Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтиханга әзерләнү.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
19.09.2019
Размер:
143.36 Кб
Скачать

13/2 Сыйныфташыңа спорт төрләре, олимпия уеннары турында сораулар бир.

  • Син нинди спорт төрләрен беләсең?

  • Сиңа нинди спорт төре күбрәк ошый?

  • Ә син спортның нинди төре белән шөгыльләнәсең?

  • Олимпия уеннары кайчан барлыкка килгән?

  • Ул ничек үткәрелә?

  • Нинди олимпия уеннары була?

  • Олимпия уеннары соңга тапкыр кайсы илдә уздырылды?

  • Татарстан спортчыларыннан кемнәр катнашты?

13/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыль булган җөмләлрне тап һәм тәрҗемә ит.

14/1 Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.

М.Җәлил – шагыйрь, сугышчы, көрәшче, Бөек Ватан сугышы каһарманы.

Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсендә туа. Муса бик сәләтле бала була. Бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә.

1922 нче елда Муса Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә балалар журна-лы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли.

1941 нче елда сугышка китә, бик каты яралана һәм пленга эләгә.

1944 нче елда фашистлар Җәлилне җәзалап үтерәләр.

Муса Җәлил бик күп шигырьләр авторы. Ул балалар өчен дә бик күп яза. Аның беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Бу вакытта Мусага 13 яшь була.

14/2 Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.

  • Сезнең шәһәрдә зоопарк бармы?

  • Ул кайда урнашкан?

  • Син зоопаркта кайчан булдың?

  • Анда кем белән булдың?

  • Зоопарк нинди?

  • Син анда нәрсәләр күрдең?

  • Сиңа анда нәрсәләр ошады?

  • Ни өчен?

14/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

15/1 Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

Минем яраткан бәйрәмем – Сабантуй бәйрәме. Сабантуй – татар халкының милли бәйрәме. Сабантуй татар халкының гына түгел, ә башка милләт кешеләренең дә яраткан бәйрәме. Ул июнь аенда, язгы чәчү эшләре тәмамлангач зур мәйданда үткәрелә.

Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннан соң егетләр, ирләр көрәшә. Җиңүчегә тәкә, кыймммәтле бүләкләр бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш – ат чабышы. Бәйрәмдә башка бик күп төрле ярышлар да була. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый: алар бииләр, җырлыйлар. Бала-лар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Сабан туе – күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

15/2 Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.

  • Туган көн бәйрәменә кемнәрне чакырдың?

  • Кунаклар күп идеме?

  • Бәйрәмдә нишләдегез?

  • Нәрсәләр белән сыйландыгыз?

  • Нинди теләкләр теләделәр?

  • Сез озак күңел ачтыгызмы?

  • Син туган көнеңнән канәгать калдыңмы?

15/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

16/1 Татар композиторларының берсе турында сөйлә.

Нәҗип Җиһанов 1911 нче елда Уральск шәһәрендә туа. 1928 нче елда Казанга килә һәм музыка техникумына укырга керә. Аннары Мәскәүдә татар опера студиясендә укый. Студент чагында ук музыкаль әсәрләр иҗат итә.

Н.Җиһанов “Алтынчәч”, “Җәлил” операларын, төрле симфонияләр иҗат итә.

Н.Җиһанов – Казан консерваториясенә нигез салучы. Ул озак еллар консерваториянең ректоры булып эшли. Хәзер Казан дәүләт консерваториясе аның исемен йөртә.