл уртачында нәрсәдер селкенде).

37.Хэбэр. Ия тур-да нәрсәне дә булса хәбәр итеп, аңа гр-к буйсынып килүче кисәк хәбәр д.а. Бирелүләренә һ. мәгънәләренә карап, хәбәр 2 төрле була:

– фигыль хәбәр

– исем хәбәр

Фигыль хәбәр - фигыль б/н бирелә һ. һәрвакыт процесс белдерә.

Исем хәбәр - фигыльдән башка сүз төркемнәре б/н бирелә һ. иядән аңлашылган әйбернең, төшенчәнең материалын, хезмәтен яки нинди дә булса бер билгесен хәбәр итә.Исем хәбәр-р дә, фигыль хәбәр-р дә төзелешләре ягыннан:– гади– тезмә– кушма булалар.

Бер сүз б/н бирелгән хәбәр гади. Фразеологик яки бу очракта аерым кисәк-гә таркалмый торган сүзтезмә б/н бирелгән хәбәр тезмә була. Боларда гр-к мәгънә-р, куш-р, интонация ярд-дә бирелә. Гр-к мәгънәләре ярдәмче сүз-р б/н бирелсә, гади хәбәр дә, тезмә хәбәр дә кушма хәбәргә әйләнә.

Гади фигыль хәбәрләр. Хикәя фигыль б/н бирелгән хәбәр төрле заманга караган эш-хәлләрне хәбәр итәләр: 1) хәз.з.хик.ф. б/н бирелгән гади хәбәр сөйләү моментына бәйле процессны белдерә. Я ул сөйләм моменты б/н туры килә торган процессны, я сөйләм моментыннан соң үтәләчәк поцессны, я сөйләм моментына кадәр булган процессны белдерә. Хәз.з.хик.ф. б/н белдерелгән хәбәр сөйләм моментына мөнәсәбәте булмаган даими процессны да белдерергә мөмкин (балык суда яши), 2) кил.з.хик.ф б/н бирелгән хәбәрләр түбәндәге мәгънә белдерәләр: а) сөйләм моментыннан соң үтәлергә тиеш булган процессны, б) даими, сөйләм моментына кадәр булган процессны, в) үтк.з. хик.ф. б/н бирелгән хәбәрнең төп мәгънәсе сөйләм моментына кадәр башкарылган һ. үтәлүе сөйләүче тараф-н күзәтелгән процессны белдерә.

Боерык фиг-р б/н бирелгән хәбәр-р үзләренең төп мәгънәләреннән тыш җ-нең төзелеше һ. интон-нә карап, күп төрле модаль мәгънә белдерә-р:а) сөйләүче процесска гаҗәпләнеп ирония б/н караын белдерә, б) процессның дәвам итүен тели, в) процессның үтәлүеннән сакланырга куша. 1 зат күплек формасындагы теләк фигыль б/н бирелгән хәбәр процессны үтәргә я үтәмәскә чакыруны белдерә. Боерык ф. б/н белдерелгән хәбәр үткән заманда кинәт кенә үтәлгән процессны да хәбәр итә ала. Шарт һ. теләк фиг-р б/н бирелгән хәбәрләр: 1. шарт ф. шарт һ. кире җөмләнең хәбәре булып килә һ. шарт мәгънәсен белдерә, 2. -кыры/-кере, -гыры/-гере формасындагы фиг-р б/н белдерелгән хәбәр-р теләкне белдерә-р, 3. -гай/-гәй формасындагы фигыль дә хәбәр булып килә ала. Ул процессның үтәлүеннән сөйләүченең соклануын белдерә.

