Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 -татар әдәбияты (рус).doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
19.11.2019
Размер:
236.54 Кб
Скачать

Татарстан Республикасы Яр Чаллы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль автономияле белем бирү

учреждениесе « Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

РАСЛАНДЫ:

Педагогик киңәшмә беркетмәсе №.

2011 нче ел

Мәктәп директоры

_____________Сафиуллин Р.Р.

________номерлы боерык нигезендә

гамәлгә кертелде

_______________ 2011 нче ел

Эш программасы.

Татар әдәбияты

5 нче Б сыйныфы (рус төркеме).

Сәгатьләр күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать.

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разетдинова Әлфинур Котдус кызы.

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ киңәшмәсе

_____________ Захарова Л.Х. (Беркетмә № 2011 нче ел)

МБ җитәкчесе_______________ Мөхәммәтҗанова Г.Х.

Яр Чаллы шәһәре

2011

Аңлатма язуы

  1. нче Б сыйныфында татар әдәбияты дәресләре буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”- Казан, 2008.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: Мәгариф, 2010.

3.Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

4.Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче елга укыту планы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда 5 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укытуга 70 сәгатькә каралган. Мәктәпнең еллык календарь укыту графигы буенча 35 атна, шуңа 2011-12 нче елга укыту планы нигезендә татар әдәбиятын укытуга 70 сәгать (атнасына 2 сәг.) бирелгән.

5 нче сыйныфта татар әдәбиятын укытуның максаты– гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә генә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя һәм иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли белү

3. Алынма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану

4. Рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

5. Тыңлап аңлау эшчәнлегендә төп фикерне билгели, мөһим мәгълуматны аерып ала белү

6. Диалогик сөйләмдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, сөйләм яңалыгын җиткерә,үз фикереңне дәлилли белү

7. Монологик сөйләмдә җөмләдә сүз тәртибен саклап, сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү

8. Уку.Тексттан кирәкле мәгълуматны табу, текст белән мөстәкыйль эшләү.Текст төзелеше турында төшенчә бирү.

9. Язма сөйләм.Тәкъдим ителгән ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра белү, сочинеие язу, текстның планын төзү, эчтәлеген язмача сөйләү.