Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
яңа билет.doc
Скачиваний:
29
Добавлен:
01.05.2019
Размер:
252.42 Кб
Скачать

3. 1) Җөмләнең ахрын күрсәтегез.

Урамдагы песи баласы тәртипсез ___________.

а) булып чыкты

б) килеп чыкты

в) йөгереп чыкты

2) Кирәкле сүзләрне табып күрсәтегез.

Театрга спектакль _______ 10-15 минутка иртәрәк килергә кирәк. Тамаша _______ үз урыныңа узганда, тамашачыларга карап уз. Спектакль _______ иптәшең белән сөйләшмә башка тамашачыларга _______. Антрактта ______ кычкырып сөйләшмә. Антракт беткәч, кесә телефоныңны ________. Артистларга чәчәкләрне спектакль ________ һәм алар сәхнәгә ________ чыккач кына бирергә мөмкин. _________ ябылганчы, урыныңнан кузгалма. Этешә төртешә гардеробка йөгерү бик ямьсез ________.

Сүзләр: пәрдә, залында, баш ияргә, башлаганчы, гадәт, йөзең белән, сүндереп куй, беткәч, кесә телефоныңнан, комачаулама, вакытында.

Билет №18

1. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Бурыч.

Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишектә звонок биреп торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында, ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.

Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. “Бик кирәк идемени соң алар?” – дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. “Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән ике сум акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде.”, - ди. “И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йөрмәсәң инде, - дим, - әллә ни зур акча түгел ич!”

Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. “Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен белеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. “Алайса, калдыр соң миңа ике сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен”, - дим.

Әбинең йөзе балкып китте, ул ашыгып, 2 сум акчаны миңа сузды. “И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам!”.

Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...

Сүзлек

Ашыга-ашыга – торопливо

Үрелә - тянется

Борчулы – беспокойно

өметсезлек – безнадёжно

сулады - дышал

гаҗәпләнеп – удивлённо

бирәчәк (здесь) – долг

өстемдә кала – останется на мне

игелекле – добрый

тау төштемени – будто гора упала с плеч

3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) бәйрәме а) 7,1,3,6,2,5,4

2) ел б) 7,5,6,2,1,4,3

3) котлады в) 6,3,2,5,4,1,7

4) белән

5)дусларын

6) яңа

7) Миша

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Cтёпа Гранов мәктәптән _______. Кинәт кемдер бик каты ______. Тавыш елгадан _______. Стёпа елгага таба ______ һәм анда кечкенә Серёжаны _____. Серёжа боз өстендә ______. Боз ярылган малай суга _____. Серёжа ______ . Стёпа кечкенә Серёжаны _____.

Сүзләр : уйнаган, йөгерде, кычкырды, кайта иде, коткарды, күрде, бата башлаган,ишетелде, егылып төшкән.