Тезмә фигыль хәбәрләр бирелешләре буенча 2 төргә аерылалар: 1) кайбер исемнәрдән, сыйфат-дан, сан-н һ. бигрәк тә алынма сүзләрдән -ит, -бул, -кыл сүзләре ярд-дә ясалган фиг-р б/н бирелгән хәбәр-р. Монда ярдәмче фиг-р гр-к мәгънә белдермиләр, бәлки ясагыч куш-р к/к үк фигыль генә ясый-р. Шуңа күрә мондый хәбәр-р кушма төргә кертелмиләр. 2) тезмә фигыль хәбәрләрнең икенче төре фразеологик берәмлекләр б/н бирелә.

Кушма фигыль хәбәрләр модаль мәгънә белдерәләр: боеру, үтенү, теләк, ниятләү, шарт, үкенү, ирония, гаҗәпләнү, мүмкинлек, ихтимал, сынау, хикәяләү мәгънәләре.

Исем хәбәрләр дип фигыльдән башка сүз төркемнәре б/н бирелгән хәбәргә әйтәләр. Исем хәбәр-р төзелешләре буенча:– тезмә, – гади, – кушма булалар. Гади исем хәбәр-р хәз.з. караган яки заманга мөнәсәбәте булмаган җ-дә генә булалар: 1) исем-р, алм-р һ. исем урынында килгән башка сүз-р б/н бирелгән гади исем хәбәрләр, 2) сыйфат-р, рәвеш-р, сан-р һ. сыйфат урынында йөри торган башка сүз-р б/н, 3) чыгыш, юнәлеш, ур-вак килешендәге сүз-р б/н бирелгән хәбәр-р иядән аңлашылган мат-н, нәрсә ө/н булуын, күләм чамасын, урынын һ. төрле билге-н белдерә-р. Гади исем хәбәр-р хәбәрлек сүз-р б/н д белдерелергә мөмкин. Тезмә исем хәбәр-р дә гади исем хәбәр-р к/к үк хәз.з. караган яки заманга мөнәс-те булмаган җөмлә-дә генә була-р: а) фразеологик сүзтезмәләр б/н бирелгән тезмә исем хәбәр-р, б) таркалмый торган сүзләр тезмәсе б/н белдерелгән тезмә исем хәбәр.Кушма исем хәбәрләр: 1) кушма исем хәбәр-р иде, икән, бул ярдәмче фиг-ре ярд-дә ясалалар, 2) түгел сүзе дә кушма исем хәбәр ясый, 3) кушма исем хәбәр-р төрле бәйлек-р ярд-дә ясала алалар, 4) тат.т-дә бугай, бит, шул, ахры һ.б. шундый модаль сүз-р дә фигыль яки сем янында килеп кушма фигыль яки кушма исем хәбәр ясыйлар.

38.Аергыч. Җөмләнең предмет төшенчәсен атаучы кисәгенә ияреп, шул предметларның билгесен, санын һәм кемгә (нәрсәгә) каравын белдерүче кисәк аергыч була. Аергыч буйсынган кисәкне аерылмыш диләр. Аерылмыш күбрәк исемнәр һәм исемләшкән башка сүзләр белән бирелә. Аерылмыш җөмләнең теләсә нинди кисәге булырга мөмкин, димәк аергыч җөмләнең теләсә кайсы кисәге янында була ала, аерылмыш кайсы кисәк булып формалашса да, ул үзгәрешсез кала. Без биредә аергычларны кайсы сүз төркемнәре белән бирелүенә карап төркемлибез.

Исем белән бирелгән аергычлар. Аерылмышка иялек килеше (аергыч) һәм тартым кушымчасы (аерылмыш) ярдәмендә ияргән аергыч. Минем китабым.

Аерылмышка янәшә тору һәм тартым кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. (аергыч белән аерылмыш бер әйберне икенче әйбергә каратып ачыклый) Рәхимовлар гаиләсе.

Аерылмышка янәшә тору чарасы ярдәмендә бәйләнгән аергыч. Сатин күлмәк.

Аерылмышка Ч.к. кушымчасы ярдәмендә ияргән аергыч. Песиләрдән дуслар күп иде.

