Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
6кл.тат.11.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
17.11.2019
Размер:
403.46 Кб
Скачать

Сәгатьләр саны:

1 Елга 105 сәгать

Атнага 3 сәгать

Сүзлек диктанты 4

Диктант 2

Тематик контроль эшләр – 10 (һәр аралашу темасыннан соң)

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “ Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”, Казан, 2005.

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар. – Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче уку елына укыту планы

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова.- Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган өченче басма.- Казан: “Мәгариф”нәшрияты, 2007.

Аңлатма язуы.

6 нчы б рус сыйныфында татар теленнән эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарт”ына (Казан, 2005) һәм “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программа ”сына ( “Мәгариф” нәшрияты, 2010), Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче уку елына укыту планына, рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) татар теле дәреслегенә ( “Мәгариф” нәшрияты, 2007) нигезләнеп төзелде. Төзүчеләре: А.Ш.Әсәдуллин , К.С.Фәтхуллова.

Тематик план, программа материалын 105 сәгатькә бүлеп, атнага 3 дәрес исәбеннән төзелде.

Рус телендә сөләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

- татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен тирәнәйтү, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик яки монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрлардагы текстларны аңлап уку һәм текстта күтәрелгән проблемаларны төгәл билгеләргә һәм аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерергә өйрәтү;

- татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

- фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырырга өйрәтү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре һәм әдипләре белән таныштыруны юнәлешендә эзлекле һәм нигезле эш алып бару;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү, укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

6 нчы сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле грамматик белем-күнекмәләре :

1. Төрле килешләрдәге тартымлы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга күнектерү.

2. Асыл сыйфатларны чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендә дөрес әйтергә . язарга һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү.

3. Микъдар, тәртип, җыю саннарын гамәли үзләштерү.

4. Бүлем һәм чама саннарын гамәли үзләштерү.

5.Билгеләү,билгесезлек,юклык алмашлыкларын гамәли үзләштерү.

6. Хикәя фигыльнең хәзерге, үткән һәм киләчәк заман формаларын сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.

7. Шарт фигыльне сөйләмдә куллануга өйрәтү.

8. Теләк фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру.

9.Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп кулланырга күнектерү.

10.Фигыль һәм исем хәбәрләрнең гади.кушма.тезмә төрләрен танып белергә өйрәтү.

11.Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

12.Башка, бүтән,бирле, соң, таба, каршы бәйлекләрен, сәбәпле, аркасында бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү.

13 Кереш сүзләрне куллануга күнектерү.