- •1/1 Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •1/2 Әбиеңнен Өлкәннәр көне белән котла.
- •1/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.
- •2/1 Якын дусларың турында сөйлә.
- •2/2 Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •2/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.
- •3/1 Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •3/2 Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •3/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •4/1 Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •4/2 Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •4/3 Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап, тәрҗемә ит.
- •5/1 Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •5/2 Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •5/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
- •6/1 Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •6/2 Күршеңә туган авылы (шәһәре, районы) турында сораулар бир.
- •6|3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •9/1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •9/2 Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •9/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •10/1 Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •10/2 Югары уку йортында белем алучы апаңа уку йорты турында сораулар бир.
- •10/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •11/1 Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •11/2 Дустыңны туган көне белән котла.
- •11/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
- •12/1 Яраткан язучың турында сөйлә.
- •12/2 Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
- •12/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
- •13/1 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •13/2 Сыйныфташыңа спорт төрләре, олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •13/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыль булган җөмләлрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •14/1 Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •14/2 Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •14/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфат фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •15/1 Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •15/2 Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •15/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •16/1 Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •16/2 Әниеңне Халыкара хатын –кызлар көне белән котла.
- •16/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •17/1 Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •17/2 Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •17/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •18/1 Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •18/2 Авырган дустыңа шалтыратып хәлен сораш.
- •18/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •19/1 Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •19/2 Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •19/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •20/1 Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •20/2 Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.
- •20/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
11/1 Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
Мин Казанда 52 нче гимназиядә укыйм. Дәресләрдә без төрле телләр өйрәнәбез: рус, татар, инглиз телләре.
Татар теле дәресләрендә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез, монологлар сөйлибез. Укытучы безгә сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз. Һәр дәрестә күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны истә калдырабыз.
Шулай ук дәресләрдә без Татарстан Республикасының сәясәте, икътисады, табигате, Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.
Телләр белгән - илләр белгән.
11/2 Дустыңны туган көне белән котла.
Кадерле дустым.
Сине туган көнең белән котлыйм. Сиңа нык сәләмәтлек, озын гомер, шатлык, бәхет, укуыңда зур уңышлар телим.
Синең дустың .... .
11/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
8 нче сыйныф, дәреслек, 48 нче бит, 3 нче күнегү.
12/1 Яраткан язучың турында сөйлә.
М.Җәлил – шагыйрь, сугышчы, көрәшче, Бөек Ватан сугышы каһарманы.
Ул 1906 нчы елда Оренбург өлкәсендә туа. Муса бик сәләтле бала була. Бик иртә укырга һәм язарга өйрәнә.
1922 нче елда Муса Казанга килә. Укырга керә. Аннары Мәскәүдә балалар журна-лы редакциясендә җаваплы редактор булып эшли.
1941 нче елда сугышка китә, бик каты яралана һәм пленга эләгә.
1944 нче елда фашистлар Җәлилне җәзалап үтерәләр.
Муса Җәлил бик күп шигырьләр авторы. Ул балалар өчен дә бик күп яза. Аның беренче шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында басыла. Бу вакытта Мусага 13 яшь була.
12/2 Дустыңа туганнарына кунакка баруы турында сораулар бир.
Син туганнарыгызга кунакка кайчан бардың?
Алар кайда яши?
Нинди бәйрәмгә бардыгыз?
Кунаклар кемнәр иде?
Кунакта күпме вакыт булдыгыз?
Вакытны ничек үткәрдегез?
Туганнарыгызда кунакта еш буласызмы?
12/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
Авырайды – җиңеләйде
Салкын – җылы
Ачты – япты
Шатланды – борчылды
Керә башлады – чыга башлады
13/1 Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Ул бик иртә ятим кала. Алдан әтисе, аннары әнисе үлә. Кечкенә Габдулла төрле кешеләрдә, төрле гаиләләрдә тәрбияләнә.
1895 нче елда Габдулланы Җаек шәһәренә алып китәләр. Ул монда мәдрәсәдә, рус мәктәбендә укый, төрле телләр өйрәнә. Монда аның шигырьләре басыла башлый.
1907 нче елда Тукай Казанга кайта һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда яши. 1913 нче елның апрелендә 27 яшендә вафат була. Шушы кыска гомере эчендә ул бик күп иҗат итә. Шәһәребездә Тукай музее бар, шәһәр уртасында Тукайга һәйкәл куелган, Тукай премиясе дә бар. Г.Тукай турында бик күп поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр языла.