Аерылмышка төрле ярдәмлекләр аша ияргән аергыч. Яфрак кадәрле кар; бәхет турындагы җырлар; Мәскәү дигән калага.

Сыйфатлар, рәвешләр, саннар, хәбәрлек сүзләр белән бирелгән аергычлар.

Ясалма сыйфатлар һәм ясалма сүзләр белән бирелгән аергычлар. Татарча спектакль,тәрәзәле өй.

Төп сыйфат һәм рәвешләр белән бирелгән аергычлар. Түгәрәк күл.

Саннар белән бирелгән аергычлар. Җиденче яшемдә.

Хәбәрлек сүзләр белән бирелгән аергычлар. Юк-бар эш.

Фигыльләр белән бирелгән аергычлар.

Сыйфат фигыль белән бирелгән аергычлар. Җырланасы җырымны.

Инфинитив белән бирелгән аергыч. Урнашырга исәпләре юк.

39.Кушма жомлэлэр. Җөмләдә 2 яки аннан күбрәк хәбәрлекле үзәк булганда кушма җөмлә барлыкка килә. Кушма җөмлә составындагы җ-р мөстәкыйль була алмый. Алар бер-берсенә мәгънәсе, төзелеше, билгеле бер бәйләүче чара алгач бәйләнеп киләләр. Кушма җөмлә составындагы җ-р бәйләнеше мәгънәви яктан да, логик яктан да, төзелеше яг-н да тәэмин булырга тиеш. Кушма җөмлә составында ничә җөмлә булуына карап, алар 2 компонентка: 1) кушма җөмлә, 2) икедән артса, катлаулы кушма җ-гә бүленәләр. Аерым җ-ре нинди чаралар б/н бер-берсенә бәйләнүләренә карап, кушма җ-р тезмә һ. иярченле кушма җ-гә бүленә. Кушма җ-не бәйләгечле кушма җөмлә һ. бәйләгечсез кушма җөмлә дигән 2 төргә бүлеп йөртәләр. Аерым җ-не интонация аша гына бәйләнгән кушма җөмләне бәйләгечсез кушма җөмлә дип, интонациядән кала барлык башка төр чара-р б/н бәйләнгән кушма җ-не бәйләгечле кушма җөмлә д.а. Аерым җ-ре үзара тезү юлы б/н бәйләнгән кушма җөмлә - тезмә кушма җөмлә д.а. Тезүче җ-р бер-берсенә буйсынмыйлар, үзара тигез хокукта булалар. Ләкин аларның мөстәкыйльлек дәрәҗәсе аерым гади җөмлә мөстәкыйльлегенә җитмәскә тиеш. Тезмә кушма җ-ге җөмләләр арасында тезүле бәйләнеш булырга, ягъни алар үзара төрле мәгънә мүнәсәбәтендә торырга һ. бу мөн-р грамматик чара-р (санау һ. каршылык интонацияләре, яки тезүче теркәгечләр һ. теркәгеч сүзләр б/н белдерелгән булырга тиеш). Тезмә кушма җөмләне теркәгечле һ. теркәгечсез җ-гә бүләләр.

Аерым җ-ре үзара ияртү юлы б/н бәйләнгән кушма җөмлә - иярченле кушма җөмлә д.а. Ияртүче җөмлә - баш җөмлә дип, ияреп килгәне - ирчен җөмлә дип йөртелә. Иярченле кушма җөмләне бәйләүче чараларының төренә карап, 2 төркемгә бүләләр: 1) баш җөмләләре аналитик юл б/н бәйләнгән иярчен җөмләләр, ягъни аналитик иярчен җ-р, 2) баш җөмләгә синтетик юл б/н бәйләнгән иярчен җөмләләр, ягъни синтетик иярчен җөмләләр. Аналитик иярчен җ-р: мөнәсәбәтле сүз-р, ияртүче теркәгечләр, көттерү паузасы. Җөмләләр арасындагы синтетик бәйләнешне хәбәр формасын тәшкил итә торган түбәндәге чара-р белдерәләр: кушымчалар (килеш, хәл фигыль, шарт фигыль, сыйфат ф. куш-ры сыйфат һ. рәвеш ясаучы кайбер куш-р, бәйлекләр, бәйлек ролендә йөрүче сүз-р һ. янәшә тору чарасы.

