Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

V. Әйтәм аны, авылда эт-мәче калмады.

Мәдрәсәдән куылган Барый кайтып җитте. Капка төбендә берничә кеше басып тора иде. Болар авыл куштаннары иде. Алар арасында Гыймади белән Фәйзулла староста да бар иде. Капкадан Шәмси мулла килеп чыкты. Мулла улының кинәт кенә кайтып килүенә борчуга төшкән, ләкин моны мужикларга сиздерәсе килми иде. Барый әтисеннән авыл хәлләрен сораштырды. Боларның ике сарыгын, бозауларын урлаганнар икән, авылда угрылык ешаеп киткән. Әсма остабикә дә каракларны каргарга кереште. Урланган малны табыр өчен, куштаннар авыл йортлары буенча тентү үткәрергә булганнар.

* * *

Куштаннар тентүне бөтенләй ач калган йортлардан башладылар. Бер йортта куштаннар бер кызга очрадылар: ул мич алдында кечкенә казанда нидер пешереп ята иде. Өйгә кешеләр килеп кергәнен күргәч, кыз каушый калды. Староста үзенең “нәрсә пешерәсез?” дигән соравын берничә кат кабатлады. Утынга дип яртылаш сүтелгән сәке өстендә бер ир кеше йөзтүбән ята иде. Ул да ни пешергәнен әйтмәде. Фәйзулла тиз генә мич алдына барды да, казанның өстен ачып, чыра белән актаргаларга кереште, кечерәк бер җәнлек боты эләктереп чыгарды. Бу старостаның Муйнак исемле эте иде. Мич башыннан чәчләре тузгып беткән хатын-кыз башы күренде. Бу әлеге кызның ачлык тифе белән авырып яткан әнисе иде. Хатын мич башыннан төшеп, гөрселдәп идәнгә ауды. Кешеләр дәшми-тынмый гына өйдән чыгып киттеләр.

Икенче бер йортта куштаннарны бала-чага гына каршы алды. Иң дәү дигәненә дә җиде-сигез яшьтән артык түгел иде. Өйгә олылар килеп кергәч, алар уеннарын ташладылар. Алар куштаннарның бөтен өй эчен тентүләрен, хәтта идән астын да ачып карауларын күзләрен дә алмый карап тордылар. Балаларның әтисе үткән атнада базарга киткән, ә әниләре мич башында ята. Ул үлгән. Кайбер өйләрдә алабута, имән чикләвеге оны, агач кайрысы, ниндидер үләннәр таптылар. Ләкин беркайда да ит яисә сөяк калдыгы күренмәде. Иң шикле кеше – Тол Таҗи йортын тентүне азакка калдырганнар иде. Таҗи куштаннарны сүзсез генә көтеп тора иде инде. Аның тәнендә көче бар иде әле, күзләре дә элеккеге шикелле елтырап карый иде. Тенти башларга куштаннарның берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Һәркайсы Тол Таҗиның кызып, ярсып китүеннән курка иде. Таҗи исә куштаннарның хәлен бик яхшы сизеп тора иде. Таҗи аларны ачларга ярдәм итәсе урында болай үз сарыклары өчен борчылып йөргәннәре өчен гаепләп алды. Таҗиның кем икәнен яхшы белгәнлектән, куштаннар сүзне озайтып тормадылар. Кереп өйне тентергә берсенең дә йөрәге җитмәде. Беренче кеше булып Гыймади чыгып китте, аның артыннан башкалар да иярде.

VI. Караклар

Тегермән урыны өстендә бер көтү ала карга оча, кушманнар шунда киттеләр. Карга эзләре калган зур бер көртне актаргач, ниндидер хайван карындыгы килеп чыкты. Бу - югалган сарык эче иде. Җемелдәп яткан кар сахрасы уртасындагы тирән генә чокыр буенда, түбәсенә чаклы көрт баскан кечкенә бер өй караеп күренә. Бу йорт көтүче Мифтахныкы. Куштаннар бур дип аны уйлый башладылар. Көтүче Мифтах унбиш яшьлек шаян кызы белән икәү яши. Куштаннар килгәндә, кызы чормага морҗа ябарга менгән иде. Куштаннар берәмләп өйгә керделәр. Көтүче карт чыбыркы ишкән булып сәкедә утыра иде. Чынында исә ул килүче кешеләргә ни дип җавап бирергә кирәклеген уйлый иде. Көтүче куштаннар белән сөйләшкән арада, берәү киез астыннан чалгы пычак тартып чыгарды. Пычак канга буялган иде. Мифтах этемне суйдым дип җавап кайтарды. Куштаннарның берсе сәке астыннан бер өем кием сәләмәсе тартып алды. Икенчесе мич артына качкан кызны өстерәп чыгарды. Ишегалдын тентеп чыктылар, чормага менделәр, ләкин аннан да берни тапмадылар. Шул вакыт куштаннарның берсе өй артындагы биек кенә кар өеме күрде. Анда кисмәк тулы симез сарык ите иде. Куштаннар көтүче белән кызны авылга алып киттеләр.

* * *

Шәмси мулла белән Әсма остабикә, улларының вакытсыз кайтып килүенең чын сәбәбен белгәч, уйга калдылар. Барыйны Бохарага укырга җибәрү яхшырак булмасмы, дип уйлаштылар. Шул вакыт куштаннар мулла йортына көтүче карт белән аның кызын китерделәр. Фәйзулла староста Шәмси мулла алдына туңган ит кисәкләрен китереп салды. Көтүче белән кызы куркуларыннан һәм салкыннан дер-дер калтыранып, мулла алдында басып тора бирделәр. Мулла хөкем эшен картларга тапшырды. Капкадан чыгып җитмәс борын ук, гаепләнүчеләрне йодрыклары белән тукмарга, кыйнарга керештеләр. Бу ике мескенне тәмам аңнарын җуйдырганчы кыйнадылар. Шуннан соң каравыл өенә алып киттеләр. Биредә аларны тагы яңадан кыйнарга керешеп, тәмам җансыз-тынсыз хәлгә җиткерделәр. Куштаннар үзара киңәшеп, көтүче карт белән кызын волостька җибәрергә булдылар. Каракларны чанага салдылар, сотский белән волостька озаттылар. Кич җитә, тышта тынны буарлык салкын.

* * *

Халык тарала башлагач, каравыл өе янына Миңлебай Сафасы килде. Ул картларга бер хәбәр әйтергә килгән: бүген иртән безнең күрше Җәләй үлгән, Ибрайның бөтен гаиләсе үлеп беткәнгә атнадан арткан, һаман күмелмичә яталар. Сафа мәетләрне җирләргә чакырды. Староста да, картлар да ризалашмады. Җыелышып торган кешеләр янына Тол Таҗи килде. Староста каракларны озатуны “саваплы эш” дигән иде, Таҗи кизәнеп-торып аның авызына сугып җибәрде. Халык тарала башлады. Иртәгесе көнне иртән Сафа, берничә ир кеше белән кулларына көрәк тотып зиратка китте. Юлдан карт кына бер бия юыртып килә: каракларны волостька илтеп, сотский кайтып килә иде. Сотский Сафага мондый хәбәр ишеттерде: караклар волостька барып җиткәнче үк җан тәслим кылганнар. Сафа ни дип тә җавап кайтармады. Көрәген күтәреп зиратка таба атлады.