Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 - татар теле (рус).doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
19.11.2019
Размер:
317.44 Кб
Скачать

Татарстан Республикасы Яр Чаллы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль автономияле белем бирү

учреждениесе « Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

РАСЛАНДЫ:

Педагогик киңәшмә беркетмәсе №.

2011 нче ел

Мәктәп директоры

_____________Сафиуллин Р.Р.

________номерлы боерык нигезендә

гамәлгә кертелде

_______________ 2011 нче ел

Эш программасы.

Татар теле.

5 нче Б сыйныфы (рус төркеме).

Сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать.

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разетдинова Әлфинур Котдус кызы.

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ киңәшмәсе

_____________ Захарова Л.Х. (Беркетмә № 2011 нче ел)

МБ җитәкчесе_______________ Мөхәммәтҗанова Г.Х.

Яр Чаллы шәһәре

2011

Аңлатма язуы

  1. нче Б сыйныфында татар теле дәресләре буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”- Казан, 2008.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: Мәгариф, 2010.

3.Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

4.Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче елга укыту планы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда 5 нче сыйныфларда татар телен укытуга 105 сәгатькә каралган. Мәктәпнең еллык календарь укыту графигы буенча 35 атна, шуңа 2011-12 нче елга укыту планы нигезендә татар телен укытуга 105 сәгать (атнасына 3 сәг.) бирелгән.

5 нче сыйныфта татар теле укытуның максаты– гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.