Җөмләдәге мәгънә һ. функцияләренә карап, иярчен ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, аныклагыч җөмләләргә бүләләр.

Катлаулы катнаш кушма составындагы җ-не бер-берсенә нинди чара-р б/н бәйләнүенә карап, күп тезмәле, күп иярченле һ. катнаш кушма җ-гә бүлеп йөртәләр.

40.Катлаулы кушма жом-р. 2дән артык җөмләдән торган кушма җөмлә катлаулы кушма җөмлә д.а. Катлаулы кушма җөмләләр төзелешләре буенча 3 төрле: 1) күп тезмәле, 2) күп иярченле, 3) катнаш кушма җөмлә. 2дән артык җөмлә үзара бары тезүле бәйләнештә булса андый җөмләләр күп тезмәле кушма җөмлә д.а. Алар төзелешләре б/н берничә төрле булалар: 1) бер үк күп тезмәле кушма җ-дә 1 генә төрле тезүле бәйләнеш була. Җөмләләр бүлгәләү, җыю, каршылык мөнәс-нә кереп, күп тезмәле кушма җөмлә төзиләр. 2) бер үк күп тезмәле кушма җөмләдә берничә төрле тезүле бәйләнеш була. Я җыю һәм каршылык бәйл., я җыю һ. бүлгәләү бәйл., я каршылык һ. бүлгәләү бәйл., яисә 3 бәйләнеш тә берьюлы була.

2дән артык җөмлә үзара ияртүле бәйләнештә килсәләр, күп иярченле кушма җөмлә барлыкка китерәләр. Иярчен җөмләнең баш җөмләгә иярүләре берничә төрле була: 1) 2 яки 2дән артык иярчен җөмлә 1 баш җөмләгә төрле мәгънә мөнәсәбәтендә торып бәйләнсәләр, иярчен җ-р тиңдәш булмыйлар. Шундый иярүне тиңдәш түгел иярүле д.а. 1) 2 яки 2дән артык иярчен җөмлә 1 баш җ-гә бер үк мәгънә мөнәсәбәтендә торып, иярчен килә һ. ул иярчен җөмләләр үзара тиңдәш булалар. Мондый иярүне тиңдәш иярү д.а. 3) күп иярченле катлаулы кушма җ-р турыдан-туры 1 баш җ-гә түгел, бәлки үзара 1се 2 сенә ияреп килә. Мондый иярүне бер-бер артлы иярү д.а. 4) күп иярченле кушма җ-р 3 төргә генә сыеп бетми алмыйлар, аларның берничә төре бергә дә кул-ла. Мондый җ-р берничә төр иярүле күп иярченле кушма җ-р д.а.

Катнаш кушма җөмләдәге аерым җ-ң бер төрләре үзара ияртү юлы б/н бәйләнеп, икенче төрләре тезүле бәйләнештә булсалар, катнаш кушма җ-р д.а. Алар баш җөмләгә үзара тезүле юл б/н бәйләнәләр. Катнаш кушма җ-р төрлечә төзелә алалар: 1) берничә җөмлә үзара тезүле юл б/н бәйләнеп аларның берсенә ияргән 1 яки берничә иярчен җөмлә була. 2) Үзара тезүле юл б/н бәйләнгән җ-ң һәрберсендә иярчен җ-р була. 3) Үзара тезүле юл б/н бәйләнгән җ-ң барысыны да берьюлы караган 1 иярчен җөмлә була. 4) Бер үк катнаш кушма җөмләдә алда әйтелгән төзелеш-ң берничә төре берьюлы табыла.

