Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

XII. Югалган уймак.

Апаз авылында керәшен Максим дигән бер тегүче бар иде. Мәүла Колыдагы бөтен тегү эшен Җиһан үз кулына алганнан соң, Керәшен Максим бирегә сугылмас булган иде. Җиһан абыстай булып киткәч, Максим бу авылга яңадан килә башлады, бервакыт кыш көне Әкрәм кариларга урнашты һәм аларның бөтен гаиләсе өчен кием-салым тегәргә кереште. Максимны мунчага гына урнаштырдылар. Төскә-биткә Максим үзенә бертөрле котсыз бер кеше иде. Шулай да ул инсафлы, юаш. Максим чалбар тегеп утыра иде, Әкрәм кари килеп керде. Болар икесе дин мәсьәләсе турында әңгәм кордылар, аннан Максим ничек итеп попны кыйнаганнарын сөйләде. Әкрәм Максимга балаларын укытырга алып килергә кушты, Максим Әкрәмнең чалбарын эшләп бетерде, хуҗасына сузды. Максим уймагын бгалтты, шуны эзли башлады, “Табылыр әле!” диде дә, чәй эчәргә булды, Әкрәм кари намаз укырга дип өске катка менеп китте.

* * *

Әкрәм, намазлык җәеп, өйлә намазын укырга җыенды. Беренче тапкыр сәҗдәгә китүендә үк ул корт чаккан кебек сикереп торды да, ботларын кыйблага таба сузып, гөрселдәп идәнгә ауды һәм кычкырып җибәрде. Тавышка йорттагы бар кеше дә килеп җитте. Әкрәмнең тездән түбәнрәк боты уелган, чиккән намазлыкка каны тамгалаган иде. Җиһан абыстай яраны бәйләп куйды. Чалбарның тез турысындагы эчлек астыннан уймагы кереп калган икән. Әнә шул нәрсә кариның тезе яралануга сәбәпче булган иде.

* * *

Алдагы базар көнне Максим үзенең улын Мәүла Колыга чакыртты. Әкрәм карилар йортына чиркәү кенәгәсендә исеме Яков дип, ә мулланыкында Якуп дип язылган унбиш яшьлек керәшен малае килде. Ул мөселманча сабак укый башлады.Аны Сабирҗанның бәрәннәр һәм бозаулар белән бергә батраклары тора торган кара өенә урнаштырды. Әкрәм кари да, Сабирҗан мәзин дә законга сыймый торган бу эшләрен Шәмси муллага әйтмәделәр. Миңлебай Сафасы Саҗидәгә өйләнгән кышны керәшен Яковның “укый башлавына” өч ел тулган иде инде.

XIII. Миңлебайлар ыруы чапаны.

Авыл бөтен ямьсезлеге, пычрагы белән кардан ачылып калды. Сабан туе алдыннан аяз матур язгы бер көн иде. Бөкре, ямьсез суканы хөрмәтләп, халык бәйрәмгә әзерләнә иде.

* * *

Малайлар йорт буенча күкәй җыеп йөриләр. Авыл халкы бәйрәм ыгы-зыгысында кайнап тора иде. Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Берсе, өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне, – яшь егет, икенчесе – сакалы чалара башлаган, урта яшьләрдәге бер куштан иде. Алар һәр йорт каршына туктап, сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Төркем Миңлебайлар йорты янында туктады. Сафа озын сөлге сузды. Бүләк җыючы куштан сөлгене Сафа кулыннан алырга ашыкмады, Миңлебай карт токымыннан чапан сорады. Куштанның бу сүзе үзенә күрә көлеп әйтүе иде. Сафа сүзгә каршы шаярып җавап кайтарды да, сөлгене яңадан куштанга сузды, ләкин тегесе тагы алмады. Сафа өйгә керде. Патый белән Вафа Сафаны талый башлады. Ә Зөһрә карчык сүзсез генә киштәгә таба үрелеп, Сафага мәрхүм иренең бердәнбер истәлеге – Миңлебай картның төсе уңып беткән чапанын бирде. Сафа тиз генә урамга чыкты да, куштанга сузды. Шуннан соң алар Миңлебайлар йорты яныннан китеп бардылар. Миңлебайлар өендә талаш чыкты. Ызгышны Патый белән Вафа башлады. Алар Зөһрә карчыкны ачуланырга керештеләр. Саҗидә дә сүзсез калмады, каенанасына да, каенагасына да оста, усал итеп җавап кайтара торды. Сафа өйгә килеп кергәндә, Патый Йосыф картны хурлый иде. Сафа да хатынының туганнарын якларга кереште. Халык сабан туен бәйрәм итә, ә Миңлебайлар йортында талаш. Сафа мондый тормышка бүтән түзә алмаганлыгын әйтеп, өйдән чыгып китте. Саҗидә дә аның артыннан иярде.

* * *

Бәйрәм мәйданы. Сабантуй бара. Бер көрәшче белән көч сынашырга теләүче кеше дә калмады, ул бик көчле иде. Халык Вафаны чакыра башлады, чөнки ул иң яхшы көрәшчеләрдән санала иде. Мәйдан уртасындагы сакаллы бу көрәшче чит авылдан килгән иде. Сабирҗан мәзин үзенә чыпта суккан бер ярлыны көрәшергә кыстый башлады. Тегесе авыр эшләп хәлсезләнгән булса да, үз сүзен тыңламаган кешедән Сабирҗанның ничек үч алганын бик яхшы белгәнгә күрә, ул мәйдан уртасына таба атлады. Көрәш башланды, чыптачы гөрселдәп җиргә килеп төште. Халык этә-төртә мәйдан уртасына Вафаны кертеп җибәрде. Вафа бу көрәштә җиңде. Мәйдан уртасына тагын бер көрәшче чыкты. Бу Сафа иде, абыйсыннан үч алырга җыенган. Көрәш барышында Сафа Вафа абыйсын җиргә егып салды да, күкрәгенә менеп утырды. Вафа, ачуы кайнап, энесенә ташланды. Әмма куштаннар аңа яңадан Сафа белән алышырга бирмәделәр. Бәйрәмне ат чабышы дәвам итте, аннан соң йөгерүләр башланды. Бүләкләрне өләшеп бетерделәр. Халык таралды. Сафа белән Саҗидә Йосыф картларга киттеләр. Кабыргасын сындырган теге ярлыны кемнеңдер арбасына салып өенә алып киттеләр.