Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтиханга әзерләнү.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
19.09.2019
Размер:
143.36 Кб
Скачать

5/2 Дустыңа театрлар турында сораулар бир.

  • Казанда ничә театр бар?

  • Нинди театрлар?

  • Татар театрының туган көне кайчан?

  • Аңа кем нигез салган?

  • Син театрга еш йөрисеңме?

  • Сиңа кайсы театр күбрәк ошый?

  • Син театрга кем белән йөрисең?

  • Нинди спектакльләр карадың?

5/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.

Иске дәреслек 12 нче бит.

6/1 Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

Минем яраткан бәйрәмем – Сабантуй бәйрәме. Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. Сабантуй татар халкының гына түгел, ә башка милләт кешеләренең дә яраткан бәйрәме. Ул июнь аенда, язгы чәчү эшләре тәмамлангач зур мәйданда үткәрелә.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннан соң егетләр, ирләр көрәшә. Җиңүчегә тәкә, кыймммәтле бүләкләр бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш – ат чабышы. Бәйрәмдә башка бик күп төрле ярышлар да була. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый: алар бииләр, җырлыйлар. Бала-лар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

6/2 Күршеңә туган авылы (шәһәре, районы) турында сораулар бир.

  • Син кайсы шәһәрдә яшисең?

  • Ул кайда урнашкан?

  • Сезнең шәһәрегез нинди?

  • Сезнең шәһәрегездз күпме кеше яши?

  • Шәһәрегездә нинди истәлекле урыннар бар?

  • Син нинди урыннарда булырга яратасың?

  • Нинди завод, фабрикалар бар?

  • Сезнең шәһәр Казанга якынмы?

6|3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Иске дәреслек, 30 нчы бит, “Гүзәл апа”.

Ул уртача буйлы, кара кашлы, кара чәчле. (Она среднего роста, чернобровая, черноволосая). Авыруны игътибар белән тыңлый, файдалы киңәшләр бирә. (Слушает внимательно больного, даёт полезные советы). Ул олы яшьтә инде, әмма Гүзәл апа җиңел йөри, шат күңелле. (Она уже пожилая, но Гүзәл апа легко ходит, жизне-радостная). Без беләбез: аның ярдәмчел ире, кызы һәм улы бар. (Мы знаем: у неё есть отзывчивый муж и дочь). Кызы – студентка, ә улы әле кечкенә, бишенче сыйныфта укый. (Дочь – студентка, а сын ещё маленький, в пятом классе учиться). Алар тәрбия-ле, инсафлы балалар. (Они воспитанные дети).

7/1 Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.

7/2 Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.

  • Казан нинди шәһәр?

  • Ул кайда урнашкан?

  • Казан шәһәре ничә районга бүленгән?

  • Нинди районнар?

  • Казанда нәрсәләр җитештерелә?

  • Казанда нинди истәлекле урыннар бар?

  • Казанны ни өчен фәнни һәм мәдәни үзәк диләр?

  • Казан шәһәренең кайсы урыннарында булырга яратасың?

  • Бүгенге Казан нинди шәһәр?

7/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Иске дәреслек, 64 нче бит “Әтием үрнәк”.

Аның куллары алтын. (У него руки золотые).

8/1 Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

8/2Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.

  • Татарстан нинди республика?

  • Аның мәйданы күпме?

  • Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

  • Республиканың тагын нинди зур шәһәрләрен беләсең?

  • Татарстанда ничә район?

  • Татарстанда күпме кеше яши?

  • Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

  • Татарстанда нәрсәләр җитештерелә?

8/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Дәреслек, 13 нче бит “Күрше әби”.

Аңа 93 яшь. (Ей 93 года). Аның ире сугышта үлгән. (Её муж погиб на фронте). Аларның өч уллары булган. (Уних было три сына). Ул хәбәрсез югалган. (Он без вести пропал). Әби күп авырлыклар кичергән, ләкин ул кешелеклелеген югалтмаган. (Бабушка много трудностей перенесла, но человечность не потеряла). Ул һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле. (Она всегда добрая, сладкоречивая). Әбине һәркем ихтирам итә, күршеләре дә аңа ярдәм итәргә тырышалар. (Бабушку все уважают, и соседи стараются ей помочь).