41.Иярчен жом-р. Бүгенге көндә иярчен җ-ң түбәндәге төрләре күрсәтелә:

– иярчен ия җ., иярчен хәбәр җ., иярчен тәмамлык җ., иярчен аергыч җ., иярчен хәл җ. (8 төре дә), иярчен аныклагыч җ., кереш җ-р.

Иярчен ия җөмлә баш җөмләнең иясе урынында килә, яисә баш җөмләдә мөнәс-ле сүз б/н бирелгән иянең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Иярчен ия җөмләнең аналитик төре баш җ-гә ялгызак мөнәс-ле сүз-р, парлы мөнәс-ле сүз-р, көттерү паузасы, ки теркәгече б/н бәйләнә.

Иярчен хәбәр җөмлә күпчелек баш җ-ге мөнәс-ле сүз б/н бирелгән хәбәрне ачыклый. Бик сирәк очракта мөнәс-ле сүз кулланылмыйча иярчен хәбәр җөмлә баш җ-ң хәбәре урынында килергә мөмкин. Иярчен хәбәр җөмлә аналитик кына була, һәм баш җ-гә ялгызак мөнәс-ле сүз, парлы мөнәс-ле сүз-р, көттерү паузасы, мөнәс-ле сүз-р+ки б/н бәйләнә.

Иярчен тәмамлык җөмлә баш җөмләнең тәмамлыгы урынында килә, я баш җөмләдә мөнәс-ле сүз б/н бирелгән тәмамлыкны ачыклый, аның конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Тәмамлык җ-ң аналитик һ. синтетик төрләре дә бар. Аналитик иярчен тәмамлык җ-р баш җ-гә түб. чара-р ярд-дә бәйләнә-р: ялгызак мөнәс-ле сүз-р, парлы мөнәс-ле сүз-р, көттерү паузасы, югарыдагы чара-р янында ки теркәгече. Синтетик тәмамлык җөмлә баш җ-гә түб. чара-р ярд-дә бәйләнә: дип сүзе ярд-дә, төшем к., юнәлеш к. куш-ры ярд-дә.

Иярчен аергыч җөмлә баш җ-ң аергычы урынында килә, я баш җ-дә мөнәс-ле сүз б/н бирелгән аергычны ачыклый. Аергыч җ-ң аналитик, синтетик төрләре дә була. Аналитик аергыч җ. баш җ-гә түб. чара-р ярд-дә бәйләнә: ялгызак мөнәс-ле сүз-р, парлы мөнәс-ле сүз-р, көттерү паузасы, югарыдагы чара-р янында ки теркәгече. Синтетик аергыч җ-р баш җ-гә төб. чара-р ярд-дә бәйләнә-р: мәҗбүри янәшә тору чарасы, иялек килеше куш-сы+янәшәлек.

Иярчен хәл җөмлә иярчен вакыт, рәвеш, күләм, сәбәп, максат, урын, шарт, кире җ-гә бүленәИярчен хәл җөмлә: аналитик: ялгызак мөнәс-ле сүз-р, парлы мөнәс-ле сүз-р,теркәгеч һ. теркәгеч сүз-р. Синтетик: куш-р, бәйлек һ. бәйлек сүз-р, кабатлау, кисәкчәләр ярд-дә бәйләнә.

Иярчен аныклагыч җөмлә баш җөмләдән аңлашылган берәр төшенчәне, фикерне аныклап килә. Баш җөмләгә карата аналитик кына була, ягъни алар үзара аналитик чара-р ярд-дә генә бәйләнә-р: теркәгеч һ. теркәгеч сүз-р ярд-дә (ягъни, мәсәлән, дөресен әйткәндә), аныклау интонациясе б/н. Аныклагыч җөмлә аныкланмышка гына түгел, аныкланмышны иярткән сүзгә дә буйсына.

