- •Билет №1
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №2
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №3
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Билет №4
- •Билет №5.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №6
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №7
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №8
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.
- •2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №10
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Кирәкле сүзне языгыз.
- •2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №11
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Сүзләрдән җөмлә төзегез.
- •2) Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.
- •Билет №12
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Дөрес тәрҗемәне күрсәтегегез.
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №13
- •Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •Биремнәрне үтә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?
- •2) Тиешле сүзләрне табып языгыз.
- •Билет №16
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •2) Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.
- •Билет №17
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. 1) Җөмләнең ахрын күрсәтегез.
- •2) Кирәкле сүзләрне табып күрсәтегез.
- •Билет №18
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №19
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №20
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3.1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була алмый?
- •2. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз .
- •Билет №15
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3. Биремнәрне үтә.
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
- •3.1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?
- •Билет №14
- •3.1) Кайсы җавап дөрес түгел? Күрсәтегез.
- •2) Тиешле сүзләрне табып языгыз.
3. 1) Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.
а)тимер___-чар _______птицы
б)төс___-корт _______железо
в)чүп____ - кыяфәт _____ внешность
г) кош____-ярак _______мусор
д)кирәк____-томыр ____необходимость
2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
Татарстанда малайларның____күп. Казанда да аларның______апалары, энеләре,абыйлары яши. Марат белән Азат алар белән гел татарча____. Малайлар быел да Казанга кунакка______кайттылар. Әбиләре аларга көн саен өчпочмак, бәлеш пешерде. Әбигә барасы да булышалар, Марат бәрәңге___, Азат суган____, бабалары ит____, әбиләре камыр_____. Бүген әбиләре Азат һәм Маратны өчпочмак ясарга___. Малайлар да бик тырышып___. Шуңа күрә алар өчпочмакларны да бик____.
Сүзләр: сөйләшергә тырышалар, туганнан туган, туганнары, чистарта, яратып ашадылар, кунакка, өйрәтте, өйрәнделәр,тәмле пешерделәр,әрчи,җәя,турый.
Билет №9
Укытучы һөнәре турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
Биремнәрне үтә.
2. Текстны сәнгатьле итеп укы.
Батырлык.
Бу хәл көз ахырында булды. Салкын төннәрнең берсендә ак күл өсте көзге кебек шома боз белән
капланган иде.
Иртә белән бу хәбәр яшен тизлеге белән балаларга ишетелде. Алар, кәшәкә таякларын алып, күлгә
таба йөгерделәр. Башта яр буендагы бозны аяклары белән типкәләп, аннан таяклары белән
суккалап карадылар. Боз ныкмы, яхшы катканмы? Балаларны кутәрерме? Шулай итеп бозны тикшергәч,
күл уртасына таба шуып киттеләр. Аларның аяк астында җиңелчә генә боз чытырдаган тавыш
ишетелде, ләкин шау-гөр килеп шатланучы балалар моңа игътибар итмәделәр.
Барысын да узып, иң алдан Маратларга килгән кунак кызы йөгерә иде. Зәңгәр күзле, тузган
сары чәчле, сипкелле, малайлардан да кыюрак, җитезрәк бу кыз һәрвакыт беренче булырга ярата.
Ул, күл уртасына кадәр кереп, рәхәтләнеп шуа башлады.
Без, бөтен дөньябызны онытып, хоккей уйнаганда, кинәт ачы итеп кычкырган тавыш ишетелде.
Бөтенебез тавыш килгән якка борылып карадык. Бозлар арасында, суга бер батып, бер калкып, кунак
кызының башы гына күренгәли иде. Бер минуттан, ул инде кычкырмый да башлады.
Без куркудан катып калдык. Кайбер малайлар, кычкырышып, ярга таба йөгерә башладылар. Менә
шул вакытта Марат, бозга ятып, кулындагы таягын алга сузып, батучы кызга таба шуыша башлады. Кыз
малай сузган таякка чытырдап ябышты. Марат, әкрен генә артка таба шуып, кызны боз өстенә тартып та
чыгарды.
Җиде яшьлек Маратның бу батырлыгы безне таң калдырды.
Батырлык...Батырлыкның юл башы бар. Ул балачактан башлана. Ә ахыры юк, ул
гомер буе дәвам итә.
Сүзлек
хәл - случай, событие
шома боз - гладкий лёд
яшен тизлеге - молниеносно
кәшәкә таяклары - клюшка
типкәләп - потопая
шуып киттеләр - начали кататься
чытырдаган тавыш – звук, потрескавшего льда
сипкелле - с веснушками
ачы итеп - горько, жалобно
куркудан - от страха
яр - берег
батучы кыз - тонущая девушка
таң калдырды - поразил
буын – поколение