Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтиханга әзерләнү.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
19.09.2019
Размер:
143.36 Кб
Скачать

19/2 Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.

  • Гадәттә, сез җәйге ялны кайда үткәрәсез?

  • Кемнәр белән?

  • Син җәйге ялыңны ничек үткәрдең?

  • Җәйге ялыңда нишләргә яратасың?

  • Сиңа җәйнең кайсы ае ошый?

  • Ни өчен бу ай ошый?

19/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

20/1 Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.

Уку елы тәмамлангач, җәйге каникуллар башлана. Бу иң озын каникул, ул өч ай дәвам итә. Җәйге каникулда мин авылга кайтам ( бакчага барам, әти-әнием белән диңгезгә, чит илгә сәяхәткә, лагерьга) барам. Җәен мин дусларым белән су коенырга, көймәдә йөзәргә, балык тотарга яратам.

Кышкы ял икенче чирек тәмамлангач башлана. Ул Яңа ел бәйрәме белән бер вакытта була. Кышкы каникул ике атна була. Каникулда мин шәһәрдә (авылда) булырга яратам. Ял вакытында китаплар укыйм, телевизор карыйм, музыка тыңлыйм, компьютерда уйныйм. Каникулда шулай ук дусларым белән дә еш аралашам.

20/2 Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.

  • Синең буш вакытың буламы?

  • Буш вакытыңны ничек үткәрергә яратасың?

  • Синең яраткан шөгылең бармы?

  • Нәрсә белән шөгыльләнәсең?

  • Бу шөгыль сиңа нинди файда китерә?

  • Буш вакытны ничек үткәрергә кирәк?

  • Син нинди файдалы киңәшләр бирер идең?

20/3 Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.