Тат.т-дә модаль кисәк-гә туры килә торган иярчен җөмлә дә була. Кереш сүзләргә туры килә торган кереш җ-р була. Кереш җ-ң иясе һ. хәбәре була. Кереш җ-р җөмләнең гомуми эчтәлегенә яки аерым эчтәлегенә карарга мөмкин.

42.Иярч кушма жомлэлэр. Аерым җөмләләре үзара ияртү юлы белән бәйләнгән кушма җөмлә - иярченле кушма җөмлә дип атала.

Функциональ яктан, иярчен җөмләләрне гади җөмләнең кисәкләре белән чагыштырып карарга була. Шуннан чыгып, иярчен җөмлә дип йөртелә.

Баш җөмләгә буйсыну төренә карап, иярчен җөмләләрне 2 төргә бүләләр:

  1. синтетик иярчен җөмләләр(“кушу”; иярчен җөмләнең хәбәренә кушылу);

  2. аналитик иярчен җөмләләр(“аеру”; иярчен җөмләнең хәбәреннән ерак тора).

Синтетик иярчен җөмлә үзенчәлекләре:

1)Җөмләләр арасындагы синтетик бәйләнешне, хәбәр формасын тәшкил итә торган түбәндәге чаралар белдерә:

-кушымчалар (килеш, рәвеш ясаучы, исем ясаучы һ.б.)

-бәйлек һәм бәйлек сүзләр (Юн.,Чыг.,Иялек килешен таләп итә торган бәйлекләр)

-янәшә тору (Хәлләрдә “янәшә тору” дип әйтү юк; Аергыч җәмләләр гел янәшәлек юлы белән бәйләнәләр (-ның + янәшәлек; -әсе + янәшәлек).

-кабатлау формасы (вакыт, рәвеш һәм ким җөмләдә актив (“өзелер-өзелмәс” – киләчәк заман сыйфат фигыль)

-җөмлә тәртибе (синтетик иярчен җөмлә һәрвакыт беренче урында киләләр, чөнки тулы мәгънә белдерә алмый.Актив чара.Тик алай язылмый)

2)Синтетик бәйләнешне белдерүче чаралар иярчен җөмләнең хәбәре эчендә булганлыктан, хәбәр тулы формалы булмый, шуның өчен синтетик бәйләнешне “иярчен җөмләнең хәбәр формасы аша бәйләнеш” дияргә мөмкин.

3)Синтетик иярчен җөмләләр хәбәрлекле булулары белән иярчен кисәктән аерылып торсалар да, башка яклары белән иярчен кисәкләргә якын торалар.

4)Нәкъ менә хәбәр формасы аша бәйләнгәнлектән, синтетик иярчен җөмләләр мәгънә ягыннан да, грамматик һәм интонацион яктан да тәмамланмаган булалар. Шуңа күрә алар кушма җөмләне тәмамлап куя алмыйлар.

Аналитик иярчен җөмләләр түбендәге үзенчәлекләргә ия:

1)Җөмләләр арасында аналитик бәйләнешне хәбәрдән аерым тора торган түбәндәге чаралар белдерә:

а)парлы һәм ЯМС;

б)ияртүче теркәгечләр(“әйтерсең”)

в)көттерү паузасы.

2)Аналитик бәйләнешне белдерүче чаралар иярчен җөмләдәге хәбәрнең формасын тәшкил итмиләр. Шуңа күрә иярчен җөмләнең хәбәре баш җөмләнең хәбәре кебек ук тулы формалы була.

3)Аналитик иярчен җөмләләр баш җөмләләдән һәрвакыт пауза белән аерылалар. Аларның иясе белән хәбәре затта оешалар.

4)Аналитик иярчен җөмләләр Баш җөмләдән соң килсәләр, гади җөмләләр кебек үк интонация һәм мәгънә ягыннан тәмамланган булмый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]