Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
яңа билет.doc
Скачиваний:
29
Добавлен:
01.05.2019
Размер:
252.42 Кб
Скачать

3. 1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

- Әйе, бер ай элек сатып алдык.

а) Сез компьютерны кайсы кибеттән сатып алдыгыз?

б) Сез инде компьютерны сатып алдыгызмы?

в) Сез компьютерны кайчан сатып алдыгыз?

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

Мин ______ йөрергә яратам. Андагы _____, кош-кортларга сокланам. Беркөнне мин урманда ____ малайны күрдем. Аларның кулларында рогаткалар, ә аяк асларында үтерелгән _____ ята иде. Алар үзара: “Кемнең рогаткасы яхшы? Кем ничә кош бәреп төшергән?” – дип _____. Мин малайларның ____ катып калдым.

Сүзләр: бәхәсләшәләр, шәфкатьсезлегеннән, кошлар, өч, бөҗәкләргә, урманда.

Билет №3

1. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Хәлең ничек әби?

Хәлимә әби берүзе яши. Ләкин ул ялгызлыкны сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.

Бүген дә Хәлимә карчык янына кызы Резидә килеп керде.

  • Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?

  • Исәнме, кызым Резидә! Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.

  • Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.

  • Һай, рәхмәт төшкере, кызым, бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.

Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте. Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз әбигә бүген нәрсә дә кызык иде.Ул Резиданы кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.

  • Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле. Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа кирергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?

  • Рәхмәт балам. Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел.

Резидә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.

  • Әби, менә әйткәннәреңнең барысын да алып кайттым.

  • Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.

  • Әби мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!

  • Сау бул, балам, сау бул, - дип, Хәлимә әби Резидәне аркасыннан сөеп озатып калды.

Сүзлек

ялгызлык – одиночество

билем авырта – поясница болит

тузан – пыль

соң – поздно

өлгермим – не успею

берсекөнгә - послезавтра

3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?

1) чаңгы а) 4,6,5,3,7,2,1

2) чыкты б) 4,7,3,1,5,2,6

3) мәктәптән в) 3,7,4,6,1,5,2

4) Булат

5) шуарга

6) урамга

7) кайткач

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

Аня этләрне бик ярата. Аның туган көненә әти-әнисе _____ алып кайтты. Көчеккә Джек исеме бирделәр. Пудель _______. Джек Аняга бик тиз _______. Аня да _______ бик яратты. Джек – шук һәм ____ эт.

Сүзләр: токымыннан, ияләште, хәрәкәтчән, көчек, аны.